Дөнья серләренә ныграк төшеним, тормышыңны кешеләргә файдалы, мәгънәле итим дисәң, белем алырга, укый – яза белергә кирәк. Шуңа күрә һәр заманда да белемле кешенең кадере зур булган. Укырга – язарга өйрәтүче кешене дә зурлап укытучы, остаз, мөгаллим дип атыйбыз.
Укытучы! Бу сүз әти, әни, туган ил сүзләре белән янәшә язылырга лаек. Әти - әни безгә гомер бүләк иткән булса, укытучы аң-белем дөньясына алып керә. Кеше кем генә булса да – танылган галимме, күренекле врач, сәясәтче, хәтта Президентмы – ирешкән дәрәҗәләре белән аңа – укытучыга бурычлы. Меңләгән укучылар рәхмәт хисләре белән яраткан укытучыларын искә ала. Хәтта укытучылар үзләре дә хөрмәтле кешеләре – укытучылары алдында баш ия.
Вложение | Размер |
---|---|
chteniya._fnni_esh._beznen_nsel_mogallimnre.doc | 220.5 КБ |
Укучыларның республикакүләм “Эзләнүләр аша камиллеккә” дип исемләнгән Габделхак укулары
Фәнни-эзләнү эшенең темасы:
Безнең нәсел мөгаллимнәре
Номинация: “Минем гаиләм”
Эшне башкаручы: Файзрахманов Инсаф Әнәс улы, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем мәктәбе», 8 нче сыйныф
Фәнни җитәкче: Файзрахманова Гөлсинә Зөфәр кызы, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем мәктәбе», математика укытучысы
2017
Эчтәлек
I. Кереш өлеш
Дөнья серләренә ныграк төшеним, тормышыңны кешеләргә файдалы, мәгънәле итим дисәң, белем алырга, укый – яза белергә кирәк. Шуңа күрә һәр заманда да белемле кешенең кадере зур булган. Укырга – язарга өйрәтүче кешене дә зурлап укытучы, остаз, мөгаллим дип атыйбыз.
Укытучы! Бу сүз әти, әни, туган ил сүзләре белән янәшә язылырга лаек. Әти - әни безгә гомер бүләк иткән булса, укытучы аң-белем дөньясына алып керә. Кеше кем генә булса да – танылган галимме, күренекле врач, сәясәтче, хәтта Президентмы – ирешкән дәрәҗәләре белән аңа – укытучыга бурычлы. Меңләгән укучылар рәхмәт хисләре белән яраткан укытучыларын искә ала. Хәтта укытучылар үзләре дә хөрмәтле кешеләре – укытучылары алдында баш ия.
Безнең нәселебез – укытучылар нәселе. Дәү әнием, әти - әнием, апаларым, күп санлы туганнарыбыз да шушы катлаулы һөнәр ияләре. Шуңа күрә мин бу
эшемне аларга багышларга булдым.
Мин бу фәнни эшемне эшләр алдыннан Фәрит Солтанбәковның “Эш күрсәткән ирне ил онытмас...” китабын укып чыктым. Фәрит Солтанбәков чыгышы белән безнең яклардан, аның нәсел җебе Ядегәр авылына килеп тоташа. Аларның нәселендә дә укытучылар шактый. Мин үзебезнең нәсел шәҗәрәсен төзегәндә Фәрит абыйларның нәсел шәҗәрәсенә нигезләнеп эшләдем. Бу китап аның Ядегәр, Түбән Шәмәрдән авылларында яшәүче туганнарының һәркайсында да бар. (Ә алар шактый). Фәрит абый үзе – Җәлилче, укытучы. Ул җиде буын бабасын тапкан, яңадан өстәмә 3 шәҗәрә төзегән. Шулай итеп, ул, әтисе ягыннан барлык туганнарын, аларның балаларын бер шәҗәрәгә туплаган. Ә минем шәҗәрәм, аныкына нигезләнеп эшләнсә дә, бераз үзгәрәк. Мин, үземнең барлык укытучы туганнарымны гына барлап, барысын да бер нәсел шәҗәрәсенә берләштердем.
