Апас районының табигате искиткеч. Һәм шул матурлыкны күрү өчен районыбызга туризм маршруты төзелде.
Вложение | Размер |
---|---|
turizm.doc | 84.5 КБ |
Апас ягының соклангыч табигате.
Вагапова Адиля Фәнис кызы
М.Х.Гайнуллин ис
Кызылтау урта мәктәбенең
8 сыйныф укучысы
Безнең республикабызда киң җәмәгатьчелеккә күрсәтергә лаеклы, шул ук вакытта саклауга да мохтаҗ истәлекле урыннар, тарихи һәм мәдәни байлыгыбыз бик күп. Тик, кызганычка каршы, бу юнәлештә эш әлегә тиешле дәрәҗәдә алып барылмый. Ә бит кешенең рухи яктан үсеше аның үз нәселе, туган ягы, туган иле тарихын белүенә нигезләнә. Татарстанның күренекле урыннары белән танышу да тамырларны белергә, халкыбызның үткәнен күзалларга, ватанга мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итәр иде.
Апас ягының соклангыч һәм кабатланмас табигате белән горурлану тойгылары, сакчыл мөнәсәбәт, туган җиребезгә, һәр җирнең кабатланмас халкына, гореф-гадәтенә кызыксынучанлык тәрбияләү максатыннан мин сезне районыбызның тарихи табигать һәйкәлләре буенча сәяхәткә чакырам. Туристларыбыз Апас ягының табигатендә булып, аның төрледән-төрле күренешләрен күзәтеп, хозурланып ял итәрләр. Ә бит матурлыкны саклый белсәң генә, аны килер буынга калдырырга мөмкин.
Экскурсия маршруты: Апас муниципаль районы
План.
1 көн | Апас муниципаль районына килеп кунакханәгә урнашу. Иртәнге аш Апас буенча экскурсия Теләк буенча “Дулкын” бассейнына бару. (өстәмә түләү) Буш вакыт Кич теләк буенча “Алтын алка” боз сараена бару. (өстәмә түләү) |
2 көн | Иртәнге аш Экскурсовод белән очрашу Автобус белән -Борынгы Шонгаты –Тәтеш юлы сәүдә тракт; -Үләмә елгасына сәяхәткә бару; Теләк буенча ана һәйкәле янында булу Буш вакыт Ресторанда булу. (өстәмә түләү) |
3 көн | Иртәнге аш Экскурсовод белән очрашу Автобус белән -Зөя елгасы; -Каравыл һәм Кыз таулары; -Дәвеш ГЭСы; -Нарат урманнары белән танышу. Буш вакыт Теләк буенча”Дулкын” бассейнына бару (өстәмә түләү) |
4 көн | Иртәнге аш Экскурсовод белән очрашу. Автобус белән -Имән-юкәләрнең генетик резерваты; -Төпсез күлләр; -Ындырчы чишмәсе; -Җиде кизләү; - Һәйкәлгә әйләнер имәннәр белән танышу. Буш вакыт Кичке Апас буенча сәяхәт |
5 көн | Китү |
Кеше саны | Кунакханә 2 урынлы бәясе |
2-3 кеше | 4500 сум |
4-9 кеше | 4400 сум |
10-20 кеше | 4000 сум |
Игътибар
Кире кайтып китү өчен автовокзалдан
Микроавтобус -20 кеше өчен – 2000 сум
Такси -1-4 кеше-500 сумнан
Апас районы – Татарстан Республикасында урнашкан муниципаль район. Чуаш Республикасы белән чиктәш. Районның мәйданы 1047,5 кв км, халкы 22,6 мең кеше. Районда 22 җирле үзидарә советы, 72 торак пункт, 1 шәһәр тибындагы бистә бар. Район аша Зөя—Ульян (Каратун станциясе) тимер юлы, Югары Ослан—Буа автомобиль юлы үтә.
Рельефы – калкулыклы тигезлек (биеклеге – 140-200 м). Үзенең кушылдыклары – Була, Өлемә, Коры Өлемә белән Зөя елгасы ага. Туфрак: караңгы-соры һәм урман, көлсу туфраклар. Урманлылык – 9%. Район территориясендә известняк, доломит, балчык, ком, торф запаслары бар.
Тарихы
Апас районы 1930 елның 10 августында төзелә. 1963 елда бетерелә һәм территориясе Буа районы һәм Тәтеш районына бирелә. 1964 елда кире төзелә. 1991 елда Апас районыннан Кайбыч районы бүленеп чыга.
Милли состав
Татарлар – 86,2% , Чуашлар – 6,9% , Руслар – 6,8%
Күренекле кешеләр
Апасның үзеннән һәм район авылларыннан зыялы шәхесләр күп чыккан. Апас туфрагы районның, республиканың һәм Русиянең горурлыгы булган өч Советлар Союзы Герое (Рем Абзалов, Салават Карымов), бер Сугышчан Дан орденнарының тулы кавалеры, биш Социалистик Хезмәт Герое, бер Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры, унҗиде Ленин ордены кавалерлары биргән.
1887 елда Апас авылында мулла гаиләсендә тәнкыйтьче, әдәбият тарихчысы һәм тел галиме Җамал Вәлиди (Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлидов) туа. 1932 елда ул репрессияләнә.
Апаста 1891 елда прозаик Садри Җәлал (Садрислам Хәйретдин улы Вәлидов)туган, 1943 елда вафат булган. Әдәбият галимнәре, профессорлар: Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин (Кызыл Тау, 1903—1985), Габдрахман Таһир улы Таһирҗанов (Морзалар, 1907—1983), Рәшит Әхәт улы Исламшин (Чирү-Бураш, 1989); язучылар һәм шагыйрьләр: Габдулла Харис улы Харисов (Ябалак, 1893—1931), Мансур Кәрим улы Крыймов (Чирү-Бураш, 1898—1938), Рахман Ильяс (Габдрахман Вәкил улы Ильясов, Карамасар, 1908—1943), Гали Хуҗи улы Хуҗиев (Карамасар, 1912—1966), Әгъзам Камалетдин улы Камалетдинов (Үтәмеш, 1918—1943), драматург-актер Әмир Аман улы Камалиев (Аманулла, Шыгай, 1960); композитор Рәшит Фәһим улы Кәлимуллин (Тәүгелде, 1957); җырчылар: Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәхри Хөсәен улы Насретдинов (Шәмбалыкчы, 1911 — 1986), Фердинанд Габдулла улы Сәләхов (Чирү-Бураш, 1955); Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Мансур Әһлиулла улы Ибраһимов (Чатбаш, 1954), Илсөя Җиһангир кызы Төхфәтуллина (Дәвеш, 1967), Илдус Илгизәр улы Габдрахманов (Апас, 1967) Апас районының төрле авылларында туып үскәннәр.
Экскурсия маршруты
1. Борынгы Шонгаты – Тәтеш юлы. Сәүдә тракты.
Кешеләрдәй, юлларда да йә гаять озын, йә бик кыска гомерле булалар. Кешеләрдәй, юллар да күтәрелеш, зур дәрманлылык, чәчәк ату чоры кичерәләр. Кешеләрнең кайберләредәй, кайчак юллар да кыерсытыла, рәнҗетелә, үги ителә. Кешеләрдәй, тора-бара юллар да картая, хәлсезләнә.Әһәмиятләрен югалткан, кирәкләре калмаган картлач юллар, нәкъ кешеләрдәй, җан тәслим кылалар... Борынгы Шонгаты юлы- нәкъ шундый юлларның берсе. Янәшәсендә генә яңа, яшь асфальт юл тасмасы ялтырап ята- борынгы юлга күз кырые белән дә карамый кеше хәзер. Ә бит заманында бик шөһрәтле булган ул, Тәтеш өязенең иң ол, мөһим юллар исәбендә йөргән! Ике мөһим пунктны -өяз мәркәзен һәм олы бер волость үзәген тоташтыручы бу трактта хәрәкәт бервакытта да өзелеп тормаган: тирә-юньдәге авыллар халкы сишәмбе көннәрендә шул юл буйлап базарга, язын һәм көзен- ярминкәләргә агылган, башка көннәрдә төрле йомыш белән волость идарәсенә барганнар.
Рәсми телдә ул, почта трактларыннан аермалы буларак, коммерция, ягъни сәүдә тракты дип аталып йөртелгән. Тәтеш өязенең 1911 елда нәшер ителгән картасы буенча маршрутны күздән кичереп чыгыйк. “Сәфәребезне” Тәтеш ягыннан башлыйбыз. Өяз мәркәзеннән чыгып китүче тракт хәзер Тәтеш тарафыннан йотылып беткән Людоговка авылы яныннан узып, Люимовка авылына килеп кергән, Үләмәне кичеп волость үзәге булган зур авыл Красная Поляна яныннан үтеп, Ямбакты авылына барып чыккан. Аннары Үләмәне кабат кичеп, бераздан татар авылы Алабирдегә килеп чыккан. Тракт биредә янә дә бер волость үзәге- Никифоровка авылы яныннан узып, Васильевка авылына барып чыккан. Аннан соң Ишеево авылына килеп кергән. Аннан Танай-Турайга барып чыккан, аннары –Чирибурашка, аннары инде –Шонгатыга...
Тәтеш белән Шонгаты арасындагы олы юлның кайчан барлыкка килгәнлеге мәгълүм түгел. Бүген борынгы, шөһрәтле тракт- үле юл инде...
2. Үләмә
Тарихка тирән кергән, исеме дөньяга билгеле икенче матур елга.
“Мәскәү студентлары 1959 елда Үләмә елгасы буенда зур казыну эшләре алып баралар. Шулвакыт алар иң эре палеонтологик табышларның берсе- моңарчы таныш булмаган хайванның баш сөягенә юлыгалар. Аны елганың рус исеменнән чыгып, “Улемозавр” дип атыйлар. Бу җир йөзендәге иң беренче һәм иң эре умырткалылардан санала. Ә скелет төзелеше буенча ул имезүче хайваннарга якын. Биредә, Ишеево авылы янында, унга якын төр сөйрәлүчеләр скелеты, борынгы балыклар һәм җир-су үсемлекләренең калдыклары табылган. Шулар арасында игътибарны җәлеп иткәне- балыкка да, амфибиягә дә һәм рептилиягә дә охшаш серле лонтозух”. 1934-1939 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Палеонтология институты галиме И.А. Ефремов җитәкчелегендәге тикшеренүләрдән соң, Үләмәдәге уникаль табышлар бөтен дөньяга ишетелде. Апас районының бу төбәге галимнәр телендә “Ишеево комплексы” дип йөртелә. Хәзер инде урманнарын югалткан, сагаеп калган Үләмә кагылгысыз урынга әверелде, ә 1978 елдан Татарстан Министрлар Советы карары белән табигать һәйкәле исемлегенә кертелде.
3. Зөя.
Зөя – Иделнең уң кушылдыгы. Башланган урыны- Ульяновск өлкәсе. Иделгә Казан тирәсендә коя. Зөя суының үзенчәлеге шунда ки, ул Иделгә параллель рәвештә ага (40-60 км, ә кайбер урыннарында -15-20 км), ләкин агымы каршы. Зөя үзенең кире якка агуы белән кайбер елларда халыкны борчуга да сала. Зөя суының озынлыгы- 428 чакырым, шуның 57 чакырымы Апас җирлегенә туры килә.
Зөя елгасына барысы 1000 ләп эреле- ваклы елга кушыла. Шулардан зурраклары Бола, Чирмешән, Табар, Үләмә керә. Алар нигездә кар һәм яңгыр сулары, чишмәләр белән туеналар. Елгаларның болай туенуы эссе җәй көннәрендә аларның бик нык саегуына китерә. Зөянең үзәннәрендә җирле халык гөрләтеп Сабан туйлары үткәрә.
Зөя атамасы ни аңлата соң? Академик М.З.Зәкиев “Татар халкының килеп чыгышы” дигән хезмәтендә “... җай, чай, зәй, зөя – борынгы төрки телдә елга мәгънәсен бирә торган сүзнең диалекталь вариантлары” дип яза. Зөя елга дигән мәгънәне аңлата.
4. Каравыл һәм Кыз таулары.
Елганың уң ягындагы бу тауларны калкулыклар өстендәге имән-юкә урманнарыннан күтәрелгән мәһабәт һәйкәл итеп тоясың. Бу таулар турында кешеләрнең матур риваятьләре генә дә ни тора.
... Күп гасырлар элек мондагы җирләр, урман-сулар морза кулында була. Ул үзенә хезмәт итү өчен чувашларны чакыра. Тимерчелегендә дистәгә якын рус егетен эшләтә. Морзаның гүзәлдән-гүзәл кызы була. Ул тимерче егетне ярата. Морза моңа разый түгел, бик ачулана. Гашыйкларны әзерлекләргә керешәләр. Кыз белән егет морза сакчыларының бер өлешен үзләренә аударып, карурман аша Зөя буена кача. Морза калган сакчылары белән аларны куып китә. Елганың сул ярында, хәзерге Дәвеш авылы урынында, “дәү эш”- кораллы бәрелеш булып ала. Морза кызы һәлак була. Аны биек тау түбәсенә, курган астына күмәләр. Кыз тавына каршы якта, Зөя үзәнлеген ерактан күзәтеп тору өчен, Каравыл тавының валларын өяләр.
5. Дәвеш ГЭСы.
