Фәнни эштә Азнакай районы Үчәлле авылында туып-үскән, Илбәк авылында яшәгән, бүгенге көндә танылган шагыйрь Р.Зәкуан иҗаты яктыртыла.Аның туган як темасына язылган
Вложение | Размер |
---|---|
aznakay-fnni_esh.docx | 35.33 КБ |
Туган як җырчысы
(Рөстәм Зәкуан иҗатында туган як темасы)
“Туган як! Туган авыл!”-диюгә, безнең күз алдыбызга чишмә-күлләребез, урман-кырларыбыз, мул игеннәр күкрәп уңган басуларыбыз килеп баса. Ә кырлар аша сузылган бормалы юллар сине авылга алып керә. Үчәлле яклары искиткеч матур як. Табигать бер дә кызганмыйча биргән бу якларга гүзәллекне. Киек – җанвар, кош – кортлары белән тулы урманнары да, таулары да,саф сулы чишмә-инешләр дә җитәрлек. Шушы гүзәллеккә тагын да матур төсмерләр өстәп, аны шушы якның тынгысыз җанлы кешеләре бизи. Әхлакый саф халкы, иманлы, әдәпле яшәү рәвеше алып баручы, уңган куллары, эш дигәндә ярсып торган йөрәкләре бизи.
Һәр төбәкнең үз талантлары булган кебек, Үчәлле ягы да алтын куллы оста һөнәрчеләргә, тырыш хезмәт сөюче, талантлы кешеләргә бай. Шулар арасында якты йолдыз булып янучы, безнең горурлыгыбыз - танылган шагыйрь Рөстәм Зәкуан.
“Туган як җырчысы” дип исемләнгән фәнни эшебезнең чыганагы да-шагыйрь Р. Зәкуанның тормыш юлы, поэзиясендә туган якка багышлап язылган шигырьләре,җырлары. Фәнни эшнең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте-шагыйрь иҗатының тулысы белән бүгенге көн кадагындагы мәсьәләләрне яктыртуы. “Мин шигырьләремдә Бөек халкымның узган ачы язмышына,газиз туган телем язмышына,бүгенге замананың каршылыклы якларына еш мөрәҗәгать итәм. Шигырьләрем-күңел авазы”,- дип яза ул. Әйе, XXI гасыр-автоматлаштыру, компьютер, интернет, информацион коммуникацияләр заманасы. Яхшы тормыш,яңача яшәеш,күп акчалар эзләп яшьләр зур таш калаларга агыла. Яшь буын туган телне, гореф-гадәтләребезне, үткән тарихыбызны онытып бара. Ә менә шагыйрь Р.Закуан иҗаты тулысы белән бу мәсьәләләрне яктырта да инде.
Фәнни-эзләнү эшебезнең максаты - шагыйрь Р.Зәкуанның кыскача тормыш юлын күзәтү, туган авыл, туган җир, турындагы шигырьләрен уку һәм анализлау,аларны тасвирлауда сурәтләү чараларының кулланылышын ачыклау,шагыйрь иҗатының бүгенге көндә актуальлеген билгеләү.
Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
-Р.Закуан турында материал туплау һәм иҗатын өйрәнү;
-туган як темасын, аның сихәтле көчен тасвирлап язган лирик шигырьләре белән танышу;
-әдип хакында замандашлары фикерен барлау, аларны өйрәнү.
Очрашканда бар да сорый
Син кайдан дип гадәттә.
Танышыма икеләнми
Җавап бирәм әлбәттә:
Азнакайдан!-дим мактанып,-
Кара алтын җиреннән.
Чатыртаудан,җырлап аккан
Чишмәләре иленнән.
Иген иккән затлы яктан,
Икмәкле Үчәлледән! (Рөстәм Зәкуан)
Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов Үчәлле авылында ( ул чорда авылның хөрмәтле, бик моңлы кешеләре) Газизҗан абый һәм Римза апа гаиләсендә 1957 елның 25 маенда дөньяга килә. Әнисе Римза апа Закирова кырык елдан артык авылда китапханәчесе булып эшләгән. Авыл халкы бик яраткан,хөрмәт иткән үзен.Менә каян килә Рөстәм Зәкуанда әдәбиятка тартылу! Чөнки ул китапка хөрмәт зур булган гаиләдә тәрбияләнеп үскән.
Китап сөйде әнкәй, Китап белән
Тәрбияләп безне үстерде,-
дип язды ул”Түләрмен кебек бурычны” шигырендә. Шуңа күрә дә ул, Үчәлле сигезьеллык, аннан Тымытык урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә юл тота (1975- 1980 еллар). Әлбәттә, бу еллар аңа әдәбият серләренә төшенергә ярдәм иткән, алдагы иҗади эшчәнлегенә зур йогынты ясаган. Укуын тәмамлагач, ул туган авылына кайта. Язмыш аны журналистикадан аерып, авыл белән бәйли һәм зур тормыш тәҗрибәсе тупларга, иҗаты өчен бик күп мәгълүмат тупларга мөмкинлек бирә. Иҗатташ дусты шагыйрь Р.Корбан бик дөрес әйтә: ”Языласы шигырьләре өчен сүл җыйган еллары... Юк, һич тә әрәмгә үткән еллар түгел”.
1980 елда туган авылы Үчәллегә кайткач, ул чорда колхоз рәисе булып эшләгән Тәлгать абый Фатыйхов аңа колхоз рәисе урынбасары һәм партия оешмасы секретаре вазыйфасын тәкъдим итә. Шулай итеп, ул 1980 – 1985 елларда туган авылында партия оешмасы секретаре һәм колхоз рәисе урынбасары булып эшли. Эшенә җаваплы караганына игътибар итеп, Азнакай район башкарма комитеты аны «Янтарь» совхозына директор итеп эшкә җибәрә. «Перспективасыз» мөһере сугылган Илбәк авылына ул яңадан яшәү сулышын өрде, дисәң дә ялгыш булмас. Авылны газлы, сулы итте, юллар салдырды, бик яхшы урта мәктәп төзетте. «Янтарь» совхозы ул эшләгән чорда мул итеп икмәген, сөтен җитештерде. «Янтарь» совхозы Татарстанда һәм Россиядә иң алдынгы авыл хуҗалыклары исемлегенә керде. Аның хезмәтләрен искә алып аңа «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелде.
Ә инде 2000 – 2001 елларда Рөстәм Зәкуанов Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» берләшмәсенең эшчеләрне тәэмин итү идарәсе директоры урынбасары булып эшләде. 2001 – 2004 елларда Азнакай районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнгәч, бар көчен куеп туган ягы, халкы өчен армый-талмый хезмәт итте. Аның фидакарь хезмәтенә рәхмәт йөзеннән, халык аны 2004 елда Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты итеп сайлады. Р.Зәкуан анда икътисад һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары булып эшләде. Шул елларда, гомерен авыл белән бәйләгән кеше буларак, туган авылына һәрчак ярдәм кулын сузып торды. Аның ярдәме белән Үчәлле авылында (районда беренчеләрдән буларак) Җәмәгать үзәге төзелде. Бу үзәктә мәдәният йорты, китапханә, авыл советы, медпункт, почта, сберкасса бер түбә астына сыйган. Авылның китапханәсенә 2007 елда гомере буе шул китапханәдә эшләгән әнисе «Закуанова Римза» исеме бирелде, аның хөрмәтенә мемориал такта ачу тантанасы булды.
Бүгенге көндә Казан каласында ААҖ “Таттелеком”да Матбугат бүлеге җитәкчесе булып эшли. Бөтен барлыгын иҗатка багышлап, илһамланып иҗат итеп яши. Рөстәм Зәкуан- үзенең лирик шигырьләре һәм җырлары белән хәзерге көн укучыларына яхшы таныш шагыйрь.Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы.
