"Минем әнием" темасына хикәя.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_niem.docx | 13.6 КБ |
Минем әнием.
Әни! Дөньяда иң якын, иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Минем өчен кайгыртучы әнием булу - зур бәхет ул! Без шатланганда шатлана, без кайгырганда кайгыра, үзенең акыллы киңәшләрен бирә. Ул искиткеч сабыр, акыллы, уңган , шат күңелле, ачык йөзле. Безне һәрвакыт тәмле ашлары белән сыйлый. Авырганда дәвалый, иркәли.
Әниемнең исеме Миләүшә. Ул мәктәптә рус теле укытучысы булып эшли. Әнием үз эшен, балаларны бик ярата. Үзенең укучылары белән төрле кичәләр үткәрә, олимпиада, конкурслар да катнашып призлы урыннар ала. Укучылары да аны хөрмәт итәләр.
Без сеңелем Рәсилә белән әниебезне бик яратабыз. Аңа өй эшләрендә булышабыз. Әниебезнең озын гомерле, сау-сәламәт, һәрвакытта да шат йөзле булуын телибез.
Золотая хохлома
Денис-изобретатель (отрывок)
Привередница
Ребята и утята
Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен