Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты – Сирин Батыршинның 1932-1935 еллар һәм сөргеннән соңгы чоры иҗаты; предметы – мәсәлләр.
Вложение | Размер |
---|---|
vystuplenie_po_sb_ibragimova_i_1.doc | 57 КБ |
prezentatsiya_sb-ibragimov.ppt | 1.3 МБ |
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
”3нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Юнәлеш: Сирин Батыршин – яңа тормыш җырчысы
фәнни-тикшеренү эшенең темасы
«Сирин Батыршин иҗатында
мәсәл жанры».
Фәнни эшне башкарды:
11 нче сыйныф укучысы
Ибраһимов Искәндәр Илдар улы
Җитәкчесе:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әхтәмова Лилия Мөхлис кызы
2016
Эчтәлек.
Кереш өлеш............................................................................................3 бит
Төп өлеш.................................................................................................4 бит
- мәсәл- борынгы жанр;
- С.Батыршин мәсәлләренең үзенчәлеге;
- мәсәлләрдә кулланылган образлар төрлелеге.
Йомгаклау..............................................................................................7 бит
Кулланылган әдәбият исемлеге...........................................................8 бит
Кереш өлеш
Фәнни эшем «Сирин Батыршин иҗатында мәсәл жанры»дип исемләнә.
Максатым:
Максатттан чыгып мин үземә түбәндәге бурычларны куйдым:
- шагыйрьнең мәсәл жанрында язылган әсәрләрен өйрәнү;
- мәсәлләрне туплау, анализлау;
- мәсәлләрдәге образлар бирелешенә, теленә игътибар итү.
Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты – Сирин Батыршинның 1932-1935 еллар һәм сөргеннән соңгы чоры иҗаты; предметы – мәсәлләр.
Әлеге эшне башкарганда түбәндәге метод-алымнар кулландым: тикшеренү, эзләнү, анализлау, күзәтү, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау.
Фәнни эшнең структурасы. Фәнни эш кереш, төп өлеш,йомгаклау һәм кулланган әдәбият исемлегеннән тора.
Төп өлеш
Фәнни - эзләнү эшем “Мәйдан” журналы белән бәйле башланып китте. Бу журналны безгә укытучы апа “Якташ язучылар белән танышу” дәресендә күрсәтте. Андагы шигырь, мәсәлләрне уку белән үрелеп барган дәресебез бер сулышта узды.Дәрестән соң калып, мин аларны кабат укып чыктым. Бигрәк тә мәсәлләре җәлеп итте. Аларны барлап, туплап, тикшеренү эшемне башлап җибәрдем.
Мәсәл - бик борынгы жанр. Ул үзенең тарихи үсешендә төрле этапларны үткән. Баштарак ул сөйләмдә гади мисал, чагыштыру буларак кулланыла. Алга таба иҗтимагый тормышта теге яки бу катлаулы ситуациядән чыгу юлын күрсәткән өйрәтмә, киңәш рәвешендә мөстәкыйльлек ала, борынгы грек әдәбиятында Эзоп, Рим әдәбиятында Федр иҗатында, Көнбатыш Аурупада һәм Азия илләрендә үстерелә. Атаклы осталары Лафонтен һәм Иван Крылов иҗатында чын мөстәкыйль, чын поэтик мәсәл югарылыгына күтәрелә.
Мәсәлнең жанр сыйфатларын билгеләгән төп сыйфатлар: сюжетлылык, вакыйганың кыска һәм җыйнак, билгеле бер фикер әйтү өчен үткенәйтелгән булуы.
Аллегориягә, кинаягә корылу. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, билгеле бер мораль сыйфатларны гәүдәләндерү өчен, кагыйдә буларак, персонажлар итеп хайваннар, җәнлекләр, балыклар, кошлар, үсемлекләр сурәтләнә. Кайчагында җансыз предметлар алына.
Вакыйгалардан килеп чыга торган әхлакый нәтиҗә - мораль. Ул мәсәлнең башында я азагында бирелә. Әсәрдән чыга торган фикер ап-ачык аңлашылып тора икән, моральнең булмавы да мөмкин. Төп фикер идея-әхлакый, сатирик һәм ироник характерда була.
Татар әдәбиятында мәсәл борынгы дәверләрдән үк кулланылып, XIX йөздә, мәгърифәтчелек дәверендә, активлашып китә, XX йөз башында Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури иҗатында үсеш ала.
Мәсәл жанрын үстерүгә Сирин Батыршин да үзеннән шактый сизелерлек өлеш кертә.
Сирин Батыршин- үз чорының кешесе, үз иҗатында шул чор тарихи үзгәрешләрне чагылдырган шәхесләрнең берсе.Ул совет җәмгыятендәге урнашкан гаделсезлекләргә борчыла, күңелендә аларга каршы көчле нәфрәт хисләре барлыкка килә һәм бу иҗатында да чагылыш тапмый калмый.Ташып чыккан хисләрен, бу тискәре күренешләрне ул Эзоп теле аша күрсәтә.
1932-1935 елларда Сирин Батыршин “Кәҗә белән сарык” (1931), “Сатучы һәм сатып алучы” (1932), “Карга белән саескан” (1934), “Ишәк белән куян” (1935), һ.б. мәсәлләрен язган булса, сөргеннән кайткач та “Ике ат” (1940), “Аю белән көзге һәм мин” (1944), “Бал белән балан” (1949), “Ишәк белән куян” (1953), “Кыскартуга эләккәннәр” (1961) һ. б. әсәрләре белән мәсәл җанрын тагын да җанландырып җибәрә.
Шагыйрь аллегорик образлар төрлелеге аша (ишәк, куян, ат, эт, карга, саескан һ.б.) тормыштагы кимчелек, гаделсезлекне тәнкыйтьләү белән беррәттән, мәкерле, явыз, үз максатларында көчсезләрне файдаланучы кешеләрне тасвирлый. Дөреслекне әйтеп тә, сүзләренең көчсез булуын раслый.
Сатучы: “Теле булган аның, син кайгырма,
Тик соңыннан шулай иткәннәр:
Түшен кем ашаганны сиңа
Әйтмәсен, дип, телен кискәннәр”
“Сатучы Һәм сатып алучы”, 1932
“Ишәк белән куян” (1935) мәсәлендә ишәк куяннан ник чапканын сорый. Ә тегесе илдә бүреләрне атарга дигән боерык чыгуы турында сөйли. Үзенең шуңардан шүрләп чабуын әйтә. Ишәк аның бүре түгеллеген, аны түгел, бүреләрне атуын аңлатып караса да, куян үзенең бүре булмавын ышандыра алмаячагын әйтә, куркып чабып китә.Әсәрнең морале ишәк сүзләрендә: “Ну, куян-куркак халык!” ди ул. Монда инде халыкның хокуксыз икәнлеген, һәр сәгать, һәр көн үзеңне алып китүләре өчен куркып яшәвен күрсәтә.
“Кыскартылуга эләккәннәр” (1961) мәсәлендә куян янына эт, ат образлары өстәлә. Алар кыскартуга эләккәннән соң очрашып, бергә сөйләшеп утыралар. Монда эшләп тә ярый алмаган, дөреслекне яраткан, гомере буена ярарга тырышып та, булдыра алмаган образларда кешеләрнең аянычлы, ачы язмышлары ята.
Сирин Батыршинның мәсәлләре Г.Тукай, М.Гафури һәм башкаларның мәсәлләреннән вакыйгаларның кыскалыгы, җыйнаклыгы; теленең халыкчанлыгы, гадилеге белән беррәттән, үткерлеге аерылып тора. Образлар сөйләме аша автор әйтәсе килгән фикерен аерма ачык күрсәтә. Һәр мәсәлнең әхлакый кыйммәте, тирән мәгънәсе ачыла.
Йомгаклау өлеше
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: Сирин Батыршинның тапкыр, үткен, җор телдә язылган мәсәлләре, аны чын мәгънәсендә мәсәл язу остасы булуы турында сөйли. Тоткынлыкта, гадәттән тыш авыр шартларда да үз йөзен югалтмаган, шәхес булып кала белгән әдипнең иҗатын хәзерге чорда өйрәнү, барлау аңа карата игътибар һәм ихтирам хисен уята. Әсәрләре шагыйрьнең искиткеч рухи ныклыгын, зур батырлыгын күрсәтә.
Сирин Батыршин турында дәреслекләрдә язсыннар иде. Газета-журналларда тагы да яңарак, тулырак, баерак мәгълүмат барлыкка килсен иде дигән теләктә калам.
