Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
( Г. Тукай)
Туган җир, туган йорт, туган авыл! Болар – җанга иң якын сүзләр.
Туган авылым ... Син бу җирдән уч төбендә кебек җәелеп ятасың. Сине моннан рәхәтләнеп күзәтеп була, сиңа сокланып карап туя алмыйсың.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_avylym_buylap_syaht.doc | 96.5 КБ |
Чуашстанның Комсомол районы Тукай урта гомуми белем бирү мәктәбе
Башкаручы: 8 сыйныф укучысы
Мингалеева Айзилә
Фәнни җитәкче: Мингалеева Айгел Иршат кызы, башлангыч сыйныф укытучысы
2017 ел
Максат:
Тукай авылы тарихын өйрәнүне дәвам итү;
Бурычлар:
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
( Г. Тукай)
Туган җир, туган йорт, туган авыл! Болар – җанга иң якын сүзләр.
Төп өлеш
Кайбер авыллар тау башында, урман буенда урнашкан була. Безнең Тукайны Комсомол районының кендеге дә диләр. Авылның исеме татарча Тукай булса да, русчалаштырып аны Токаево дип, ә чувашлар Тукай-Мишер дип йөретәләр. Авыл Чувшстандагы татар авыллары арасында үзенең зурлыгы һәм халык саны буенча өченче урында тора. Авыл район үзәге булган Комсомол авылыннан 8 км ераклыкта, Урмай авыл җирлеге хакимиятеннән 3 км ераклыкта, мәркәзебез Чабаксар шәһәреннән 123 км, ә Чувашстанның үзәге булган Канаш станциясеннән 32 км ераклыкта.
Тукай авылының “ кашына” – тау башына җитеп киләбез. Шул турыда авыл тамгасы сәламләп каршы ала. Бик матур иман шартларын белдерүче алты баганадан торган бу тамга һәрбер узып китүчене үзенә җәлеп итеп тора.
Туган авылым ... Син бу җирдән уч төбендә кебек җәелеп ятасың. Сине моннан рәхәтләнеп күзәтеп була, сиңа сокланып карап туя алмыйсың.
Авылыма таба юл алам. Кырлар аша сузылган бормалы юллары авылга алып керә. Асфальт җәелгән юлның ике ягында да шактый ук куе үсеп утырган каеннар мине озатып баралар сыман.
Китсәм туган яктан,
Читтә бәхет тапмам –
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта,
Каеннарым белән бергәләп.
(Р. Миңнуллин)
Бу каеннар тырыш халкыма һәйкәл булып үскән һәм ул туган авылымның табигатенә өстәмә ямь биреп тора. Ак каеннар азмы далаларда, япандагы олы юлларда...Беркайда юк ләкин сезнең сыман .Сагындырган каен,- беркайда!
Зифа каеннардан соң киң басулар җәелеп ята. Авылыбызның географик шартлары хуҗалыкны үстерү өчен уңайлы. Туфрак уңдырышлы. Бу басуларда игеннәр күкрәп үскән. Каерылып үскән башакларга карап, кемнәр генә сокланмаган, кемнәргә генә илһам килмәгән!
Мин авыл баласы булуым белән горурланам. Безнең авылның табигате искиткеч матур. Мин капка төбебезгә чыгу белән, үземне яшел хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм. Бәбкә үләннәре, сары чәчәкләр үзләре үк мине сихри дөньяга алып кереп китәләр. Үзем яшел чирәмнән атлыйм, күзләрем тирә-якны күзәтәләр.
Безнең, Тукай балаларының, диңгез кадәр зәңгәр күлебез дә бар. Мал эчерим дисеңме, кер чайкаргамы, су чәчрәтә-чәчрәтә коенырга телисеңме - рәхәтлән.
Ә кичләрен күлнең бөтен ярын яшь балыкчылар каплап ала. Караңгыга кадәр утырсаң, кәрәкә балыкларының күбесе савытыңа оялаганны көт тә тор. Карп кадәр карпны да эләктерүчеләр аз түгел.
Зур күл буенда Тукай паркы урнашкан. Ел саен анда Сабан туен бәйрәм итәләр. Бик күп төрле милли уеннарны, йолаларны үз эченә алган, авыл халкының ел буе көтеп алына торган бәйрәме – Сабан туе.
Соңгы елларда Сабан туе белән бер рәттән татар халкының элекке бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре яңадан калкып чыга, яңа төсмерләр белән баетыла.
Авыл кырыенда энҗе бөртекләре кебек җемелдәп чишмә ага. Без аны кизләү дә дип йөртәбез. Көянтәләрен күтәреп, берничә кыз кизләү суына килгән. Әбием һәрвакыт кайнап торган самаварыннан кайнар чәе белән мине кыстый-кыстый эчерә иде. 119 ел буе чишмә суы авылымның халкын туендыра. 19 нчы гасыр ахырында (1887 елны) кизләү казыла. Каян чыга диярсең аның саф суы?
Беренче өлеш
Авылыбыз тирәсендә кешеләрне шаккатырырлык кара урманнары, биек-биек таулары, мул сулы елгалары булмаса да; туган авылымны, аның тирә ягындагы үзенә генә хас булган Тукай авылын бернинди төбәк белән дә алыштырырлык түгел. Аның белән бер бәйләнеше булмаса да, авыл татар халкының гимны булган “Туган тел”не язучы Тукай исемен йөртә. Авыл Гөбнә елгасының кушылдыклары булган Кондырлы һәм Чаканлы елгалары арасында утырган. Борынгы вакытта, бабайлар монда килеп нигез салганда, бу урыннарда урманнар булган һәм урман эченнән аккан елгалары да мул сулы булган, ә анда кондызлар яшәгән. Төрле сәбәпләр белән “кондыз” сүзе “Кондырлы”га әйләнеп киткән.
Авылыбызның күпер урамына кергәнне сизмичә дә калганбыз. Бака урамы да дип йөртәләр аны.
Җир йөзендә шундый авыл бар –
Бакалары бак – бак кычкыра.
Бака урамы кешеләре,
Кунакларны өйгә чакыра.
Элек идәннәре җир булган вакытта тәбәнәк, кечкенә йортларның бусагасы аша бакалар да сикергәләп кергән, курәсең. Менә шуннан “Бака урамы” исеме калган. Хәзергесе көндә ул урамны хәтерләткән бер генә йортта калмаган. Бугенгесе көндә авылыбыздагы йортлар да заманлашкан. Ел саен төрле проектлар белән яңа йортлар калка.
Икенче өлеш
Авылыбызның нәкъ уртасында урнашкан зур манаралы мәчеткә җитәбез. Авылга кайткан вакытта, каштан аның манарасы очындагы ае әллә кайдан күзгә ташлана. Бу изге йорт. Аның да үз тарихы бар. 1870 нче елны Тукай балаларына дини белем бирү өчен уку йорты төзиләр. 1901-1902 нче елларда мәчет төзелә.Ул 1937 елны эшләвеннән туктый. Күрше авыл чуашлары килеп, 1941 нче елның 22 маенда мәчетнең манарасын кисеп китәләр.
1991 елдан (яңа мәчет сафка баскач) мәчет манарасыннан биш вакыт намазга чакырган азан авазы тонып тормый. Биш вакыт намазга 50-ләп кеше йөри, җомга намазларына туксаннан артык кеше йөри. Мәчет каршында якшәмбе мәктәбе (мәдрәсә) эшләп килә. 2014 елдан авылыбызда яна мәдрәсә эшләп килә. Анда малайлар да, кызлар да, хәтта урта яшьтәгеләр дә белем ала, терле дини бәйрәмнәр, мәҗлесләр, туйлар уткәрелә.
Өченче өлеш
... Бөек Ватан сугышы. 184 кеше Тукай авылыннан Бөек Ватан сугышына китә. Көн саен алардан килгән хатларны авыл белән көтеп алганнар. 97 кеше сугыш кырларында ятып кала.
87 кеше исән-сау кайтып колхозларны торгызалар. Хезмәт Армиясендә хатын-кызлар да хезмәт итә.Ул: Зинатуллина Сәйри, Кәмәлтдинова Зәйнәп, Шәрифҗанова Зәйнәп.
Советлар Союзы Герое Геннадий Габайдуллин да безнең авылдашыбыз.
Хамидуллин Сафиулла 2 Дан Ордены белән бүләкләнә.Балта остасы Шаев Минегали “Кызыл Йолдыз”орденына лаек була.
2013 нче елны Җиңүнең 66 еллыгына мәктәпкә исән калган тик ике ветеран гына килә- Хаибуллин Рахимулла.