Шигърият дөньясына килеп керүен якташыбыз М.Галиев бик дөрес бәяләгән: ”Рөстәм Зәкуан шигърият дөньясына дуамал бер җитезлек белән, каударланмый килеп керде. Яшьлегендә туган шигъри бөреләрне каядыр еракка, күңел чормасына яшереп куеп, бөтенләй бүтән өлкәдә, кырыс хезмәткә бирелгән дистәләрчә еллар аша яңадан хисси дөньяга кайту аңа җиңел бирелмәгәндер.Туган авылына –тел бишегенә еш кайтып, җор телле кешеләр белән аралашып, хуш исле җамбул (чәбрис) үләне, ак әрем таралып үскән, кылганнары йөгергән үрләргә менеп, рәшә тирбәлгән үзәннәргә төшеп, күңелен бер чарлап килүе дә юкка түгелдер.Туган ягында,тыйнак үрләрдә туган аның хис-тойгылары зур дөнья белән тоташып саллы фикерләргә әйләнә”. Бу фикерләр тулысы белән безнең фәнни эшнең эчтәлеген ачып сала да инде.
Рөстәм Зәкуанның иҗат юлына күз ташласаң, гаҗәп эзлекле рәвештә югары күтәрелә баруын һәм чын шагыйрь булып үсүен күрәсең. Ул безнең әдәбиятыбызга тирән уйланулар һәм нечкә хисләр поэзиясе белән килеп керде. Ул поэзиябезне яңа образлар, лириканың яңа үрнәкләре белән баеткан, үз халкының югары идеаллары, матур хисләре белән дәртләнеп иҗат итүче шагыйрь. Аның халык арасында популярлыгы, җыр һәм шигырьләренең миллионлаган йөрәкләрне дулкынландыруы шуны раслый.
Рөстәм Зәкуанның яңага омтылучан һәм эзләнүчән тыйнак характерын, аның нинди хыяллар, идеаллар белән яшәгәнлеген, нәрсәләр белән рухлануын һәм борчылуын иң яхшы әсәрләренең барысы да диярлек тупланган сайланма җыентыкларыннан да ачык күрергә мөмкин: “Яшәү мәгънәсе”(2007), ”Авыл моңы”(2008), ”Вечерние раздумья”(2008), “Күңел тыкрыклары”(2009), “Синдә калам”(2010).
Әдәби җыентыклары һәм әдәбияттагы уңышлары өчен 2013 елда Һ.Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты булды. Бу бүләккә шагыйрь чын мәгънәсендә лаек.
Халыкчан поэзия – ул халык күңеле көзгесе, диләр. Һич тә арттырмыйча, моны Рөстәм Зәкуан поэзиясенә карата да әйтергә мөмкин. Аның иҗатында туган җир, туган авыл темалары, кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәтләр аерым урын алып тора. Шагыйрь табигать күренешләре аша дөньяга карашын, тормыш фәлсәфәсен чагылдыра, аның чиксез матурлыгын, рухын укучысына җиткерергә омтыла. Шигырьләрендә шагыйрь җаны табигать җаны белән берләшеп китә:
Өзеп ташлап богауларны
Кырга килә чыгасым,
Кушылып бүз тургайларга,
Кырлар җырын җырласым. (“Урыйсы килә кырларны”)
Туган җирнең матурлыгын бары тик аның табигате аша гына күз алдына китерергә мөмкин. Табигать – шагыйрьнең илһам, яшәү чыганагы, яшәеш үрнәге. Аның лирик герое табигатькә, табигыйлеккә, матурлыкка, гомумән, камиллеккә омтылучы көчле ихтыярлы шәхес. “Туган як дәвасы” шигырендә шагыйрь язлар җитсә, кошлар белән туган ягына кайта, җәйләрендә сандугачтай сайрыйсы килә, көзләрендә сагышларын кыр казының канатына элеп җибәрәсе килә, ә кышларында ап-ак кар булып явасы килә. Ә менә “Язгы элегия” шигырендә бай һәм төрле төсмерле табигать күренешләре ачыла:
Утырган да болыт көймәсенә,
Кояш көлә, дөнья яшәрә.
