ИССЛЕДОВАТЕЛЬСКАЯ РАБОТА
Тема: Телләр белү – зур байлык
Руководитель Сайфуллина Ландыш Зиннуровна,
учитель татарского языка и литературы, первой квалификационной
категории
Учащиеся Сайфуллина Лейсан Рустамовна
Гайнуллина Аделя Ильшатовна
Вложение | Размер |
---|---|
tellr_belu_-_zur_baylyk.doc | 130.5 КБ |
I. Кереш
Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури. Телне саклап үстерү – дәүләт күләмендәге эш. Чөнки һәрбер тел ул – аз санлы кешеләрнеке булса да, күп санлы милләтнеке булса да – халык иҗат иткән чиксез хәзинә. Тел яшәсә, халык та яши, тел бетсә, халык та бетә.
Икетеллелек проблемасын өйрәнү даими актуаль булып тора. Хәзерге заманда татарча, русча, инглизчә дә белгән кешеләр кирәк. Әмма һәр милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да, әлбәттә, туган телләрен мөмкин булганча яхшы белергә һәм шул телдә аралашырга тиеш. Бу милләтнең,халыкның саклануы өчен төп шарт.
Татар теленең хәзерге торышына караган ике җитди проблема бар. Беренчесе аның кулланылыш дәрәҗәсе, икенчесе – сыйфаты, сафлыгы һәм дөреслеге белән бәйләнгән. Кулланылыш дәрәҗәсе дигәннән без татарларның туган телләрен күпмесе белүен һәм аннан ни дәрәҗәдә файдалануын күздә тотабыз.
Безнең фәнни – эзләнү эшенең темасы : “Телләр белү – зур байлык.”
Максаты: Татар телен белү, өйрәнү дәрәҗәсен ачыклау, телләр өйрәнүнең әһәмиятен күрсәтү .
Тикшерү объекты : Татар теле.
Бурычлар: 1) Татар телен өйрәнүнең дәрәҗәсен, өйрәнү юлларын, чыганакларын, кызыксынучанлыкларын ачыклау.
Тикшерү методлары: Темага караган әдәбиятны өйрәнү, сораулар бирү, материал җыю, анализлау.
II.Төп өлеш.
2.1. Татар телен өйрәнүнең әһәмияте.
Хәзер мәктәп укучыларының чит телләрне өйрәнү теләге шактый артты. Бу җәмгыятебез тормышында чит телләрне, төрле илләр мәдәниятен өйрәнүнең әһәмияте үсү, Татарстанның чит илләр белән бәйләнешләре арту, укучыларның гомуми әзерлеге, шәхси үсеше дәрәҗәсе белән дә бәйле.
Без татар телен теләп өйрәнәбез. Күп кенә дус кызларыбыз да татар милләтеннән. Безнең барыбызның да туган җиребез – Татарстан. Шуңа күрә без ике телне дә яхшы белергә тиешбез.
Ике телем — ике канатым
Атом көче, радио заманында
Күрсәм иде шуны мин тагын:
Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә
Тапса фәкать кардәш, туганын, – дип язган татар шагыйре Х.Туфан. Без аның фикерләре белән килешәбез.
Бу темага багышланган төрле легендалар да бар. Мисал итеп түбәндәге легенданы язып китәбез: “Исеме дә булмаган бер елга ярында ике агай: рус һәм татар кешесе очрашкан. Сөйләшеп киткәннәр. Борынгыдан килгән кунакчыллык гадәте буенча, төенчекләрен ачып уртак табын ясаганнар. Татар агае “аша” ди икән, ә рус “ешь” дип кыстый ди. Шул вакыттан бирле бу елганы Ашаешь дип йөртә башлаганнар”.
Без нәкъ шундый чорда яшибез. Гүя, елганың бер ярында татар, икенче ярында рус тора. Бик элекке заманнардан килгән ике халыкның дуслык хисләре чагылышы булып Агыйделнең кече сеңлесе Ашаешь агып ята.
Рус телен дә бик яратып өйрәнгән, белгән, иҗатында киң файдаланган Тукай бер шигырендә түбәндәге юлларны язган:
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.
