Проектная работа посвящена исчезновению видов, как одной из глобльных проблем.
Вложение | Размер |
---|---|
ahmetshina_proekt.docx | 45.47 КБ |
Кайбицкий район
МБОУ «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»
I Региональная научно-практическая конференция обучающихся на тему: «ЭКОЛОГиЯ – 2017» ,посвященной году экологии в РФ
Проектная работа на тему:
«Төрләр юкка чыгу-глобаль экологик проблема»
(Кызыл китап безне кисәтә)
Автор:
Ахметшина Алия Ильдаровна-
ученица 8 класса, 15 лет
Руководитель:
Сабирова Гуль-Шагидя Харисовна-
учительница биологии, химии
Кушманы, 2017
2017 год
Кереш
“Буш фикерләр вә буш сүзләр белән шөгыльләнүгә караганда, берәр төрле файдалы нәрсә белән шөгыльләнү, янәшә тирәне чолгап алган нәрсәне танып белү, су вә һаваны, туфрак вә утны, үлән вә агачларны, ай вә йолдызларны өйрәнү, гомумән, табигать әхвәлләре белән таныш булырга тырышу яхшырактыр”,- дип күренекле мәгърифәтчебез Ризаэтдин Фәхретдин. Без яши торган төбәккә табигать үз матурлыгын бер дә кызганып тормаган. Яшәү чыганагы булган җире, суы, күз күреме җитмәслек болыннары, басу-кырлары, урманнары күңелгә ятышлы. Ләкин табигатькә зур бәла килә. Хайваннарның, үсемлекләрнең күбесе юкка чыгу чигендә тора.
Проектның актуальлеге
Кешенең табигатькә аеруча зарарлы тәэсире 19 гасыр азагында башланган. Урманнарны күпләп кисү, сирәк очраучы җәнлекләрне аулау, атмосфераны завод-фабрикалардан чыккан төтен белән агулау тереклек дөньясы өчен эзсез узмады. Кешеләр күпләп авырый башладылар, күп кенә үсемлекләр, җәнлекләр Кызыл китапта гына калды. Ләкин кешеләр әйләнә-тирәнең куркынычсызлыгы үз өсләрендә икәнен соңрак аңладылар. Глобаль экологик проблемалар килеп чыкты.
Үсемлек һәм хайван төрләренең күпләп юкка чыгуы-бүген төп глобаль экологик проблемаларның берсе.
Бу проблеманы чишүдә Кызыл китап зур роль уйный. Чөнки анда кергән төрләрне белмичә аларны саклау кыен. Кызыл китапка кертелгән төрләр аерым саклауга мохтаҗ. Аның үзенчәлеге һәм өстенлеге шунда: сирәк очрый торган һәм югала башлаган төрләрен җентекләп тасвирлау һәм таралашын күрсәтү.
Мәктәбебездә укучыларыбыз арасында үткәрелгән сораштырулардан күренгәнчә, укучыларның 89 % ында Кызыл китап, аның табигатьне саклаудагы роле турында дөрес күзаллау бар, ләкин сораштыручыларның 50 % тан артыгы Кызыл китапка кергән бер төрне дә атый алмаган.
Проектның максаты: Татарстан Республикасының Кызыл Китабына кертелгән төрләрне анализлау, Кайбыч районы территориясендә очраган төрләрне өйрәнү.
Бурычлары:
1.Анкеталар ярдәмендә укучыларның табигатькә карашларын, Кызыл китапны, аның әһәмиятен белү дәрәҗәләрен ачыклау.
2.Укучыларны Кызыл китапка кергән хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр белән ныклап таныштыру һәм аларны танырга өйрәтү.
3.Туган җиребезнең киләчәге бездән-яшь буыннан бәйле икәнлегенә төшендерү.
4.Табигатьтә үз-үзеңне тотарга өйрәтү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
1Укучыларда экологик культураны үстерү.