Эшемнең максаты: нәселебездәге укытучыларны барлау, Ф. Солтанбәков нәселе шәҗәрәсенә нигезләнеп, үзебезнең укытучылар династиясенең нәсел шәҗәрәсен төзү.
Бурычлары: мәгърифәтчелек тарихы турында тулырак мәгълүмат алу, укытучы хезмәте белән якыннанрак танышу, туганлык җепләрен ныгыту.
II. Төп өлеш
1.Мәгърифәтчелек тарихы
Мәктәп-мәдрәсәләр тоту, балаларны белемле итәргә тырышу — халкыбызның рухи тормышында гүзәл бер казаныш. Шунлыктан аның килеп төпләнгән җирендә беренче эше дә мәктәп-мәдрәсәләр оештыру булган. Бу эш борынгыдан ук рухи-мәдәни-тарихи традициягә әйләнгән. Ә бу традиция халыкның элек-электән үк укый-яза белүгә омтылу, аң-белемгә, төрле гыйлемнәргә хөрмәт белән карау кебек күркәм сыйфатларына барып тоташа.
Укыту эше татар халкында X гасырда ук, Ислам дине кабул ителеп, мәчетләр һәм алар каршында мәктәп-мәдрәсәләр ачылгач ук башлана. Урта гасыр гарәп галиме Ибне Төстә Болгарның үзендә һәм Сувар шәһәрендә мәчетләр каршында мәдрәсәләр, хәтта авыл җирләрендә дә башлангыч мәктәпләр булуы турында яза. X—XIII гасырларда Болгар илеңдә булган сәяхәтчеләр дә шәһәрләрдә һәм зур авылларда мәктәп-мәдрәсәләр булуын, шул чорда яшәгән галимнәрне, кулъязма китапларны искә алалар. Казан ханлыгы Россиягә кушылгач та, гасырлар буена милли изү сәясәте алып барылуга, төрле чикләү һәм эзәрлекләүләргә карамастан, мәктәп-мәдрәсәләр белем учагы, мәдәният үзәге булудан туктамаган. Крестьяннар үз исәбенә мәктәп-мәдрәсәләр ачкан, хәлфә-мөгаллимнәр тоткан, балаларына белем бирергә тырышкан, рус теленә өйрәтү хәстәрен күргән. Тәрбия, белем, күнекмәләр балага гаиләдә, көндәлек эш, йорт мәшәкатьләре барышында һәм мәктәп-мәдрәсәләрдә бирелә.
Татар халкының гыйлем-тәгълимгә омтылышы, балаларның интеллектуаль үсеше өчен кайгыртуы аның мәктәп-мәдрәсәгә, хәлфә-мөгаллимнәргә мөнәсәбәтендә чагыла, бала аларны олыларга, хөрмәт итәргә өйрәтелә һәм күнектерелә. Бу җәһәттән түбәндә балалар өчен нәсыйхәт бирелә:
“Адәм баласы мәктәпкә надан хәлдә кереп, укырга, язарга, адәмнәр белән ничек мөгамәлә кылырга кирәк икәнен аңлап чыгадыр. Мәктәп әллә ничә адәмнең әллә ничә баласын бер-берсенә таныштырыр вә бер-беренә дус кылыр. Адәм баласының зиһене артырга, фикере үсүгә ярдәм итәр, төрле нәрсәләрне белдерер. Дин, милләт нәрсә икәнен ачык аңлатыр. Ата-анага, туганга вә башка якын кардәшләренә ничек мөгамәлә кылырга кирәк икәнен күрсәтер”.
