Тарих! Дөньяда иң бөек нәрсә син!
Син тузмыйсың, байыйсың гына.
М.Мәһдиев
Туган як... Туган туфрак... Туган җир... Туган нигез... Бер-берсеннән мәңге аерылгысыз изге төшенчәләр. Кеше өчен иң якын, иң кадерле төбәк – туган як. Чөнки туган туфрак, туган як – кешенең беренче кендек каны тамган, тәүге авазын салган, тәпи атлап киткән җире.
Без үзебезнең борынгы бабаларыбызның тарихын белергә һәм киләчәк буыннарга да җиткерергә тиешбез. БР Туймазы районы Карат авылының тарихы да шундый максат белән өйрәнелде..
Вложение | Размер |
---|---|
fnni_-_tiksherenu_eshe.docx | 26.19 КБ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение основная общеобразовательная школа с.Уязытамак муниципального района
Туймазинский район Республики Башкортостан;
Исследовательская работа
МОЙ КРАЙ РОДНОЙ
НОМИНАЦИЯ “ИСТОРИЯ И КУЛЬТУРА БАШКОРТОСТАНА”
ВЫПОЛНИЛ:
ХАМИДУЛЛИН НАЗИЛЬ
4 класс РУКОВОДИТЕЛЬ:
ХАМИДУЛЛИНА АКЛИМА МИРХАТИПОВНА
учитель татарского языка и литературы
ТУЙМАЗЫ
Муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениясе
Туймазы районы Өязетамак авылы тугызеллык мәктәбе
Фәнни - тикшеренү эше
ТУГАН ҖИРЕМ-ТОРГАН ҖИРЕМ
НОМИНАЦИЯ «Башкортостанның тарихы һәм культурасы»
Фәнни - тикшеренү эшен үтәде:
4 нче сыйныф укучысы
Хәмидуллин Назыл
Фәнни җитәкче:
А.М. Хәмидуллина
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Туймазы
Эчтәлек:
IV. Файдаланылган әдәбият......................................................................................8
V. Кушымта ...............................................................................................................9
Кереш өлеш
Тарих! Дөньяда иң бөек нәрсә син!
Син тузмыйсың, байыйсың гына.
М.Мәһдиев
Туган як... Туган туфрак... Туган җир... Туган нигез... Бер-берсеннән мәңге аерылгысыз изге төшенчәләр. Кеше өчен иң якын, иң кадерле төбәк – туган як. Чөнки туган туфрак, туган як – кешенең беренче кендек каны тамган, тәүге авазын салган, тәпи атлап киткән җире.
Без үзебезнең борынгы бабаларыбызның тарихын белергә һәм киләчәк буыннарга да җиткерергә тиешбез. Үзе торган жир турында риваять, легендалар белән танышу һәркем өчен кызыклы. Бу вакытта яшәгән авылдашларның көнкүреше дә әһәмиятле. Башкортостан республикасы Туймазы районы Карат авылы биләмәсенә 5 авыл керә: Өязетамак, Карат, Яхшай, Леонидовка һәм Кожай- Андреева. Бу авыллар бер-берсеннән 3 км ераклыкта гына урнашканнар, ләкин килеп чыгышлары төрле – төрле. Авылларның килеп чыгышы илдә барган үзгәрешләргә бәйле.
“Туган җирем - торган җирем” проект эшенә татар тарихы турында кызыклы мәгълүмат салынган. Патша хөкүмәтенең чукындыру сәясәтеннән качып киткән Казан татарлары бүгенге Башкортостан, Татарстан, Оренбург, Чиләбе, һ.б төбәкләргә сибелгән. Безнең Туймазы районы Карат авылында төпләнүчеләр дә элеккеге Казан ханлыгыннан чыккан борынгы бабаларыбыз.
Проект эшенең максаты:
Вакытлар һәм буыннар арасындагы бәйләнешне саклау, милләтебезнең үткәнен, тарихын белү.
Туган төбәккә, аның хөрмәткә лаек шәхесләренә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү.
Эзләнү күнекмәләре формалаштыру.
Проект эшенең бурычлары:
Эшнең теоретик әһәмияте.
Казан ханлыгының тарихта тоткан урыны билгеләнде. Сафагәрәй хан, Сөембикә ханбикә, Җангали ханнарның яшәү рәвешләрен, идарә итү ысулларын, халыкка мөнәсәбәте өйрәнелде. Казан ханлыгы җимерелү сәбәпләре легендалар, бәетләр аркылы күзәтелде. Ханлыктан качып киткән татарларның тормышы легендалар аркылы өйрәнелде.
Эшнең практик әһәмияте.
Көтелгән нәтиҗәләр.
1. Тарихи чыганаклар, фәнни тикшеренү хезмәтләрен кулланып эшләргә өйрәнү.
2. Архив материаллары белән эшләргә өйрәнү.
3. Әдәби әсәрләр белән танышып сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.
4. Күренекле авылдашларның тормыш юлы турында белемнәрне тирәнәйтү.
Төп өлеш
Хәтерләүдән курыкма син,
Үткәннәрне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
(Онытма син)
1552 елда Явыз Иванның бер-бер артлы оештырылган һөҗүмнәре Казанны алу һәм Казан ханлыгын Русия дәүләтенә буйсындыру белән тәмамлана. Бу нәкъ 460 ел элек була.
