фәнни эш
Вложение | Размер |
---|---|
bayazitova_a.d._eshe.docx | 41.57 КБ |
Татарстан Республикасы
Әлмәт муниципаль районы
Түбән Мактама 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Юнәлеше: Әдәбият халыктан, халыкның хәятыннан, халыкның күңелендәге мәгънә вә хисләрдән бәхәс итә. Әдәбияттагы реализмның бердәнбер әһәмияте фәкать шул ноктадандыр
ФӘННИ ЭШ
Төбәк шагыйрәсе Гөлнара Әюпова иҗаты
Башкаручы:
8нче сыйныф укучысы Баязитова Алия Дамир кызы
Җитәкче:
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы
2018.
ЭЧТӘЛЕК
бит
Кереш........................................................................................................................3
Төп өлеш. Гөлнара Әюпова шигърияте.................................................................5
1. Шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты..............................................................5
2. Г.Әюпова шигъриятенең тел үзенчәлекләре.....................................................8
2.1. Шагыйрә иҗатындагы төп темалар........................................................8
2.2. Г.Әюпова шигъриятендәге сөйләм-стиль чаралары...........................10
Йомгаклау...............................................................................................................14
Кулланылган әдәбият исемлеге............................................................................15
Кушымта.................................................................................................................16
Кереш
Туган як язучыларның, шагыйрьләрнең телен тикшерү актуаль һәм шул ук вакытта мавыктыргыч та. Хәзерге татар поэзиясенең телен без төбәк шагыйрәсе, бик күп җырлар авторы – Гөлнара Әюпова иҗаты мисалында тикшерергә булдык. “Төбәк шагыйрәсе Гөлнара Әюпова иҗаты” дип исемләнгән тема билгеләдек. Әдипнең 2016 нчы елда “Рухият” фонды ярдәмендә нәшер ителгән «Көттергәнем өчен гафу ит...» дип аталган шигырь җыентыгы фәнни-тикшеренү эшенең төп чыганагы булды. Әлеге китапка шагыйрәнең соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре тупланган. Г.Әюпованың тәүге җыентыгында үзенә генә хас, әмма һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек саф, сүрелмәс сөю, якты, җылы хисләр, татлы сагыш белән тулы шигырьләре, җырлары (шагыйрәнең күренекле композитор Зөфәр Хәйретдинов беән берлектә иҗат иткән 70 якын җыры бар) тупланган. Ата-анага, туган нигезгә мәхәббәт, яшәү мәгънәсе турында фәлсәфи уйланулар урын алган.
Тикшеренү эшенең максаты - Шагыйрә иҗатына хас тел-сурәт чараларын тикшерү, аларның вазифаларын билгеләү.
Максаттан чыгып без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык:
- шагыйрә иҗатыннан төрле темаларга багышланган шигырьләрне барлау;
- Гөлнара Әюпова иҗатына кыскача күзәтү ясау;
- алардагы төп темаларны ачыклау;
- автор даими кулланган сөйләм һәм тел чараларын ачыклау һ.б.
Тикшеренү эшендә шагыйрә Гөлнара Әюпованың тормыш һәм иҗат юлына гомуми күзәтү бирелә, иҗат үзенчәлеге гомумиләштерелә, тел-стиль чараларына кыскача анализ ясала.
Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты – Гөлнара Әюпова иҗаты; предметы –«Көттергәнем өчен гафу ит...» җыентыгына кергән шигырьләр (барлыгы – 133 шигырь).
Әлеге эшне башкарганда түбәндәге метод-алымнар кулланылды: күзәтү, гомумиләштерү, тикшеренү, эзләнү, анализлау, нәтиҗә ясау.
Фәнни эшнең практик әһәмияте – хезмәтне әдәбият (стиль төшенчәсе, тел-сурәт чаралары, татар шигыренә хас үзенчәлекләр, язучының иҗади портреты һ.б.) һәм тел (татар теле лексикасы һ.б.) дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда өстәмә чыганак итеп кулланырга мөмкин.
Фәнни эшнең структурасы. Фәнни эш керештән, төп өлешнең ике бүлегеннән, йомгаклау һәм кулланган әдәбият исемлегеннән тора.