2.Укытучылар нәселе
Халкыбыз арасында мәгърифәт нуры таратуда, җәмгыятебезгә, милләтебезгә зыялы шәхесләр тәрбияләүдә укытучының өлеше зур. Һәр яңалыкны ул алдан ук сизә, тоемлый ала, әзләнүчән характеры аңа бай тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә. Һәр мөгаллим укучыларының рухи яктан бай, нык ихтыярлы, әхлаклы, мөстәкыйль фикерле булып үсүләрен тели.
1870 елда Пруссия корольлеге үзеннән зур һәм көчле Франция империясен тар-мар итә. Моның сәбәбен белү теләге белән, канцлер Отто Бисмаркка мөрәҗәгать итәләр. Ул: “Укытучылардан сорагыз. Яшьләрне алар тәрбияләде”, - дип җавап биргән. Бөек педагог Ян Амос Коменский: “Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк”,—дигән.
Табигый, һәркемнең яраткан укытучысы була. Олыгая башлагач, байтак язучылар мөгаллимнәре турында истәлекләр язалар һәм, кагыйдә буларак, аларны һич тә онытмыйлар. Бу — педагогларны тирән хөрмәт итү билгесе. “Без, укучылар, мәктәптән тыш вакытта укытучыларыбызның күзенә күренмәскә тырыша идек. Ничектер тылсымлылар иде шул алар...”, - дип сөйли өлкәннәр. Мин боларның барысы белән дә эзләнү эшләре алып барганда таныштым, алар миңа узебезнең нәсел шәҗәрәсен төзү өчен нигез булдылар.
...Күп кенә күренекле язучылар, татар зыялыларының укытучылар нәселеннән чыкканлыгы билгеле. Алар, иң беренче чиратта, үзләреннән соң килгән буынга ата – бабаларының, нәселләрендәге мөгаллимнәрнең эшчәнлеге турында язып калдыралар, шулай итеп, үз нәселләре белән киләчәк буынны да таныштыралар.
Мине дә нәселебезнең тарихы-шәҗәрәсе кызыксындырды, чөнки безнең нәсел дә гади генә нәсел түгел: дәү әнием, әти-әнием, әниемнең сеңелләре — барысы да укытучылар. Дәү әнием ягыннан бабамнар, бабаларымның туганнары да укымышлы булган. Әле алай гына да түгел, безнең туганлык җепләре, укытучылар нәселе бик еракларга барып тоташа икән. Эзләнү эшләре вакытында, олы яшьтәге туганнарымнан сорашып, укытучы туганнарыбыз турында шактый бай мәгълүмат тупладым, еракта яшәүче туганнарым белән таныштым, алар белән хәзер сөйләшеп, Интернет аша аралашып торабыз.
3. Дәү әнием
Миңа сорау бирсәләр:
Сөенечең ни?- дисәләр,
Сөенечем - таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
Шатлыгың ни?- дисәләр,-
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтсәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
-Бәхет ни ул?- дисәләр,
Бәхет- шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.
Дәү әнием Касыймова Фәүзия Мөхәммәтхан кызы 1937 елның 31 гыйнварында Саба районы Оет авылында туган. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Авыл советы рәисе булып эшләгән әтисе Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк сугышка китә һәм шунда хәбәрсез югала. Дәү әниемә, олы бала буларак, әнисенә булышырга, кечкенә сеңелесен карарга да туры килә. Ә әнисе иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә.
Дәү әнием авылда җиденче сыйныфны тамамлаганнан соң, Казан педагогика училищесына укырга керә. 3 ел Казан педагогика училищесында укыганнан соң, 1956 елда аларны Арча педагогика училищесына күчерәләр. 1957 елда ул аны тәмамлый.
Дәү әниемнең эшкә урнашу еллары бик авыр була, кыскарту елларына туры килә. Аның кайбер иптәшләре клубларга, кайберләре кибетләргә эшкә керә, дәү әниемә дә шактый вакыт эш белешеп йөрергә туры килә. Ул башта Тимершык сигезьеллык мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Анда ике ел эшләгәннән соң, мәктәпкә яңа директор билгеләнү һәм аның хатыны башлангыч сыйныфлар укытучысы булу сәбәпле, дәү әни Килдебәк сигезьеллык мәктәбенә күчерелә. Шушы ук елда ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына читтән торып укырга керә һәм анда алты ел укый.
