Тикшерү эшебезнең дә максаты булып “Алмачуар” әсәрендә чагылдырган татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү, барлау. Шуның белән бәйле киләсе бурычлар куелды:
- Г.Ибраһимов тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү;
- “Алмачуар” хикәсен анализлау;
- хикәядә очраган йолаларны башка халыкларның йолалары белән чагыштыру.
Вложение | Размер |
---|---|
Г.Ибрагимовның "Алмачуар" әсәре буенча тикшерү эше | 60 КБ |
XI городская филологическая научно-исследовательская
конференция школьников имени Д.С.Лихачева
Секция: Проблемы татарской филологии
Исследовательская работа
Отражение татарских народных обычаев и традиций в рассказе
Г. Ибрагимова “Алмачуар”
Димухаметов Ильназ Ильфатович
МБОУ «Гимназия № 8», Советский район, г.Казань
7 класс
Научный руководитель:
Геловани Гюзель Фандусовна,
учитель татарского языка и литературы первой квалификационной категории
МБОУ «Гимназия № 8»
Советского района г. Казани
Казань 2017
Эчтәлек
Кереш....................................................................................................................3
Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты.......................................................4
“Алмачуар” хикәясендә татар халкының гореф - гадәтләре чагылышы........7
Йомгаклау.............................................................................................................10
Кулланылган әдәбият..........................................................................................11
Кереш
Галимҗан Ибраһимов иҗаты белән кызыксынуым 7 нче сыйныфта аның “Алмачуар ” хикәсен укып чыккач башланды. Бу хикәя минем күңелемдә бик тирән эз калдырды, чөнки ул безгә үзенең эчтәлеге белән бик якын тора. Хикәядә безнең кебек ук яшүсмер малай һәм аның Алмачуар исемле атына карата булган җылы хисләре турында языла.
Г. Ибраһимов күпкырлы шәхес. Ул – язучы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче, журналист, тарихчы, тел белгече һәм педагог, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче. Шуңа күрә дә, Закир белән булган вакыйгаларны сурәтләү белән бергә ул татар тормышындагы гореф–гадәтләрне, йолаларны, көндәлек көнкүрешен оста сурәтли. Кызганычка каршы, кайбер гореф-гадәтләрне, йолаларны без тик әсәрләрдән генә укып беләбез, чөнки алар югала бара. Шуңа күрә дә 2012 ел Татарстанда “Мәдәни-тарихи мирас елы ” дип игълан ителде, һәм шул юнәлеш буенча икеләтә көч белән эш алып барыла.
Тикшерү эшебезнең дә максаты булып “Алмачуар” әсәрендә чагылдырган татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү, барлау. Шуның белән бәйле киләсе бурычлар куелды:
Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты
Ибраһимов!
Ул – гаҗәеп матур, нечкә тел маһиры, тормышның бөтен катламнарын тирәнтен өйрәнеп, белеп иҗат иткән чын реалистик әсәрләр – романнар, повестьлар, хикәяләр язган проза остасы, ул - әдәбият галиме, күренекле тәнкыйтьче, тарихчы һәм телче, педагог, күп яшьләрнең турыдан-туры дәрес биргән укытучысы; ул – журналист та, башлап йөрүче – оештыручы, җәмәгать эшлеклесе”
Р.Гатауллин
2012 елның 12 мартында Г.Ибраһимовның тууына 125 ел тула. Туган илен, туган халкын тирән яратучы, аңа үзенең бөтен гомерен, талантын багышлаган язучы, галим, дәүләт эшлеклесе - Г. Ибраһимов төрки телләр әдәбиятлары тарихына шулай кереп кала.