Фәнни-тикшеренү эшен башкарганда Гөлнара Әюпованың «Көттергәнем өчен гафу ит...» дип исемләнгән шигырь җыентыгы, Әдәбият белеме сүзлеге, Дания Заһидуллина хезмәтләре һәм вакытлы матбугат (“Әлмәт таңнары”, “Мәдәни җомга” газеталары, “Мәгариф”, “Ялкын”, “Казан утлары”, “Идел” журналлары) материаллары файдаланылды.
Төп өлеш
1. Шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты
Ап-ак кәгазь бите ниләр күрми...
...Шагыйрь нидер яза, чуарлый.
Язганнарын укып, авыр сулап,
Ачуыннан ерта, йомарлый
...Йомарлый да чүпкә ата шагыйрь,
Туплый алмый әйтер фикерен.
Түзә кәгазь шагыйрь каләменә,
Сабыр гына көтә хөкемен.
Гөлнара Әюпова
Туган көне: 09.11.1971.
Яраткан язучылары: Гомәр Бәширов, Аяз Гыйләҗев.
Яраткан шагыйре: Фәнис Яруллин.
Яраткан драматургы: Туфан Миңнуллин.
Яраткан төсе: зәңгәр.
Яраткан җырчылары: Хәйдәр Бигичев, Ришат Тухватуллин, Зөфәр Хәйретдинов, Раяз Фасыхов, Филүс Каһиров.
Яраткан китабы: Нәбирә Гыйматдинованың “Нишләттегез Гөлкәйне?” китабы.
Тормыш девизы: Бүгенге көнең өчен иртәгә үкенерлек булмасын!
Хыялы: Теләкләрен чынга ашыру!
Әюпова Гөлнара Мияссәр кызы 1971 нче елның 9нчы ноябрендә Татарстанның Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында дөньяга аваз сала. Авылда сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Әлмәтнең 1нче мәктәбендә урта белем ала. Яшьтән җырга-моңга мөкиббән, гармунда уйнарга да өйрәнгән кыз музыка белгече булырга хыяллана. Әмма моңа аның әти-әнисе катгый рәвештә каршы төшә. Ата-ана сүзенә каршы килмичә, Бөгелмә медицина училищесына укырга керә. 1991нче елны училищены акушерлык һөнәре буенча бик яхшыга гына тәмамлап, Әлмәт бала тудыру йортында эшли. Түбән Мактама шифаханәсенә (1996) күчә, Казанда белемен күтәрә һәм янә, 2002 нче елда, Әлмәт бала тудыру йортына кире әйләнеп кайта.
Гөлнара Әюпова шигырьләр язу белән балачактан мавыга. Ә инде соңрак бу шөгыльгә җитдирәк карый башлый. Иң беренче итеп шигырьләрен “Татарстан яшьләре” газетасы редакциясенә алып килә. Редактор аңа булган иҗат җимешләрен композиторларга күрсәтергә тәкъдим итә. Шулай итеп, 1996 нчы елда редакция аша җырчы-композитор Зөфәр Хәйретдинов белән таныша. Беренче җырлары 1997 нче елда радио һәм телевидениедә яңгырый башлый.
Бүген дистәдән артык шигыре көйгә салынып, Рөстәм Закиров, Зөфәр Хәйретдинов, Гүзәл Уразова, ИлСаф, Булат Нигматуллин, Эльвира Хамматова , Диләрә Илалетдинова, Раяз һәм Рәсим Фасыховлар һәм башка җырчылар репертуарына кергән.
Аның иҗатында үз алымнары тоемлана, үз әйтер сүзе бар. Кызыклы гына шигырьләре вакытлы матбугатта басылып чыгып килә.
2016нчы елда шагыйрәнең “Көттергәнем өчен гафу ит...” дип исемләнгән шигырьләр һәм җырлар җыентыгы дөнья күрде. Биредә тормыш сурәтләренә язмыш мәгънәсе кушылып язылган шигырь-җырлар урын алган. Шуңа алар күңелгә якын, аңлаешлы:
Кызганмагыз мине,кирәк түгел,
Кызгануга мохтаҗ түгел мин!
Бәхетемә яңа “нигез” салам,
Һәрбер “ташын” уйлап бүген мин.