Килдебәк мәктәбендә дәү әниемә беренче сыйныф укучыларын бирәләр, ул аларны өч ел буе укыта. Аннары, әнисе Фәйрүзә әби ялгыз калу сәбәпле, ул туган авылы Оетка кире кайта. (Фәйрүзә әбинең бертуган абыйсы Гыймадиев Минһаҗ Гыймади улы- танылган журналист, татарча-русча сүзлекләр авторы) Беренче елны анда татар теле укытса, тагын ике ел буе рус теленнән балаларга белем бирә, завуч вазифасын да башкара. Аннан соң, тормышка чыгу сәбәпле, яңадан Килдебәк авылына килә. Лаеклы ялга чыкканчы, шул мәктәптә татар теле һәм әдәбияты, тарих фәннәреннән балаларга белем бирә.
Оет һәм Килдебәк мәктәпләрендә укыткан вакытта дәү әнием агитатор булып эшләгән, Килдебәк урта мәктәбендә эшләгән елларында 17 ел буе лекторлар группасы җитәкчесе булып торган. Дәү әнием үзенә йөкләнгән бурычларның барысын да намус белән башкарган, калганнарга үрнәк укытучы, балаларга яхшы мөгаллим, тәрбия бирүче булган.
Дәү әниемнең мәктәптә эшләү стажы 35 ел. Тырыш хезмәтләре өчен дәү әнием 1986 елның ноябрендә РСФСРның Почёт билгесе ордены белән бүләкләнә. Белем җәмгыятендә эшләгән чорда күп тапкырлар Саба районы Мәгариф бүлегенең, Татарстан республикасының Белем җәмгыяте грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Дәү әнинең элеккеге укучыларының күбесе белән мин дә таныш, чөнки 5 ел саен әле бер, әле икенче класслары очрашу оештыралар. Алар дәү әниемне онытмыйлар: күчтәнәчләр алып, өенә киләләр, уку елларын сагынып, озак итеп сөйләшеп утыралар. Укучыларның күбесе дәү әнием юлыннан китә - укытучы һөнәрен сайлый, һәм бу, мөгаен, дәү әниемнең үз эшенә карата мәхәббәт, хөрмәт тәрбияли белүеннәндер.
Бу җәйдә дә мәктәпне моннан 40, 30 һәм 20 ел элек тәмамлаган укучылары дәү әни янына хәл белергә килделәр, мәктәп елларнын искә төшереп сөйләшеп утырдылар, фотоларга төштеләр. “Рәхмәт инде аларга, бик зурладылар”, - ди дәү әнием.
Укытучылар гаиләсендә туып-үскән балаларның берсе булса да мөгаллимлек хезмәтен сайламый калмый. Мәктәптә укыган елларда укытучы баласы булуның үзенә күрә кыенлыклары булса да, әти-әнисенә охшарга тырышып аларның юлын дәвам иткән династияләр шактый. Безнең династия шундыйлардан.
Дәү әнием бабам Зөфәр белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. (Кызганычка каршы, 13 ел элек бабам безнең арадан китеп барды). Кызларының өчесе дә дәү әниемнең юлын сайлап, укытучы һөнәрен үзләштерәләр. Алар кече яшьтән үк бу һөнәрнең бар нечкәлекләре белән танышып үсәләр. Дәү әнием, аның кызлары һәм әтиемнең педагогик стажлары бүгенге көнгә 122 ел!
