Кояш нурлары һәркемгә кирәк булган кебек, һәр сабый да ата-ана назына, укытучының күңел җылысына мохтаҗ.
Бала керсез күңел, тапланмаган хисләр белән дөньяга килә. Аның күңелендә гүзәл хисләр булдыру, аңа үсәргә, эзләнергә, чын кеше булырга шартлар тудыру - һәр ата-ананың, укытучының изге бурычы. Ата-ана, укытучы гомер буе эзләнә, аларның эшендә беркайчан да тәнәфес, каникул, тынып торулар юк. Алар-гомерлек сәяхәтче, фәнгә, тормышка, балалар күңеленә сәяхәт итүчеләр. Шушы сәяхәттә һәм тәрбияләүдә күп кенә язучы, шагыйрьләребез дә зур роль уйный. Чөнки алар балалар турында һәм балалар өчен язалар, һәр укытучы өчен аларның китаплары ярдәмлек функциясен үти. Газиз Мөхәммәтшин дә шундыйлардан. Ул балалар өчен яза.
Вложение | Размер |
---|---|
tezis_shoshokina_anna_shkola_9.doc | 39.5 КБ |
Шошокина Анна, 10 класс, МБОУ «Школа№9»
Научный руководитель: Акашина Нля Мухамедовна, учитель татарского языка и литературы высшей кВ. категории
«Газиз Мөхәммәтшин әсәрләрендә бала психологиясенең бирелеше»
Кояш нурлары һәркемгә кирәк булган кебек, һәр сабый да ата-ана назына, укытучының күңел җылысына мохтаҗ.
Бала керсез күңел, тапланмаган хисләр белән дөньяга килә. Аның күңелендә гүзәл хисләр булдыру, аңа үсәргә, эзләнергә, чын кеше булырга шартлар тудыру - һәр ата-ананың, укытучының изге бурычы. Ата-ана, укытучы гомер буе эзләнә, аларның эшендә беркайчан да тәнәфес, каникул, тынып торулар юк. Алар-гомерлек сәяхәтче, фәнгә, тормышка, балалар күңеленә сәяхәт итүчеләр. Шушы сәяхәттә һәм тәрбияләүдә күп кенә язучы, шагыйрьләребез дә зур роль уйный. Чөнки алар балалар турында һәм балалар өчен язалар, һәр укытучы өчен аларның китаплары ярдәмлек функциясен үти. Газиз Мөхәммәтшин дә шундыйлардан. Ул балалар өчен яза.
Югарыда әйтелгәнчә, хезмәтнең темасы актуаль, чөнки бала күңелен аңлап, тормышына туры килердәй образлар тудыру, шул ук вакытта әсәр аша нинди дә булса сыйфатка тәрбияләү зур осталык һәм тәҗрибә таләп итә. Ә Газиз Мөхәммәтшин нәкъ менә бала күңелен дөрес аңлап, башкаларга тәэсир итәрлек, кызыксындырырлык үрнәк, үзенчәлекле образлар тудыра алган әсәрләр иҗат иткән әдип.
Теманы ике өлешкә бүлеп карап була. Беренчесендә-Газиз Мөхәммәтшиннең тормыш юлы, иҗаты, якташлары язган истәлекләр белән таныштыру, әсәрләрендә бала образын үзенчәлекле яктырту турында мәгълүмат бирү, балалар әдәбиятында әдипнең, тоткан урынын билгеләү, ә икенче өлешендә Газиз Мөхәммәтшин әсәрләренең мәктәптә өйрәтелү дәрәҗәсен ачыклау сорала. Болар эшнең төп максаты булып тора.
Эшнең гипотезасы шуннан гыйбарәт: әгәр мәктәптә әдәбият дәресләрендә генә түгел, ә татар теле, сөйләм үстерү дәресләрендә дә, класстан тыш вакытта да, аерым класс сәгатьләрендә дә, атналык- айлыкларда да, Газиз Мөхәммәтшин әсәрләре, иҗатын укучыларга җиткерү, якынайту буенча, даими эшләр алып барылса, төрле кызыклы чаралар үткәрелсә, иҗади эшләр оештырылса, болар, укучыга Газиз Мөхәммәтшин иҗатына кызыксыну уятып, әсәрләрен укуга нигез булып торыр иде.
Эшнең объекты - бала психологиясен үзенчәлекле яктырту ягыннан Газиз Мөхәммәтшин иҗаты.
Эшнең предметы - Газиз Мөхәммәтшин әсәрләрендә балаларның психологиясен, үзенчәлекләрен күрсәтү.
Эшнең структурасы, ягьни төзелеше: керештән, ике бүлектән, йомгактан, файдаланылган әдәбият исемлегеннән гыйбарәт.
«Кереш»тә теманың бүгенге көндә актуальлеге, эш алдына куелган максат һәм бурычлары, гипотеза, эшнең объекты һәм предметы ачылды. Беренче бүлектә Газиз Мөхәммәтшиннең тормыш юлы, иҗаты, каләмдәшләренең истәлекләре алынды, әсәрләрендәге бала психологиясенең бирелеше яктыртылды, һәр үзенчәлек конкрет әсәрдә, мисалда күрсәтелде.
Икенче бүлектә Газиз Мөхәммәтшин әсәрләренең урта мәктәптә өйрәнелү дәрәҗәсе ачыкланды, бәяләмә бирелде.
«Йомгаклау»да башкарылган эш буенча гомуми нәтиҗәләр ясалды. «Файдаланылган әдәбият исемлеге»ндә 15 чыганак күрсәтелде.
Газиз Мөхәммәтшин бик яшьли дөньядан китсә дә, балалар әдәбиятын үстерүдә билгеле бер эз калдырган. Әдип әсәрләре бик матур, кызыклы һәм алар татар әдәбиятының активына бүгеннән кереп калганнар. Асылда, Газиз Мөхәммәтшин - көлкеле хикәяләр остасы. Аның әсәрләре кыска да, мәгънәле дә һәм укучы күңеленә тиз барып җитә.
Газиз Мөхәммәтшиннең тормыш юлы, иҗаты, язу манерасы, гомумән, шәхесе турында мәгълүмат бирү; Газиз Мөхәммәтшиннең каләмдәшләре язган истәлекләр, Хәтирәләр белән таныштыру; бала психологиясен, образын яктырту осталыгын конкрет әсәрләр, геройлар мисалында исбатлау; Газиз Мөхәммәтшин әсәрләренең мәктәп программасы өчен әһәмиятле булуын дәлилләп, Газиз Мөхәммәтшин әсәрләренең өйрәнелү дәрәҗәсен билгеләү; бала тәрбияләүдә Газиз Мөхәммәтшин әсәрләренең мөһим кулланма булуын дәлилләүне эзләнү эшендә бурычлары итеп алдым. Максат һәм бурычларга ирештем дип уйлыйм, чөнки алга куелган һәр мәсьәлә конкрет тикшерелде.
Дәреслек һәм программаларны күзәтеп чыккач, мәктәптә Газиз Мөхәммәтшин иҗаты тиешле дәрәҗәдә өйрәнелми дигән фикергә килдем.
Гомумән, Газиз Мөхәммәтшиннең тормыш юлы һәм иҗаты турында, бала психологиясе әсәрләрендә үзенчәлекле яктырту ягыннан язучының иҗаты буенча гомуми мәгълүмат тупланылды.
Автор алдында күп кенә каршылыклар да килеп басты. Мәсәлән, автор турында мәгълүматларның, аның тормыш юлы һәм иҗаты өлкәсендә санаулы гына галимнәр эшләве, язучының әсәрләре тупланган китапларның китапханәләрдә аз булуы кыенлык тудырды.
Эзләнү эшемне тәмамлап, мин эзләнүләрне дәвам итәргә кирәк дигән фикердә калам. Алга таба: Газиз Мөхәммәтшиннең калган әсәрләренә анализ, хәтта олыларга багышланганнарына да; күбрәк дәрес план-конспектлар, язучының үзе турында тагын да баерак, күләмлерәк мәгълүмат җыярга кирәк дип уйлыйм.
Для чего нужна астрономия?
Учимся рисовать горный пейзаж акварелью
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку
Именинный пирог