2.Табигатьтә үз-үзеңне тота белү кагыйдәләрен үзләштерү.
3.Кайбыч районы территориясендә очраучы Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән төрләрне тану һәм башкаларны да таныштыру.
Проект дәвамлылыгы:үткәрү вакыты 1-2 елга исәпләнгән.
Проектның функцияләре: күп функцияле, гамәли, мәгълүмати, тикшеренү.
Проектның катнашучылары: 1-9 сыйныф укучылары.
Төп өлеш
1.Татарстанның Кызыл китабына кертелгән төрләргә анализ.
Татарстанда сирәк очрый торган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр турында мәгълүматлар тупланган тәүге Кызыл китап беренче тапкыр 1995 нче елда дөнья күрә һәм ул Россия төбәкләре арасында шундый беренче җыентык була.Анда барлыгы 509 төр кертелә.
Икенче Кызыл китап 2006 нчы елда дөнья күрә. Бу китапта 674 сирәк очрый торган хайван, үсемлек һәм гөмбә кертелгән. Шуларның 353е – үсемлекләр. Шулай ук китапта лишайникның –24, гөмбәнең 40 төре урын алган. Умырткалы һәм умырткасыз 258 хайван кергән, шул исәптән: 34 имезүче, 5 сөйрәлүче, 122 умырткасыз хайва, шулай ук 84 кош, 3 амфибия, 10 балык. Болардан тыш, Кызыл китапка ук алынмаса да, бүген игътибар таләп иткән үсемлекләр, хайваннар һәм гөмбәләр исемлеге төзелгән.
Татарстанның яңа Кызыл китабына 612 сирәк очрый торган хайван, үсемлек һәм гөмбә кертелгән. Шуларның 340е – үсемлекләр. Шулай ук китапта лишайникларның – 24, гөмбәнең 48 төре урын алган. Умырткалы һәм умырткасыз 224 хайван кергән, шул исәптән: 33 имезүче, 4 сөйрәлүче, 108 умырткасыз хайваннар, шулай ук 66 кош, 3 амфибия, 10 балык.
2.Кайбыч районында Кызыл китапка кертелгән нинди төрләр очрый?
Минем максатым 2006 нчы елда чыккан Кызыл китапта үзебезнең Кайбыч районына кергән төрләрне табу иде. Мин китаптан үзем яшәгән районда очраучы 3 төр имезүче, 15 төр кош, 2 төр сөйрәлүче, 3 төр күбәләк, 8 төр үләнчел үсемлек, 3 төр мүк таптым. Кызыл китапка кергән суүсемнәр, лишайниклар безнең территориядә очрамыйлар.
Кайбыч районында очраучы Кызыл китапка кертелгән төрләр
Имезүчеләр (3)
1.Ночница Наттерера Наттерер төн ярканаты Myotis blythi Tomes -Iкатегория
2.Ночница водяная Су төн ярканаты Myotis daubentoni Kuhl III категория.
3.Медведь бурый Көрән аю Ursusarctos Linnaeus III категория.
Кошлар (15)
4.Поганка красношейная Кызыл муенлы чомга Podicepsauritus III категория.
5.Поганка серощекая Соры яңаклы чомгаPodiceps grisegena IV категория.
6.Лунь полевой Кыр карчыгасы Circuscyaneus II категория.
7.Лунь луговой Болын карчыгасы Circuspigargus IIIкатегория.
8.Осоед обыкновенный Гади шөпшәашар Pernis apivorus IIIкатегория.
9.Подорлик большой Зур каракош Aquila clanga Pallas I категория.
10.Могильник Үләт бөркете Aquilaheliaca Savigny II категория.
11.Кобчик Ягылбай, төн лачыны FalcovespertinusLinnaeus II категория.
12.Пустельга обыкновеннаяГади торымтай Falcotinnunculus Linnaeus IIIкатег.
13.Камышница Су тавыгы Gallinulachloropus III категория.