Язмыш камчыларын татый-татый,
Сизмәс булды инде аркалар.
Мең җөй булып җанга эзен салган
Уйламыйча кылган хаталар.-
дип яза Гөлнара Әюпова үзенең тормыш-язмышы турында.
Шагыйрә иҗатында ышаныч бар. Ул уйламаган яктан матур бер борылыш ясап куя белә “Әткәй-әнкәй” шигырендә:
...Җан авазы булып гүя сыкрый
Баскан саен идән тактасы.
Тутыкса да кыйммәт алтыннардан,
Туган йортның ишек тоткасы.
...Учакларның калмый җылылары,
Соңгы күмер, соңгы ут сүнгәч.
Хатирәләр җебе өзелер күк
Туып-үскән нигез сүтелгәч.
Гөлнара Әюпова – яшь шагыйрә. Һәр шигърият яратучы, әдәбиятны аңлаучы кеше шагыйрәнең шигырьләрендә сагышлы, моңлы хисләр дә, дәртле-өметле тойгылар да күрер. Шуңа аларны укыгач күңел үзе дә сизми күтәрелеп китә. Тирән сагышта булсаң өмет уты кабына, көзләргә кереп барганда язны тоясың.
Аерылабыз, диеп җыр көйлисең...
Шом салмале, зинһар, күңелгә?!
Син ничектер, мин табынып яшим,
Синле булган һәрбер көнемә.
Бүгенге көндә Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә яши. Бер ул (Ильяс) һәм кыз (Илүзә) үстерә. Әлмәт шәһәренең балалар тудыру йортында шәфкать туташы булып эшли.
2015нче елдан Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге каршында эшләп килүче шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исемендәге “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсе әгъзасы.
2 бүлек. Гөлнара Әюпова шигъриятенең тел үзенчәлекләре
2.1. Шагыйрә иҗатындагы төп темалар
Гөлнара Әюпова күптөрле темаларга яза. Шигырьләрендә туган як гүзәллегенә мәдхия җырлый, бүгенге заманның фаҗигале һәм драматик күренешләрен тасвирлый. Үзен нечкә юмор остасы итеп тә күрсәтә. Шулай да шагыйрә иҗатында төп урынны – мәхәббәт темасы били.
Әдибә иҗатында күтәрелгән төп темалар түбәндәгеләр (кушымта – таблица №1):
Г.Әюпованың туган җир, әти-әни, мәхәббәт кебек мәңгелек темаларны яктырткан шигырьләре игътибарга лаек. Шагыйрә һәр укучыны туган ягын, туган нигезен, әти-әниләрен онытмаска, хөрмәт итәргә; мәхәббәт, ярату кебек изге хискә тугъры булырга чакыра. Әлеге хис-тойгылардан башка кешелек, яшәү төссез, мәгънәсез, ди ул:
Гашыйк итеп сакла гомерлеккә
Сүрелмәслек итеп хисләрем.
Кичерерлек итеп ялгышларың,
Онытырлык итеп үткәнем.
Югалтудан куркып яши йөрәк
Эзләп тапса җаны көткәнен.
Минем өчен җан көткәнем ул – син,
Мин булсамчы синең көткәнең.
Берәүгә дә мине бирә күрмә
Гомерлеккә булсын сөюләрең,
Иркәләсен җанны хисләрең.
Ниди булсаң, шундый булып кал син,
Җанга якын кешем, сөйгәнем.
Гомерлеккә булсын сөюләрең
Шагыйрә үзе күргән, үзе тотып караган, аяк басканнардан рухлана. Г.Әюпова туган авылыннан, туган җиребезнең гүзәл табигатеннән илһам ала:
Туган авылым, Кама-Исмәгыйлем,
Сайрар идем синдә кош булып.
Тауларыңа, басу-кырларыңа
Тамар идем таңда чык булып.
Авылыма кайттым
Әлмәт каласының нигезенә
Беренче таш салган көн бүген.
Гүзәл кала булып үсеп җиттең,
Сокланмыйдыр сиңа кем бүген?!
