Эзләнү эшендә А.Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән...” повесте нигезендә төшерелгән “Бибинур” фильмында әсәр эчтәлеге һәм образлар бирелеше тикшерелә. Беренче бүлек “Фильмда беренче стихия образлары” дип исемләнә. Анда ут, су, җир стихиясе образларының фильмда бирелеше тикшерелә. Икенче “Бибинур” фильмында әсәр эчтәлеге” дип исемләнгән бүлектә Бибинур образы һәм аңа бәйле эчтәлекнең бирелеше хакында сүз алып барыла.
II Всероссийская (XVIII Поволжская) научная конференция учащихся им. Н.И.Лобачевского
Секция «Татарская литература ХХ-ХXI веков»
Исследовательская работа
А.ГЫЙЛӘҖЕВНЕҢ “ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН...” ПОВЕСТЕ НИГЕЗЕНДӘ ТӨШЕРЕЛГӘН “БИБИНУР” ФИЛЬМЫНДА ӘСӘР ЭЧТӘЛЕГЕ ҺӘМ ОБРАЗЛАР БИРЕЛЕШЕ
Нигматзянова Алсу, 9 класс
Направляющая организация:
МБОУ “Берескинская СОШ”, Республика Татарстан, Атнинский район
Научный руководитель:
учитель первой квалификационной
категории Хайрутдинова З.Р.
Казань 2017
Эчтәлек
Кереш.........................................................................................................3
Беренче бүлек. Фильмда беренче стихия образлары...............................4
Икенче бүлек. “Бибинур” фильмында әсәр эчтәлеге ..............................11
Йомгак ......................................................................................................19
Кулланылган әдәбият исемлеге ................................................................21
Кереш
“Татар әдәбияты тарихында Аяз Гыйләҗев иҗаты укыган саен яңа яклары белән ачыла баручы кыйммәтле таш белән тиңләшә ала” [3:7]. Язучы иҗатын тирәнтен өйрәнүче М.Хәбетдинова әдип турында әнә шулай дип яза. Соңгы елларда А.Гыйләҗев ташы тагын бер кат ялтырап ала. Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән...” әсәре буенча Петербург режиссеры Юрий Фетинг төшергән тулы метражлы нәфиc фильм татар дөньясында зур кызыксыну уята. Шул ук вакытта бәхәсләр дә. Рус режиссеры төшергән икән, ул татар фильмы булып санала аламы, татар карчыгы милли образ буларак ачылганмы? Эзләнү эшенең актуальлеге менә шул сораулар белән билгеләнә. Фильмның бер идея тирәсенә җыела торган символик образларга бай булуы да махсус өйрәнүне сорый. Фильмга әдип иҗаты, әсәр белән бәйләнештә бирелгән бәяләр, аны образлар ягыннан тикшергән хезмәтләр аз булу эшебезнең яңалыгын билгели.
Эзләнү эшен башкарганда, төп чыганак булып язучының иҗатын өйрәнгән М.Хәбетдинова, Д.Заһидуллина хезмәтләре кулланылды.
Хезмәтнең максаты – А.Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән...” повесте нигезендә төшерелгән “Бибинур” фильмында әсәр эчтәлеге һәм образлар бирелешен тикшерү.
Максатка ирешү барышында түбәндәге бурычлар куелды:
Эзләнү эшенең өйрәнү объекты – А.Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән...” повесте һәм әсәр буенча төшерелгән “Бибинур” фильмы, предметы – фильмдагы образлар.
Хезмәтнең гамәли әһәмияте – татар сәнгате белән кызыксынучы, фильмның эчтәлеген аңларга теләгән тамашачы өчен чыганак була алуы.
Куелган максатка ирешүдә күзәтү, чагыштыру, анализ, синтез кебек ысуллар кулланылды.
Хезмәтнең структурасы кереш, ике бүлек, йомгак, кулланылган әдәбият исемлегеннән гыйбарәт. Беренче бүлек “Фильмда беренче стихия образлары” дип исемләнә. Анда ут, су, җир стихиясе образларының фильмда бирелеше тикшерелә. Икенче “Бибинур” фильмында әсәр эчтәлеге” дип исемләнгән бүлектә Бибинур образы һәм аңа бәйле эчтәлекнең бирелеше хакында сүз алып барыла.
Беренче бүлек. Фильмда беренче стихия образлары
А.Гыйләҗев иҗатында җир образы үзәккә куелган әсәрләр шактый. Укычысын үзенең “Өч аршин җир” әсәре белән “кеше өчен иң кадерле – туган җир, нәсел-нәсәп, аның тарихы, кавемдәшләр икән” [4: 335] дигән фикергә китерергә тырышкан язучы иҗатында җир милләт язмышы белән тыгыз бәйләнештә бирелә.
Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән...”, “Өч аршин җир” повестьларында җир милли әхлак нигезе буларак бирелсә, шул әсәрләр буенча төшерелгән фильмда исә бүгенгенең кискен проблемалары белән бәйләнештә бирелә. Җиргә аерым кешеләрнең генә хуҗа булуы һәм аларның аны үз мәнфәгатьләрендә теләгәнчә файдалануы, монда яшәүче халыкның үз җирләренә хуҗа була алмавы, килгән инвесторларның җирле халыкка түбәнсетеп карулары әнә шундый проблемалардан. Милли нигезләрне югалткан буын үз туган җирләренә дә инде хуҗа түгел, читтән килгән көчләргә каршы көрәшерлек гайрәте, хокукларын дауларлык куәте юк дигән фикер үткәрелә. Кытай инвесторларының мөселман өчен хәрәм булган дуңгыз үрчетергә җыенулары белән авыл халкына килешергә генә кала. Ә бу диалогта авторларның ирониясе тоемлана:
Җиргә караш фильмда геройларның кем икәнлекләрен билгели торган төп сыйфат булып тора. Аларның кешелеклелеге, әхлагы Җир-анага мөнәсәбәт белән үлчәнә. Туган җирләрне үзеңнеке итеп тою мөһимимлеге, бары шул очракта гына кешедә җаваплылык хисе уянуы искәртелә (“Бу минем җирем түгел”, “Әгәр теләсәң, ул синеке булачак”). Җиһангирның Иске Чишмә авылының җирләре үзе өчен чит булмавын, нәселе чыккан урын булуын аңлавы аңа җаваплылык өсти. Ә бу җирләрнең яңа хуҗасы туган телендә сөйләшергә өйрәнгән, иманга килгән, үзенчәлекле тавышы белән намазга чакырып азан әйтүче Мансур булу да киләчәкне өметле итә. “Җиргә кем хуҗа булырга тиеш?” дигән проблемалы сорауны режиссер әнә шулай чишә.
Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән...” повестена ут стихиясе төп геройның исеме белән үк кертелә: “Бибинур образы ут һәм нур стихиясенә бәйле шәрехләнә: “нур” “ут”ны белдерә торган “нар” сүзе белән дә янәшә куела ала. “Биби” фарсы теленнән “хуҗабикә” дип тәрҗемә ителә” [5: 25]. Исеменең әлеге мәгънәсе әсәрдә Вәли картның Бибинур турында “Менә, әнкәсе, ут иясен алып кайттым” дигән җөмләсендә дә күренә.
Исеменә салынган яктылык, җылылык мәгънәсе яшәеш фәлсәфәсе кешеләргә игелек итү булган Бибинурның эш-гамәлләрендә, ул яшәгән тирәлектә һәрвакыт чагылып тора. “Габдуллаҗан өенә Бибинур яктылык, нур алып керә. Аның киң күңеле ятим балаларны сыендыра, бу җылылык тол ирне дә үзгәртә. Йортка җан керә” [5: 25]. Әлеге фикер фильмда лампа детале белән җиткерелә. Фильмда аның гаилә җылысын белдереп килүен аңлаткан эпизод бар. Бибинур балаларны кызганып, Габдуллаҗан өендә калган яңгырлы төннән соң таң ата. Тамашачы алмалары өлгереп килгән бакчадан Габдуллаҗан йортына керә, аның ачык тәрәзәсеннән өйнең эченә карый. Тәрәзәдән өстәлдә торган лампаның януы чагылып китә. Әнә шундый кечкенә генә деталь ярдәмендә Бибинурның алда әйтелгән сыйфаты ачыла.
Ут стихиясе әсәргә эпиграф белән дә кертелә. Әсәргә сайланган эпиграфларның өченчесе автор тарафыннан “татар халкының яраткан җыры” дип билгеләнгән әсәрдән:
“Уф, йөрәгем!..” димәс идем,
Янулары басылса...” [2:210].
Д.Заһидуллина әлеге эпиграфның авторның үз хисләрен белдерү булуын әйтә: “Өченче эпиграф исә бу тарихның автор ваемы, аның җанын кузгалткан хикәят икәнен ассызыклый” [4: 342].
Әлеге юлларның әсәргә куелган алдагы ике эпиграф һәм төп текстны синтезлау функциясен билгеләп, М.Хәбетдинова аны тулы җыр тексты биргән мәгънә контекстында карый. Әлеге җырда утның берничә мәгънәсен билгели. Беренчесе: ут – йөрәктәге ялкын, мәхәббәт, хис-кичерешләр, эмоцияләр символы, аларның көчен, тирәнлеген белдерүче. Җырда тагын утның гаилә учагы, гаилә җылысы мәгънәсендә килүе дә билгеләнә. Шул ук вакытта аның җимерүче көч, стихияне белдерүе дә күрсәтелә: “Янгын – буйсынудан узган, стихиягә әйләнгән ут. Ул Йорт, Мәхәббәт һәм Тормышның җимерелүен символлаштыра” [6: 261]. Фильмда утның стихия мәгънәсе Вәли абыйның “Шырпы – ут. Ут – үлем” дигән җөмләсендә бирелә.
“Бибинур, дөньяны, кешеләрне артык яратканга, кичерә белә, асылда, шул чиксез яратуы аны “яндыра” – үлеменә якынайта да” [5: 27]. “Үз-үзеңне утта яндыру” әсәрдә күчерелмә мәгънәдә бирелсә, фильмда ул туры мәгънәсендә килә һәм режиссерның табышы дип билгеләнә ала. Җиһангирны коткару нияте белән үзен корбан итеп, ут эчендә үлүе Бибинурның әсәрдәге корбанчылык сыйфатын тагын да калкытып куя. Үзен башкалар бәхете өчен корбан итәргә һәрвакыт әзер булган Бибинур әсәрдә балаларын яклап үлемен якынайтса, фильмда Җиһангирны коткарырга теләп үлемгә бара.
Фильмда утның учак образы аша бирелеше дә бар. Бибинур һәм Вәли абый яшәгән урында һәрвакыт учак яна. Хәтта аның үзен күрсәтмичә, учак янган тавыш белән булса да режиссер аның барлыгын сиздереп куя. Мәсәлән, Бибинурның төшендә Вәли карт аңа шырпы кабы биргәндә.
Бу күренешләр Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясендәге, йөзьяшәр Миңлебай карт һәм аның “Ә син учагын карый тор, учагын... Учагыңда ут сүнмәсен” юллары белән ассоциация уята. Әлеге әсәрдә учак –тормыш, яшәеш, йорт белән бәйле булуын, буыннар арасындагы бәйләнеш саклауны аңлаткан символ. Режиссер да учакның әнә шул символик мәгънәсеннән файдаланган. Бибинур һәм Вәли картның милләткә хас булган иң матур сыйфатларны, милли рухны сүндермичә саклап торучылар булуын учак символы аша күрсәткән.
Фильмда режиссер “Фазыл чишмәсе” җырына еш мөрәҗәгать итә: көй берничә тапкыр яңгырый. Балаларның апалары Зәмирә аларны Ленинградка алып китәргә теләвен, анда әйбәтрәк булачагы турында әйткәндә дә, Габдуллаҗан дошманнар белән сугышка киткәндә дә. Режиссер бигрәк тә “Суларым түгел, ялкыным түгелде йөрәгемнән” дигән юлларны кабатлата. Игътибарлы тамашачы әлеге юллар белән вакыйгалар барышының бәйләнешен, алар эчендә кайнаган геройларның “эчке ялкынын” да тоеп ала.
Фильмда утның яшәү, тормыш мәгънәсе Габдуллаҗанның шырпысын онытып калдыруы, шырпының сүнүе кебек эпизодларда күренә.
“Әдәбият галимнәре фикеренчә, әсәрдә ут стихиясеннән тыш су стихиясе дә әһәмиятле. Буа-хронометр Бибинурга вакыт үзгәрешен тоярга ярдәм итсә, елга яшәешне символлаштыра” [5: 27]. Заһидуллина Д.Ф фикеренчә, әсәрдә буа образы “Бибинурның күңелендә яшеренеп ятып, Җиһангирны күргәннән соң ташып чыккан сөю хисләре, туган җирне, авылны җирсеп ярату тойгысы һәм, ниһаять, балаларына рәнҗүе дә булып укыла”.
Су стихиясе әсәрдә елга, буа образлары белән бирелсә, фильмда ул чишмә, яңгыр, кар ярдәмендә ачыла.
Фильмда суның үз юлында очраган бөтен нәрсәне агызып китәргә көче җитәрлек стихия мәгънәсе дә бар. Ул көчле яңгырда бирелә. Монда яңгыр Ходайның кисәтүен аңлатып, һәлакәтне алдан белдерүче, кисәтүче булып кертелгән. Бу мәгънәсе аның Җиһангир Бибинур әбинең йортында калган көнне ачыла. Габдуллаҗанның хатыны Гайшә үтерелгән, Бибинурның язмышы кискен борылыш алган төнне дә яңгыр коя. Бибинурның төшендә исә яңгыр явып китү чистарыну, сафлыкны белдерә.
Шулай ук фильмда яңгырның күз яшьләрен, чарасызлыкны белдерә алу мөмкинлеге дә файдаланылган. Хатыны үтерелгән төндә Габдуллаҗан хәсрәтенең күз яшьләре булып тышка чыгуы стенадан агып төшкән яңгыр тамчылары белән көчәйтелә.
Фильмга чишмә образы авыл исеме белән кертелгән. Вакыйгалар барган авылның исеме Иске Чишмә булу символик мәгънәгә ия. Әсәрдәге Аксыргак исемен Иске Чишмәгә алыштыру режиссер идеясе белән бәйле. Гомер-гомергә татар халкы чишмәгә изге урын итеп, хөрмәт белән караган. Фильмда да чишмә сакраль урын мәгънәсендә килә. Чишмәнең сакраль урын итеп бирелеше әүлия кабереннән чыгуы белән дә көчәйтелә.
Әсәрдә “буа тавышы ул – туган туфрак, хәтер, тарих тавышы, гадәтләр тавышы” [7: 82] булса, фильмда аның шушы мәгънәсе чишмә образында ачыла. Әтисе васыятен тыңлап, чишмәне күрергә кайткан Җиһангир үзенең мулла нәселеннән чыгуын белә, тамырларын таба. Чишмәнең тәмен татыган егет бу җирләрнең киләчәге өчен мөһим булган карар кабул итә.
Иске Чишмәнең мәгънәсе спутник телевидениесенең исеме булган “Чишма” белән каршылыкта да ачыла. Багана башына каркылдап кунган карга тавышы белән килеп кергән “Чишма” телевидениесен рекламалау фильмның башыннан ахырына кадәр кабатланып тора. Аудиториясен яулау нияте белән караңгы авылларга баткак юллардан булса да кереп, үз урынын алырга әзер булуы чит шаукымнарның көчен күрсәтә. Үз максатына ирешү дә кыен түгел: рухи кыйбласын югалткан халык бик теләп мондый кызыктыргыч, ләкин буш нәрсәләрне “йотарга” әзер. Фильм ахырында спутник тәлинкәләре белән шыплап тулган шәһәр йорты моның ачык мисалы. “Иске Чишмә” – “Чишма” каршылыгы үз – чит, матур – ямьсез антитезасын аңлата.
Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән...” повесте турында М.Хәбетдинова болай дип яза: “Әсәрнең проблематикасы символлар катламы ярдәмендә көчәйтелә. Аерым символлар автор фикерен бер бәйләмгә туплап тәкъдим итүне күздә тота” [5: 27]. Режиссер Юрий Фетинг та идеясен бер үзәккә җыеп бирү өчен, әсәрдә булган символларны, аллегорик образларны файдалана. Режиссер аларны фильмның төп идеясен җиткерүдә эшкә җигә.
Икенче бүлек. “Бибинур” фильмында әсәр эчтәлеге
Фильмның уңышы Бибинур образы, аның куәте белән бәйләнеп карала. Фильмның сценарий авторы Мансур Гыйләҗев Бибинур образы һәм аның фильмда бирелеше турында болай ди: “Аның образы шулкадәр бай, катлаулы. Тормышта андый образ була алмый, ул – синтез. Аяз Гыйләҗев тарафыннан бик җитди һәм уңышлы эшләнгән образ бу. Әлбәттә, әсәрнең кайбер өлешләренә яңалык керттек, әмма Бибинурны язучы ничек язган булса, шул килеш калды. Әби образы шулкадәр тирән һәм бөтен кешенең күңеленә якын” [10].
Бибинур белән бәйле сюжет сызыгы фильмда үзгәртелсә дә, Бибинур образы әсәрдәгечә бирелгән: ул киң күңелле, ачык йөзле, ихлас, самими, игелекле татар карчыгы. Бибинур образын тамашачыга тулы итеп ачарга мөмкинлек биргән үзенчәлекләрне билгеләп китик. Бибинурның йорты, бакчасы, алма кебек образлар аның сурәтен ачыграк итә.
Әсәрдә Бибинур өчен йорт яшәү урыны гына түгел, иренең истәлеге дә: “Йорт та, түбә дә Габдуллаҗаннан калган бердәнбер, чын ядкарь иде” . Йортның ире, балалары турындагы хатирәләрне саклаган урын икәне фильмда өй эчендәге әйберләр: фотографияләр, челтәр пәрдәләр (“Син яраткан пәрдәләрне элдем”) ярдәмендә күрсәтелә. Халкыбызның күңел бизәге булган шамаил, самавыр, сандык, комган кебек әйберләр – милли тормыш-көнкүреш билгеләре. Борынгылыкны хөрмәт итүчеләр төркеменә хас булган сыйфатларның берсе итеп Д.Заһидуллина элеккедән калган әйберләр җыюны билгели: “Әйтерсең лә иске әйберләрне ярату борынгыдан килгән гомумкешелек кыйммәтләрен, әхлак, гореф-гадәтләрне саклап яшәү дигән фикер ассызыклана” [4: 342]. Шуңа күрә Бибинурның йорты изге җир, борынгы традицияләрнең саклану урыны булып китә: “Чирәмле әби өе борынгылар өен хәтерләтә, трактор, машина таптамаган, бозылмаган җир. Ишарә: әбинең өе дә борынгылыкны саклап тора” [ 7: 87].
Бибинур, Вәли абыйның йортлары борынгылыкны, милли рухны саклаучы урын булуына, ә үзләре “гомумкешелек кыйммәтләрен үзендә йөртүчеләр” [ 4: 342] икәнлегенә басым ясала.
“Фильмда Бибинурның йортыннан җылылык, яктылык бөркелеп тормый, рәхәтлек, уңайлылык сизелми” [11] дигән фикер белән килешеп булмый. Бибинурның йорты иске, каралмаган булса да, ул хуҗабикәнең үз тирәлеген матурлыкта, чисталыкта тотарга өйрәнгәнлеген күрсәтерлек итеп бирелгән. Җомга иртән җиңел хәрәкәтләр белән идән юып йөргән Бибинурның йорт турында яратып әйткән “Безнең өй искерүен искерде, тик синең вакыттагы сыман чиста” сүзләре дә моны исбатлый.
“Табигатьнең барлык үзгәрешләренә дә үтә сизгер җан” [2: 302] Бибинур образында табигать – кеше гармоник берлеге идеясе дә ачыла. Җомга иртәсендә Бибинурның алма бакчасы тыныч, ягымлы, моңсу. Кояш нурлары уйнаган иртәнге тын бакча, җирдә тәгәрәп яткан алмалар, энәләренә алма эләктереп барган керпе матур пейзаж сурәте генә булмыйча, режиссер әйтергә теләгән идеяне аңлата. Шул рәвешле режиссер тамашачы күңелен кешенең табигать белән гармониядә яшәве ни дәрәҗәдә матур дигән фикерне аңлауга көйли.
Фильмда кабатланып торган образларның тагын берсе – алмалар. Татар милли аңында, әдәбиятында матурлык символы булган алмалар фильмда да шул мәгънәсен югалтмый. Фильмда алмаларга Бибинурның күңел матурлыгын, күңел сафлыгын күрсәтү функциясе салынган. Чиста күңелле, һәркемне “яхшы кешеләр алар” дип кабул иткән Бибинур барысын да алмалары белән сыйларга ашыга. Ярдәмчел, эчкерсез, башкаларга яхшылык кына теләүче Бибинурның матур күңел дөньясы әнә шулай алмаларда ачыла. Бибинурның алма өләшүе ул – аның юмартлыгы, изгелек өләшүе. Ләкин тормышның яңа законнары, үз мәнфәгате белән яшәргә өйрәнгән авыл халкы Бибинурның гамәлләрен сәер дип бәяли, ә үзен “үз алмалары белән ычкынган” карчык итеп күрә. Алмаларын “бөтен авыруларга дәва” дип санаган Бибинурга үзенең юмартлыгы, ярдәмчеллеге никадәр табигый булса, авыл халкы өчен шул кадәр ят, сәер. Монда ихласлылык, кешеләргә игелекле булуның бүгенге яшәештә бәяләнми торган артык сыйфатлар икәнлеге күрсәтелә.
Галимә Д.Заһидуллина фикеренчә “Җомга көн, кич белән...” повестенда “автор геройларын ике төркемгә аера: борынгылыкны хөрмәт итүчеләр һәм заман кешеләре, заман чирләренә сизгер кешеләр” [ 4: 341]. Фильмга карата да әлеге бүленешне кулланып булыр иде. Әсәрдә “Беренче төркемгә, Бибинур, Җиһангир, Җиһангирның улы керә” [4: 341]. Фильмда исә “борынгылыкны хөрмәт итүчеләр” төркемен Вәли абый, Бибинур, Җиһангир Аязович һәм Мансур билгели. Соңгы икесе рухи үсеш юлына чыгучылар итеп, үсеш-үзгәрештә биреләләр. Җиһангир һәм Мансур образлары Вәли карт, Бибинурларның дәвамчылары булып тәкъдим ителә. “Әйтерсең лә өч буыннан да берәр вәкил тәкъдим итеп, автор мондый кешеләрнең һәр заманда булуын ассызыклый” [ 4: 341].
Фильмда бу ике төркем арасындагы аерма, каршылык тагын да зурайтып бирелгән, режиссер тарафыннан заман кешеләренең җыелма образын тулырак ачу омтылышы сизелә. “Рухи кыйммәтләрне саклаучы Бибинур образын алгы планга куйган А.Гыйләҗевтән аермалы буларак, фильмда үз халкының гореф-гадәтләре белән бәйләнешен югалткан яшь буын сурәтләнә. Режиссер матди кыйммәтләрне әһәмиятлерәк санаган яшь буынның трагедиясен күрсәтә” [11].
Әхлаксыз, дорфа, акча колы булган Шаукат Шакирдович та, аның хезмәтен үтәүчеләр дә, шәһәрдә ике ике бүлмәле фатирга ия булу өчен, туган авылының җирләрен сатудан тайчынмаган авыл советы рәисе дә – барысы да хәзерге җәмгыятьнең рухи-әхлакый йөзен билгеләүче персонажлар буларак күрсәтелә. Бүгенге җәмгыятьнең акча, байлык артыннан куып, кешелек сыйфатын югалткан төркеме дә, шәһәрдә бер бүлмәле квартиралы булуны үзе өчен иң зур бәхет дип санаган, үзен кимсетүгә юл куйган авыл халкы да фильмда тәнкыйть утына алына.
Фильмда Мирзаһитның “Шомлы җилләр исәләр” дип җырлавы кисәтү буларак яңгырый. Бу – җилнең Дәрдмәнд иҗатындагыча ил өстенә килүче куркыныч турында хәбәр бирүе. Бөтен фильм контекстында бу куркынычның милли яшәешкә читтән кергән гадәтләр, чит-ят шаукымнар булуы аңлашыла. Аларның төрле яктан килүе, тормышның төрле өлкәләренә үтеп керүе искәртелә. Шулар йогынтысында кешенең үзе яши торган тирәлекне тарайтып куюы, киң, иркен тормыштан баш тартуы күрсәтелә. Бу Мансур азан әйткән вакыттагы киңлеккә спутник тәлинкәләреннән генә торган шәһәр йорты тарлыгын каршы кую аша җиткерелә.
Чит/үз, матди/рухи оппозицияләре хәтта төсләр бирелешендә дә сиземләнә. Фильм аклы-каралы пленкага төшерелгән. Шул ук вакытта аның аерым бер өлешләре төсле пленкада эшләнгән.
Төсле төшерелгән урыннар:
1. Бибинур әбинең төше.
2. Вәли картның йорты (Бибинур төшен юратырга килгәндә, Җиһангир аксакал белән очрашып сөйләшкәндә).
3. Бибинурның йорты янып, үзе мәңгелеккә күчкәндә.
4. Вәли картның йортында Мансур яшәп калган вакытта.
Бу бүленеш фильмда ике төрле дөнья сурәтләнүне аңлата. Беренчесе чиста, матур, илаһи дөнья булса, икенчесе, караңгы төсләрдә бирелгәне, – бүгенге чынбарлык. Фильмда сурәтләнгән, мондый халәтендә кире кагылучы дөньяның ямьсезлеге режиссер тарафыннан һәрвакыт калкытып куела. Яшь буынның вак түбән тормышка кереп батканлыгын күрсәтергә тырышкан режиссер алар яшәгән тирәлекнең ямьсезлеген Бибинур, Вәли картларның төрле төсләргә бай, матур, гармонияле дөньясына каршы куя. Бу матурлыкның саклану ихтималына өметен өзми.
Фильмда Вәли абый эш-гамәлләре, хакыйкатьне әйтеп йөрүе белән татар әдәбиятында еш кына ак сакаллы карт кебек гәүдәләнеш тапкан карт архетибы, тышкы кыяфәте белән әкияти персонаж кебек тәкъдим ителә. Вәли абыйны авылда сәер карт дип саныйлар. Ул кайчандыр җимерелгән мәчетнең ташларын җыеп йөри һәм алардан киләчәктә яңа мәчет төзелер дип өметләнә. Мәчет ташлары рухи кыйммәтләрне торгызу өчен нигез бар дигән фикерне җиткерә.
Агач – фильмның композициион бөтенлеген тәэмин итүче үзәк образ. Фильмда аның төп мәгънәсе нәсел агачы, шәҗәрә булу. Фильмда шәҗәрәнең геройлар өчен нинди кыйммәткә ия булуын аларның үз сүзләре күрсәтә. Ундүрт буынга җиткән шәҗәрә Бибинур өчен бик кыйммәтле мирас (“самый главный документ”), кытай инвесторы өчен сатып алып була торган нәрсә (“покупаю”), юристка бернигә дә ярамый торган кәгазь кисәге (аның Ибраһим бабай исемен бозып әйтүе “Какой Абракадим бабай?”).
Агачка тагын бер мәгънә салынган ул ике дөньяны: фани һәм бакыйны тоташтыручы булып тора. Шушы без яшәгән һәм мәңгелек дөнья арасындагы бәйләнешләрнең булуын агачтан төшкән галош детале аша күрсәтеп куя. Агач вакыт категориясен дә ачыклый: ата-бабалар, хәзерге кешеләр һәм киләчәк буыннар. Нәселе белән бәйләнешен Бибинур һәрвакыт тоеп яши. Тормышының иң авыр, кискен вакытларында агач янына килә, үзенә яшәү көче ала.
Вакыт символы булган герле сәгатьнең фильмда кулланылышы режиссер әйтергә теләгән төп идея белән бәйле. Сәгатьнең Җиһангир Вәли йортына килгәч тә (“Синең дә вакытың җитте”), Мансур шунда яши башлагач та (“Моңың өчен бераз вакытыбыз бар әле”) “телгә килүе” аша яшәү рәвешебез турында туктап уйлану һәм үзгәрү вакыты җиткәнлеге искәртелә.
Режиссер кош образының әдәбиятта, сәнгатьтәге мөмкинлекләреннән файдаланган. Фильмда карга һәм Вәли карт кошлары матурлык – ямьсезлек категорияләрен белдерәләр. Вәли карт йортындагы кошлар җан мәгънәсендә дә килә. Бибинур бакый дөньяга күчкән вакытта, читлекнең бушап калуын күргән татар укучысының хәтеренә Габдулла Тукайның “Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы” юллары килә.
“Сугыш алды һәм сугыш чоры (1930 – 1940 еллар) хәзерге замандагы күп кенә күренешләрнең сәбәпләрен ачарга ярдәм итә. Ретроспекция ясап язылган мондый өлешләр күп булмаса да, социалистик җәмгыятькә хас сыйфатларны шактый төгәл билгеләп бара” [4: 338]. Режиссер тарафыннан да җәмгыятьнең бүгенге хәлен булып узган хәлләрнең нәтиҗәсе кебек аңлату омтылышы сизелә. Әсәрдәгечә ретроспекция алымы белән кертелгән чорның кайбер сурәтләре бик кызык бирелгән. Мәсәлән, барлык милләтләрне бер казанга кушып болгату, бер совет халкы ясау идеясе метафора ярдәмендә тәнкыйтьләнә. Кечкенә кызның казанда кайнап утырган ашны флаг белән (флагның кызыл төстә булуы шик уятмый) болгатып китүе “И главная задача пролетариата это – полное единение русских, татар и других народностей великого Советского Союза” җөмләсе белән ныгытыла. Ә “Они по-русски не понимают, но согласны” дигәне режиссернең ирониясен, милли үзаң югалуның әнә шул чорлардан ук башлануын күрсәтеп тора.
Әсәр ахырында азан тавышын басып киткән “Приходите к нам, получите свою минуту славы”, “... миллионы, большие деньги”, “И будет нам с вами счастье” кебек җөмләләр безнең яшәешнең әхлакый доминанталарын аңлаталар: бүгенге заман кешесе бәхетне дан-шөһрәткә, байлыкка ия булуда күрә. Байлык, дөн-шөһрәт кебек төшенчәләр бүгенге яшәештә беренче урынга чыккан кыйммәтләрне күрсәтәләр. Әнә шулай режиссер бүгенге җәмгыятьтә матди кыйммәтләрнең рухи кыйммәтләрдән өстен чыгуын тагын бер кат искәртеп уза.
Россия президенты В.В.Путиннның “При этом мы руководствовались главным принципом: восстановление России” дигән җөмләсе фильмда ике тапкыр яңгырый. Тамашачы алдына илнең рухи-әхлакый нигезләрен ничек торгызып була дигән сорау куела. Режиссер тамашачы игътибарын тагын бер кат бүгенге көндә рухи-әхлакый нигезләрне югалту проблемасына юнәлтә һәм аларны тергезү кирәклегенә басым ясый.
Фильм азан тавышы белән тәмамлана. Иске мәчетнең Вәли карт җыйган ташларына басып, Мансур азан әйтә. Бу фильмның иң матур, иң тәэсирле урыны. Тау булып өелгән иске мәчет ташлары. Аларга басып азан әйтүче егет. Зәңгәр күк. Киңлек. Бу кадрны туктатып, озаклап карыйсы килә. Әнә шундый матур һәм шул ук вакытта символик сурәт тудырылган. Мансурга ачылган шушы биеклекне, хозурлыкны режиссер тамашачыга да күрсәтә. Сез дә иманга килегез, рухи тамырларыгызны барлагыз, шул очракта, сезнең өчен бөтенләй башка: киң, матур дөнья ачылыр дигән фикер җиткерә.
Азан ул – намазга, гыйбадәткә чакыру. Азан тавышы фильмда ачкыч вазифасын башкара. Моны режиссерның үз сүзләре белән дә исбатлап була: “Бибинур” фильмының иң көчле урыны дип Ю.Феттинг азан күренешен атый: “Азан кешеләрне үз асылларына кайтырга чакыра, Илаһияткә эндәшергә өнди”. Димәк, режиссер фильмның уйланырга, үзебезне үзгәртергә чакыру буларак кабул ителүен тели, тамашачыда көндәлек тормыш мәшәкатьләре артында яшеренеп калган, туган җирне, милләтеңне ярату кебек хисләрне кузгатып куя.
Аяз Гыйләҗев “Җомга көн кич белән...” повестендагы Бибинур образы аша “әхлакый бөтенлек, нәсел алдында җаваплылык, буыннар арасында бәйләнешләр, хәтер һәм намус кебек төшенчәләрне яктыртуга ирешә” [5: 25]. Режиссер әсәр сюжетыннан читкә китсә дә, повесть эчтәлегенә салынган әлеге төшенчәләр фильмда тулы яктыртылган.
Йомгак
Тикшерү эшендә А.Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән...” повестена нигезләнеп төшерелгән “Бибинур” фильмында эчтәлек һәм образлар бирелеше тикшерелде һәм күзәтүләрдән соң шундый нәтиҗәләргә киленде:
Татар әдәбиятында Аяз Гыйләҗевнең иҗаты тәнкыйди башлангычның көчле булуы белән аерылып тора. Әсәрләрендә әдип җәмгыятьнең кискен проблемаларын тәнкыйть утына ала. “А. Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән...” (1979) повесте да татар авылының үткәне, бүгенгесе, буыннар арасында бәйләнешләр өзелү, туган нигезне оныту, яшь буынның әхлаксызлыгы кебек мәсьәләләрне югарылыкка күтәреп чаң суга” [4: 338]. Бүгенге тормыш шуны күрсәтә: повестьның әдип тудырган эчтәлеге әле дә актуаль булып кала. Шуңа күрә режиссер Юрий Фетинг А.Гыйләҗев әсәренә мөрәҗәгать итеп, сәнгатьчә эшләнеше югары булган фильм төшерә. Режиссерның алма, янгын, агач кебек символларны куллануы аны Тарковский фильмнарына охшаш итә. Шундый югарылыктагы милли кинематография турында хыялланган татар тамашачысында өмет тудыра.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
Интернет чыганаклар
Дерево в снегу
Рождественский венок
Весёлые польки для детей
Алые паруса
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)