Сугыш чорында балалар ничек яшәгән? Әлеге буын кешеләренен тормышы турында без бик аз беләбез. Ә бит алар, сугыш чоры балалары, төп югалтуларга дучар булучылар. Сугыш аларның бала чагын, бала чакка хас шатлык куанычларын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып ала.
Вложение | Размер |
---|---|
sugysh_urlagan_balachak.docx | 64.58 КБ |
Сугыш урлаган балачак
(Фәнни- эзләнү эше)
Эчтәлек.
I.Кереш.
II.Төп өлеш. Сугыш урлаган балачак.
1 Истә, һаман да истә. Ленинград камалышы каһарманы Галия апа сөйләгәннәрдән.
2. Сугыш тартып алган балачак. Салаватуллиннар гаиләсе хәтирәләреннән.
3. Кызыл Тау авылы җирлегендә яшәүче сугыш чоры балалары хәтирәләреннән.
III. Йомгаклау. Тикшеренү эшенә нәтиҗә ясау.
IV. Кулланылган әдәбият.
V. Кушымта.
Кереш.
Кызыл Тау таңнары... Еллар үтә, һәр ел тарихта үзенең эзен калдыра. Еллар көннәрдән тора, ә һәр көн таң белән башлана. Табигатьнең иң матур урынына урнашкан авылыбыз үз гомерендә күпме таңнар каршылаган!.. Һәр таң я шатлыклы, бәхетле көннең башлангычы була, я күңелләрне тетрәтерлек кайгы-хәсрәт алып килә. Ләкин таңга гына карап көннең нинди буласын алдан чамалап булмый. Кайвакыт, бигрәк тә җәйге аяз көннәрдә таңнар шундый матур булып ата ки, әйтерсең лә офыктан күтәрелеп килгән кояш нурлары бөтен дөньяга бәхет китерә, әйтерсең лә бу таң матурлыгы мәңгелек...
Менә шундый таңнарның берсе -1941 нче ел 22нче июнь. Якшәмбе көн. Кояш чыгарга иртәрәк әле. Кешеләр тыныч йокыда. Бөтен табигать сихри тынлыкка чумган. Кайдадыр еракта чут-чут итеп сандугач сайравы гына ишетелә. Шушы тынлыкны бозып, кинәт көнбатыштан самолетлар гөрелтесе ишетелә. Шомлы үкерү тавышы көчәйгәннән-көчәя бара, кешеләр ни булганын аңлап бетергәнче йөзләгән, меңләгән хәрби самолетлар тыныч шәһәрләр һәм авыллар өстенә бомбалар яудыра башлый. Күпкатлы йортлар гөрселдәп авалар, күккә тузан болыты күтәрелә, коточкыч янгын башлана. Дөньяның асты өскә килгәндәй була. Урамнарда, юлда очраган бөтен нәрсәне вата-сыта килүче свастикалы танклар, бала-чаганың, аналарның ачынып елаган тавышлары, кан, үлем...
Тиздән радио туган илебезгә фашистлар Германиясенең хыянәтчел һөҗүме турында куркыныч хәбәр тарата. Бөек Ватан сугышы менә шулай башлана. Һәркем өчен дә авыр сынау еллары башланып китә.
Авылыбызга сугыш башлану хәбәре шул ук көнне килеп ирешә. Сугыш башлану хәбәрен ишетүгә, авылыбыз кешеләре, үзләрен фронтка җибәрүләрен сорап, военкоматка баралар. 1941нче елның 26 нчы июнендә бер көн эчендә авылыбыздан 5 ир-егет сугышка китә. Авылым халкы аларны авылның иң калку урыныннан озатып кала. Озатучылар аларга бер теләк - дошманны тизрәк җиңеп кайтуны телиләр. Сылу егетләр, ир уртасы абыйлар изге Ватан өчен сугышка китә. Тылда калучыларга да җиңел булмый. Ләкин солдат әтиләрен, кардәш-туганнарын бөтен нәрсә белән тәэмин итеп тору өчен, станоклар артында торучылар да, колхоз басуларында алны-ялны белмичә эшләүчеләр дә хатын-кыз, карт-коралар, бала-чагалар була. Сыкранмый, сызланмый һәммәсен дә үз җилкәләрендә күтәрәләр алар.