14.Клинтух Күгелҗем урман күгәрчене ColumbaoenasLinnaeus II категория.
15.Горлица обыкновенная Гади урман күгәрчене Streptopeliaturtur IIIкатегория.
16.Сова болотная Саз ябалагы Asioflammeus IIIкатегория.
17.Зимородок обыкновенный Гади яр чыпчыгы, күк чыпчыкAlcedoatthisII катег.
18.Жаворонок лесной (юла) Урман тургае Lullulaarborea IIIкатегория.
Сөйрәлүчеләр (2)
19.Веретеница ломка Җизьелан,бакыр кәлтә AnguisfragilisLinnaeus IIIкатегория.
20Гадюка обыкновенная Кара елан, зәһәр елан Viperaberus II категория.
Күбәләкләр (3)
21.Аполлон Аполлон (күбәләк төре) Parnassiuаpollo IIIкатегория.
22.Переливница большая Төсен үзгәртүче күбәләкApaturairis IIIкатегория.
23.Ленточница малиновая Җете кызыл тасмач күбәләк Catocalasponsa II катег.
Үләнчел үсемлекләр (8)
24.Хохлатка маршала Маршалл сәрдәнәсе Corydalismarschalliana
25.Шалфей луговой Болын шалфее SalviapratensisL. Категория 4
26.Рябчик шахматовидный Шахматсыман шадраүлән Fritillariameleagroides Кат. 2
276.Кувшинка белоснежная Ап-актөнбоек NymphaeacandidaJ. Presl.
28.Пальчатокоренник фукса Фукс бармактамырDactylorhiza fuchsia Категория 3
29.Ятрышник обожженный Көйгән төертамыр OrchisustulataL. Категория 1
30.Шелковник завитой Каты яфраклыказаяк BatrachiumcircinatumSpah. Катег.3
31.Волчеягодник обыкновенный Бүре юкәсе DaphnemezereumL. Категория 3
Мүкләр (3)
32.Аномодон длиннолистный Озын яфраклы аномодонAnomodonlongifoliusHartm
Категория 3
33.Плагиомниум драммонда Драммонда плагиомниумыPlagiomnium drummondi T
Категория 3
34.Гаматокаулис глянцевитый Ялтыравыклы гаматокаулисHedenaes Категория 0
Искәрмә. Быел чыккан Кызыл китапта безнең якларда очрый торган ак куян (заяц-беляк) өстәлгән.
3.Мәктәптә укучыларны Кызыл китап һәм анда кертелгән төрләр ,белән таныштыру, экологик культура тәрбияләү этаплары:
1. | Әзерлек этабы | Кызыл китапны анализлауга багышланган чаралар үткәрү. Алга таба проект белән эшләүнең төп юнәлешен билгеләү. |
2. | Төп этап | Кызыл китапны өйрәнүгә багышланган чаралар планын төзү һәм тормышка ашыру |
3. | Йомгаклау этабы | Активистларны билгеләү һәм аларны тантаналы рәвештә бүләкләү. |
Шушы этаплар барышында үтәләсе эшләр планы
№ | Мероприятие | Вакыты | Җаваплы кеше |
1 | Анкеталар үткәрү. “Табигатьтә ни өчен төрләр юкка чыга?”-әңгәмәләр үткәрү | Сентябрь | Сыйныф җитәкчеләре,биология укытучысы, Ахметшина Алия |
2 | Кайбыч районында Кызыл китапта очраган төрләр белән таныштыру кичәсе үткәрү | Октябрь | Биология укытучысы, Ахметшина Алия, активистлар |
3 | Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен турында буклетлар ясау һәм тарату. | Сентябрь, май | Биология укытучысы, Ахметшина Алия, укучылар үзидарәсе |
4 | Рәсем конкурсы. | Айга 1 тапкыр | Биология һәм рәсем укытучылары |
5 | Презентацияләр конкурсы . | Ноябрь, март | Биология укытучысы, Ахметшина Алия |
6 | “Могҗизалар кыры” | Декабрь | Биология укытучысы, Ахметшина Алия |
7 | Кызыл китап турында альбом ясау. | Ел дәвамында | Ахметшина Алия, активистлар |
8 | Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен пропагандалау | Ел дәвамында | Биология, география укытучылары, сыйныф җитәкчеләре |
9 | Кызыл китапка кергән төрләр буенча викторина | январь | Биология укытучысы, Ахметшина Алия |
10 | Иҗади эшләр конкурсы. | февраль | Татар теле укытучысы, биология укытучысы |
11 | КВН “Кызыл китап битләреннән...” | март | Биология укытучысы, сыйныф җитәкчеләре,Ахметшина Алия |
12 | Плакатлар конкурсы (төрләрнең юкка чыгу сәбәпләре турында) | апрель | Рәсем укытучысы, биология укытучысы, Ахметшина Алия |
13 | Табигатькә экскурсияләр оештыру | май | Сыйныф җитәкчеләре, биология укытучысы |
14 | Ел дәвамында зур активлык күрсәткән укучыларны линейкада бүләкләү | май | Мәктәп администрациясе |
Проектның бюджеты:
№ | Чыгымнар исеме | Чыгымнарның расшифровкасы (сумнарда) | Барлыгы (сумнарда) | Финанслау чыганагы |
1 | Канцелярия товарлары | Папкалар:10 шт.х 80 сум=800 сум. Бэйдж: 10 шт. х 15сум.=150 сум. Ватманнар: 20 шт. х 25 сум=500сум. Гуашь: 5 шт. х 50 сум=250 сум. Клей ПВА: 5 шт. х 15 сум=75 сум. Файллар:2х100сум=200 сум. Төсле кәгазь: 5х30сум=150 сум. Маркерлар: 10шт.х20сум=200сум. Грамоталар: 100 шт.х10сум=1000 сум. | 3525 сум | Спонсорлар |
2 | Кирәкле техник җиһазлар | Хәтер картасы 8гБ: 1шт.х450сум=450 сум Төсле принтер, гади принтер Компьютер Интерактив такта | 450 сум | Спонсорлар Мәктәптә бар Мәктәптә бар Мәктәптә бар |
Йомгаклау.
Табигать гүзәллеге юкка чыкмасын өчен, табигатьне сакларга кирәк.
Экологик һәлакәт булмасын өчен, кешеләр һәр эшне уйлап эшләргә тиешләр. Урманда, болында, елга буйларында үз артыңнан чүпләрне җыярга, шырпы белән уйнамаска, кош ояларына тимәскә, елга буйларын чиста тотарга кирәк. Шул вакытта гына безнең табигатебез матур, урманнарыбыз төрле җәнлекләргә, елгаларыбыз балыкларга бай булыр. Табигать юмарт, әмма кеше үзенең хезмәте һәм табигатькә мөнәсәбәте белән җирнең байлыкларын арттырырга тиеш. Шул чагында гына без сау-сәламәт булырбыз, тирә-ягыбыз матур булыр. Мин туган табигатемнең матур, ямьле булуын телим!
Кулланылган әдәбият:
Интернет ресурслар:
Кушымта 1
Кызыл китапка керүче төрләрнең статусы
Категория 0 (Ex) – Республика территориясендә 50 ел күренмәгән төр, юкка чыккан дип исәпләнәләр.
Категория 1 (Cr) – юкка чыгу куркынычы астында торучы төр;
Категория 2 (En) – санын киметүче төр, тиз арада юкка чыгарга мөмкин;
Категория 3 (Vu) – Сирәк, саны һәм таралуы аз санда булу сәбәпле зәгыйфь, ареал чигендә;
Категория 4 (DD) – Статусы буенча билгесез төр, өстәмә тикшерү таләп итә;
Категория 5 - күрелгән чаралар яки табигый сәбәпләр аркасында кайтарылган төрләр, аларның саны куркыныч тудырмый, ләкин бу төрләр саклауга һәм контрольгә мохтаҗ.