4. Әти-әнием, апаларым
Олы кызлары Фәйзрахманова (Касыймова) Гөлсинә Зөфәр кызы, минем кадерле әнием, 1989 елда Казан дәүләт педагогика институтының физика – математика факультетының математика – информатика бүлеген тәмамлый, Саба районы Завод-Нырты урта мәктәбендә 2 ел буе математика укыта. Тормышка чыгу сәбәпле, аңа Кукмара районына күчәргә туры килә. 1991 елдан бүгенге көнгә кадәр ул Кукмара районы Ядегәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә математика укыта, табигать – математика фәннәре методик берләшмәсен җитәкли. Тырыш хезмәтләре өчен район мәгариф бүлегенең күп санлы грамота һәм рәхмәт хатларына ия. 2009 елда “2009 елның иң яхшы педагогы” дигән дипломга ия булды. Аның укучылары математика буенча район, республика олимпиадаларында, халыкара “Көнгерә”, бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Авангард” конкурсларында, төрле фәнни конференцияләрдә призлы урыннар яулыйлар, БДИны ужышлы тапшыралар. “1 сентябрь” газетасының “Математика” кушымтасы математика укытучылары арасында үткәргән конкурста катнашып, үзе дә газетаның дипломына лаек булды. Аның укучыларының шактые математика юнәлешендәге югары уку йортларында белем алалар, укытучы һөнәрен сайлаганнары да бар.
Уртанчы кызлары Хөрмәтуллина (Касыймова) Ризәлә Зөфәр кызы 1991 елда Казан дәүләт педагогика институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаганнан соң, бер ел Саба районы Олы Арташ мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта, завуч вазифасын да башкара. 1992 елдан бирле туган авылы Килдебәктә рус теле һәм әдәбиятын укыта. Тырыш хезмәте өчен Татарстан Мәгариф Министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде.
Кече кызлары Арстамбекова (Касыймова) Гөлфия Зөфәр кызы 1996 елда шул ук институтның табигать – география факультетының химия – биология бүлеген тәмамлый, шул көннән алып бүгенгәчә Саба районы Эзмә урта мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыта.
Апаларым икесе дә бик тырыш, үз фәннәрен тирән белүче укытучылар. Аларның укучылары район, республика күләмендә үткәрегән олимпиадаларда, фәнни-практик конференцияләрдә, конкурсларда призлы урыннар яулыйлар, БДИда да сынатмыйлар, ә үзләре укытучылар арасында фән буенча үткәрелгән олимпиада – ярышларда беренчелекне бирмиләр. Икесе дә югары уку йортларын кызыл диплом белән тәмалаганнар, икесе дә I квалификацион категорияле укытучылар, икесе дә район мәгариф бүлегенең күп санлы грамота, диплом, рәхмәт хатларына ия.
Дәү әнием, әнием һәм апаларым һәрвакыт бергә киңәшләшәләр, бер –берсенә эшләрендә ярдәм итәләр, укучыларына бәйле сөенечләрен дә, көенечләрен дә уртаклашалар. Дәү әнием кызларына һәрвакытта да үзенең файдалы киңәшләре белән ярдәм итә.
Минем әтием Фәйзрахманов Әнәс Хантимер улы да һөнәре буенча укытучы. 1991 елда Казан дәүләт педагогика институтының физика – математика факультетының физика бүлеген тәмамлаганнан соң, Ядегәр, Яниль урта мәктәпләрендә 15 елга якын физика, информатика фәннәрен укыта. I квалификацион категорияле укытучы. Хезмәттәге уңышлары өчен район хакимиятенең мактау грамотасына ия. Хәзерге вакытта мәктәптә эшләмәсә дә, ул өйдә минем укытучым. Хәзерге вакытта КФУ да белем алучы Айсинә апамның, үземнең химия, физика, астрономия, математика фәннәреннән район яки республика олипиадаларында призлы урыннар алуыбыз, бу фәннәрдән ныклы белемле булуыбыз – бу аның да тырыш хезмәте. Физикадан консультация кирәк булган, әтиемне белгән кешеләр һәрвакыт аннан ярдәм сорап киләләр. Ул аларга һәр теманы теләп, яхшылап аңлата.
