Тормышта үз һөнәреңне дөрес сайлау бик мөһим. Чөнки яратмаган һөнәрне сайласаң, бу файдага булмый. Һөнәр сайлауга бик җитди карарга кирәк. Моның өчен, минемчә, әти-әниләр, укытучылар безне дә ишетергә тиеш. Гадәттә, алар, үзләренчә эшләргә тели. Татар халкында шундый мәкаль бар: “Кеше яраткан эшен генә яхшы эшли” . Һәр профессиядә яхшы һәм начар белгечләр бар.
Вложение | Размер |
---|---|
kilchkk_bilet-sochinenie.docx | 15.9 КБ |
Кайбыч муниципаль районы
Зур Русак урта гомуми белем бирү мәктәбе
Конкурс өчен сочинение
“Хезмәт династиясе”
Эшне әзерләде- Каримова Исламия,
10 нчы сыйныф укучысы
Кайбыч муниципаль районы
Зур Русак урта гомуми
белем бирү мәктәбе
Җитәкче- Каримова Кадрия Фаиловна,
тарих укытучысы
2017 ел
“Гади хезмәт белән дус бул да син,
Җиң сызганып каршы ал гына.
Шул чагында бәхет кулын сузып,
Үзе килер синең алдыңа.”
(Зәкия Туфайлова)
Тормышта үз һөнәреңне дөрес сайлау бик мөһим. Чөнки яратмаган һөнәрне сайласаң, бу файдага булмый. Һөнәр сайлауга бик җитди карарга кирәк. Моның өчен, минемчә, әти-әниләр, укытучылар безне дә ишетергә тиеш. Гадәттә, алар, үзләренчә эшләргә тели. Татар халкында шундый мәкаль бар: “Кеше яраткан эшен генә яхшы эшли” . Һәр профессиядә яхшы һәм начар белгечләр бар. Яхшы белгеч булу өчен, үз эшеңне яратырга кирәк. Соңгы елларда эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрә башладылар. Бу, беренче чиратта, икътисадның үсештә булуы белән бәйле: илдә бигрәк тә Татарстанда сәнәгать предприятиеләре сыйфатлы продукция җитештерә, торак һәм башка юнәлештәге объектлар төзелә, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы тармаклары үсә һәм ныгый. Алар үз чиратында белемле, акыллы эшчеләргә мохтаҗ. Шулай итеп, республика җитәкчелеге һәм аның лидеры Рөстәм Миңнеханов эшче кадрлар әзерләүне һәм аларның дәрәҗәсен күтәрүне өстенлекле бурыч буларак алга куя. Бу урында белемле һәм кирәкле күнекмәләргә ия эшчеләрне әзерләү өчен Татарстанда ресурс үзәкләре булдырылуны да әйтеп үтәргә кирәк
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә яшь кадрларга, аеруча югары белемле агрономнар, зоотехник, мал табиблары, механизаторларга сорау һәрчак зур. Заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган куәтле авыл хуҗалыгы техникаларын иярләү өчен дә яңа мәгълүмати технологияләрдән хәбәрдар булган яшь белгечләр кирәк. Эшче кадрларны бездә Буа, Апас агрокөллияте һәм техникумнары әзерли һәм киңкырлы эш алып баралар. Әлеге уку йортын тәмамлаган егетләрне авыл хуҗалыгы өлкәсендә бик сөенеп каршы алалар.
Мин бу иншаны хезмәт династиясе дип атадым. Безнең гаилә тарихы Буа ветеринария техникумы белән нык бәйләнгән . Минем әтием белән абыем нәкъ менә бу техникумны тәмамладылар. Иншалар бәйгесе турында ишеткәч, миндә 9 нчы сыйныфны тәмамлагач медицина техникумына укырга барырга җыенам. Анда бик тирән, төпле белем бирәләр, - дип уйлыйм. Дөньяда бик күп кирәкле һөнәрләр бар. Аларның берсе медецина эшчесе. Бу һөнәр, авылда бик кирәк. Беренче ярдәмне бирү һәм авыруларны күзәтү өчен шәфкать туташы кирәк, чөнки шифаханә авылдан ерак урнашкан. Ләкин табиб булу өчен, теләк кенә җитми, ә тырышып, яхшы билгеләргә генә укырга да кирәк. Мин туып үскән Кайбыч районының Олы Урсак авылында фельдшер булып Әхмәтҗанова Асия апа эшли. Балалар бакчасында һәм мәктәптә ул безнең сәламәтлегебезне күзәтә, безгә прививкалар ясый, киңәшләр һәм дарулар белән булыша. Асия апа пенсия яшендә булсада үз эшенә җаваплы һәм киң күңелле кеше. Мин барлык авыл кешеләреннән аңа сәламәтлек телим. Кем генә булсак та яхшы белгеч булып кешеләргә файда китерергә телим. Табиб булу өчен, әлбәттә, бик яхшы теләк кирәк, укырга кирәк. Тагын батыр да, сабыр да булырга кирәк, чөнки безнең табибларыбыз кайларда гына булмыйлар?
Әтием Илгизәр Буа ветеринар техникумын 1988 елда тәмамлап, туган авылга эшкә кайткан. “ Мин техникум яки көллияттә укып һөнәр алуны дөресрәк дип саныйм. Чөнки анда вуздагыга караганда яхшырак укыталар, җитдирәк әзерлиләр. Әйтик, уку дәверендә төрле практика үттек без. Үз эшемдә кирәкле бөтен нәрсәгә өйрәттеләр,–ди әтием . Алар иң кирәкле бурычны үтиләр – хайваннар сәламәтлеген кайгырталар һәм халык иминлеген хайваннар тарата торган авырулардан саклыйлар. Республика күләмендә безнең район имин санала. Бу ветеринария коллективында үз һөнәрләренә тугры калган чын осталар эшләве хакында сөйли. Дәвалау процедуралары, җәмәгать һәм йорт терлекләре сәламәтлеге торышына анализлар, профилактик чаралар үткәрәләр. Җирле “айболит“лар дүрт аяклы дусларыбызны дәвалау, авыруларны кисәтү буенча файдалы киңәшләр бирәләр һәм консультацияләр үткәрәләр. Ә шәхси хуҗалыклардагы маллар, аеруча сыерлар саны, елдан-ел арта бара. Хуҗалыгыбызда да атлар һәм сыерлар күп асрыйбыз. Терлекләрнең сәламәтлеген күзәтү буенча участок ветеринария пункты комплекслары төзелә.
Абыем да , әтием эзеннән мал табибы һөнәрен үзләштерде. Быел бу уку йортын тәмамлады. Шул ук вакытта читтән торып газ бүлеген тәмамлап, ә хәзер газ бүлегендә 2 курста югары читтән торып белем ала. Авылны яратканга, хезмәтне сөйгәнгә җәй айларында абыем бишенче ел комбайн йөгәрләде.
Мин әтием һәм абыем белән горурланам.
.
Как зима кончилась
Карты планет и спутников Солнечной системы
Любимое яичко
Что общего у травы и собаки?
Прекрасная химия