Әлмәтем
Һәр әдип иҗатында әниләр темасына зур урын бирелә. Г.Әюпова иҗаты да искәрмә түгел. Шагыйрә үз шигъри тәлгәшләрендә әниләргә генә түгел, әтиләргә дә зур урын бирә. Кеше өчен иң кадерле затлар – яшәү бүләк итүче, караучы, багучылар, иң изге, иң якын кешеләребез ул – Әти-Әни, дип ассызыклый ул:
Әткәй-әнкәй йорты, без үскән йорт,
Һәр тупсасы якын күңелгә.
Шул нигездә әткәй-әнкәй назы
Сакланадыр кебек бүген дә.
Әткәй-әнкәй йорты
Әткәй, син уйнаган көйләрне
Күңел тулмый тыңлап буламы?
Әнкәй тавышыннан моңлырак,
Якынырак Җирдә моң бармы?
Ни турыда, әткәй, әнкәй уйлыйсыз?
Шагыйрә иң газиз кешеләребезнең исән чакта кадерләрен белергә, аларның хәер-фатихасын алырга чакыра.
Г.Әюпова иҗатында балалар өчен шигырьләр дә шактый урын алган. Нәкъ менә балаларга язган шигырьләрендә шагыйрәнең каләмендә яратып көлү, юмор чагыла:
Барый дигән ялкау малай
Укырга яратмады.
Икелеләргә “атланып”,
Өенә кайткалады.
Ялкау Барый
Бер бакасы ботын селкеп
Дирижердай пыр туза.
Уң якка карасам да,
Карасам да сул якка,
Озын ботларын күтәреп,
Кайда да бака ята.
Бакаларның туена
Кил әле күл буена.
Бергәләшеп бакаларны
Санарбыз төн буена.
Бака туе
Шигырьләр эмоциональ көйләнешле, яңгырашлы, аһәңле. Үз фикерен укучыга җиткерү өчен, шагыйрә билгеле бер яңгыраш дулкыны таба да башка элементларын шуңа яраклаштыра. Шигырьдә тудырылган образлар яктылыкка, рухи матурлыкка, дуслыкка, хезмәткә омтылып, соклану тудыралар.
2.2. Г.Әюпова шигъриятендәге сөйләм-стиль чаралары
Югары аһәңгә ирешү өчен шагыйрә бик оста һәм урынлы итеп тел бизәү чараларын куллана.
Лексик чаралар кулланылышы ягыннан, Г.Әюпова шигъриятендә гомумтөрки сүзләр белән беррәттән гарәп-фарсы алынмалары урынлы кулланылган. Лирик геройның уй-фикерләрен төгәл һәм ачык итеп бирү өчен шагыйрь синоним, антоним сүзләрне уңышлы файдаланган:
Михнәтләргә, хәсрәтләргә
Җан сабыр, түзем икән.
Сабыр төбе – сары алтын,
Дигән сүз дөрес микән?
Сынама, язмыш, җитәр
Тормыш юля буйлы-буйлы,
Берсе кара, берсе ак.
Тормыш юлы
Моннан тыш, автор, синоним булып килгән сүзләрне кабатлап, градация дә хасил итә:
Олы җанлы, сабыр, гүзәл ич сез.
Укытучы апам, бүген дә.
Беренче укытучым
Язганнарын укып, авыр сулап,
Ачуыннан ерта, йомарлый.
Шагыйрь
Г.Әюпова шигырьнең укучыга тәэсир көчен арттыру өчен тропларга (чагыштыру, сынландыру, метафора) һәм риторик эндәш, сорауларга мөрәҗәгать итә.
Әдип чагыштыруның төрле формаларын –дай/-дәй, -рак/-рәк аффикслары; кебек, шикелле, төсле бәйлекләре; гүя, әйтерсең лә теркәгечләре һ.б. белән ясалганнарын мул файдалана:
Күңелемдә үз язларын көтеп
Боздай салкын сагыш, моң ята.
Күңел язы
Чәчәк кебек матур чагым
Узадыр шул, нишлим соң?
Ник килмисең, һаман, мәхәббәт?
Шигырьнең аһәңен, яңгырашын арттырыр өчен Г.Әюпова сынландырулар кертә:
Түзә кәгазь шагыйрь каләменә,
Сабыр гына көтә хөкемен.
Шагыйрь
Елгаларга яткан калын бозны
Җылы язлар килеп кузгата.