5.Укытучы туганнарыбыз
Дәү әниемнең икетуган абыйсы, Казан дәүләт медицина университеты укытучысы, врач, профессор, Фәннәр Академиясенең член-корреспонденты, экология һәм коммуналь гигена фәннәре кафедрасы мөдире Гимадиев Марат Минһаҗ улын да мин чын мәгънәсендә укытучы дип саныйм. Ул – врачларның укытучысы. Аның күпме укучылары респблика сәламәтлек сагында хезмәт итәләр. Ә язып калдырган хезмәтләре – экологияне саклау, русча – татарча медицина терминнары сүзлеге – һәркемгә кирәкле.
Марат абыйның бертуган сеңелесе Осипова Роза Минһаҗ кызы Казан дәүләт университетында инглиз теле укыткан (кызганычка каршы, яшьләй фаҗигалы төстә вафат булган). Ә аның улы Осипов Пётр Петрович хәзерге вакытта КАИ да математика фәнен укыта. Шулай ук алырның туганнары Хисматуллина Наилә Габделхай кызы КДГПУда информатика укыта.
Әниемнең икетуган апасы Нургалиева Илсөяр Рафикъ кызы, Арча педагогия училищесын тәмамлап, 1986 елдан бирле Килдебәк урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем бирә, ә аның тормыш иптәше Нургалиев Илһам Һашим улы КДПИның табигать – география факультетының география бүлеген тәмамлый, шактый еллар Килдебәк урта мәктәбендә директор вазифасын башкара. Ул эшләгән мәктәптә балаларга ныклы белем, яхшы тәрбия алу өчен бөтен шартлар тудырыла. Ә хезмәт юлларын алар икесе дә Саба районы Олы Шыңар урта мәктәбендә башлап җибәрәләр. Илһам Һашим улының бертуган апасы, безнең якын кодачабыз Ләлә Һашим кызы күп еллар балаларга математика фәненнән белем биреп, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкарды. (Бүгенге көндә арабызда юк инде). Аның да белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге уңышлары, мактау кәгазьләре санап бетергесез. Без аны сагынып искә алабыз.
Әниемнең икетуганы Заһидуллина Энҗе Рафикъ кызы – химия-биология укытучысы. Ул башта Саба районы Оет башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыткан, хәзерге көндә Сабаның беренче номерлы гимназиясендә башлангыч сыйныфларга белем бирә. Үз хезмәтен намус белән башкара.
Шаяхмәтова Минзилә Муллахмәт кызы – рус теле белгече. 1990 елда Казан дәүләт педагогика институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Теләче районы Алан урта мәктәбендә башлап җибәрә. Хәзерге вакытта Яшел Үзән районында рус теле һәм әдәбияты укыта.
Әнинең икетуган абыйсы Шакиров Илсур Рафик улы һәм аның тормыш иптәше Наилә Наил кызы Казан индустриаль педагогика техникумын тәмамлаганнар. Хәзерге вакытта төзелеш көллиятендә укыталар.
Әниемнең икетуган сеңелесе Зөлфия апа, Казан педагогика көллиятен тәмамлап, Саба районы Килдебәк балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Әнинең икетуган апасының кызы Әхмәтшина Алсу апа Казан дәүләт педагогика университетының физика – математика факультетының математика – информатика бүлеген тәмамалаган. Бүгенге көндә Казан мәктәбендә математика һәм информатика фәннәрен укыта.
Әниемнең икетуган апасының улы Габдрахимов Расим Тәслим улы , аның тормыш иптәше Ләйсән Сәубән кызы Казан дәүләт гуманитар педагогика университетының физика – математика факультетының математика – информатика бүлеген тәмамлаганнар, бүгенге көндә Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә, ә Тәнзилә Тәслим кызы Казан шәһәрендә балаларга белем бирә. Өчесе дә энергияле, тырыш укытучылар.