12361 нчы елга кадәр Идел һәм Чулман елгалары буенда Болгар дәүләте яшәп килә .1236 елда Алтын Урдага керә, ә аннан аерылганда Казан ханлыгы исеме белән атала башлый. Мөстәкыйль яшәгән 100 елдан артык вакыт эчендэ Казан ханлыгы мул, ирекле, бәхетле яшәгән. Казан ханлыгы Урта Иделдә зур гына мәйданны биләп торган. Көнчыгыш чиге Урал тауларына барып җиткән һәм Себер ханлыгы белән тоташкан. Казан ханлыгы халкы архитектура өлкәсендә дә зур уңышларга ирешкән. Дәүләтнең үз, төп халкы татарлар булган.
15522 елның июнь аенда, урыс армиясе Явыз Иван җитәкчелегендә Казанга юнәлә. Бер айдан артыкка сузылган аяусыз сугыштан соң, 2 нче октябрь көнне Казан шәһәре яулап алына. Биналар, мәчетләр яндырыла, меңнәрчә татарлар үтерелә. Калган татар кешеләрен кочләп чукындыру политикасы башлана. Күп кенә кеше качып китә. Шул вакытта Казаннан качып котылган бертуган Мусай белән Дудай гаиләләре Башкортостан республикасының Октябрьский шәһәрендәге Заит бистәсенә килеп урнашалар. Монда баткак жир булса да, елга кырыена урнашып яши башлыйлар. Аларның кара төстәге атлары да бала, ауга да йөриләр, “тирән күлдә балык юк” дип тормыйлар, балыкчылык белән дә шөгельләнәләр. Көннәрдән бер көнне кара атлары югала. Атларын эзләп безнең авылга килеп җитәләр. Атларын кара атым дип кычкырып йәреп эзлиләр ди.3
___________________________________________________________________
1Татарстан АССР тарихы. Татарстан китап нәшрияты. 1970
2М.Хәбибуллин. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Казан Татарстан китап нәшрияты. 1996
3Легенда. Вилданов Лотфулла һәм Нафыйков Риф сүзләреннән язып алынды.
Тау бите урман белән уратып алынган, тау астында зур гына Ык елгасы ага. Аларга бу урын ошаган һәм шунда калып, кара төстәге атлары истәлегенә, бу җирләрне Карат дип атаганнар. (слайд 1)
Заит бистәсендә дә Карат урамы бар. Анда аккан елганы да халык Карат елгасы дип йөртә.
Мусай белән Дудай яныны башка гаиләләр дә килеп урнаша. Иң беренче документаль чыгынакларда Туймазы районы Карат авылы бары тик 1736 елда гына искә алына.1 Ул вакытта авылда 11 гаилә, 9 хуҗалык, барлыгы 42 кеше була. 1816 елда- 23 кеше яши, 1834 ел- 37, 1850 ел -56, 1859 ел- 66, 1870 ел – 152 кеше яшәгән.
Авылда беренче мәктәп 1927 нче елда ачыла. 1935 елда жидееллык мәктәп ачыла. (слайд 2).
1957 нче елда балалар бакчасы төзелә. (слайд 3)
1977 елда мед. пункт төзелә. (слайд 4)
1980 нче елда Карат авылында администрация бинасы салына. (слайд 5)
1998 елда башлангыч мәктәп - балалар бакчасы комплексы ачыла. (слайд 6).
1941-1945 елларда сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә билгесез солдат һәйкале тора. Аны яңарту эшләре 2005 елда булды. (слайд 7)
2010 нчы елда мәчет тэзелэ башлады. Тау башында горур басып тора ул. ( слайд 8).
Шәхси эшмәкәрлек чәчәк ата: 2 кибет эшли. Казчылык фермасы үсеп килә..(слайд 9-10).
Авылымның ике ягында флаг төсләренә буялган өч ат каршы ала һәм озатып кала.
___________________________________________________________________
1Журнал «Агизель» №8 1993
Йомгаклау өлеше
Барган җирдән очып кайтам
Әйтерсең лә кыр казы,
Синнән гүзәл башка җир юк,
Туган җирем – Туймазы.
(Әлфирә Бикмәтова)
Башкортостан республикасыТуймазы районы Карат авылында бүгенге көндә 260 кеше яши. Авылымда тырыш, эшкә булган халык яши. Хөкүмәтнең медаль һәм орденнарына лаек шәхесләр дә күп. Эше барның – ашы бар. Кызганычка каршы, яртысыннан күбесе олы яшьтәге кешеләр. Шулай да , авылымның киләчәге бар. Кала да эшләсәләрдә, яшьләр яңа йортлар сала. Хокүмәт тарафыннан авылны күтәрү буенча төрле программалар кабул ителә. Авылларны яшәтергә, үстерергә, саклап калырга кирәк. Кешегә Жир-Анадан, табигатьтән аерылырга ярамый.
Сораулар:
1.Карат тарихи нинди бөек шәхесләргә барып тоташа?
2. Кайсы милләт вәкилләре күбрәк яши?
3. Документаль чыганакларда авыл кайчан телгә алына?
4. Авылның киләчәге бармы?
5. Авылны саклар өчен нинди планнарың бар?
Файдаланылган әдәбият:
Кушымта
Девочка-Снегурочка
Разноцветное дерево
Весенняя сказка
Как Снегурочке раскатать тесто?
Мальчик и колокольчики ландышей