Исследовательская работа.
Вложение | Размер |
---|---|
bay_tarihly_tugan_zhirem_proekt.odt | 450.18 КБ |
Бай тарихлы туган җирем – Көрәш-Бүләгем
( фәнни эзләнү эше)
Эчтәлек
I. Кереш өлеш...............................................................................................2-3.
II. Төп өлеш..................................................................................................4-10
2.1.. Минем кече ватаным .........................................................................4
2.2. Авылымның тарихы. .........................................................................5
2.3. Авылымның табигате...........................................................................6
2.4. Авылымның килеп чыгышы.................................................................7-9
2.5. Халкыбызның милли бәйрәме..............................................................10
III. Йомгаклау ............................................................................................ 11
Кулланылган әдәбият исемлеге....................................................................12
Кушымта....................................................................................................
I. Кереш өлеш
Янып калсын гомрең маяк булып,
Үзеңнән соң калган буынга.
М.Җәлил
Әйе, бик хак, матур сүзләр. Минем дә киләчәк буын өчен игелекле эш башкарасым килде һәм, иң кулае дип, фәнни-эзләнү эше язуны сайладым. Илһам чыганагы, яшәргә көч һәм дәрт бирүче күңел маягы булган туган авылыбыз тарихы турында язганда баштан төрле уйлар кичте. Шуларны башка укучылар күңеленә дә җиткерәсем килә.
Узган гасырның 80 нче еллары ахырыннан бирле татар халкы арасында милли үзаңны тәрбияләргә кирәк дибез. Милли үзаңны үстергәндә, тел белән тигез дәрәҗәдә үзебезнең тарихка да игътибар итәргә кирәк дип уйлыйм. Татар халкы, үзеңнең туган ягыңның тарихын ныклап өйрәнеп кенә милли үзаңны үстерергә мөмкин икәнлегенә ышанам. Тагы шуны әйтәсе килә: олы яшьтәгеләр иманлы буын үстерергә тели. Ә иманлы булуны мәчеткә йөрүдән, биш вакыт намаз укудан, Коръән ятлаудан гына гыйбарәт дип уйлыйлар. Ләкин мин моның белән килешеп бетмим. Иманлы булырга тырышкан кеше башта үзенең гаилә, нигез, урам һәм туган төбәге тарихын белергә тиеш. "Тарихын белгән үлмәс”,- дип тикмәгә әйтмәгәннәр бит.
Аннан соң, дога кылган вакытта, җиде бабай рухын искә алалар, ә чынлыкта кайберәүләр өченче буыннан да ары уза алмый. Туган ягыбызның тарихын өйрәнеп, мин мондый кешеләргә булыша алырмын дип уйлыйм. Менә шуның өчен эзләнү - тикшеренү эшемә югарыда әйтелгән теманы сайладым да инде.
Туган төбәк тарихын өйрәнгән вакытта, мин тагын бер нәрсәне аңладым. Бары тик туган як, гаилә, урам, авыл, мәктәп, халкың тарихларын белсәң генә, Бөтендөнья һәм Ватан тарихын тиешле дәрәҗәдә үзләштерергә мөмкин. Ә безнең авыл тарихы турында беркайда бернинди белешмә юк дип әйтерлек.
Туган нигезе, гаиләсе һәм төбәгенең тарихын өйрәтеп, андагы горурланырлык вакыйгаларны, күренешләрне кечкенәдән сеңдергәннән соң гына балаларны патриотик гражданнар итеп тәрбияләргә мөмкин дип уйлыйм.
Шулай итеп, эзләнү-тикшеренү эшемнең максаты – Көрәш-Бүләк авылының тарихын өйрәнү, авылдашларымда туган төбәгебезгә карата кызыксыну уяту. Шул максаттан чыгып, эшемдә түбәндәге бурычларны үтәргә уйладым.
1) Көрәш-Бүләк авылының барлыкка килү тарихын ачыклау;
2) Барлык чорда авылда яшәүчеләрнең исемлеген барлау, аларның турында мәгълүматлар туплау;
3) Авыл тарихында халкының горурлыгы булып саналырлык вакыйгаларны, шәхесләрне ачыклау.
Эш барышында мин түбәндәге эзләнү-тикшеренү алымнарын кулландым:
1) авыл аксакаллары, авылдашыбыз Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Ганиева Хатирә апа белән әңгәмә кору;
2) Кәрәкәшле авылы музей материалларын өйрәнү;
3) ТР Милли архивына читтән торып сәяхәт;
4) "Ютазы таңы” район газетасы материалларын өйрәнү.
