Ф.Яруллин шигърияте аның катлаулы тормыш юлы белән тыгыз бәйләнгән, шагыйрьнең бик күп иҗат җимешләре үз автобиографиясенең турыдан-туры чагылышы булып тора. Башка бер генә шагыйрьдә дә бу кадәр тирән һәм киң чагылыш тапмаган туган як темасы урын ала. Тулаем Ф.Яруллин шигърияте - иң изге хисләр, якты хыяллар-өметләр белән сугарылган иҗат!
Вложение | Размер |
---|---|
f._yarullin_izhatynda_tugan_yak_temasy.docx | 30.89 КБ |
Казан шәһәре Совет районының “Чит телләр тирәнтен өйрәнелә торган 84 нче гомуми урта белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
“Ф.Яруллин иҗатында бәхет (туган як, балачак) темасы” секциясе
Фәнис Яруллин иҗатында туган як темасы
фәнни-тикшеренү эше
6 нчы А сыйныфы укучысы
Хакимова Нәзирә Рәис кызы
Фәнни җитәкче:
беренче квалификацион категорияле
татар теле укытучысы
Сафиуллина Миләүшә Ринат кызы
Казан 2017
Эчтәлек
Кереш
Зурмы, кечкенәме – һәр кешегә үзенең туган төбәге, аның табигате, кешеләре якын була. Туган як – ул безнең әти-әни, әби-бабайларның туган җире. Туган авыл, туган як , туган ил төшенчәләре һәркем өчен дә газиз һәм кадерле. Беренче тапкыр җиргә аяк басудан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул безгә көч-таяныч бирә, онытылмас моң булып озатып йөри. Туган ил кеше өчен ата- анасы кебек үк кадерле, шуңа күрә дә без аны Ватан – ана дип атыйбыз.
Ә Ватанга, туган илгә мәхәббәт кайчан башлана соң?
Әйе, ул син дөньяга килгән авылның бер йортыннан башланып китә. Шуңа күрә бу йортның кыйммәтенең чиге юк. Анда син беренче тапкыр аваз салып, беренче сулышыңны алгансың, газиз әнкәңнең күкрәгеннән иң беренче йотым сөтне имгәнсең. Шул нигезгә ата-бабаңның көче кергән. Шунлыктан туган туфрак үзенә тартып тора.
Туган туфрагында кеше аягына баса, тәпиләп китә, шунда аның теле ачыла, ул тәүге сүзен әйтә. Соңрак белем дөньясына керә. Ватаныбызның гүзәллеген торган саен ныграк аңлый. Бихисап байлыкларын күз алдына ачыграк китерә. Агым суларның киңлеге, тауларның биеклеге, тук башаклар чайкалган басуларның, урманнарның шаулавы аны гашыйк итә.
Туган як темасы һәркемне, һәр язучыны борчый. Туган җир, туган туфрак. Ул гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы, яшәргә көч-дәрт бирүче күңел маягы булган. Шуңа күрә әдипләр үзләренең иң яхшы шигырьләрен, композиторлар иң яхшы көйләрен туган якка багышлаганнар. Аңа булган тойгыларны һәр шагыйрь үзенчә әйткән, җырлаган.
Шуны истә тотып, фәнни эшебезнең тикшеренү объекты итеп Фәнис Яруллин шигырьләрен алдык.
Фәнни-тикшеренү эше Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, шагыйрь, язучы, драматург Фәнис Яруллин иҗатын тирәнтен өйрәнү һәм аның иҗатында туган як темасының чагылышын күзәтү максатыннан чыгып башкарылды. Сайлап алынган тема бүгенге көндә дә бик актуаль. Куелган максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны чишү сорала:
1. Фәнис Яруллин шигырьләре белән танышу.
2. Әдип иҗатында туган як темасының чагылышын күзәтү һәм ачыклау.
Тикшерү өчен Ф.Яруллинның “Аерылмасам әгәр” (1968), “Туган ягы кирәк кешегә” (1976), “Шул караш” (1982), “Якты тәрәзәм” (1983), “Кызылъярым” (1985), “Кайту” (1998), “Алар да бит һәрчак очышта” (1999), “Шулмы ымсандыра” (2000), “Авылга кайткач” (2001), “Бирешмисең” (2001), “Якташларыма бәйрәм котлавы” (2002) шигырьләре алынды.
Максатка ирешү өчен, С.Г. Хәкимова хезмәтләре, газета-журнал материаллары, интернет ресурслар файдаланылды.