Бүгенге көндә ике телне дә белү бик мөһим. Без кечкенә чактан ук рус теле белән рәттән татар телен дә бик теләп өйрәнәбез.Чөнки ул телләрнең икесен дә яхшы белү — безнең бурычыбыз. Без Шәйхи Маннур язган сүзләр белән тулысынча килешәбез:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Башкорт шагыйре Рәми Гариповның түбәндәге юллары да гыйбрәтле, илне ил, халыкны халык, телне тел берсен-берсе хөрмәт итеп, өйрәнеп, сыешып яшәргә чакыра:
Телне телләр хушсынмаса,
Артылмаслык тау булыр.
Булмас дуслык, дау булыр
Дау артыннан яу булыр.
Татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрдмәнд тә телләрне өйрәнергә, ләкин аларны бер-берсе белән бутап, телләрне пычратмаска куша:
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вә ләкин телгә телне,
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
Без аның белән килешәбез. Телләр белү олы байлык дип исәплибез.
Зур фән дөньясына керергә омтылган кеше халыкара 14 телнең кимендә икесен бик яхшы белергә тиеш дип уйлыйбыз. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Юкка гына халыкта “Бер тел – бер ачкыч, ике тел – ике ачкыч”, “Телләр белгән илләр гизгән”, “Телләр белгән ил ачар” кебек мәкальләр барлыкка килмәгән. Моңа тарихтан да күп мисаллар китерергә булыр иде.
Бәлки шуңадыр, өлкәннәр мәктәптә укыганда телләрнең барысын да яхшы үзләштерүебезне телиләр. Инглиз телен тырышып үзләштерәбез. Ә ике кадерле тел — рус теле һәм татар теле безне балачактан алып гомер буена озатып баручы юлдашларыбыз. Республикабызда хәзер татар теле һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт теле дип игълан ителде. Әхмәт Ерикәйнең күп еллар элек язылган бу шигыре бүген дә актуаль яңгырый:
Заман миңа: "Югарырга мен!" — дип
Ике канат биреп үстерде,
Канатымның берсе — татар теле,
Икенчесе — бөек рус теле!..
2.2. Тел турында күренекле кешеләрнең фикерләре.
Тел турында күренекле кешеләрнең фикерләрен укып чыктык. Каюм Нысыйри
“ Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул” дип яза. Константин Ушинский “ Халыкның теле – аның рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла” – дип яза. Рүзәл Йосыпов “ Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү –мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы” – дип яза. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел.
Хәзерге вакытта туган тел турында бик күп мәкальләр очрата алабыз.
Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел.
Акыллы сүз алтыннан кыйбат.
Аз сүз – алтын, күп сүз –бакыр.
Әдәп башы – тел.
Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә.
Дөньяда сүздән көчле нәрсә юк.
“Рәхмәт” дигән җылы сүз, тәнне җылытмаса да, җанны җылыта.
Тел күрке – сүз.
Теле татлының дусы күп.
Телләр белгән – илләр гизгән.
Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
Тел байлыгы бай итәр – тел юклыгы юк итәр.
Тел белән әйтмичә, бармак беләр төртеп булмый.
Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган.
Бу мәкальләрдә халык акылы, аларның телгә карата мөнәсәбәте чагыла. Әдәп, әхлакның башы телдән башлануга игътибар ителә. Сүзнең бөек көчкә ия булуы күрсәтелә. Телләр белүнең аралашу коралы булуы ассызыклап әйтеп үтелә. Матур, инсафлы, әдәпле телдә сөйләшүчеләрнең аралашуда уңышка ирешәчәкләре әйтеп үтелә. “Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр” мәкале безгә телебезне сакларга, якларга куша. Шушы очракта гына без милләт булып яшәвебезне саклап кала алачакбыз.
Татар теле турында бик күп шигырьләр очрата алабыз. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре күңелебезгә бик якын булды.
И туган тел, и матур тел, әткәм - әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
Без бу сүзләр татар милләтенең гимны булырга хаклы дип уйлыйбыз.
Наҗар Нәҗми үзенең “Татар теле” шигырендә татар телен җырдай моңлы,назлы тел дип бирә:
Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Вил Казыйханов “И родной тел” шигырендә балага телне вакытында өйрәтмәгән әти, әни, әби турында әйтеп үтелә. Телне бозып сөйләү күренеше тәнкыйтьләнә:
И родной тел, и матур тел,
Папам, мамамның теле.
Только я их обвиняю
Өйрәтмәгәнгә сине.
И родной тел, аңлаталар:
Можно жить и синсез.
Папа, мама и бабуля
Оставили меня телсез.
Шәүкәт Галиевнең “ Туган телем”шигырендә дә татар теленә карата бик җылы сүзләр язылган:
Әнкәм сөеп – сөеп әйткән,
Әткәм чөеп – чөеп әйткән,
Апам биеп биеп әйткән
Матур сүләр җанымдадыр!
Әбкәм сыйпап – сыйпап әйткән,
Бабам сыйпап – сыйпап әйткән,
Абзам сынап – сынап әйткән
Зирәк сүзләр алдымдадыр.
Без укып узган шигырьләрдә татар телен ярату, хөрмәт итү хисе күренә. Безнең туган телебез чынлап та бик матур, моңлы, назлы тел.Ул безгә әти - әни кебек үк якын. Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк дип уйлыйм мин. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә.
Тел кешеләрнең иң мөһим аралашу чарасы. Укырга – язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып – белү – барысы да тел ярдәмендә тормышка ашырыла.
1993нче елда кабул ителгән “ Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы законнан күренгәнчә, Татарстанда ике дәүләт теле – рус һәм татар телләре яшәп килә. Димәк, бүгенге көндә һәр милләт вәкиле, кем генә булуына карамастан, бу ике телне белергә тиеш.
Без 14 нче лицейның 2 нче В, 3нче Э, 4 нче В сыйныф укучылары арасында анкета уздырдык. Өстәмә 2
Анкета сораулары:
“Сиңа татар теле дәресләре ошыймы?” дигән сорауга 2нче В сыйныфында
сорауда катнашкан 12 укучының 11 “бик ошый” дип җавап биргән, 1 укучы - “юк” дип җавап биргән. 3нче Э,4нче В сыйныфында сорауда катнашучы 24 укучы да “бик ошый” дип җавап биргәннәр.
Татар теленнән өй эшләрен үзең эшлисеңме? – дигән сорауга 2нче В
сыйныфында 8 укучы үзем эшлим,4 укучы әти - әни ярдәм итә дип язган. 3нче Э сыйныфындагы 12 укучы да өй эшләрен үзләре эшләвен язган, 4нче В сыйныфында 10 укучы өй эшләрен үзләре эшләвен, 2 укучы апа белән эшлим дигән.
“Сез өйдә татарча сөйләшәсезме?” дигән сорауга 2нче В сыйныфында 9
укучы “сөйләшәбез”, 3 укучы “сөйләшмибез”, дип җавап биргән. 3нче Э сыйныфындагы 12 укучыда “сөйләшәбез” дип җавап биргән. 4нче В сыйныфында10 укучы “сөйләшәбез”, 2 укучы русча да, татарча да “сөйләшәбез” дип җавап биргән.
“Татар телендә чыгучы газеталарны, журналларны укыйсыңмы?” – дигән
сорауга 2нче В сыйныфында 8 укучы - “укыйм”, 4 укучы - “укымыйм” дигән. 3нче Э, 4нче В сыйныфларындагы укучылар - “укыйбыз” дип җавап биргәннәр.
“Татарча әдәби китаплар укыйсыңмы?” дигән сорауга 2нче В, 3нче Э сыйныф
укучылары “укыйбыз”, 4нче В сыйныф укучылары “кайчагында укыйбыз” дип җавап биргәннәр.
“Халыкара туган тел көне кайчан үткәрелә?” дигән сорауга бары тик 2нче В
сыйныфыннда укучы 1 укучы гына “белмим” дип җавап биргән.
“Интернетта “Сабантуй” журналы материаллары белән танышып
барасыңмы?” дигән сорауга 2нче В сыйныфындагы 8 укучы танышып баруларын, 4 укучы укымауларын язганнар. 3нче Э, 4нче В сыйныф укучылары Интернетта “Сабантуй” журналы материаллары белән танышып баруларын язганнар.