II.Төп өлеш.
2.1.Минем кече илемнең визит карточкасы.
Урыссу шәһәр сыман бистәсе — Татарстан Республикасының Ютазы районы үзәге. Казаннан 380 км ераклыкта, Ык суының сул ярында урнашкан.
Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423951. Урыссу бистәсе 1945-46 елларда Урыссу ГРЭСы төзелү сәбәпле барлыкка килә. Бистәгә якындагы Урыссу (хәзерге Иске Урыссу) дигән татар авылы исеме кушыла.
Халыкның 71% — татарлар, 25% — урыслар тәшкил итә. Шулай ук чуашлар, удмуртлар, алманнар бар
. Урыссу аша Куйбышев тимер юлы, берничә төбәк һәм район дәрәҗәсендәге автомобиль юл уза. Ык аша салынган күпер Урыссуны Башкортстан ягындагы Октябрьский белән тоташтыра. Бистәдә 6 мәктәп., күпсанлы җитештерү ширкәтләре эшләп килә.
2.2. Авылымның тарихы.
Минем илем - гөлчәчәкле Татарстан. Ә туган ягым Ютазы районы Көрәш-Бүләк авылы Татарстан дәүләтенең кечкенә бер өлешен тәшкил итә. Татарстан картасында ул бер нокта булып күренсә дә, туган ягым минем өчен иң зур, иң матур, иң кадерле җир булып тоела. Чөнки һәркемгә үз туган ягы, туган туфрагы газиз. Адәм баласына туган ягының һәр җан иясе, үсемлеге,хәтта нәни колыны да кадерле.
Зурмы, кечкенәме – һәр кешегә үзенең төбәге, аның табигате, кешеләре якын . Туган ягым – ул минем туып үскән авылым. Тук башаклар белән дулкынланучы иген кырлары, җылы җилләрдә тибрәлүче чәчкәле болын -урманнар, биек таулар, киң яланнар, җәйрәп яткан күлләр матурлыгы сыйган бу сүзләргә. Туган җир туган нигездән, туган авылдан башлана.Аның турында бик күп сөйләргә була. Аның турында бик күп сөйләргә була. Шулай да мин туган авылыбызның кыскача тарихына тукталып үтәсем килә.
Авылымның исеме – Көрәш-Бүләк. Олы буын кешеләренең сөйләүләренә караганда безнең авыл калын – кара урманнар, сазлыклар, елгалар белән әйләндереп алынган булган.
2.3.Авылның табигате.
Көрәш-Буләк авылы Татарстанньщ Көнчыгыш чигендә, Ык елгасы буенда урнашкан. Җир өсте төзелеше дулкын сыман тигезлектэн гыйбәрәт.
Климаты- уртача континенталь. Бу климат артык озын булмаган җылы, ә кайбер елларны эссе җэе һэм уртача салкын кышы белән характерлана. Мондый климат кешеләр, усемлекләр һэм хайваннар өчен уңайлы.
Авыл урман-дала зонасында ята. Биредә урман белән дала чиратлаша. Урман яфраклы агачлардан тора. Бу урманнарда имән, юкә, өрәңге, каен кебек киң яфраклы агачлар төп агачлардан санала. Куаклар ярусында шомырт, балан. Җир өстендэ үлән катламы яхшы үсә.
Яфраклы урманнарда хайваннар дөньясы үзенчәлекле түгел. Безнең урманда төлке, куян, тиен очрый.
2.4. Авылымның килеп чыгышы.
Көрәш-Бүләк авылы урынында элек-революциягэ кадәр-алпавыт Мулюковлар хөкем сергәннәр. Монда аларның имениясе-хуторлары булган. 1919 нче елда мондагы кулакларны куып, башта 26 хуҗалык колхоз төзеп килеп утырган. Алар якын тирәдәге авыллардан хәзерге Ютазы районы. Бәйрәкәдән, Колчаннан, Каразиректән, Абтекәштән, Аитов поселокларыннан һәм башкалардан күчеп килгәннәр.
Колхозчы шагыйрь - Галим Насыйров.
Әнә анда тимер аргамаклар
Кәсләр ата тыр-тыр трактор
Иске илнең мирас сукалары Музейлардан карап җылап тор!
Их, трактор, әйдә барсын бетер,
Искелекне бетер олактыр!
(1928 ел 1 май)
2.6. Авылымның күренекле шәхесе.
Галим Мисбах улы Насыйров 1897 нче елның 4 нче апрельда Ютазы районы Колчан авылында туган.
30-нче елларда-газета һәм журнал битләрендә “Көрәш-Бүләк” колхозы дигән исем белән рәттән Галим Насыйров исеме дә еш очраган. Ул “Көрәш-Бүләк” колхозын башлап оештыручы, беренче булып колхозга керүче.
“Дүрт ташлы тегермәнебез бар, моны электрга көйләргә мөмкин. 600 гектар болыныбыз бар, шуның 50% заливной. Терлекчелеккә дә күп мөмкинлекләр бар”. Шул ук җыелышта колхозның председателе итеп тә аны сайлап куялар.
Җирләре тартып алынганнар белән шушы төрле авыллардан килеп колхоз төзүчеләр арасында көрәш башлана. Шуңа күрә колхоз “Көрәш-Бүләк”исемен ала.
Галим Насыйров үзенең “Ант итәбез корыч партия” исемле шигырендә булай ди:
Көрәшләрдә туган “Көрәш-Бүләк”
Ул жиңелмәс кулак, дошманнан!
Сүз бирәбез корыч партия Большевикка чыктык ярышка,
Кыенлыктан куркып тетрәнмәскә,
Чигенмәскә артка
Жиңәргә
бердән сүз бирәбез
Ант итәбез корыч партия.
Эйе, бу бик дөрес, “Көрәш-Бүләк” колхозы төзелу ул чагында авылда барган аяусыз сыйнфый көрәштә җиңү тантанасы булган һәм аны оештыруда Галим Насыйров зур роль уйнаган.
Шул чорда Галим Насыйровның Сөләймән Нуримановка язган, әле хәзергечә сакланган бер хатында болай диелә:
“...Икмәк жыю компаниясе чорында Малюковларга суд булды, үзләре хәзер төрмәдә, жирләреннән күчерәләр. Менә шул Малюковлар җиренә “Көрәш-Бүләк” исемендә 26 хуҗалыктан гыйбарәт авыл хуҗалыгы артеле оештырдым.
19 нче июльдә беренче оештыру җыелышы булды, устав кабул иттек һәм совет сайланды”.
Аннан 1930 нче елның 4 нче сентяберендә язган хатында шундый юлларны укыйбыз: “...18 нче апрельдә язгы күмәк чәчүгә чыктык. План буенча барлыгы 340 га чәчәргә тиеш идек, шуны үтәдек. Ләкин язгы чәчү гаять авыр булды, бердән колхоз әгъзалары ач иде, айга бишәр кадак паек белән үткәрелде. Колхозчыларның кайберләре көнгә бер мәртәбә дә ашамаган чаклары булды. Семена табу шул ай ук жиңел булмады. Нәтижәдә колхоздан чыгучы булмады, бәлки 10 хуҗалык яңадан колхозга керделәр.”
Г алим Насыйров
1920-1922 нче елларда гражданнар сугышы фрон- тында актив катнашкан.
1936 елның 22 сентяберендә ул вафат булган.
Безнең авыл табигатьнең иң гүзәл урыны – тау итәгендә урнашкан. Туган авылыбызның сокландыргыч урыннары чыннан да бик күп. Яшел тугайлы болыннарга, балыклы, кош - кортлы агым суларга, түгәрәк күлләргә, челтерәп аккан чишмәләргә бай ул.
2.5. Халкыбызның милли бәйрәме.
Кешелекнең үзе шикелле үк Борынгыдан килә бәйрәмнәр,
Шатлыклардан бәйрәм итә кеше
Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.
Җир шаулатыр бәйрәмнәрең булсын
Җир шаулатыр бәйрәмнәрен булсын
Бәйрәм бар халык-бай халык.
Гасырларның бәйрәм күлләрендә
җыры кала
Байраклары кала чайкалып
Бәйрәмнәрне барыбыз да яратабыз. Халкыбызньң милли бәйрәмнәре күп: каз өмәсе, Нәүрүз, карга боткасы, Сабантуй h.б. Безнең халыкка табигатьне олылау, ана җанлы итеп какау хас. Язны каршылау бәйрәме Нәүрүз, яңа уңыш бәйрәме “Сөмбелэ” дә шуны раслый. Сабантуй алар арасында иң күңелле , иң ямьлесе. Сабантуйлар алдыннан авылньң ничек ямьләнүенэ игътибар иткәнебез бармы? Бу ямьгә безнең Көрәш-Бүләк халкында һәр йөрт үз өлешен кертә. Урамнар, ишегаллары яхшылап жыештырыла, себерелә. Уңган жинги-апалар өй эчен дә идәннән тушәмгә кадәр берюып чыгармыйча калмыйлар. Сабантуй узасы көннәрдә авылга күрше - тирәдән агыла башлый. Авыл умарта оясына охшап кала.
һәр өйдэ тәмле тәмле ризыклар пешә: өчпочмак, гөбәдия, бәлеш дисеңме... Аларның исе бөтен урамга аңкып тора. һәр хужабикә узенең осталыгын, унганлыгын курсәтә. Ә гармун тавышы ишетелмичә буламы соң?! Милли моңнар агыла. Узенә олыны да, яшь жилкәнчәкне дә ияртә. Менә шундый ямьле була Сабантуй алдыннан безнең авыл! Сабантуй алдыннан сөлге дә җыялар бит әле. Ул бәйрәмнең иң күркәм, иң матур бизәге.Бәйгеләр узганһәркем, үз буләге кемгә эләгер икән дип, күзәтеп утыра. Тамашаны алып баручы: “Җинучегә шундый- шундый кешенең бүләге бирелде,”-дип әйткәндә аның башы күккә тия.
Менә Сабантуй көнне. Безнең авылда Сабан туе Ык буенда әрәрмәлек янында - табигатьнең бик ямьле урынында үтә.
Ике көнлек бәйрәм кешегә ел буена җитәрлек рух бирә, аңа яңа көч һәм илһам өсти, канат үстергәндәй итә. Сабантуй тамашаларын карагач, табигать олы ямь өстәлгәндәй була. Менә шундый илаһи көдрәткә ия ул Сабантуй!
Йомгаклау.
Тикшеренү эшемнең ахырында, халык мәкален искә алмыйча булдыра алмыйм: “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”. Чыннан да, агач тамырсыз булмаган кебек, кеше дә үзенең тамырлары, үзе үскән урманы турында кызыксынмыйча яши алмый дип уйлыйм мин.
Ә бүгенге көндә минем әйтәсе килгән фикерем шул: әйдәгез, бергәләп, үз туган ягыбызның язмышы турында кайгыртыйк! Бездән соң туган балалар төзек авылларны күреп горурланырлык булсыннар! Кечкенә авылларның киләчәге тулысы белән безгә, яшьләргә бәйле. Борынгыдан калган гореф-гадәтләрнең, йолаларның дәвам итүе дә бездән, яшь буыннан тора. Туган ягыбызның үткәнен белү, аның яхшы традицияләрен дәвам итү - безнең бурычыбыз. “Туган ягымны яратам”, - дигән юллар буш сүз булып калмасын иде. Без, яшьләр, туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы. Нәкъ бездән акыллы җитәкчеләр, тырыш эшчеләр, баш белән эш итүче ир – егетләр, гаилә терәге булырлык хатын – кызлар чыгарга тиеш. Әйдәгез, бергәләп, киләчәк буыннарыбыз, туган йортыбыз турында кайгыртыйк! Киләчәктә безнең балаларыбыз: “Менә ичмасам безнең әти-әниләребез безгә нинди төзек авыл, гүзәл шәһәр калдырганнар!” - дип горурланырлык булсын.
Туган нигез.... Туган өй.. Без барыбыз да шунда канат чыгарабыз, шунда очарга өйрәнәбез. Очып та китәбез... Әмма туган нигезебез безне һәрвакыт җылытып тора, иң кыен чакларыбызда искә төшеп йөдәтә. Кечкенә чакта бу бәхетне аңлап бетермисең шул. Читтә, еракта, син булмаган җирләрдә рәхәтрәк, ямьлерәк шикелле тоела. Ләкин хыяллар чынбарлыктан бик ерак. Күпме кимсенү, кыерсытылулар күрергә туры килә читкә китүчеләргә.... Минемчә, кеше тормышында иң ачы кайгыларның берсе – туган ягыңнан аерылу. Мин үз тормышымда мондый катлаулы сынаулар булуын теләмәс идем. Чөнки мин туган ягымнан берничә генә көнгә аерылсам да, сагыну хисе белән яна башлыйм.
Мин үземне бик бәхетле малай дип саныйм. Әйе, мин бәхетле! Минем туган өем, туган җирем, аһәңле туган телем, мине яратучы әти - әнием, апам, абыем , сеңлем бар. Кайчакта бар дөньяга ишетерлек итеп оран саласым килә: “Яратыгыз туган ягыгызны, аның кадерен белегез! Туган төбәкле, туган телле булу – нинди зур бәхет!”
Кулланылган әдәбият.
Денис-изобретатель (отрывок)
Знакомимся с плотностью жидкостей
Цветение вишни в лунную ночь
Как нарисовать лимон акварелью
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?