Күңелемдә үз язларын көтеп
Боздай салкын сагыш, моң ята.
Күңел язы
Лирик геройның кичерешләре, әйләнә-тирәдәге күренешләргә мөнәсәбәте метафоралар аркылы җиткерелә (хатирәләр җебе, язмыш җиле, сихри көч, ак хыял һ.б.):
Хисләр колы – мең яралы йөрәк
Әрнеп тибә янып-көюдән.
Каеннарга нигә уеп яздың?
Авыр кайгың кара шәүлә булып
Гомер буе барыр озатып...
Ничек түзә Ана йөрәге?
Адашкан мәхәббәтемне
Кай тарафтан эзлим соң?
Ник килмисең, һаман, мәхәббәт?
Шигъри текст авторның осталыгын күрсәтеп, риторик сорау, риторик өндәүләр һәм күп төрле тыныш билгеләре белән ассызыкланган:
Чиксез сагыш баскан ана йөзен,
Тыя алмый кайнар яшьләрен.
Кайдан көчләр алып түзә икән
Бу кайгыга, Ана, йөрәгең?!
Ничек түзә Ана йөрәге?
Әллә инде ахырзаман җитте,
Сулар баса нигә дөньяны?!
Әллә инде ахырзаман җитте?
Йомгаклап, шуны әйтергә кирәк, шагыйрәнең үзенә генә хас иҗат стиле бар. Ул төрле стиль чараларыннан: метафора, кабатлау, градация, риторик эндәш һ.б. бик мул һәм уңышлы файдалана. Г.Әюпова үзенең “шигъри тәлгәшләре” белән туган телебезнең аһәңлеген, матур яңгырашын тагын бер кат ассызыклады.
Кайчак гади генә шигырьләргә дә тел энҗеләрен юмарт сипкән шагыйрә яшь каләмдәшләренә дә күркәм үрнәк күрсәтә.
Йомгаклау
Әлеге фәнни эштә без Гөлнара Әюпова иҗатына күзәтү ясадык, шигъриятенең телен тикшердек. Эзләнү эшенең ахырында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.
1. Шагыйрә иҗатында төп темалар түбәндәгеләр:
2. Г.Әюпова шигъри яңгырашка, аһәңлелеккә нык игътибар итә. Ул һәрбер сүзгә, аның мәгънә-яңгырашына бик таләпчән.
Шагыйрә иҗатында яратып кулланылган әдәби чаралар:
1) лексик чаралардан антоним һәм синонимнар;
2) стилистик фигуралардан градация, кабатлау һәм риторик сорау;
3) троплардан метафора һәм чагыштыру.
Йомгаклап, шуны әйтергә кирәк, шагыйрәнең үзенә генә хас иҗат стиле бар. Гөлнара Әюпова үзенең “шигъри тәлгәшләре” белән туган телебезнең аһәңлеген, матур яңгырашын тагын бер кат ассызыклады.
Гөлнара Әюпова шигырьләрен, җырларын укучылар җылы кабул итә. Чыннан да, шагыйрәнең күңеле шигырь белән мөлдерәмә тулы икән. Шигырьләргә илһамны басу-кырлар, урман-болыннардан ала, дисәк тә ялгыш булмас. Шуңа да аның шигырьләрендә ясалмалылык юк, ул үзе күргәнне, кичергәнне, белгәнне яза. Көндәлек тормыш мәшәкатьләренә бирешмичә, шигърияткә тугры калганы өчен без аңа рәхмәтле. Гөлнара Әюпова киләчәктә дә шигырь сөюче дусларын матур-матур шигырьләре белән озак шатландырыр әле.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
I. Чыганаклар
1. Г.М.Әюпова. Көттергәнем өчен гафу ит. – Әлмәт: Шәһәр типографиясе, 20016. – 125 б.
2. http//gulnaraa.jimdo.com
II. Фәнни әдәбият
3. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231б.
4. Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г. Әхмәдуллин. – Казан: Татар кит. нәшр., 1990. – 238 б.
5. Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман / Т.Ш. Гыйлаҗев; Кереш сүз авт. Д.Ф.Заһидуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 206 б.
6. Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319б.
7. Яхин А.Г. Әсәргә анализ ясау/ Укытучы китапханәсе. Казан: Мәгариф, 2005. – 104 б.
Кушымта
№ | Тема | Шигырь саны | Мисаллар |
1 | Мәхәббәт, ярату | 60 | “Аерылабыз, диеп җыр көйлисең..”, “Мин яраттым сине белә торып...”, “Яратып китәм синнән”, “Ялгышмасак иде сөюдә”, “Шәм уты учак түгел”, “Чыкма минем юлларыма”, “Тыңламадык йөрәк кушканны”, “Үземчә сөям сине”, “Тәрәзәмне боз каплады”, “Сүнгән өмет”, “Сөюемә әгәр шикләнсәң”, “Соңга калган сөю”, “Сиңа илтер юллар”, “Сиңа бәйле минем бәхетем”, “Сине ташлап китәр идеммени?”, “Синдәгедәй күзләр юктыр”, “Син мине бәхеткә юлыктыр”, “Син дә башка хәзер,мин башка”, “Өмет итмә”, “Ник килмисең һаман,мәхәббәт?”, “Миндәй сине беркем яратмый”, “Мин бәхетле син булганда”, “Мин теләмим башканы”, “Кыл өстендә”, “Кызыл туй көне”, “Күптән инде”, “Көтмим инде”, “Күңел гүя күбәләк”, “Көттергәнем өчен гафу ит”, “Кичер әле йөрәк күңелне”, “Каеннарга нигә уеп яздың?” |
2 | Фәлсәфи | 29 | “Бу юллардан инде ничә узам”, “Өр-яңадан яши башла, дисең”, “Аңлый алмыйм кайчак үземне”, “Мин кем, диеп, йөрмә, зинһар”, “Байлыкка табынучы хатын-кызга”, “Әйтер идем,әгәр язмыш белән”, “Кемдер дөнья мәрхәмәтсез ул, ди”, “Бу тормышта кемдер өчен буген”, “Кызганмагыз мине, кирәк түгел”, “Бар да яхшы дигәннәргә”, “Язмышымда бар да актан түгел”, “Авыр булганда сынмасын...”, “Киткән юлдан кайтып була...”, “Сынама, язмыш, җитәр”, “Күңел язы”, “Көнләшмәгез минем бәхеттән”, “Гомерләр”, “Бу язлар да калыр үткәндә”, “Яшәп калыйк әле дөньяда”, “Тормыш юлы”, “Бушат күңелең” |
3 | Туган җир, табигать | 16 | “...Соңгы тапкыр ачып яптык бүген”, “Саумы, Кама-Исмәгыйль!”, “Моңсыз авыл”, “Кочагымны җәйдем җилләргә”, “Әлмәтем”, “Авылыма кайттым”, “Кичектермим, быел катам, диеп”, “Гел кояшлы гына булмый көннәр”, “Аяз күктә буген кояш кына”, “Шаулап торган чүп үләне”, “Тирән елга”, “Балкы, кояш”, “Хушлаша кыр казлары”, “Кипте инде болын чәчәкләре” |
4 | Әти-әни, аларны зурлау | 12 | “Туган көнең, әти”, “Ни турында, әткәй, әнкәй, уйлыйсыз?”, “Иңнәремдә, әнкәй, көянтәң”, “Ана борчылуы”, “Ничек түзә ана йөрәге?”, “Әткәй-әнкәй йорты”, “Бәхетледер кыз баласы булган Ана”, “Гаилә-күпме мәгънә сыйган бер сүзгә” |
5 | Балалчак, балалар | 16 | “Тәнәфес”, “2” леңне кире илт”, “Ялкау Барый”, “Үпкәләмә әниеңә”, “Әни булып карадым”, “Бака туе”, “Айга менәр идем дә”, “Гармун нигә тыңламый?”, “Туп та арый, күрәсең”, “Әби бүген ипи салды”, “Күгәрченнәр очырганда”, “Калдыңмы син, балачак?”, “Су буенда йөри балачагым”, “Учак яктым әле, янсын әйдә...”, “Дошманнарның саны билгесез ул”, “Дускаем” |
Акварельные гвоздики
Загадка старого пирата или водолазный колокол
Загадка Бабы-Яги
Пока бьют часы
Девочка-Снегурочка