Апрель бүген болын җәймәсенә
Хозурланып бизәк төшерә.
Шигырьләрендә шагыйрь җаны табигать җаны белән берләшеп китә: язлар җитсә, күңелендә гөлләр бөреләнә (”Яшьлек көлә”), шомыртларның җете аклыгы күңелен сафландыра (“Сагынганда”), җиргә язлар килгәндә йокысы кача, күңеле –кырларда (“Җиргә язлар килгәндә”), көзләрендә күңеле сагыштан сыкрый (“Көзге моң”).
Туган авыл - Рөстәм Зәкуан өчен иң кадерле җир. Анда таныш сукмаклар, чишмә буйлары, уйнап-үскән тау итәкләре, яшел урманнары, балачак дуслары, туганнары, бабалары, үткәне. Анда һәрбер үлән, тереклек аның җанына якын, кадерле:
Туган якка юлга чыктым әле ,
Сагындырган иген-кырларым.
Сагындырды авыл урамнары,
Көтү куган җәйге иртәсе.
Бик күрәсе килә туганнарны,
Килер микән кире китәсе? (“Кайтып барышым”)
Әйе, шагыйрь туган авылы Үчәллене сагынып яши, аның яшел чирәмле урамнарын, печән чапкан болыннарын төшләрендә күрә. Ә инде язлар җитсә, киек кошлар белән туган ягына кайта,җәйләрдә сандугач булып сайрыйсы килә, көзләрендә сагышлана, ә кышларда туган җиргә ап-ак карлар булып явасы килә. Шигырьләре арасында Үчәллегә багышланганнары иң зур күпчелекне тәшкил итә: ”Кайтып килдем”, ”Түләрмен кебек бурычны”, ”Кайту”, ”Ядкарь”, ә менә ”Туган авылым Үчәллем” җыр буларак таныш (Илгиз Закиров көе):
Туган авылым ,Үчәллем,
Син бит тәүге бишегем.
Балачагым хәтирәсе
Кага күңелем ишеген.
Үчәлле - уңдырышлы кара туфраклы, ап-ак зифа каеннар, яшел наратлар, су буенда таллар үсә торган төбәк. Рөстәм Зәкуан шигырьләрендә бу як нәкъ әнә шулай сурәтләнә дә.
Мәшһүр Чатыр таувы, ямьле Ык буйлары илһам бирә шагыйрьгә. Чал тарихлы мәгърур Чатыртауны әнә ничек тасвирлый ул “Көзге авыл” шигырендә:
Мәшһүр рәссам буяу сылый мәллә,
Көз җиһанга сурәт төшерә.
Чатыртауның алтын мөнбәренә
Кылганнардан көмеш сибелә.
Шагыйрь тауларны ярата,бөеклегенә соклана,шунда менеп,моңнарын-җырларын яңгырата,сагышларын тарата: “Хәтер барлый”,”Чатыртауга менсәм”,”Моң суза күңелдә”,”Үкенмәм” һ.б.
Р.Зәкуанның һәрбер шигъри юлы олы мәгънә белдереп, андагы һәр сүз ул әйтергә теләгән фикерне ачыклауга хезмәт итә:
Күңелләрдә генә сусау яши,
Тын кичләрең яшим зарыгып.
Диварларга элгән рәсемдәге
Авыл сурәтенә табынып.
“Сусау”да лирик геройның туган ягын сагынуы шундый көчле ки, ул кыр өстеннән искән җилләргә табына, чишмәләренә тезләнә. “Сусау” сүзе, күчерелмә мәгънәдә килеп, туган якка омтылу, аңа ихтыяҗ көчле булуны, бик теләүне аңлата. Ул кабатланып килә һәм әлеге сагынуның, омтылуның дәрәҗәсен билгели. Лирик герой бәхетен туган ягы, аның кешеләре, ягъни туган халкы белән бәйләп карый. “Аргы якның чишмә суын эчеп, Тик сусауны килә басасы” дип, лирик герой туган ягы, халкы белән бергә аралашып яшәргә омтыла, һәм ул аңа ышана да. Шуңа әлеге юллар юану да булып тора:
Соң булса да сиңа бер кайтырбыз,
Без һаман да авыл баласы.