Дүртенче өлеш
Авылыбызның терәге булган мәктәпкә таба юл тотабыз. 1940 нчы елда авылда беренче мәктәп бинасы төзелә. 1982 нче елда ике катлы таш мәктәп төзелә. 2013 елда мәктәбебез тезекләндерелде. Бүгенгесе кендә без инновацион технологияле мәктәптә белем алабыз. Авылда хәзерге көндә урта мәктәп эшләп килә, анда (Тукай авылыннан гына) 300 бала белем ала. Шул ук елда яна технологияләр белән мәктәп янәшәсенә балалар бакчасы тезелде. Балалар бакчасында 120гә якын бала тәрбияләнә.
Авылыбызда 11 кибет, 1 гаилә фермасы, 2 ит эшкәртү цехы, такта яру цехы, керамзит блок сугу цехы эшли.
Авылыбызнын терәге булып Авыл Советы иҗтимагый киңәшмәсе эшләп килә. Иҗтимагый Киңәшмә үзенең эшен 2007 елның август аенда беренчеләрдән башлап җибәрде. Хәзер мондый Киңәшләр уңышлы рәвештә Россиядә иң зур татар авыллары булган Шыгырдан һәм Урмай авылларында да уңышлы гына эшләп килә. Алар һәрдаим авыл халкына булышып, төрле проблемаларны чишәргә ярдәм итәләр.
Авыл газетасы “Нурлы иман” 2002 елның октябрь аенда укытучылар көненә багышлап чыгарыла, ә даими рәвештә айга ике мәртәбә 2007 елдан нәшер ителә. Газетаны нәшер итүче –Тукай авыл иҗтимагый Киңәшмәсе. Авылыбызның шулай ук үзенең гимны да бар. Аның сүзләрен һәм көен Илнур Гомәров язган.
Дуслар, сезгә сөйлим әле
Туган авылым турында.
Кайларда гына йөресәм дә,
Һәрчак минем уемда.
Кушымта:
Туган авылым Тукай,
Манараңда изге ай.
Кондырлы су буйларыннан
Аерма безне, Ходай!
2. Беркайчан да югалтмаган
Халкым үзенең кыйбласын.
Башын һәрчак горур тоткан,
Ниләр генә булмасын.
Кушымта
3. Читтән кызлар эзләмибез,
Иң гүзәлләре бездә.
Тугры булып калыйк, дуслар,
Тукайга һәммәбездә.
Кушымта
4. Чәчәк ат син, гүзәл җирем,
Яшәсен “Нурлы иман”.
Кендек каны тамган җирдән
Мин мәңге аерылмам!
Йомгаклау:
... 21 нче гасырның 14 нче елы бара. Тукай авылы зур үзгәрешләр, яңлыклар белән яши.
Авылыбызда оештырылган Иҗтимагый киңәшмә, мәктәп белән берлектә, зур эшләр башкара. Узган җәйне мәчет ачылуның 27 еллыгын билгеләп үттек. Яңа мәдрәсәгә ай куелды. Тукай авылы сайтының көндәлек авыл яңалыклары белән халыкны таныштырып баруы, балаларыбызның дөньяви белем белән бер рәттән мәдрәсәдә дә дини белем алулары, халкыбызның Мөбәрәк дини бәйрәмнәрен олылап уздырулары авылыбызга ямь биреп тора. Авылдашларыбызның һәрдаим яшәеш - күренешендә буыннан-буынга килгән йолаларны саклап баруы милләтебезнең алга таба үсешен күрсәтә.
Туган авылым... Без, хәзерге яшьләр, синең киләчәгең! Авылыбыз өстендәге кояш һаман да тыныч кына яктыртып, нурлары белән җиребезне җылытып торса иде. Алда атлыйсы юллар байтак әле, уйлыйсы уйлар очсыз-кырыйсыз... Тыныч яшә, туган авылым!.
Кулланылган әдәбият:
1.Сочинение язарга өйрәнәбез (методика һәм үрнәкләр).-Казан: Яңалиф, 2013.
2. Чувашстанның Комсомол районы Тукай авылы сайты.
3. “Нурлы иман” газетасы .
Рисуем домики зимой
Несчастный Андрей
Карандаши в пакете
Цветок или сорняк?
Акварель + трафарет = ?