Татарстан Республикасының Конституциясе-республика үсешенең динамик нигезе
Вложение | Размер |
---|---|
konstitutsiya_rt.docx | 17.6 КБ |
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне
Туган ил- алтын арышлар,
Туган ил ул- зифа камышлар,
Туган ил ул- иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар.
Туган ил ул- зәңгәр диңгезләр,
Туган туфрак, үскән нигезләр.
Туган илдә – барыбыз бертуган,
Бик адерле безгә ул шуңа.
Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә.
Без борынгы бабаларыбыздан искиткеч матур илне мирас итеп алдык.Ватаныбыз тарихи мең ел белән исәпләнә. Илебез терррторисе Россиядә яшәүче барлык халыкларның тырышлыгы белән үзләштерелгән.Гасырлар буена бик күп буын кешеләре Туган илебезне ныгытканнар һәм саклаганннар, аның куәтен һәм мәдәниятен үстергәннәр.
“Роосия “ дигән исем бик борынгыдан килә. Илебезнең икенче төрле исеме – “Россия Федерациясе”. “Федерация “ сүзенең латинчадан тәрҗемәсе “союз, берләшү” дигән мәгънәне аңлата.Россия территориясендә 100 дән артык милләт яши. Алар –руслар,татарлар,бурятлар, якутлар, башкортлар, калмыклар,аварлар, ингушлар, кабардылар, балкарлар, кареллар, урдмуртлар, ненецлар, энвеклар һәм башка бик күп халыклар. Барысында санап бетерер өчен бик күп вакыт кирәк булыр иде !
Татарстан – иң бай һәм мәйданы ягыннан да шактый зур республикаларның берсе. Татарстанның борынгы исеме Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы. Татарстан күп милләтле республика .Анда татарлар, руслар , чувашлар , марилар , удмурдлар , башкортлар һәм башка милләт кешеләре яшиләр.
Безнең дәүләт төзелешен илебезнең Төп Законы – Конституция билгели.
”Конституция” латинчадан тәрҗемә иткәндә ―”төзелеш, карар” дигән мәгънәне аңлата. Законнар – илдә яшәүчелҽрнең барысы өчен дә мәҗбүри кагыйдәләр. Конституция Төп Закон дип атала, ә бу башка законнар аңа каршы килергә тиеш түгел дигән сүз.
Россия Конституциясендә ―Кеше, аның хокуклары һәм иреге югары кыйммәткә ия, диелгән. Бу безнең Конституциябезнең төп фикере. ― Ә нәрсә соң ул хокук? Безнең нинди хокукларыбыз бар?
-Яшәүгә хокук;
-Иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка хокук;
-Яклануга хокук;
-Торакка хокук;
-Социаль тәэмин ителүгә хокук;
-Сәламәтлекне саклауга һәм медицина ярдәменә хокук;
-Белем алуга хокук.
Аларның иң мөһимнәре – яшәүгә, иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка, шәхси сергә һәм гаилә серенә, үзеңнең намусыңны һәм яхшы исемеңне яклауга, милеккә һәм башка бик күп нәрсәләргә булган хокуклар. Әмма һичбернинди бурычларың булмыйча, хокуклардан гына файдалану мөмкин түгел!
Илебез гражданнарының төп бурычларыннан берсе – табигатьне саклау,
аның турында кайгырту.
Гражданин ил тормышына битараф була алмый. Һәр кеше дәүләт эшләре белән идарә итүдә катнашырга хокуклы. Россия гражданнары дәүләт башлыгын һәм дәүләт власте органнарын сайлауда катнашалар. Илебездәге 18 яше тулган һәрбер гражданин дәүләт постына сайлану хокукына ия. Халык тарафыннан сайлану, мактаулы булу өстенә, үзеңә зур бурычлар алу да ул.
Республиканың төп законы – Татарстан Конституциясе.6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көнне билгеләп үтелә. Татарстанда дәүләт телләре — тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Татарстан Республикасы башка дәүләтләр белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыра, икеяклы килешүләр төзи, вәкиллекләр белән алмаша, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнаша.
Россия Федерациясе Президенты безнең илебезнең башлыгы булып санала.
Татарстан Республикасының Президенты- Минниханов Рөстәм Нургалиевич.
Дәүләт символлары – герб, флаг һәм гимн – илебезнең абруе символлары. Символлар бөтен халыкны тупларга һҽм берләштерергә тиешләр. Аларны ихтирам итмәү дәүләткә карата ихтирамсызлык күрсәтү булып бәяләнә. Без барыбыз да – Россия гражданнары, ә бу безнең хокукларыбыз һәм бурычларыбыз бар дигән сүз.
Дәүләт гаилә турында кайгырта, ана белән баланың сәламәтлеген саклауга һәм балаларны тәрбияләүгә аерым игътибар бирә. Татарстанда һәрбер кешегә сүз, матбугат, фикер һәм вөҗдан иреге бирелә.
Татарстан Республикасы гражданнары Конституцияне һәм барлык законнарны үтәргә бурычлы. Алар башка гражданнарның намусын һәм милли горурлыгын хөрмәт итәргә, закон тәртибендә салымнар түләргә һәм хәрби хезмәт үтәргә, дәүләт чыгымнарында катнашырга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, мәдәни хәзинәләрне һәм тарихи истәлекләрне сакларга, башка илләрнең халыклары белән хезмәттәшлекне үстерергә, бөтен дөньяда тынычлыкны ныгытырга бурычлы.
Притча о гвоздях
Хризантема и Луковица
Сила слова
Убунту: я существую, потому что мы существуем
Проказы старухи-зимы