Кирәкми безгә кан кою, кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур, тыныч хезмәт һәм тормыш.
(Ә. Исхак)
Вложение | Размер |
---|---|
kirkmi_bezg_kan_koyu.docx | 256.41 КБ |
Эчтәлек.
А) Мөхаммәтнур бабам......................................................2-4
Б) Рәзил бабам .....................................................................4
В) Тимерхан бабам ..............................................................4-5
Г) Йомгаклау
Мәңге онытылмас көн.......................................................5
2
Кирәкми безгә кан кою, кирәкми безгә сугыш! Безнең теләк якты, матур, тыныч хезмәт һәм тормыш.
(Ә. Исхак)
1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Фашист илбасарла-рына каршы көрәшкә кулына мылтык тота алган һәркем күтәрелә. Бөек Ватан сугышы халкыбызны яңа фаҗигаләргә дучар итә: бәхетле булырга туган йөз меңләгән ир-егетләрне, сакал-мыек чыкмас борын, кара гүргә кертә, җиләктәй кызларыбызны, мәңге тол калдыра. Ни генә булмасын, сугыш кырларында, үзен аямыйча көрәшкән халкымның батыр уллары, ватанпәрвәрлекнең бөек үрнәк-ләрен күрсәткән. Хәтта әсирлеккә төшкән ир-егетләребезнең, дошманның үз өнендә торып, әкият геройларына тиңләшерлек каһарманлык кылулары, моңарчы тарихта күрелмәгән, искитәрлек нәрсә булып тора. Ул вакытта Һәр гаиләгә дә сугыш кагылган, якын кешеләрен алган. Безнең гаиләне дә читләп үтмәгән. Минем үз бабаларым турында язасым килә, бу турыда мин әти- әнием сөйләвеннән генә беләм. Бу фотоларны авылга кайткач, сорап алып килдем.
Мөхаммәтнур бабам 1922 елның 19 нояберендә Саба районының Мингәр авылында , крестьян гаиләсендә туган. Бабамнар бик ярлы яшәгәннәр. Ул авылның “кулливины” булган. Үзенә “сәпит”(велосипед) ясаган. Гомере буе балта остасы булып эшләгән, шкафлар ясаган . Сугыш башланганда, Мөхәммәтнур бабайга 19 яшь кенә булган . Ул Уралның бер шәһәрендә, заводта эшләгән. Эше бик мөһим булгангамыдыр, аңа бронь бирелгән. Ләкин бабам, броньга карамыйча, үз илен саклау максатыннан, сугышка киткән. Ул 3 артеллерист булып хезмәт иткән. Сугышларның берендә контузия алган, каты яраланган. Сталинград сугышында да, Висла елгасында булган зур сугышта да катнашкан. Шулай итеп ул, Польшага хәтле барып җиткән. Әле сугыштан соң да хезмәт итәргә калдырганнар. Бабам җиңү көнен Польшада каршы алган. Ул сугыштан күп медальләр белән кайткан. Аягына снаряд кыйпылчыгы эләгү сәбәпле, ул гомере буе аксап йөргән. Шуңа да карамастан, ул үзен инвалид итеп санамаган, гел эшләгән дә, эшләгән . Мөхәммәтнур бабам инде үлгән, ләкин онытылмаган, медальләре Лесхозның музеенда саклана, аның исеме Лесхозның геройлар абелискына язылган .
Икенче бабамның исеме Рәзил булган. Кызганычка каршы, башка бабамнарның фотолары сакланмаган. Рәзил бабам белән Мөхаммәтнур бабам- бертуганнар. Рәзил бабам да Саба районының Мингәр авылында туган. Мингәрәй абзый һәм Хәдичә апа гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Сугыш башланганда Бабаем әле 7-8 яшлек малай гына булган. Әйе, сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган. Бераз кул арасына керә башлаган малайлар, кызлар өлкәннәр белән беррәттән хезмәт иткән. Сугыш гарасаты тынганнан соң байтак еллар үтсә дә, аларның югалту ачылары бик ачы, яралары hаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле… Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр дә, аларның үз башларыннан үткән хатирә бит.
Әти ягыннан Тимерхан бабам да 1940 елда Совет армиясе сафларына алынган. Ул Севостополь шәһәрендә хезмәт иткән. 1941 елның июнендә, каты сугыштан соң, бабам чолганышта калып, әсирлеккә төшкән. Бабам сугыш ахырына кадәр фашистлар конслагерендә җафа чиккән һәм исән калган. Моның белән генә күрәсе авырлыклары бетмәгән. Сугыштан соң ул репрессиягә эләккән һәм Сталин лагерьләренә озатылган. Сталин үлгәч кенә, аларны аклап, өйләренә җибәргәннәр. Бабам кайткач, лаеклы ялга чыкканчы, калхозда тырышып эшләгән.
Бабамның энесе, Амирхан абый да, сугышта катнашкан, ләкин әйләнеп кайтмаган, хәлак булган . 4
Яшел Үзән шәһәренең мактаулы кешесе, советлар союзы герое Хәзиев Вәли абый да, минем Тимерхан бабамның туганнан туган энесе .
Халыкның тырышлыгы бушка китмәгән: күптән көтелгән Җиңү көне килгән. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып калган. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр, дип ышанабыз.
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Шунысы аяныч, елдан- ел алар азая баралар, яшьләре дә бара бит, картаялар. Мин дә үземнең бабаларым һәм аның туганнары белән горурланам . Минем теләгем шул: сугышның канлы дәһшәте ерак үткәндә калсын иде! Ә без, бу үткәнебезне онытмыйча, аның кабатлануына юл куймасак иде!
5
Заявка
Ф.И.О. ученика | школа | класс | Тема работы | номинация | Ф.И.О. учителя | Контактный телефон | |
1 | Мубаракова Камиля Дәвлетхановна | МБОУ ” Лицей №9 им. А.С.Пушкина” | 8 класс | «Кирәкми безгә кан кою, кирәкми безгә сугыш!» | “Военная история моей семьи” | Бадретдинова Дина Салимовна | 89033401956 |
19.02.2015
6
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?
Горка
Пчёлы и муха
Стеклянный Человечек
Каргопольская игрушка