Бу бүленеш үсемлекләргә һәм гөмбәләргә кагылмый.
Кушымта 2
Анкета №1
Син табигатьне саклый беләсеңме?
Үзеңә туры килгән җавапларны түгәрәкләп билгеләп баргансыңдыр. Шулай итеп, синең 5 түгәрәгең булды. Ә хәзер очколарны куш. Үзеңнең табигатьнең яшь дусла-рының кайсы төркеменә керүеңне ачыкла. Әгәр дә нәтиҗәләр бик ошап бетмәсә, үпкәләмә - уйланырга урын бар, дигән сүз.
I төркем ( 5-11 очко җыючылар):
Әгәр дә бөтен кеше синең кебек булса, урман-елгаларыбыз җәфа чикмәс иде. Синтабигать турында күп белеп кенә калмыйча, аны саклый да беләсең. Ирешел-гәннәрдә туктап калма. Тагын да күбрәк белергә тырыш.
II төркем (12-18 очко җыючылар):
Синең, билгеле, табигать турында бераз белемең бар, аңа ярдәм итәсең дә килә. Ләкин ул белемең чамалы, шуңа күрә үзең теләмәсәң дә, табигатькә зыян китерүең мөмкин. Күбрәк укы, табигать турында күп белүчеләр белән сөйләш, шулай булганда син дә табигатькә файда китерә алачаксың.
III төркем (19-25 очко җыючылар):
Син табигатьне яратасың. Бу бик әйбәт. Ләкин аның турында бик аз беләсең. Сиңа үсемлекләр, хайваннар тормышы турында күбрәк өйрәнергә кирәк.
Кызганыч, тагын бер төркем малайлар-кызлар да бар. Алар матур чәчәкләрне өзәләр, кош ояларын туздыралар, яшел аланны чүпкә батырып калдыралар. Билгеле инде, бу тестлар алар өчен түгел. Андыйлар арасында син дә бардыр дип уйламыйбыз, “Табигать балалары”н укучы яшь дустыбыз.
Анкета №2
Сез табигатькә ничек карыйсыз?
а. Сакчыл б. Җаваплы в. Яратып г. Билгеле түгел
2. Тирә-юньне пычратучы иң зур фактор булып нәрсә тора?
А. Транспорт б. Промышленностҗ в. Авыл хуҗалыгы г. Кеше эшчәнлеге д. Атом электростанцияләре
3. Сезнең фикерегезчә экологик проблемаларны кем чишәргә тиеш?
А. хөкүмәт б. Табигатьне саклау министрлыгы в. Һәр кеше г. Фән
4. экологик культура нигезендә нәрсә ята?
А. Табигатьтәге бөтен төрлелекне саклау б. Үзеңнең киләчәчәгең өчен борчылу
В. Биосфера эволюциясенең киләчәге өчен җаваплылык тою
Г.табигатьнең матурлыгын саклау теләге
Анкета №3
Табигать нәрсә ул?
Табигатьне саклау нәрсә дигән сүз?
Кеше ни өчен табигатьне сакларга тиеш?
Кеше кемнән яки нәрсәдән табигатьне сакларга тиеш?
Кызыл китап нәрсә ул?
Кызыл китапта кызыл төс нәрсәне аңлата?
Татарстанда яшәүче нинди хайваннар республиканың Кызыл китабына кертелгән.
Дөньяда һәм республикабызда нинди экологик проблемаларны беләсез?
Планеталарның үпкәләре булып нәрсәләр тора?
Тере организмнарны файдалы һәм зыянлыга бүлеп буламы?
Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"
Рисуем осенние листья
Большое - маленькое
Городецкая роспись
Золотой циркуль