Борыннан ук кешеләр Зөянең тиңсез байлыгын- суының куәтен үз ихтыяҗларына җиккәннәр. Елганың өстәге агымында немец алпавыты Швейфцман егерме ташлы тегермән тоткан. Ә Сөндек авылының Зөя елгасында унике ташлы тегермән булган. Буасын субайлап, кадаклап төзгәннәр. Тегермән тонна-тонна он биргән.
Сугыштан соң илленче елларда, Татарстанда беренче булып Дәвеш ГЭСы төзелгән. Ул Апас районының тугыз колхозына арзан электр энергиясе биргән.
Бүгенге көндә Зөя ГЭСның хәле тетрәндерә. Промышленность калдыкларын елгага агызу аның суын шулкадәр пычратты, балыклар юкка чыкты, Зөя яр-тугайларын саклау, сазлыкларны киптерү, чишмәләрне томалау аңа зур зыян салды.Кайчандыр бурлаклар баржа тарткан, суднолар йөргән Зөя саегып, хәтта боегып калды. Татарстан хөкүмәте Зөяне табигать һәйкәле дип игълан итте.
6. Нарат урманнары
Зөя буендагы Колгына һәм Дәвеш арасындагы нарат урманы – комлы җирләрдә хасил ителгән, утыртылган урманнарның иң беренчесе, иң карты: Октябрь революциясенә чаклы, гасыр башында ук барлыкка килгән ул. Барлыкка килү тарихы турында берничә мәгълүматта бар. Шундыйларының берсе.
Хәзерге урман урынында элек, бик зур комлык җәйрәп яткан. Көчлерәк җил чыкса шул урында ком бураны күтәрелеп, Дәвеш өстенә ябырыла икән. Андый вакытта Дәвештә яшәүче кешеләргә бик кыенга туры килә. Һәм шуннан соң 1911елда комлыкка агач утырта башлыйлар. Шушы эшкә вербовкаланган авыл кешеләре башта сукалар белән буразналар сызалар, аннары шул буразналарга урман инженерлары күрсәтүенчә нарат үсентеләре утыртып чыгалар.
7. “Имән һәм юкәләрнең генетик резерваты”.
Тәүгелде авылы янында гадәти булмаган, шактый олы бер урман массивы бар.Ул “Имән һәм юкәләрнең генетик резерваты” дип атала. Кайбыч урман хуҗалыгының Балтай урманчылыгына караучы, 743 гектарлы, биш кварталдан торучы әлеге урман массивында резерват, Татарстан урман хуҗалыгы Министрлыгының 1997 ел, 6 октябрендә кабул ителгән, 34 нчы номерлы карары нигезендә оештырылган. Резерват территориясендә иң яхшы сыйфатлы имәннәр һәм юкәләр үсә. Имәнлекләр мәйданы-620, юкәләрнеке 123 гектар тәшкил итә. Резерват – даими сакланышта. Бу агачлар кыйммәтле санала, әгәр аларның берәрсе корыган очракта да урманчылар аны, Россия Федерациясе күләмендә исәптә торганлыктан, Мәскәү рөхсәтеннән башка кисә алмыйлар- кисү өчен башта акт төзергә кирәк.
8. “Төпсез” күлләр.
(Кереш сүз. Хәтерләсәгез 1939 елда, элекке Акташ, хәзерге Әлмәт районының Кәләй авылы басуларында җир сукалаганда бер механизатор тракторы-ние белән җиргә убылып төшә. Убылудан хасил булган, 54 метр тирәнлектәге чокыр су белән шулчаклы тиз тулып өлгерә ки, фаҗига урынына килеп җиткән кешеләр тракторчыны да, тракторны да эзләп таба алмыйлар. Ул урында диметры 28, уртача тирәнлеге 11 метр булган күл хасил була. Моны могҗиза дип уйлыйлар. Ә чынлыкта җир асты суларының минераль тозларны эретеп, куыш хасил иткәнлекләре, куыш түбәсенең трактор авырлыгы белән убылып төшкәнлеге ачыклана.. Бу күлләр “карст күлләре” дип атала.) Мондый күлләр безнең якларда да бар.
Аюкөйдергән авылы янында да шундый күл бар.