“Сабантуй” журналындагы “Мәктәп”, “Үз телем”, “Сезнең иҗат” сәхифәләре
сиңа ошыймы?” дигән сорауга 2нче В сыйныфындагы 4 укучы “таныш түгел” дип, 8 укучы “ошый” дип язган. 3нче Э сыйныфындагы 12 укучының 2се “Мәктәп”, 2 укучы “Үз телем”, “Мәктәп”, 8 укучы өч сәхифәнең дә ошавын язган. 4нче В сыйныфындагы 12 укучылның 10сы “Мәктәп”, “Үз телем”, 2се “Мәктәп” сәхифәләренең ошавын язган.
“Тел турында нинди мәкальләр беләсең?” дигән сорауга 2нче В
сыйныфыннан 6 укучы “ Иле барның теле бар”, 2 укучы “ Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр”, 4 укучы “Тел – күңел көзгесе” –дип язган. 3нче Э сыйныфыннан 8 укучы “Тел – күңелнең көзгесе”, 3 укучы “ Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек”, 3 укучы “ Иле барның теле бар”, 3 укучы “Телләр белгән, илләр белгән” дип язган. 4нче В сыйныфыннан 7 укучы “Телне каләм саклый” , 4 укучы “Акыллы сүз алтыннан кыйбат”, 1 укучы “Алтыда белгән тел алтмышта да онытылмас, 4 укучы “Тел күрке сүз” дип язган. “Тел турында нинди мәкальләр беләсез?” -дигән сорауга җаваплардан укучыларның мәкальләр белән яхшы таныш икәнен күрдек.
Татар телен белү һәм өйрәнү кирәкме? – дигән сорауга анкета сорауларына
җавап бирүче барлык укучылар да татар телен өйрәнү һәм белү кирәк дип җавап биргәннәр.
Анкета нәтиҗәләрен түбәндәге гистограммада күрергә мөмкин:
Анкета сорауларына җаваплардан күренгәнчә, 14нче лицей укучыларына
татар теле дәресләре ошый, күпчелек укучылар өй эшләрен үзләре эшлиләр, өйдә татар телендә аралашалар, татар телендә чыгучы газеталарны, журналларны укып баралар, татарча әдәби китапларны да яратып укыйлар, Халыкара туган тел көненең кайчан билгеләп үтелүен яхшы беләләр, “Сабантуй” журналындагы Үз телем”, “Мәктәп”, “Сезнең иҗат” сәхифәләре белән танышып баралар. Безнең үзебезгә “Яңалыклар”, “Виртуаль дөнья” сәхифәләре дә ошый.
Тел турында күп мәкальләр белүләре бик ошады. Татар телен белү һәм өйрәнү
кирәкме? - дигән сорауга уңай җавап алу безнең дөрес юлда булуыбызны күрсәтте. Татар телен өйрәнүебез белән горурлануыбызны тагын да көчәйтте.
III. Йомгак
Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.
Фән, техника алган киткән заманда яшәү кешеләрдә телләр өйрәнүгә дә ихтыяҗ тудыра. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Моның өчен илебездә барлык шартлар да үтәлә. Телләр белү – зур байлык.
IV. Әдәбият исемлеге.
1.Габдулла Тукайның балалар өчен шигырьләр җыентыгы һәм мультфильмнар дискы татар, рус, инглиз телләрендә.ООО “Промполиграф” г.Казань.Объединение «Татармультфильм», 2011.
2.Татар халык иҗаты.Мәкальләр һәм әйтемнәр. Казань.Татарское книжное издательство.1987.
3. И.М. Низамов “Уем – тел очында”. Казан. Татарстан китап нәшрияты.1995.
4.Г.Х.Әхәтов. Татар теленең лексикасы. Казан. Татарстан китап нәшрияты.1995
5.Тел ачкычы: сүз һәм туган тел турында шигырьләр. Татарстан китап нәшрияты. 2010. http://www.tatknigafund.ru/books/2299
6. «Сабантуй». Балалар журналы. www.vk.com/sabantuynet , sabantui@bk.ru
8. http://valievalf.ucoz.ru/index/i_tugan_tel_i_matur_tel_tk_m_nk_mne_tele/0-38
9. http://shigriyat.ru/authors/ravil-fajzullin/tugan-tel-turynda
10. http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/nelrt.htm
11. http://ursaevo.ucoz.ru/publ/mktp_sulyshy_gazetasy/1_nche_san/3-1-0-1
Тупое - острое
Тигрёнок на подсолнухе
Нора Аргунова. Щенята
Прекрасное далёко
Под парусами