Сугыш чоры балалары ачлыкны да, ялангачлыкны да кичергәннәр..
Бу дәһшәтле елларда туган авылыбыз ниләр кичерде икән? Менә шушы сорау безне һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш еллары елдан- ел артта кала, әбиләребез- бабаларыбыз сафлары елдан ел сирәгәя . Безнең буын бу хакта бик аз белә. Шуңа күрә, исәннәрдән якташларыбызның Бөек Ватан сугышында күргәннәрен, белгәннәрен, кичергәннәрен язып алып калырга булдым. Кызганычка каршы, безнең авылда бер генә сугыш ветераны да юк. Алар турында мәгълүмат җитәрлек тупланган. Ә сугыш чорында балалар ничек яшәгән ? Әлеге буын кешеләренең тормышы турында без бик аз беләбез. Ә бит алар, сугыш чоры балалары, төп югалтуларга дучар булучылар. Сугыш аларның бала чагын, бала чакка хас шатлык-куанычларын гына түгел , ә иң якын кешеләрен дә тартып ала, йота. Сугыш аларга бик иртә тормыш йөген тарттыра, бик иртә олыгайта. Аларга сугышка китүче әтиләрен, абыйларын алыштырырга туры килә. Аларның киләчәге, тынычлыгы өчен әтиләре, абыйлары сугышка китә, күбесе кире әйләнеп тә кайтмый. Әти сүзен әйтергә тилмергән, әти назын тоярга сусаган күпме балалар, яшь буын...
Авылыбызда бүгенге көндә исән-сау булган , мондый балалар саны 50 гә якын , мин бу мәгълүматны авыл советы җирлегеннән алдым.
Әлеге эзләнү эшендә Кызыл Тау җирлегендә яшәүче, сугыш башланган вакытта кечкенә балалар , яшүсмер булган яки “ әти” сүзен бер тапкыр әйтергә тилмергән кешеләрнең тормышлары сөйләнелә.
Эшнең максаты:
Балачаклары сугыш чорына туры килгән әби-бабайларыбызның тормышын өйрәнү
Эзләнү эшенең бурычлары:
1. Кызыл Тау җирлегендә яшәүче, балачаклары сугыш чорына туры килгән кешеләрне барлау.
2. Шул чор балалары белән очрашып хатирәләрне яңарту, язып алу.
3. Бөек Ватан сугышы чорын, шул чор балалары тормышларын яктыртучы чыганакларны өйрәнү.
Эзләнү эшенең урыны - Кызыл Тау җирле үзидарәсенә керүче авыллар.
Эзләнү эшенең объекты - аерым кешеләр тормышы.
Эзләнү эшенең предметы - Кызыл Тау җирле үзидарәсенә керүче авылларда яшәүче сугыш чоры балалары.
Эзләнү эшенең методы:
Менә шушы бурычларны тормышка ашыру максатыннан чыгып, мин эзләнү - тикшеренү эше алып бардым.
Төп өлеш.
Әй ул көннәр!
Йөрәк-бәгырьләрне
Өзде инде, өзде гомергә.
Бу йөрәкләр ничек түзде икән
Калмаенча кара күмергә
Сугыш... Нишләдең соң син ? Син бит миллионнарча хатын-кызларны ирсез, аналарны баласыз, балаларны әтисез калдырдың.. Әтиләре сугышка киткәндә йә туып, йә туарга да өлгермәгән күпме балалар калды. Әтиләре аларның барлыгын хат аша гына белгән, кайсылары белмичә дә һәлак булганнар. Әтиле балаларга кызыгып, үзләренең әтисез булуларына кимсенеп, әти кешене бер күрүгә, аның көчле кулын тоярга хыялланып үткән балачак...Фронттан көттереп кенә килгән, дары исе сеңгән хатларны укып юанулар...
Әтиле балалар, әтиләренә карап куанышсалар, ятим балаларга кемгә әти диеп дәшәргә белмичә сугыш китергән газап-михнәткә түзеп яшисе генә кала. Язмышлар бер генә төрле булмый шул, һәркемнең тормышы үзенә бер төрле, гыйбрәтле. Галия апа Гыйззәтуллина нәкъ шундыйларның берсе. Аның әтисе сугышка киткән җиреннән әйләнеп кайтмый.
Ул Ленинградта туган, сугыш башланган көннәрдә аңа биш яшь була. Шәһәрне берөзлексез бомбага тотулар башлана.. Әнисе өч кызын һәм бер ир баласын алып эвакуация белән иренең туган нигезенә кайтып егыла.
- Кечкенә булсам да , сирена тавышлары бик истә калган. Абыйларның безне күтәреп, йөгертеп бомбадан саклану урыннарына чапканнарын, әниләрнең өзгәләнеп елаганнарын яхшы хәтерлим, - дип хәтирәләрен яңартты Галия апа. Әнисе сөйләве буенча, Ленинградтан товар поезды белән өч ай кайталар. Немец самолетлары күренү белән поезд урман ышыгына туктарга тырышкан. Поезд туктар-туктамас халык тизрәк урманга йөгергән. Шундый тукталышларда да бик күпләрнең гомере өзелгән. Галия апаның кечкенә сеңлесе дә шунда яралана һәм авылга кайткач вафат була.
- Юлда күргәннәрне сөйләп аңлата торган түгел. Мәскәү янында поездыбызны немец самолетлары бомбага тота башладылар. Без иң арткы вагонда идек. Поезд туктагач, алгы вагоннардагы бар халык якындагы урманга йөгерә башлады. Безнең вагонда олы яшьтәге яһүдләр бар иде, алар безне “адашып каласыз” дип, вагоннан төшермәделәр. Чыннан да, бераздан поезд тавышсыз-тынсыз гына кузгалып та китте. Бик күпләр бала-чагалары белән юлда утыра алмыйча калдылар. Ярыйсырак киемнәребезне азык-төлеккә алыштырып бетердек, авылга бер кат киемнән, ни үле, ни тере хәлдә кайтып җиттек. Әле ярый әти-әни Ленинградка киткәндә йортларын сатмаганнар. Ни генә әйтсәң дә кайтып керерлек нигезебез булды. Авылдашлар, туганнар да ярдәменнән ташламадылар.
Ленинград кызы Галия апа Тутайда үсә, биредә бәхетен таба. Авылның уңган шоферы Фарук Гыйззәтуллинга кияүгә чыгып , биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Галия апа ире һәм балалары тигезлегендә бәхетле картлык кичерә. Әле күптән түгел генә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Ленинград камалышын өзүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында сугыш ветераннары һәм кадет мәктәпләрендә укучылар Санк-Петербург шәһәренә Идел буйлап сәяхәттә булып кайттылар. “Бик хөрмәтләделәр, музейларда, истәлекле урыннарда йөрттеләр. Елый-елый карадык, барысы да кабаттан күз алдына килде. 872 көн дәвам иткән Ленинград камалышы-мәңгелек йөрәк ярасы. Күрмәгәннәргә күрергә язмасын, күргәннәр гыйбрәт итеп сөйләсен”- диде ул.
Сугышның афәтен, авырлыкларын миңа сөйләгән, үземә иң кадерле кеше булган әбием һәм бабам турында язмасам гөнаһ булыр иде. Әйе, язмыш дигәнең аларга бәхетле тормыш бүләк итмәгән. Сугыш елларын искә төшереп сөйләгәндә, аның күзләрендә яшь тамчылары күренә. Дәү әтиемә - 77 яшь. Ул- сугыш еллары баласы.
Салаватуллин Фәһим Хәлим улы 1938 елның 7 февралендә Мәскәү өлкәсенең Электросталь бистәсендә туган. Әтисе Хәлим сугыш башланганчы хәрби заводта эшләгән. 1942 елның җәй аенда Хәлим гаиләсе белән кунакка авылга Кызыл Тауга кайта. Кызыл Тауда аның хәрби билетын ертып атып, сугышка җибәрәләр. Дәү әтием , энесе Илфир, әнисе шулай итеп Салават бабаларында яшәргә калалар. Ләкин авылда “Чөй өстенә чүмәлә дигәндәй” аларны тормыш тагын сыный, урамнарында ут чыгып ярты авыл янып китә. Салават бабалары да йорт җирсез калалар. Бу хәсрәтләргә 1943 елның җәендә Хәдичә әбинең ( Хәлим бабайның әнисе ) үлеме дә өстәлә. Ачлык, хәерчелек..
1945 нче елны дәү әти укырга керә. Салават бабай аңа агачтан сумка ясап бирә. 1946 нчы елны Салават бабай да үлеп китә. Авырлыкларга, ачлыкка да карамастан ул бик яхшы укый, . 7 нче классны тәмалагач, Урта Балтайда укуын дәвам итә. Аны бетергәч, армиядә хезмәт итә. Аннан кайткач, Кызыл Тау авылындагы мәктәпкә балалар укытырга эшкә урнаша, шул ук вакытта читтән торып КДУ ның химия - биология бүлегенә укырга керә. Биология һәм химия фәнен бик яратып , 38 ел укытучы булып эшли.. 1963 елның җәендә шул мәктәптә рус теле фәнен укытучы чибәр, акыллы Закирова Флера Вазыйх кызы белән гаилә коралар. Дәү әнием дә - сугыш чоры баласы. Сугыш башланганда аңа нибары бер яшь кенә була. Дәү әтиемнең тормышыннан аермалы буларак аның әтисе ике мәртәбә авыр яраланып , сугыштан исән- имин әйләнеп кайта.
Бүгенге көндә дәү әнием дә, дәү әтием дә исән-саулар. Балалык чорларын сугыш урласа да, алар бәхетле картлык кичерәләр. Уллары, килене, оныклары тәрбиясендә яшиләр. Ачлык, ятимлек, авырлык кичерсәләр дә, алар турында сөйләргә яратмыйлар. Көндәлек матбугат, яңалыклар белән танышып, үзләренең киңәшләрен биреп гомер кичерәләр. Дәү әтием фикерләрен газета битләрендә уртаклаша,” Татарстан яшьләре” газетасының даими хәбәрчесе.
Дәү әтинең, дәү әниемнең укучылары аларны бүген дә ихтирам итәләр, очрашулар үткәреп, бәйрәмнәргә чакыралар, истәлекле бүләкләр алып киләләр.
Гайнуллина Тәскирә апага сугыш башланганда бары 12 яшь кенә була. Инде кул арасына керә башлаган вакытта гына бик күп кайгы-хәсрәт күрергә туры килә аңа. Әтисе белән абыйсын сугышка алалар.. Укуга сусаган үсмер кызга белем алырга мөмкинлек булмый. Олылар белән бергә колхоз эшенә йөргән, урак урган, көлтә керткән, гомумән, аның кулы аша нинди генә эш үтмәгән. Үзенең яшьлеге турында сөйләгәндә, Тәскирә апа еламыйча калмады. Шуңа күрә һәркемгә “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белегез!”- ди.
Аитов Радик абый - ул чакта аңа 6 яшь кенә була, шулай да бу вакытлар аның хәтеренә мәңге уелып калган. Сугыш башлаган көнне дә бик уфтанып искә алды Радик абый. “Кызу печән өсте иде. Әти-әни болында печән чаба. Шунда сугыш башланганын хәбәр иттеләр. Икенче көнне әтине сугышка алдылар”,- ди ул авыр көннәр турында. Әтиләре фронтта, өйдә ашарга юк, тормышлар авыр. Әниләре, балалары ачтан үлмәсен дип, алабута, кычыткан, бәрәңге яфрагы пешереп ашаткан. Яз көне, кар эрегәч, черек бәрәңге күмәче пешергән. Өйләре салкын, ягарга утын юк, әтиләре әзерләгәнне ягып бетергәч, нәни чаналар белән ерак урманнан утын ташыганнар. 1945 нче елның 9 нчы мае! Өзелеп көткән Җинү көне, исәннәр туган авылыбызга әйләнеп кайткан. Тик Радик абыйны гына бу шатлык урап узган. Әтиле балаларны күреп йөрәкләре әрнегән, үкереп елаган көннәре бик күп булган аның, ләкин барына да түзә. Шуңа да ул ”Ходаем беркемгә дә ятимлекне күрсәтмәсен,”- ди.