“Төпсез күл” дип кенә түгел, “Диңгез күзе” дип тә йөртелүче Аюкөйдергән күленең дә кайчандыр табигый рәвештә, җир убылу нәтиҗәсендә барлыкка килгәнлеге бик ихтимал. Күл турында риваятьләр һәм истәлекләр яши. “Күлдә акуладай зур диңгез балыгы пәйда булган икән, дигән хәбәр тарала. Балык күлгә җир асты елгасы буйлап диңгездән кергән, имеш. Диңгез балыгын күрергә күл тирәсенә күп халык җыела. Кайбер кешеләр капканы сал итеп, күл эченә үк кереп китәләр. Халык күпме генә көтсә дә, зур диңгез балыгы барыбер күренми”. Ә кайберәүләр имеш Аюкөйдергән күленнән кайчандыр җимерек кораб такталары да килеп чыккан икән – күлгә шулай ук диңгездән, җир асты агымы белән килеп кергән икән алар... Кешеләр сөйләве буенча анда “Төпсез” күл читендә хәзер дә сәер, табышмаклы хәлләр булгалый, могҗизалы су җанварлары күренгәләп ала икән.
9. Ындырчы чишмәсе.
Казанга илтүче борынгы юл читендәге бу чишмәнең гөмбәзле-айлы, үзенчәлекле өскормасына күз салмыйча, игътибар итмичә узучы кеше юк. Мөсафирларның кайберләре әлеге чишмә янына туктап, “юлыбыз уңсын, хәвефсез булсын!” дип, шундагы калай тартмачыкка сәдака акчасы салгалыйлар, кайберләре шешәләргә тутырып үзләре белән шифалы суын алып китәләр.
Чишмә турында риваять тылсымны да тыңлап китик.
Бик борынгы заманнарда, Олуг Болгар туздырылган чорда шушы тирәдә бер кеше яшәгән. Шушы болгари бабайның җиде кызы булган, ди. Ниндидер бәхетсезлек-каза килеп чыгып, бабайның кызлары бер-бер артлы гүр иясе булалар. Аларның барысы да бер җирдә, тау өстендә җирләнә. Күпмедер вакыттан соң шул җирдә бик тәмле сулы, шифалы бер чишмә бәреп чыга. Бу хәлгә хәйран калган халык аны Изгеләр чишмәсе дип олылый башлый. Риваять буенча, чишмәнең суы изге кызларның казналык сөякләреннән ургылып чыгып тора имеш...
Изге чишмә суының сыйфаты, үзенчәлеге. Берәүләр аны “тәмле” ди, икенчеләр “шифалы” ди, өченчеләр “хикмәтле” ди – кыш көне эчсәң дә, аңардан һичнинди суык тими икән. Утызынчы елларда, чишмәдән торбалар сузган чакта, Мәскәүдән килгән кешеләр суын тикшереп карап, “90-94 процентлы дистилляцияләнгән су бу” дип киткәннәр.
Изге чишмәдән суүткәргеч торбалар аша төп урамның кибет бинасына чаклы булган өлешен су белән тәэмин итеп тора. Һәм су ала торган урынга 1999 елның җәендә зәвыклы, күркәм павильон эшләп куелган.
10. Җиде кизләү.
Җиде кизләү - исеме үк сокландыргыч. Сөзәк тау битенә урнашкан бу авыл бакчалары буйлап үзәнлеккә җиде чишмә серләшеп ага. Элек ул урында Горемыкиннарның су тегермәне булган. Һәм бу чишмәләрнең сулары авыл артындагы күлгә агып кергән һәм аннан соң кулдан ясалган кечкенә улаклар (хәзерге көнгә кадәр сакланган) аша Бия елгасына кушылган. Хәзер чишмәләр аккан җирдә күз явын алырдай итеп өсте ябулы тирмәләр, зәвык белән улаклар ясалган.
11. Һәйкәлгә әйләнер имәннәр.
Кайбыч имәнсарлары ТАССР Министрлар Советының 1981 ел, 20 июлендә кабул ителгән, 409 нчы номерлы карары белән “Кайбицкие дубравы” исеме астында ланшафтлы табигать һәйкәле дип расланды. Әлеге табигать һәйкәле Кайбыч һәм Апас районнарындагы, Бәрле һәм Бола елгалары аралыгындагы 140 гектар урман мәйданын, ягъни Кайбыч урман хуҗалыгының Бәрлебаш урманчылыгына караучы 73 кварталны һәм Урсак урманчылыгына керүче 4 кварталны биләп тора, Кайбыч тыюлыгы составына керә. “Кайбыч имәнсары” табигать һәйкәле имән, юкә һәм өрәңге агачлары үсүче табигый урман масивыннан тора.
Кулланылган әдәбият.
Почему люди кричат, когда ссорятся?
Шелковая горка
Подарок
Рисуем пшеничное поле гуашью
Ёжикина Радость