Кулланылган әдәбият
Татар.кит.нәшр.,1990.- Б.239
Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев.-Казан: Мәгариф, 2004.-Б.24
4. Интернет челтәреннән кулланылган материаллар:
fajdali.narod.ru/gb- Әдипләр.
kitap.net.ru-Татарская электронная библиотека
http://www.millattashlar.ru/index.php
Слайд 1
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе ” 3нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе” фәнни-тикшеренү эшенең темасы Сирин Батыршин иҗатында мәсәл жанры Фәнни эшне башкарды: 11 нче сыйныф укучысы Ибраһимов Искәндәр Илдар улыСлайд 2
Максатым: Сирин Батыршинның мәсәлләрен уку, өйрәнү; җыелган мәг ъ лүматларны сыйныфташларыма җиткерү. Максатттан чыгып мин үземә түбәндәге бурычлар ны куйдым: шагыйрьнең мәсәл жанрында язылган әсәрләрен өйрәнү; тема буенча материаллар барлау, уку, туплау; мәсәлләрдәге образлар бирелешенә, теленә игътибар итү. Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты – Сирин Батыршинның 1932-1935 еллар һәм сөргеннән соңгы чоры иҗаты; предметы – мәсәлләр. Әлеге эшне башкарганда түбәндәге метод-алымнарны кулландым: тикшеренү, эзләнү, анализлау, күзәтү, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау. Фәнни эшнең структурасы . Фәнни эш кереш, төп өлеш,йомгаклау һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Слайд 3
Мәсәл - бик борынгы жанр . Ул үзенең тарихи үсешендә төрле этапларны үткән. Баштарак ул сөйләмдә гади мисал, чагыштыру буларак кулланыла. Алга таба иҗтимагый тормышта теге яки бу катлаулы ситуациядән чыгу юлын күрсәткән өйрәтмә, киңәш рәвешендә мөстәкыйльлек ала, борынгы грек әдәбиятында Эзоп, Рим әдәбиятында Федр иҗатында, Көнбатыш Аурупада һәм Азия илләрендә үстерелә. Атаклы осталары Лафонтен һәм Иван Крылов иҗатында чын мөстәкыйль, чын поэтик мәсәл югарылыгына күтәрелә.
Слайд 4
Мәсәлне жанр буларак билгеләгән төп сыйфатлар: сюжетлылык, вакыйганың кыска һәм җыйнак, билгеле бер фикер әйтү өчен үткенәйтелгән булуы, аллегориягә, кинаягә корылуы. Вакыйгалардан килеп чыга торган әхлакый нәтиҗә - мораль . Төп фикер идея-әхлакый, сатирик һәм ироник характерда була . Татар әдәбиятында мәсәл борынгы дәверләрдән үк кулланылып, XIX йөздә, мәгърифәтчелек дәверендә, активлашып китә, XX йөз башында Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури иҗатында үсеш ала. Мәсәл жанрын үстерүгә Сирин Батыршин да үзеннән шактый сизелерлек өлеш кертә. Ташып чыккан хисләрен ул Эзоп теле аша күрсәтә.
Слайд 5
1932-1935 елларда Сирин Батыршин “Кәҗә белән сарык” (1931), “Сатучы һәм сатып алучы” (1932), “Карга белән саескан” (1934), “Ишәк белән куян” (1935), һ.б. мәсәлләрен язган булса, сөргеннән кайткач та “Ике ат” (1940), “Аю белән көзге һәм мин” (1944), “Бал белән балан” (1949), “Ишәк белән куян” (1953), “Кыскартуга эләккәннәр” (1961) һ. б. әсәрләре белән мәсәл җанрын тагын да җанландырып җибәрә. Шагыйрь аллегорик образлар төрлелеге аша (ишәк, куян, ат, эт, карга, саескан һ.б.) тормыштагы кимчелек, гаделсезлекне тәнкыйтьләү белән беррәттән, мәкерле, явыз, үз максатларында көчсезләрне файдаланучы кешеләрне тасвирлый. Дөреслекне әйтеп тә, сүзләренең көчсез булуын раслый.
Слайд 6
Сирин Батыршинның мәсәлләре Г.Тукай, М.Гафури һәм башкаларның мәсәлләреннән вакыйгаларның кыскалыгы, җыйнаклыгы; теленең халыкчанлыгы, гадилеге белән беррәттән, үткерлеге аерылып тора. Образлар сөйләме аша автор әйтәсе килгән фикерен аерма ачык күрсәтә. Һәр мәсәлнең әхлакый кыйммәте, тирән мәгънәсе ачыла. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: Сирин Батыршинның тапкыр, үткен, җор телдә язылган мәсәлләре, аны чын мәгънәсендә мәсәл язу остасы булуы турында сөйли. Тоткынлыкта, гадәттән тыш авыр шартларда да үз йөзен югалтмаган, шәхес булып кала белгән әдипнең иҗатын хәзерге чорда өйрәнү, барлау аңа карата игътибар һәм ихтирам хисен уята. Әсәрләре шагыйрьнең искиткеч рухи ныклыгын, зур батырлыгын күрсәтә.
Слайд 7
Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт.
3 загадки Солнечной системы
«Течет река Волга»
Что общего у травы и собаки?
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Астрономический календарь. Февраль, 2019