Әтиемнең апасының кызы Вагыйзова Ландыш Рамазан кызы һәм аның тормыш иптәше Вагыйзов Илнур абый да Алабуга педагогика институтының математика – информатика бүлеген бетергән укытучылар.
Әтиемнең икетуган абыйсы Фазлыев Расим Мансур улы һәм апасы Фәния Мансур кызы – физиклар, күп еллардан бирле укытучы хезмәтен башкаралар, Балтач районының бик күп мактау хатларына һәм грамоталарына лаек булган данлыклы укытучылары.
Күрше Янил авылы урта мәктәбендә әтинең икетуган сеңелесе Әхмәдуллина Рәзинә Рафис кызы һәм Ядегәр урта мәктәбендә аның тормыш иптәше Әхмәдуллин Илфат Ильяс улы-татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Гөлия апаның сеңелесе Миннемуллина Гөлия Рафис кызы да татар теле белгече.
Бабам ягыннан әниемнең икетуган абыйларының өчесенең дә тормыш иптәшләре укытучылар. Болар – Лесхоз урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Идрисова Флёра апа, Сабабаш башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Касыймова Гөлнара апа һәм Казанның Идел буе районы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхәтова Илсөяр апа.
Ризәлә апам ягыннан Ринат җизнинең әнисе Хөрмәтуллина Закирә апа күп еллар буе Килдебәк мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем биргән. Аның кызлары Мифтахова Светлана, Латыйпова Рушания һәм Ибраһимова Рузалия Әнвәр кызлары (Хөрмәтуллиналар) өчесе дә Казан дәүләт педагогика институтының физика - математика бүлеген тәмамлап, күп еллар төрле мәктәпләрдә математика фәне укыткан укытучылар. Алар барысы да бүгенге көндә лаеклы ялда. Светлана апа әниемнең математика укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе дә әле. Берничә ел район мәгариф бүлегендә инспектор булып эшләп аласа да, Светлана Әнвәр кызы кире мәктәпкә әйләнеп кайта. Мәктәптә, балалар арасында ул үзен кирәгрәк дип саный. Казан дәүләт педагогика институтының физика – математика факультеты студентларының шактые аның кул астында практика үткәннәр. Ул аларның күбесе белән хәзер дә аралашып тора.
Бабам ягыннан безнең бик якын кодаларыбыз – озак еллар күрше Байлангар урта мәктәбе директоры вазыйфаларын башкарган Вакказов Хәтмулла Гәрәй улы, аның тормыш иптәше – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бәрия апа, укыту эшләре буенча директор урынбасары Шәмсетдинов Габделнур Мулланур улы да районыбызның мактаулы мөгаллимнәре.
Гөлфия апаның тормыш иптәше Мансур җизнәбез ягыннан да тормыш юлларын укытучы һөнәре белән бәйләүчеләр бар. Җизнинең әнисенең ике апасы һәм аларның икесенең дә кызлары – укытучылар.
Олы апасы Бурнатская Разыя Асылбиковна татар теле һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы. Ул 1968 – 1979 елларда Балтач, Шәмәрдән мәктәпләрендә укыта, 1979 елдан бирле Ижевск шәһәрендәге мәктәптә башта завуч, ә хәзер директор вазифасын башкара. Разыя апаның кызы Бурнатская Рәмзия Илдар кызы Ижевск һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә башлангыч сыйныфлар укыта.
Икенче апасы Аристамбекова Лариса физика һәм математика укытучысы. Хәзерге вакытта Белоруссиянең Брест шәһәрендә директор вазифасын башкара.
Лариса апаның кызы Аристамбекова Виктория югары уку йортында химия һәм биология укытучысы булырга укый.
Әтинең икетуган энесенең тормыш иптәше Файзуллина Энҗе апа Кукмара районы Уразай авылында яши, Сәрдекбаш урта мәктәбендә тарих фәнен укыта. Әти ягыннан кодачабыз Ядегәр авылы кызы Якупова Рузилә апа Казан шәһәренең Нагорный бистәсе мәктәбендә рус балаларнына татар теле һәм әдәбияты укыта.
