378 ел стажы булган укытучылар династиясе
Вложение | Размер |
---|---|
Олы әбием чәчкән орлыклар | 24.32 КБ |
Башлангыч сыйныфлар өчен эзләнү эше
“ Наше наследие”
Эзләнү эше
“Олы әбием чәчкән орлыклар”.
Шагалиева Гайшә
“ 1 нче гимназия” , 3 сыйныф.
Җитәкчесе :
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Мубаракзянова Алсу Габдуллахатовна
Эзләнү эшенең максаты:
1) гаиләбез тарихы материаллары белән тирәнтен танышу;
2) нәселебез кешеләрен барлау, укытучы һөнәрен дәвам итүчеләрне өйрәнү;
Эзләнү эшенең бурычлары:
1) нәселебез кешеләрен өйрәнеп калу, материал туплау;
2) килеп чыгышыбыз турындагы эзләнү эшләрен алып бару күнекмәләрен булдыру һәм ныгыту.
Эчтәлек
Укытучы профессиясе – бик авыр һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе.
1) олы әбием- Нәҗибә Шәрип кызы;
2) укытучылар гаиләсе - Ринат абый Люция апа Хабибуллиннар ;
3) Мәрзия апа һәм аның дәвамчылары;
4) әбием – Зөлфия Мирзанур кызы;
5) Фәрит һәм Гөлфинә Хабибуллиннар;
6) гаиләдә сигезенче бала Ләйлә Хабибуллина;
7) төпчек кыз Гөлнур.
8) династияне дәвам итүче оныклар;
9) укытучы династиясен дәвам итүче дүртенче буын.
III. Йомгаклау.
Аерылганга бик күп еллар узды
Адашмыйча таулы юллар үттем.
Укытучым, син образыңны
Юлларымда якты маяк иттем.
( М. Мазунов)
Укытучы! Нинди гүзәл сүз! Өйрәтүче, белем бирүче, тәрбияләүче кеше!
Элек –электән халкыбыз укытучыны бик ихтирам иткән, аңа хөрмәт белән караган, аны остаз дип бөекләгән. Һәр кешенең – эшченең дә, язучының да, галимнең дә, укытучының да укытучысы – Остазы булган. Әнә шуңа бөек акыл ияләре дә тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары бөтен дөньяга танылган галимнәр дә, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният сәнгать әһелләре дә, ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, иң беренче нәүбәттә үзләрен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын – остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алалар.
Бер акыл иясе болай дигән: “ Берничә айдан уңыш алыйм дисәң – иген чәч, ун елдан җимеш ашыйм дисәң – агач утырт, гомер буе кадер – хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң – балалар укыт”.
Мин бүген сезгә инде дүртенче буыны укытучы һөнәрен сайлаган Хабибуллиннар династиясе турында сөйләргә телим. Аларның укытучы династиясе турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан чыгарылган китапта да урын бирелгән. Бу гаиләнең укытучылык стажы - 378 ел.
Династиянең башында минем олы әбием Нәҗибә Шәрип кызы тора. Ул үзенең мөгаллимлек эшен 1941 нче елда 17 яшендә башлап җибәрә һәм 43 ел гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә бирә.
Олы бабам Калинин районы Исәнсеф авылы мәктәбендә военрук булып эшли. Бу- олы әбиемнең туган авылы. 1944 нче елда алар язмышларын бергә бәйлиләр һәм партия кая куша, шунда барып эшли башлыйлар. Калинин районының ( хәзерге Актаныш) Мәчти, Зөбәер, Әгъбәс, Байсар, Чуракай авылларында яшиләр һәм эшлиләр. Олы әбием мәктәпләрдә укыта, олы бабам җитәкче эшләрендә эшли. Чөнки сугыш чорында авыр хәлгә төшкән колхозларны күтәрергә, хәлләрен яхшыртырга кирәк була. 1956 нчы елда олы бабамны туган авылы Тат. Бүләргә җаваплы эшкә күчерәләр һәм алар шунда төпләнеп калалар.
Олы әбием Тат. Бүләр башлангыч мәктәбендә эшли башлый. Алар 9 бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларының бишесе әниләре үрнәгендә укытучылык һөнәрен сайлыйлар һәм бу һөнәргә гомерләре буе тугрылыклы булып калалар.
Гаиләдә икенче булып туган Ринат абый һәм аның хатыны Люция апа Мөслим районының Күбәк, Үрәзмәт Тат. Шуран мәктәпләрендә эшлиләр. Кайда гына эшләсәләр дә аларны зур хөрмәт белән яратып искә алалар. Аларның гомуми эш стажы – 55 ел.
Аларның кызлары Эльвира апа башлангыч сыйныф балаларына белем бирүне сайлады . Менә инде 26 ел Мөслим лицеенда эшли . Югары категорияле укытучы, күп санлы бүләкләр иясе.
Мәрзия апа гаиләдә өченче бала. Ул үзенең укытучылык эшен Тат. Бүләр мәктәбендә башлый. 38 ел татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияли. Мәрзия апа – Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы.
Аның улы Илдар абый 6 ел Минзәлә педагогия көллиятендә технология укытучысы булып эшләде.
Кече улы Азат абый Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, 3 ел Мөслим гимназиясендә укытучы, 2 ел Актаныштагы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернатының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, методик эшләр буенча директор урынбасары булып эшли. Бүгенге көндә Мөслим гимназиясе директоры.
Мәрзия апаның оныгы Гөлнара читтән торып КФУның Алабуга филиалында укый. Теләге – әбисе кебек татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу. Гөлнара апа династиянең 4 нче буынын башларга җыена.
Олы әбием белән олы бабамның гаиләсендә дүртенче бала туа. Ул – минем әбием Зөлфия. Аның укытучы булачагы кечкенәдән үк билгеле була. Туган көне дә 1 нче сентябрьгә туры килә. Бәйрәм өстенә бәйрәм ясап туган кызына , әтисе “ Укытучы булыр бу”- дип, юрап куя. Әбием кечкенәдән үк, әниләре эшкә киткәч, күрше кызларын җыеп “ мәктәпле” уйный, энеләрен утыртып укыта. Такта итеп морҗаны файдалана, аңа күмер белән яза. Аны көн саен ачуланалар, чөнки морҗаны гел аклап торып булмый. Шуннан соң бабам аңа такта кертеп бирә, барысы да тынычланалар.
Әбием – Зөлфия Мирзанур кызы, 10 нчы сыйныфны тәмамлагач Исәнсеф сигезьеллык мәктәбендә 1ел, Тат. Бүләр урта мәктәбендә 3 ел башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшли. Бу мәктәптә олы әбием, Мәрзия апа, әбием өчәүләп эшлиләр. “Бик күңелле иде” – дип искә ала әбием ул вакытларны. 1974 нче елда КДПИ га укырга керә . 1979 нчы елда тәмамлый һәм юллама нигезендә Баулы районы Бәйрәкәтамак авылына рус теле укытучысы итеп эшкә билгеләнә. Фатих бабам белән өйләнешәләр . Ул анда директорның укыту эшләре буенча урынбасары булып эшли. 1984 нче елда мәктәп директоры итеп билгеләнә. 1985 нче елда Түбән Кама шәһәренә күчәләр. Әбием анда 21 нче мәктәптә башлангыч сыйныфларында укытучы булып эшли.1989 нчы елда Алабуга шәһәренә киләләр. Әбием культура – агарту һәм медицина училищесында татар теле укыта.
1994 нче елда 2 нче гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар теле укыта, шул ук вакытта милли тәрбия бирү буенча директор урынбасары булып эшли. Әбиемнең укытучылык стажы – 34 ел. Ул “ Россия Федерациясе гомуми белем бирү мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесенә, ТР Мәгариф һәм министрлыгының күп санлы бүләкләренә лаек була.
Гаиләдә 4 нче бала Фәрит абый . Ул - агроном. Хатыны Гөлфинә апа – химия – биология укытучысы. Гөлфинә апа “ Россия Федерациясе гомуми белем бирү мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесенә, ТР Мәгариф һәм министрлыгының күп санлы бүләкләренә лаек була. Аларның кызлары Гөлназ Яр Чаллы шәһәрендә инглиз теле укыта. Стажы – 7 ел.
Уллары Фәрхад абый 2013 елдан Мөслим районында “Нептун” йөзү бассейнында тренер булып эшли. Ул Яр Чаллы шәһәрендә КамДАФКСТ институтын тәмамлый.
Олы әбием белән олы бабам гаиләсендә 8 нче бала булып Ләйлә апа дөньяга
килә. Ул КДПИның физика – математика бүлеген тәмамлый. Хезмәт юлын Тат. Бүләр мәктәбендә башлый. 1995 нче елда Мөслим районының мәгариф бүлегенә методист итеп билгелиләр. Бүгенге көндә ул мәгариф идәрәсе башлыгының укыту – методик эшләр буенча урынбасары. Аның хезмәте “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары”, “ Россия Федерациясе гомуми белем бирү мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесенә, ТР Мәгариф һәм министрлыгының күп санлы бүләкләренә лаек була. Хезмәт стажы – 28 ел.
Гаиләдә тугызынчы бала – Гөлнур апа туа. Төпчек кызны барысы да ярата , иркәли. Аны башлангыч сыйныфта олы әбием укыта, ә 5 нче сыйныфтан Мәрзия апа сыйныф җитәкчесе була. Татар теленә мәхәббәтне дә Мәрзия апа тәрбияли. Аның да максаты укытучы булу. Шушы теләге аны КДПИның тарих –филология факультетына алып килә. Институтны тәмамлагач, юллама нигезендә Минзәлә педагогия көллиятенә эшкә килә. Менә инде 27 ел шушы көллияттә шәкертләренә татар теле һәм әдәбияты укыта. Гөлнур апа укытып чыгарган укытучылар Алабуга шәһәре мәктәпләрендә дә эшлиләр. Ул югары категорияле укытучы,” Мәгариф өлкәсендәге казанышлары”күкрәк билгесенә” ТР Мәгариф һәм министрлыгының күп санлы бүләкләренә лаек була. Мөгәаллимлек хезмәте – 26 ел. Гөлнур апаның улы Илнур абый Минзәлә көллиятен тәмамлап, шунда ук информатика укытучысы булып эшли. Читтән торып югары уку йортында 3 нче курста укый. Хезмәт стажы – 4 ел.
Гөлшат апа, Гөлнур апаның кызы, шулай ук Минзәлә көллиятенең чит телләр бүлеген тәмамлады, КФУның Алабугадагы филиалында читтән торып укый, Алабуганың 8 нче гомуми белем бирү мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшли.
Олы әбием белән олы бабам гаиләсендә олы абый бар. Шәйхенур абый колхозда җитәкче эшләрендә эшли. Аның кызы Рәзилә апа – укытучы . Ул Тат. Бүләр мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. ТР Мәгариф һәм министрлыгының күп санлы бүләкләренә ия. Аның стажы -24 ел.
Олы бабамның килене Гөлназ апа да Тат. Бүләр мәктәбендә эшли. Аның хезмәт стажы -22 ел.
Буыннар чылбырын гаиләдәге балаларның укуында да күрергә була. Олы әбием үзенең 5 баласын, 1 оныгын башлангыч сыйныфларда укыта. Мәрзия апа да олы әбиемдә укый. Ул үз чиратында 1 энесен ( сыйныф җитәкчесе дә була), 2 сеңлесен, абыйсының, үзенең балаларын укыта. Гөлнур апа апасының, абыйлары-
ның балаларын укыта.
Олы әбием чәчкән орлыклар уңдырышлы җиргә төшәләр, яңадан- яңа шытымнар җибәрәләр. Хабибуллиннар династиясенең 4 нче буынын Гөлнара апа башлап җибәрсә, мин дәвамчысы булырмын, алла боерса!
Олы әбием, әбием һәм туганнарым белән мин бик горурланам. Аларга тиң алмашчы булырга тырышырмын. Мөнир Мазунов әйткәнчә, аларның якты образларын юлларымда якты маяк итәрмен.
Файдаланылган әдәбият:
1. З.Н.Тухватуллина “Призвание, ставшее судьбой. Педагогические династии РТ», 2 010 ел.
2.М Мазунов “ Безнең тавыш» шигырьләр, 1951 ел.
3. Өлкәннәр сөйләгән хәтирәләр:
Мәрзия апа , Зөлфия әбиемнең истәлекләре,
Распускающиеся бумажные цветы на воде
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись
Эта весёлая планета
Для чего нужна астрономия?
Стеклянный Человечек