Фәнни-тикшеренү эше керештән, төп бүлектән, йомгак, кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Өстәлемдә Фәнис Яруллин китаплары. Тикшеренү барышында аның китапларын как-кат актарып, өйрәнеп, аерым очракларда бик тә үзенчәлекле шигырьләрен рәхәтләнеп, яңадан укыдым. Шигырь бит ул укучы күңеленә катлаулы вакыйгалар, мавыктыргыч сюжет белән генә кереп калмый. Шигырьнең төп максаты – укучының күңеленә, йөрәгенә, бәгыренә үтеп кереп, аның уйларын тирәнәйтү, башын әйләндерү, кычкыртып яки акрын гына үксеп-үксеп елату һәм җырлату. Ә инде Фәнис Яруллинны шәхес буларак та, шагыйрь буларак та чынлап аңлыйм дисәң, аның шигъриятен чын күңелдән кат-кат укып, өйрәнеп, чагыштырып, үз күңелең, кайгы-сагыш дөньясына баткан йөрәгең аша уздыргач шаккатасың: шагыйрьнең эчке рухи дөньясы искиткеч бай, катлаулы, каршылыклы, моң-хәсрәтле икән!
Фәнис Яруллин Башкортостан белән Татарстан чигендә, сандугачлы әрәмәләре, зәңгәр рәшәгә күмелеп утыручы таулары, җанны каядыр еракка-еракка ымсындырып агучы Ык елгалары белән данлы булган Баулы районының Кызылъяр авылында туа. Ул туган авылы турында: “Туган авылым Кызыл ъяр табигатьнең матур җиренә урнашкан. Бакча артында гына Ык елгасы агып ята. Ыкның аргы ягында таулар башлана. Таулар итәгендә сандугачлы-җырлы әрәмәләр җәелеп киткән ...” - дип искә ала.
Туган ягым, Баулы ягым,
Җырлы ягым, моңлы ягым.
Көзләрең дә, кышларының да
Җаннарыма җылы ягым
Фәнис Яруллин үзенә иҗат дәрте, яшәү көче биргән туган җире, туган авылы, аның кешеләре белән рухланып яши. Шагыйрь үзе дә ел саен туган якларына кайта. Анда туганнарының, авылдашларының җылы карашыннан дәрт, яшәү көче ала. Болар исә аңа иҗатка канат куеп җибәргән кебек була. “Авылга кайткач” шигырендә Фәнис Яруллин “авыл безнең күзебезне ачты, тел ачкычы бирде кулларга”, ди.
Рәхмәт, авылым, рәхмәт, туган ягым,
Яшә шулай үсеп, яңарып.
Урамыңда бала-чага чапсын,
Ипи пешсен мичтә кабарып.
Табигый, туган ил үз тирәңнән, туган авылдан башлана. Шагыйрь “Туган авылым - якты тәрәзәм”, - ди. Ул аңа бик рәхмәтле, чөнки:
Тел ачкычын - тирән бер ачкычын,
Син биргәнсең миңа, туган халкым,
Телем якынга да халкым якын,
Халкым якынга да илем якын.
Шагыйрьнең иҗатында туган як темасы төп урынны алып тора. Бу аңлашыла да, чөнки иҗат дәрте, көч биргән туган җир, туган авыл, аның кешеләре белән рухланып яшәү аны яңа иҗат биеклекләренә күтәрә. Ф.Яруллин “Туган ягы кирәк кешегә” шигырендә болай яза.
Туган ягы кирәк кешегә
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Ф. Яруллинның “Мин тормышка гашыйк” (1964) һәм “Бакчалар бәскә төренә” (1967) җыентыкларына тупланган шигырьләренең күбесе авыл темасына багышланган. Аларда авыл табигатенә мәдхия җырлана: шагыйрь кошлар җырына соклана, икмәктә игенченең сулышын тоя, туган җирнең “назга бай” анага тиңли, көзге җилләрнең “уйнап” йөргәнен күрә.
“Яшел болыннарда” (1983) шигырендә гүя туган җир үзенең бөтен көче, сихәте, тылсымы белән сыйган - ул анда тере бер гүзәллек булып яшәп ята. Бу куәтле тамырлардан җан иясенә яшәү рухы, яшәү көче агыла.
Беренче шигырьләрендә Фәнис Яруллин туган ягым дип үзенең туып-үскән авылын күз уңында тотса (“Әллә инде сагыну шул микән?”, “Күңел һаман тарта басуларга”, “Мин кайтырмын әле”), алга таба ул “туган як” төшенчәсенең мәгънәсен тагын да киңәйтә төшә:
Кайта-кайта укый торган
Бер китабым бар минем.
...Ул – минем Татарстаным,
Ирекле туган ягым.
Фәнис Яруллин иҗатында “туган як, туган авыл” темасы даими урын алып тора. Геройлар ераграк карый башлый һәм “авыл кешесе” образына яңа төсмерләр, буяулар өстәлә. Шагыйрьнең лирик герое туган якларын, аның табигатен сагынып яши, ул хакта сокланып, рухланып сөйли, үзенең кайгы-шатлыкларын, уңышларын туган ягы белән уртаклаша, яшәр өчен аңардан көч ала, аның үз җанына һәрвакыт кирәклеген тоя, тел ачкычы бирүе өчен рәхмәт укый, туган ягыннан иҗатына илһам, йөрәгенә җылылык, күңеленә яктылык җыя, туган ягы белән халкының аерылгысыз икәнен тасвирлый.
“Якташларыма бәйрәм котлавы” шигырендә шагыйрь «Туган якларыма төшәм, Мин һаман да авыл баласы”, ди. Шагыйрьнең туган ягына кайткач, “шигъри гөлләр үсеп чыга”. Ул үзенең “якты йөзле” дусларына, якташларына рәхмәтле, алар белән аның кайгылары кими. Фәнис Яруллин иң элек туган җирне зурларга өнди.
“Кайту” (1998) шигырендә шагыйрь туган ягын сагына, туган авылына кайту юллары бигрәк ераклыгына сыкрана. Казаннан туган авылына ул “үрле юллар, таулы юллар” аша “җырлар төяп” кайта.
Кайтам-кайтам, яна-яна кайтам,
Эчләремне тоташ ут баскан.
Ул утларның кайнар тамырлары
Халкым йөрәгенә тоташкан.
Фәнис Яруллин шигырьләрендә йөрәге аша үтеп, шигырь юлларын әверелгән кичерешләр дәрьясы, уйланулар сыйган. Аның әсәрләре аша һәркем туган якның ниндидер серле тарту көчен, сихри романтикасын тоя, шул хиснең чынлыгына, кеше өчен кадерле булуына ышана.
Йомгак.
Фәнис Яруллин - башкаларга охшамаган, Бөек шәхес иде. Ул күпме еллар үзенең язмышы белән көрәшеп яшәде. Шуңа күрә аңарда башкаларга караганда ихтыяр көче, рух ныклыгы бик зур булды.
Фәнис Яруллин шигъриятен күзәтеп чыкканнан соң, аерым нәтиҗәләр ясарга мөмкин. Әлеге тикшеренү эшендә, барыннан да элек, Фәнис Яруллин поэзиясендә туган як темасының чагылышын күзәтү, ачыклау бурычы куелган иде. Югарыда китерелгән күзәтүләр нигезендә, барыннан да элек, шуны күрсәтеп үтәргә кирәк: аның иҗаты күпкырлы. Билгеле булганча, һәрбер шагыйрь өчен актуаль һәм газиз булган уртак темалар байтак: туган ил, туган як һәм туган туфракны сагыну; туган җирнең гүзәл табигате, аның урман-кырлары, инеш-чишмә-елгалары, урманнары... Әнә шуларга багышланган шигырьләр һәрбер шагыйрьдә, шул исәптән Ф. Яруллинда да бар. Биредә Ф.Яруллин шигъриятенә генә хас аерым үзенчәлекләрне тагын бер тапкыр күрсәтеп үтәргә кирәк. Барыннан да элек, Ф.Яруллин шигърияте аның катлаулы тормыш юлы белән тыгыз бәйләнгән, шагыйрьнең бик күп иҗат җимешләре үз автобиографиясенең турыдан-туры чагылышы булып тора. Башка бер генә шагыйрьдә дә бу кадәр тирән һәм киң чагылыш тапмаган туган як темасы урын ала. Тулаем Ф.Яруллин шигърияте - иң изге хисләр, якты хыяллар-өметләр белән сугарылган иҗат!
Кулланылган әдәбият исемлеге
1. Закирова С. Мин кайтырмын сезгә яңадан // Юлдаш.-1998.-№2.-б.2.
2. Мансуров З. Фәнис Яруллин // Мәдәни җомга.-2008.-№5.б.7.
3. Мулланурова Р. Фәнис белән Нурсөя // Сөембикә-1993.-№5.-б.20.
4. Хәкимова С.Г. Фәнис Яруллин: тормыш һәм иҗат батырлыгы. - Казан, “Идел-Пресс”, 2007.-192 б.
5. Хәкимова С.Г. Язучы һәм шәхес // Мәйдан-2002.-№2.-б.88-93.
6. Яруллин Ф. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 575 б.
7. Яруллин Ф. Туган якта туган уйлар // Идел-1999.-№2.-б.11-12.
8. Яруллин Ф. Шәфәкъ вакыты. – Казан: “Рухият” нәшрияты, 2002. – 384 б.
Интернет ресурслар:
Шелковая горка
Твёрдое - мягкое
Дерево в снегу
Как Снегурочке раскатать тесто?
В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?