Сугыш чоры балалары, сезнең һәркайсыгызга хас бер сыйфат – ул тыңгысызлык. Рәхмәт сезгә, әле озак еллар сәламәт булып, безгә олы терәк булып яшәгез! Бүгенге көндә күктә кояш балкый икән, авылыбыз буйлап яшьләр яраткан хезмәтләренә ашыга икән, балалар чыр-чу килеп уйный икән, барысы өчен дә без сезгә бурычлы.
Йомгаклау.
Шулай итеп, эзләнү эшләре барышында сугыш чоры балалары турында берникадәр материал тупладым. . Очрашу барышында аларның хатирәләрен кәгазьгә теркәп, тавышларын диктофонга яздырдым, фотосурәткә төшердем. Эшләремне төгәлләп түбәндәге нәтиҗәгә килдем. Бала һәм сугыш...Бер –берсенә туры килми торган төшенчәләр..Өлкәннәр сугышкан вакытта алар яклаучысыз калганнар.. Сугыш чоры балалары, тормышны таный башлаганчы ук аның авырлыкларын үз җилкәләрендә татыганнар. Сугыш, сугыш ятим иткән балалар язмышы һәрвакытта да актуаль булып калачак. 70 ел гомер узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буыннар алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр! Безгә, яшь буынга , Ватаныбызны яклап көрәшүче,,бүгенге көн матурлыгын бүләк итүче әби-бабайларыбызның авыр, ачы язмышын онытырга хакыбыз юк! Без Җиңүнең нинди авыр юллар белән яулануын хәтерләргә тиеш. Ветераннарның исән чагында кадерләрен белик. Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышын үз җилкәләрендә татыган барлык катлау кешеләренә дә хөрмәт бертигез күрсәтелми. Ә инде аларның күбесе безнең арада да юк, исәннәре дә 70, 70 тән өлкәннәр.
Безнең Апас районында сугыш ветераннарына һәм сугыш чоры баларына кадер-хөрмәт күрсәтелә. 80, 90 яшлекләрен каршылаучы әби-бабайларыбызга район хакимияте һәм җирле үзидарә тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырыла, юбилярларның исемнәре районның “Йолдыз” гәҗитендә урын ала, котлана. Менә берничә ел рәттән районның сугыш чоры балаларын июнь аенда бергә җыеп район хакимияте тарафыннан хөрмәтләнә, яшь буынга үрнәк итеп куела . Батыр сугышчылар һәм фидакарь тыл хезмәтчәннәре, уртак җиңүгә өлеш кертүчеләр безнең хәтердән мәңге җуелмас!
Эзләнү эшемнең ахырында безгә, яшь буынга, татар язучысы Н.Дәүлинең “ Яшәү белән үлем арасында” әсәреннән алынган өзек белән мөрәҗәгать итәсем килә:” Яшь кеше! Әгәр син иртә белән тыныч йокыдан уянгач, тәрәзә төбендә ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрсәң, әгәр син шул иртәдә өй каршындагы тирәкләрдә кошларның сайравын ишетсәң, бел- бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калган солдатларның, фашист тоткынлыгында һәлак булган ватандашларыңның ялкынлы тормышы бар.
Әгәр син тыныч өйдә, иркен мәктәптә дәрес укып утырасың икән, бел- бу җиргә синең матур яшәвең өчен меңләгән солдатларның, меңләгән патриотларның, йөзләгән авылдашларыңның каннары түгелгән. Бу яшьлекнең кадерен бел, яшь кеше!”
Кулланылган әдәбият
1. Гаилә архивы материаллары.
2. Дети – герои Великой Отечественной войны. – М.Дрофа-плюс – 2007.
3. Дәүли Н. Яшәү белән үлем арасында: докум. повесть. – 3 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 243 б.
4. Дәһшәтле чор балалары. – 15 томда. Т. 7. – Казан: Тат. кит. нәшр.,2010.
5. Сугыш чоры балалар әдәбияты. – 15 томда. Т 4. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2010.
6. Герой – пионерлар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1978. – 320б.
7. Җәлил М. Кечкенә дусларга: шигырьләр. – Казан: Тат. кит. нәшр.,1989.
Кушымта
Әңгәмә сораулары:
Сверчок
Четыре художника. Осень
Рождественские подарки от Метелицы
Цветущая сакура
Сказка "Колосок"