Чиста булып килә каласы...
”Туган җир генә” шигырендә лирик геройның туган ягын сагыну, аңа ашкыну хисләре кузгалган, чөнки монда аның балалык эзләре калган, туган нигезе, хисләре, хыяллары кабынган. “Чишмә” образы күңел моңын, тормышны, ачылган мөмкинлекләрне, ышанычны белдерә. Чишмә образына шагыйрь алга таба да кат-кат мөрәҗәгать итә һәм аны берничә әсәренең шигъри тукымасына үреп бирә: “Кайтып барышым”, ”...Туган якны сагынганда”, ”Туган җир генә”, ”Көт син мине” һ.б. шигырьләре.
Аның шигырьләрендә туган җирләреннән аерылып, туган нигезләрен ташлап, шәһәргә бәхет эзләргә чыгып киткән, гомерләре буе чит җирләрдә, зур калаларда яшәүче кешеләрнең җан авазын ишетергә мөмкин.” Авыллар нигә елый” шигырен укыганда күз алдына туган нигездәге ялгыз өй, ә аның тәрәзәсеннән карап торучы ялгыз әнкәй килеп баса:
Авыллар нигә елый соң?
Туган җирләр ниләр уйлый?
Нигеземә кайткан саен
Күңелләрем ямансулый.
Шулай итеп, әлеге шигырьләрне түбәндәгеләр берләштерә: үзәктә лирик геройның туган ягын сагынып яшәве тора. Балалык, яшьлек еллары үткән, табигате белән җанга якын туган як һәркемгә кадерле. Ул безгә көч, ышаныч бирә.
“Туган як” төшенчәсе Рөстәм Зәкуан өчен урман-кырлар белән генә чикләнми. Бу төшенчәгә халыкның үткән тарихы да, матур киләчәге дә керә. Туган ягы аңа талантлы иҗат кешеләре, ак сакаллы авыл агайлары, әнкәседәй кадерле апалары, якташлары, туганнары белән кадерле. Шул сыйфатлар шагыйрь иҗатының диапазонын киңәйтә, аның әсәрләрен югары гражданлык хисләре белән баета, киң колачлы итә.
Туган якның матурлыгын тасвирлау өчен шагыйрь сүз-сурәтләү чараларыннан искиткеч оста файдаланган. Аның шигырьләрендә чагыштырулар, сынландырулар, метафора һәм эпитетлар бик күп. Шагыйрь иҗатында Яз, Көз, Чишмә, Сандугач, Авыл, Туган нигез, Тау символлары да көчле бирелә. Шигырьләрендә язлар җитсә күңеле җилкенә, көзләр сагыш утына сала, сандугачлар моңландыра, таулар көч бирә. Бу символлар халыкка –иманын, милләткә- рухын, мөселманга-динен, адәмгә-әхлагын кайтару өчен хезмәт итәләр.
Рөстәм Зәкуан иҗатында киң һәм еш кулланылган сүз-сурәтләүләрнең берсе - чагыштырулар. Алар искиткеч күп, кайбер шигырьләренә күз салыйк:
Гомер суны ерып барам. (“Белмәс идем”)
Безне типкәли язмыш. (“Туп уены”)
Автор иҗатында лирик геройның сагыну, юксыну кебек хисләрен күрсәтү өчен кулланылган сынландыруларны күрергә мөмкин. Алар шигырьдәге хисне көчәйтәләр, җанландыралар:
1. Узган көннәр көлгә әйләнсә дә,
Дилбегәсез оча уйларым. (“Җан барда)
Талгын гына ярда җыр суза. (“Кайтып барыш”)
Шагыйрь иҗатында сурәтлелек тудыруда эпитетлар, метафоралар да бик оста файдаланылган.Шуларның берничәсен карап үтик:
1. Замананың тиле тизлегендә
Бөтереләм эзләп кыйбламны. (“Мизгел”)
2.Зәңгәр күкнең төпсез киңлегендә
Тургайларның җыры түгелә. (“Язгы элегия”)
Р.Зәкуанның һәрбер шигъри юлы олы мәгънә белдерә. Андагы һәр сүз ул әйтергә теләгән фикерне ачыклауга хезмәт итә. Лирик әсәрләренә үзенчәлекле интонация, ритм хас, алар музыкальлек белән аерылып торалар. Шуңа да күп кенә шигырьләренә көй язылып, бүген дә яратып кабул ителәләр: ”Рәхмәтемне килә әйтәсем”, ”Әнкәем мендәрләре”, ”Туган авылым Үчәллем”, “Аерма туган илемнән”, ”Лотфулла чишмәләре”, ”Якташлар гимны”, ”Уйларым кайта”, ”Бәхетләрне читтә эзләмик”, ”Баулы көе”, ”Нигезләрне кирәк сакларга”. Көйләрен танылган композиторлар иҗат иткән: Альфред Якшембетов, Марсель Иванов, Фирзәр Мортазин. Аларны танылган җырчылар Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айгөл Сәгынбаева, Рәсим Низамов башкаруында бик күп тамашачылар яратып тыңлыйлар. “ ...Рөстәм искиткеч матур җырлый икән. Әлбәттә, мондый егетнең шигырь яза башлавы табигый иде”,- дип үзенең соклануын белдергән Туфан ага Миңнуллин. Әйе, бу моңлы тавыш аңа әтисе Газизҗаннан һәм әнисе Римза ападан күчкәндер. Әлбәттә күңеле нечкә, хисле кеше генә җырлый . 2012елда Мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Инде, Рөстәм Зәкуан шигъриятен күзәтеп чыкканнан соң, аерым нәтиҗәләр ясарга мөмкин. Югарыда китерелгән күзәтүләр нигезендә, барыннан да элек, шуны күрсәтеп үтәргә кирәк: аның иҗаты күпкырлы. Барыннан да элек, Рөстәм Зәкуан шигърияте аның тормыш юлы белән тыгыз бәйләнгән, шагыйрьнең бик күп иҗат җимешләре үз автобиографиясенең турыдан-туры чагылышы булып тора. Бәлки нәкъ әнә шуңа күрәдер, аның шигъриятендә иркен болыннары, туган як каеннары, чишмәләре-таулары ярдәмендә гәүдәләнеш тапкан җирсү темасы; башка бер генә шагыйрьдә дә бу кадәр тирән һәм киң чагылыш тапмаган туган як темасы урын ала.Тулаем Рөстәм Зәкуан шигърияте - иң изге хисләр, якты хыяллар - өметләр белән сугарылган иҗат!
Безгә бу фәннни эш күңелебездә аеруча якты, тирән эзләр калдырды. Насыйп булса, бу эзләнүләрне алга таба да дәвам итәрбез дигән өметтә калабыз.
Кулланылган әдәбият исемлеге.
Зәкуан Р. Авыл моңы.-Казан: Тат.кит.нәш., 2008.
Зәкуан Р. Вечерние раздумья.-Казань: «Идель- пресс», 2008.
Зәкуан Р. Күңел тыкрыклары.-Казан: “Идел-пресс”, 2009.
Зәкуан Р. Синдә калам.-Казан: Тат.кит.нәшр., 2012.
Зәкуан Р. Яшәү мәгънәсе.-Казан: Рухият, 2006.
Татар әдәбияты: Теория. Тарих/ Д. Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов һ.б.-Казан:Мәгариф, 2006.
Марши для детей в классической музыке
Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды
Цветение вишни в лунную ночь
Рисуем акварельное мороженое
Мать-и-мачеха