Әтиемнең икетуган апасы Сәрия апаның кызы Садыйкова Әнисә Айдар кызы Казан педагогика училищесында музыка укыта. Шулай ук әти ягыннан туганыбыз Мирислав Петрович КАИда белем биргән.
Фәнни эшне эшләү дәверендә мин шактый эзләнү эшләре алып бардым, нәселебездә кырыктан артык укытучы барлыгын ачыкладым. Бүгенге көнгә безнең нәселнең мөгаллимлек хезмәте (югарыда искә алынган барлык туганнарыбызны да санап) 1000 елдан артып китә.
Нәселебездә мөгаллимнәрнең күп булуы белән мин чиксез горурланам. Мин үзем киләчәктә физика-информатика укытучысы булырга телим, ә Гөлфия апамның улы, 9 нчы сыйныф укучысы Аяз, физик культура укытучысы булу турында хыяллана.
Күп еллар буена сакланып килгән укытучылар нәселе алга таба да өзелмәс, киләчәктә дә безнең нәселебездә укытучылар династиясен дәвам итүчеләр әле бик күп булыр дип ышанам.
III. Йомгаклау
Укытучы җәмгыятьтә иң лаеклы урын тотарга тиешле олуг шәхес, чөнки илебезнең киләчәге, язмышы алар кулында. Нәкъ менә алар тәрбияләгән балалар киләчәкне төзүчеләр. Сабый күңеленә ачкыч таба белүче, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр, безнең белән бергә шатланучы һәм көенүче, безне чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырышучы; намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтүче, һәрберебездә ныклы белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алучы кешеләр бит алар!
Һәрбер укытучы иң олы хөрмәткә лаек. Алар укучыларның сәләтен ачып, үстереп, тормышка чын кешеләр итеп әзерләү өчен көчләрен дә, вакытларын да, сәламәтлекләрен дә кызганмыйлар. Һәр уку елы алар өчен зур сынаулар елы гына булып калмыйча, авыр һәм мактаулы хезмәтләрен тиешенчә бәяләү, аларны хөрмәтләү елы да булса иде.
Картаер бер, ләкин ул кабызган
Янар тауларны сез күрерсез.
Аның гомере шул тауларда булыр,
Укытучы эше үлемсез.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе,
Дөньядагы иң шәфкатьле сүзнең
Иң җылысын килә әйтәсе!
Рәхмәт сезгә, кадерлеләрем! Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле укытучыларым! Тормыш дулкыннары кайларга гына алып китсә дә, Сез минем йөрәгем түрендә булырсыз. Киләчәктә дә бик күп балаларга белем һәм тәрбия бирергә, бик күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле, иң гүзәл зат булып сакланып калырга язсын Сезгә! Сәламәт һәм озын гомерле булыгыз!
Кулланылган әдәбият
1. Айтматов Ч. Беренче мөгаллим.
2. Билалова Ә.Г., Гыймадиева Н.С. Әдәбият дәресләре буйлап / Казан:“Яңалиф”, 2006.
3. Җәләлиев Ш.Ш. Татар халык педагогикасы / Казан: “Мәгариф” китап нәшрияты, 1997.
4. Ислаев Ф. Мин һәм минем шәҗәрәм / Казан: “Мәгариф”, 2009.
5. Кандалый Г. Г. Шигырьләр һәм поэмалар / Казан: “Татарстан китап нәшрияты”, 1988.
6. Солтанбәков Ф.С. Эш күрсәткән ирне ил онытмас... (Җәлилче истәлекләре) / Казан: “Матбугат йорты”, 2001.
7. “Мәгариф” журналы // №1, 2009; №7, 2009.
8. Интернет-ресурслар.
Сочини стихи, Машина
Ледяная внучка
Камилл Фламмарион: "Астрономия - наука о живой Вселенной"
Огонь фламенко
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью