Проектная работа
Вложение | Размер |
---|---|
Проектная работа | 39.46 КБ |
Конкурс исследовательских и творческих работ для младших школьников
«Наше наследие»
Исследовательская работа
“Балачак шагыйрәсе”
(название работы)
Фаттахова Айгуль Марселевна
Ф.И.О. ученика
МБОУ «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» - 4 класс
школа, класс
Научный руководитель
Учитель Тазетдинова Гульшат Ринатовна,
учитель начальных классов
высшей квалификационной категории
(предмет, категория)
Елабуга, 2016 год
Кереш
Балалар әдәбияты өлкәсендә иҗат итүнең ни дәрәҗәдә авыр булуын аңлаган В.Г.Белинский: “Балалар язучысына әверелергә мөмкин түгел, бәлки балалар язучысы булып туарга кирәк”, - дип язган . Бу юллар нәкъ менә Мәрзия апа турындадыр...
Проектның максаты:
Балалар язучысы, авылдашыбыз М.Фәйзуллинаның тормыш һәм иҗат юлы турында тулы мәгълүмат туплау, әсәрләре белән танышу. Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү. Укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү. М.Фәйзуллина әсәрләренә, шигърияткә карата, татар әдәбиятына, мәдәниятенә хөрмәт, мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү.
Кулланылган метод һәм алымнар:
Практик яктан мөһимлеге:
Әзерләнгән материалны башлангыч классларда әдәби уку дәресләрендә, түгәрәк шөгыльләрендә, класстан тыш уку өчен файдаланырга мөмкин.
Проект этаплары:
Төп өлеш
Балалар язучысы Мәрзия Низам кызы Фәйзуллина 1930 елның 11 июнендә Татарстан Республикасының Арча районы Шушмабаш авылында дөньяга килә. Ишле гаиләдә үскәнлектән, яшүсмер чагыннан ук хезмәткә тартыла. Урта мәктәпне тәмамлагач , 1946-1962 елларда, Казанда төрле оешмаларда – халык судында секретарь, милиция хезмәткәре (балалар эшләре буенча инспектор), Татарстан китап нәшриятында бухгалтер, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
1958-1964 елларда читтән торып Мәскәүдәге М.Горький исемендәге Әдәбият институтында укый. Шушы елларда Мәскәү балалар нәшриятларында да аның балалар өчен язган китаплары басыла.
Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә кызы тәрбиясендә яши.
М.Фәйзуллина балалар әдәбиятына зур тормыш тәҗрибәсе туплап килә. Аның нәниләр өчен беренче шигырьләре матбугатта илленче елларда басыла башлый. Нәкъ шушы елларда (1956 елда), әлеге “үзенчәлекле” дөньяга якынрак булу теләге белән, ул балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша. Әдибә ялгышмый. Балалар белән эшләү дәверендә аның иҗаты үсә, ныгый. “Чәчәкләр сәгате”, “Ике көрәк”, “Зур дулкыннар”, “Гөлнар мәктәпкә бара” һ.б. – шуның матур мисалы.
Мәрзия апаның иҗаты, нигездә, безгә - кече яшьтәге мәктәп балаларына багышланган. Озак еллар дәвамында кече һәм мәктәп яшендәге балалар белән эшләү аңарда нәкъ шушы өлкәдә иҗат итү ихтыяҗын тудыра. Шагыйрәнең геройлары гади, тормышчан, балаларча эчкерсез һәм тәҗрибәсез:
Төнлә белән тәрәзәгә
Кыш бабай чигү чиккән
Мондый матур көмеш җепне
Ул каян ала икән?
“Әти күзлеге”, “Мин кунаклар яратам”, “Тегү тегәм”, “Чана шуганда” һ.б. шигырьләрендә исә әлеге сыйфатлар җиңелчә юмор белән дә сугарылган:
Күршеләргә кергән идем
Әти күзлеген киеп.
Барысы да уйладылар
Әтисе кергән диеп.
Тәрбия мәсьәләләре М.Фәйзуллина иҗатының үзәген тәшкил итә.Мисалга “Урман докторы”, “Ташбака”, “Бал корты”, “Ялкау чебен”, “Аннан-моннан”, “Теләсәң эш табыла”, “Балыбыз кая киткән?”, “Шапшак Гөлшат” шигырендә балаларга гомумән хас булган кесәләргә төрле чүп-чар тутырып йөрү гадәте тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәяләнә.
Анда ни юк: төймә. Курчак,
Акбур, көзге кисәге.
Бу шапшаклыгын ташларга
Бармы икән исәбе?
Табигать, тирә-юнь, кош-корт, җәнлекләр тормышын сурәтләгәндә дә тәрбия, белем, матурлыкны күрә белү һәм аңларга өйрәтү максатын күздә тотып эш ителә. М.Фәйзуллинаның табигать турындагы шигырьләре, гомумән, үзенең җанлылыгы, матурлыгы белән аерылып тора һәм игътибарны җәлеп итә.
Без, балалар, кызыксынучан халык, аерым күренешләрне белергә, аңларга омтылабыз.Шунлыктан күп вакыт уйланабыз, ниндидер сорауга җавап эзлибез. Мәрзия апаның кайбер шигъри табышмакларында, шигырьләрендә җавапны табып та өлгерәбез, ә кайсы шигырьләре исә үзе үк безне уйлату өчен этәргеч көчкә әверелә. Бу юнәлештә шагыйрәнең “Табышмаклы әлифба” тупланмасының әһәмияте зур. Кайбер шигырьләр теге яки бу җәнлекнең, кош-кортның аерым сыйфатларын санап бирүгә генә корылган булса да, шигъри табышмаклар безне кызыксындыра, мәгълүмат белән баета.
Җәй буена бал җыя:
Кыш буена хәл җыя.
Торыр өчен бар йорты,
Шунда яши бал корты.
Шулай итеп, кызыклы шигъри аңлашу, мавыктыргыч әңгәмә аша М.Фәйзуллина безгә җиңел аңлашыла торган әсәрләр тудыра.
Мәрзия апаның иҗаты фантазиягә бай. Биредә кызыклы чагыштыру, уңышлы гипербола, шагыйрә иҗатына гына хас сурәт һәм алымнарны очратырга була. Мисалга, радиодан отып алган көйне кабатлап йөрүче песи(“Мырауҗан”), кузгатып җибәрүгә үзләре үк биеп китүче читекләр (“Каюлы читек”), балыклар туҗмасын өчен елга һәм күлләргә тәрәзә куеп йөрүче Кыш бабай (“Кыш бабай тәрәзәсе”), нәниләр әтәче турында хыялланучы бала (“Юк нәниләр әтәче”), әкият тыңлау өчен җеп сузган үрмәкүч (“Үрмәкүч”) образлары безнең күңелләргә үтеп керерлек итеп эшләнгән.
Мәктәп һәм авыл китапханәләренә барып Мәрзия апаның төп басма китаплары белән таныштык. Мәктәп китапханәсендә китаплары чагыштырмача аз күләмдә. “Әдипләребез”, “Балачак әдипләре” библиографик белешмәләреннән М.Фәйзуллина турында укыдык. Аның турында мәгълүмат “Татар энциклопедик сүзлеге”нә дә кертелгән.
Төп басма китаплары:
Салават күпере: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1955. – 15 б. – 20000 д.
Чәчәкләр сәгате: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 20 б. – 20000 д.
Ике көрәк: шигырь. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 17 б. – 30000 д.
Зур дулкыннар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 14 б. – 20000 д.
Гөлнар мәктәпкә бара: шигырь. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 12 б. – 30000 д.
Шаян ай: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 29 б. – 25000 д.
Саф мәхәббәт: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 55 б. – 9000 д.
Нәни булышчы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 16 б. – 18000 д.
Энҗе чәчәк: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 103 б. – 9000 д.
Уенчыклар иртәсе: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 32 б. – 9000 д.
Болытсыз яңгыр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 126 б. – 5000 д.
Сугыш юлларының тузаны: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 110 б. – 2000 д.
Салават күпере: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 24 б. – 50000 д.
Чиккән яулык: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 192 б. –10000 д.
Мияубикә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 31 б. – 10000 д.
Гаилә әлифбасы: әниләр һәм балалар өчен тәрбия китабы. – Казан: Мәгариф, 1999. – 55 б. – 2000 д.
Тик сиңа гына: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 224 б. – 1000 д.
Якташыбыз иҗаты турында фикерләр
Баланың тәүге елмаюы. Аның беренче адымы. Теле ачылып, сөйләшә башлавы. Беренче дуслары... Кем булыр ул? Җәмгыятькә нинди кеше бүләк итәсең син? Болар барысы да ана тәрбиясенә бәйле. Ананың күңел байлыгы бала күңеленә күчә. Бу гомуми сүзләрне Мәрзия гади итеп, шигъри итеп әйтә. Ул аларны үзенчә моңга манып, кеше күңеленә сала.
Саҗидә Сөләйманова, шагыйрә.1968
Мәрзия Фәйзуллинаның иҗаты... балалар поэзиясе белән генә чикләнми. Ул балалар бакчасыннан олылар бакчасына да килеп чыга... Олылар күңеленең дә тирән төпкелләрендә яшәгән мәхәббәт тойгыларына кагыла, ана хисләре аны били, әтиләрнең сагышлы карашлары, малай атасы булу куанычлары – тагын башка бик күп төрле тирбәнешләр биләп ала.
Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1990
Мәктәбебездә Туган якны өйрәнү музее эшләп килә. Биредә Мәрзия апа иҗатына багышланган аерым бүлек бар. Анда аның китаплары саклана. Үз кулы белән авылдашларга язылган теләкләре, гаилә фотолары, мәктәбебезгә очрашуга кайткан мизгелләрне саклаган альбомнар саклана. Без аларны бик кызыксынып карадык, укыдык.
IV. “Гаилә әлифбасы” китабы
М.Фәйзуллинаның соңгы елларда дөнья күргән “Гаилә әлифбасы” җыентыгы аерым игътибарга лаек. Биредә шагыйрәнең төрле елларда язылган шигырьләре тупланган һәм алар бер максатка яраклаштырылган – әниләр һәм балалар өчен тәрбия китабы булдыру. Уңышы – халыкның рухи хәзинәсен, әхлагын, диннең әдәп кагыйдәләрен хәдисләр ярдәмендә бирү. Һәр хәрефкә аталган шигъри сүз белән бергә, шигырьләрдә Ана һәм Бала образлары, алар арасындагы якынлык берсеннән икенчесенә күчә һәм ачыла бара. Туган телгә мәдхия җырлана, йола һәм дингә хөрмәт тәрбияләнә. Дини тәгълиматлар белән бәйле, бала тәрбияләүгә багышланган әдәби әсәрләр татар әдәбиятында бик аз күләмдә. Югыйсә Коръән-шәрифнең аерым хәдисләре тәрбия максатында балаларга да, әти-әниләргә дә бик файдалы. Аллаһы тәгалә, мәчет, намаз кебек төшенчәләрне белеп үскән бала туганнарына ихтирамлы, тәрбияле булып үсә бит! Әсәрләре аша М.Фәйзуллина шул юнәлнештә беренче адымнарын ясый, гореф-гадәтләргә таянып тәрбияләүнең кирәклеген ача. “Гаилә әлифбасы” китабы өчен М.Фәйзуллина 2005 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләгенә лаек бул
Без “Перспектив башлангыч мәктәп” программасы буенча белем алабыз. М.Фәйзуллинаның башлангыч класс дәреслекләренә кертелгән әсәрләрен, теамтикасын барладык һәм түбәндәге таблицаны төзедек:
1 класс
әдәби уку | татар теле | ||
дәреслек | мөстәкыйль эш дәфтәре | дәреслек | мөстәкыйль эш дәфтәре |
Күл буенда – 70 бит | - | - | Күгәрчен – 9 бит |
2 класс
әдәби уку | татар теле | |||||
дәреслек | мөстәкыйль эш дәфтәре | дәреслек | Мөстә кыйль эш дәфтәре | |||
1 кисәк | 2 кисәк | хрестоматия | 1кисәк | 2 кисәк | ||
- | Агачлар да күлмәк алыштыра – 101-102 бит | - | Керпе – 9 бит, Күлдәвекләр – 65 бит, Кыш бабай тәрәзәсе – 66 бит, Кояш нурларын коя – 67 бит. | Казлар – 52-53 бит, Үрмәкүч – 78 бит. | - | - |
3 класс
әдәби уку | татар теле | |||||
дәреслек | мөстәкыйль эш дәфтәре | дәреслек | мөстәкыйль эш дәфтәре | |||
1 кисәк | 2 кисәк | хрестоматия | 1 кисәк | 2 кисәк | ||
- | - | - | - | Суган тураганда – 14 бит | Гөмбәләр – 61 бит, Тугызынчы май – 40 бит | - |
Кешелек тарихы Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Шушы уңайдан М.Фәйзуллинаның үткәнне һәм бүгенгене бәйләп торучы шигырьләре турында да сөйлән узасыбыз килә. “Сугыш юлларының тузаны” циклы шагыйрәнең 48-50 нче елларда госпитальдә эшләү дәверендә алган тәэсирләренә нигезләнеп язылган. Сугыштан соңгы әлеге авыр елларда, бер төркем яшьләр белән бергә, М.Фәйзуллина да яралы солдатларга булышу (ашату-эчертү, китап уку, хат язу һ.б.) өчен госпитальгә җибәрелә. Биредә булачак шагыйрә күргән-ишеткәннәрен дәфтәренә терки бара, һәм бераздан шигырьләр туа. Циклның язылу тарихы турында әдибә “Үзем турында үзем” хезмәтендә түбәндәгечә яза:
“1946 еллар иде бу, йөрәгемә яра салган еллар иде. Казан госпиталендә каты яраланган солдатларның сызланып ятканнарын, җан биргәннәрен үз күзләрем белән күрдем. Каты яраланганнарның хәлләрен җиңеләйтү өчен, аларга сулар эчертә, юата, сораулары буенча аларның гаиләләренә хатлар яза, сугышта булган хәлләр турында сораша идем... Ишеткәннәремне дәфтәргә язып барырга тырыша идем. Шулай итеп “Сугыш юлларының тузаны” китабым дөнья күрде”
4 класс дәреслекләрендә Мәрзия апаның әсәрләре юк, сугыш тематикасына язылган әсәрләреннән 1 генә шигыре (Тугызынчы май) урын алган. Шуннан чыгып без балалар өчен сугыш темасына язылган әсәрләрне үз эченә алган җыетык төзергә булдык. Бу китапчыкны башлангыч классларда әдәби уку дәресләрендә (бигрәк тә 4 класста), түгәрәк шөгыльләрендә, класстан тыш уку өчен файдаланырга мөмкин. (Кушымта 1)
Без Мәрзия апаның сугыш ачысын чагылдырган шигырьләренә бик теләп мөрәҗәгать итәбез. Кайберләрен яттан сөйләргә өйрәндек, Арчада “Во имя мира на земле” дип аталган Республика шигырь укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды. Мин бу конкурста Мәрзия Фәйзуллинаның “Шәм” шигырен сөйләп 3 урынга лаек җиңүче булдым. (Кушымта - видеоязма)
Гомумән, М.Фәйзуллина – татар балалар әдәбиятында үзенең ныклы урынын булдырган шагыйрә. Аның байтак шигырьләре рус, үзбәк, чуваш, украин һ.б. телләрдә дөнья күргән. Ул 1990 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Йомгаклау
Безгә бу проект өстендә эшләү бик кызыклы булды. Без татар әдәбияты турында белемнәребезне ныгыттык. Күзәтергә, эзләнергә, чагыштырырга, анализларга һәм кечкенә генә булса да нәтиҗәләр ясарга өйрәндек.
Эшебезнең нәтиҗәсе булып китапчык һәм презентация тора. Без Мәрзия апаның нәкъ менә безнең авылныкы булуы белән горурланабыз. Аның шигырьләрен хәзер тагын да яратып укыйбыз.
Бу җәйдә Мәрзия апага 85 яшь тулды. Аны олы гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез! Исәнлек, саулык телибез!
Кулланылган әдәбият
кушымта1
Сугыш юлларының тузаны
( дәрестән тыш уку өчен шигырьләр)
М.Фәйзуллина
Агроном
Урман аша барам разведкага,
Як-ягыма карыйм текәлеп,
Миңа каршы килә юлдан берәү,
Аркасына капчык күтәреп.
Изүләрен чишкән, тиргә баткан,
Ә йөзендә михнәт эзләре
Күрәм: бер карт .Хәлдән тайса да ул,
Өмет белән яна күзләре.
Аннан сорыйм – кая юл тотасың,
Син аркаңа авыр йөк алып?
Җавап бирде миңа, ул капчыгын
Җиргә куеп торып, тукталып:
Ә йөрәктә – ачу давылы.
Бигрәк авыр булды ташлап китү
Гомер иткән туган авылны.
Дошман һаман безне кысрыклый һәм
Без биләгән җирләр кечрәя.
Ә күңелдә җиңү өметләре
Һич кимеми, арта, көчәя.
Бар теләгем - сортлы орлыкларны
Кул тидерми исән сакларга.
Җиңү килгәч кире, алып кайтып,
Чәчәр өчен туган якларга.
Кайсы якка гына карасам да
Малкайларым үлән утлап бара,
Күләгәдән, урман буеннан.
Барда сине искә төшергәнгә
Син китмисең, әти, уемнан.
Шундый матур булып күтәрелә
Басуларда яшел уҗымнар.
Үзең кебек , әти, җанга якын
Син булган һәм йөргән урыннар.
Яшел шәлен салып иңнәренә,
Агым суның карап акканын,
Искә алып шәһит булганнарны,
Яр буенда боега ак каен.
Чишмәләрдән иелеп су эчкәндә
Сердәш иттең син дә каенны.
Шул сулардан эчкән күпләр шәһит,-
Сиңа язам тирән кайгымны.
Кайсы якка гына карасам да,
Бар да сине искә төшерә;
Әни, син, мин, имеш, җиләклектә...
Күзем йомсам, шундый төш керә.
Урак эзе
Күз алдымда тора әти һаман
Син киткәндә сугышка
Карап тордың, моңсу сагышланып,
Алтын дулкын кебек арышка.
Искә төшә синең янга утырып
Комбайнда кырны уравым...
Эшләр хәзер башкачарак –
Кулдан төшми кәкре урагым.
Миндәй яшьләр, кызлар, тол хатыннар
Урып бара башлап, иң алдан.
Аннан – бала-чага, арттан – картлар,
Алар, әти, безгә инанган.
Дөрес, башта тәмам төшенгәнче
Эшләр бик үк әйбәт бармады.
Моны әйтеп тора сул кулымның
Урак кискән чәнчә бармагы...
Ә аннан соң бераз күнегелде,
Учмалардан булды көлтәләр.
Тик шулай да иген басулары
Комбайннар килүен көтәләр.
Билгесез солдат
Урман аша корал ташыганда,
Ат туктатаыпашап алганда,
Чәебезгә җиләк җыяр өчен
Мин юл тоттым әле аланга.
Барып керсәм яшел аланлыкка,
Чәчәкләрнең балкый һәр төре.
Әйтерсең лә җирдә хасил булган
Чәчәкләрдән салават күпере.
Кинәт күзем төште: калкып тора
Яңа кабер шушы аланда.
Кулга тотып корыч каскамны
Башым идем мин аңа.
Ә аннары бер әйләнеп чыктым
Үлән баскан кабер тирәсен.
Бер билгесез солдат кабере бу,
Ни язу юк монда, ни рәсем.
Күзем кабат чәчәкләргә төшеп,
Кинәт килде шундый уй башка:
Ул чәчәккә карап елмайгандыр,
Соклангандыр карап кояшка.
Ниндидер кош, чүт-чүт итеп сайрап,
Арындырды шулчак уйлардан.
Мин куандым: кулым канга түгел,
Җиләк суы белән буялган.
Күз яшемнең тамды ачысы...
Һәм үтендем: әгәр яшем кипсә,
Яшь булып там, әй, чык тамчысы!
Фоторәсем
Сәрби апа ике улсыз калды,
Шул турыда әти хәбәрем;
Ипләп кенә ул сандыгын ачты,
Белер өчен кергәч хәлләрен.
Ике улы бергә төшкән фото
Посып ята сандык төбендә...
Ул аларны сабыйлардай итеп,
Кулларына алды бүген дә.
Икесе дә алар бер көнне
Сугыш барган якка юл алды...
Берсе корбан булды, икенчесе
Бер хәбәрсез китеп югалды...
Шул рәсемгә карап уйлыйдыр ул
Һич онытылмый торган үткәнне:
Соңгы тапкыр аны ике улы
Ике яңагыннан үпкәнне.
Икесе дә тере кебек алар,
Күр, рәсемнән карап елмая, -
Балалар соң үләмени җирдә,
Ана кеше барда дөньяда!..
Җилкәләрдә сүстән үргән баулар
Каты сугыш барган бу җирләрдән
Дошман артка чиккән җиңелеп.
Хатын-кызлар җирне сукалыйлар
Сабаннарга ат күк җигелеп.
Барысы да башны түбән иеп
Тавыш-тынсыз тарта тын гына.
Җилкәләрдә сүстән үргән баулар
Ә йөзләрдә тирән моң гына.
Әнә берсе арттан тотып бара,
Ай-яй авыр тимер сабаны.
Камыл чәнчи минем йөрәгемне
Чәнчегән күк аның табанын.
Тиздән сугыш тынар, ватан халкы
Дошман кылчын турар сабанга.
Хатын-кызның нужа чигүләре
Күз алдында торыр һаман да.
Ант
Бомба сибә дошман карчыгасы,
Тынгы бирми безгә бүген дә.
Шуңар күрә кошлар күтәрелми
Гаскәр торган авыл күгенә.
Шартлау саен, без туктаган йортның
Түшәменнән туфрак коела.
Хуҗа кызы – бер гөнаһсыз сабый
Куркуыннан миңа сыена
Күк булмаган җиргә китәргә! –
Анда бомба төшмәс, тыныч булыр,
Шартлау, куркынычлар бетәр дә...
Җавап таба алмый аптырадым,
Каушап калдым, әллә нишләдем.
Кочагыма алып үптем аны,
Мөлдерәмә тулып хисләрем.
Шунда китнәт безгә приказ булды,
Көрәш белән алга китәргә.
Мин ант иттем шушы сабыйларны
Тыныч, аяз күкле итәргә.
Бабам шинеле
Бабам безне ятим итте,
Кинәттән үлеп китеп.
Шинелен саклыйбыз хәзер,
Бабамның төсе итеп.
Бу шинель үзе бик сәер-
Киң итәге ермалы.
Төймәсе юк, каптырмалы,
Шундый җылы сырмалы.
Басып кергән фашистлардан
Коткарганда илемне,
Бабам дүрт ел буе кигән
Менә шушы шинельне.
Ярчык тишкән эзләр дә бар
Итәгендә,җиңнәрдә...
Булган ул минем бабайга
Юрганы да,мендәр дә.
Бабам безне ятим итте,
Кинәттән үлеп китте.
Шинелен саклыйбыз хәзер,
Бабамның төсе итеп.
Юрий Алексеевич Гагарин
Мороз и заяц
Заяц-хваста
Цветение вишни в лунную ночь
Мальчик и колокольчики ландышей