Г.Ибраһимов 1887 елның 12 нче мартында Башкортостанның Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Солтанморат авылында туа (хәзер Башкортостанның Авыргазы районы). Аның әтисе Гыйрфан Ибраһимов белемле, алдынгы карашлы кеше, әнисе - Хәсәнә, шулай ук сәләтле ханым була. Галимҗан әти-әнисен, бик сагынып, иң җылы хисләр белән искә ала: “Әнием бик миһербанлы, эшчән, кунакчыл иде. Без аны бик ярата идек. Ләкин бик кызганыч, иртә үлеп китте...” Әтисе турында да болай ди: “... Әти безне бик иркәли иде дип әйтә алмыйм. Андый кеше түгел иде. Шулай да ул безне кеше итәргә бик тырышты. Заманы өчен үз даирәсендә алдынгы кеше иде. Шуңа күрә указын кайтарып, муллалыгын ташлады, гомеренең соңгы көннәренә чаклы гади крестьян булып үткәрде. Башта ул минем язучы булып китүемә шактый кырын карады.... Минем беренче әдәби адымнарыма кырын каравы аның язучылык эшенә ихтирамы булмаганлыктан түгел, ә минем, үз эшемне тиешенчә булдыра алмыйча, тормышта үзенең урынын, сәләтен таба алмаган кеше булып калуымнан куркуы булгандыр дип уйлыйм. Ул исән чакта минем кайбер хикәяләрем басылып чыкты. Боларны күреп шатланды гына. Минем тормыш юлыма, җәмгыятьтәге урыныма ышана иде...”
Ибраһимовлар гаиләдә 7 бала: 3 кыз һәм 4 малай. Галимҗан дүртенче бала. Ул бик яшьли крестьян хезмәтенең авырлыгын үз җилкәсендә татый. Ул шул вакытта ук үзенең хезмәт сөючәнлеге, максатка омтылучанлыгы, ихтыяр көче белән яшьтәшләреннән аерылып тора. Малайда әйләнә-тирә белән кызыксыну бик иртә уяна. Балачактагы тәэсирләре аның күңеленә гомерлеккә уелып кала. Әсәрләрендә сурәтләнгән, күңелләрне җәлеп итә торган пейзаж, крестьян тормышының үзенчәлекләре балачак хатирәләренә нигезләнеп язылган. “Алмачуар” хикәясе турында болай яза: “Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк. ,,Алмачуар” дигән хикәям үз тормышымнан алып язылган дисәм дә була”, - ди.
Башлангыч белемне авыл мәдәрәсәсендә һәм башлангыч рус мәктәбендә ала. 1898-1905 елларда Оренбургтагы Вәли мулланың кадим мәдрәсәсендә, 1906-1908 елларда Уфадагы җәдит “Галия” мәдрәсәсендә укый. Биредә Г.Ибраһимов иҗтимагый эшчәнлеккә тартыла, тормышка критика белән карый башлый. Җәмгыять строендагы тирән каршылыклар барлыгын аңлый, үзенең беренче хикәясен яза. 1909 елда Казанга күчеп килә, төрле-газета ңурналларда эшли. 1913 елны сәяси эшчәнлеге өчен кулга алына. Шул ук елны азат ителеп, Казанга кайта һәм “Аң” журналында җаваплы сәркатип булып эшли. 1915-1917 елларда “Галия ” мәдрәсәсендә укыта. 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән шөгельләнә. Сул эсерлар партиясендә тора, милләт мәҗлесенә депутат итеп сайлана, җаваплы вазифалар башкара. 1920 елдан – ТАССР мәгариф халык комиссариатында, 1925-1927 елларда Академик үзәкне җитәкли. 1927 елдан язучылык эше белән генә шөгыльләнә. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, Кырымда яши. Советка каршы милли эшчәнлек алып баруда гаепләнеп, кулга алына. 1938 елның 21 гыйнварында төрмә больницасында үлә. Җирләнүе Казанның Архангел зиратында дип фараз ителә.
Г.Ибраһимов иҗатындагы төп максат - милләтнең яңарышы, үзаңы, белеме, мәдәнияты үсеше. Язучы әсәрләрендә күпмилләтле халыкның тарихи язмышы, тамырлары, киләчәк буыннар язмышы, төрки телле халыкларның рухи мәдәниятын саклау хакында фикер йөртә.
“Алмачуар” хикәясендә татар халкының
гореф - гадәтләре чагылышы
Әсәр башында ук татар халкына хас булган сөенче алу гадәтенә тап булабыз. Сөенче алу сүзтезмәсенең ике мәгънәсе бар: 1) сөенечле хәбәр әйтү; 2) сөенечле хәбәр әйткән өчен нинди дә булса бүләк, күчтәнәч алу. Менә бу әсәрдә дә Закир түбән оч Фәһринең зур улы Сәпәргә “Бурлы бияң колынлады,” – дигән хәбәренә сөенчегә җыеп барган алты тиен акчасын бирә.
“Алмачуар” хикәясендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй турында сүз бихисап урын алып тора.
Сабантуй бәйрәме хәзер чәчү беткәч үткәрелсә, элек чәчү алдыннан үткәрелә торган булган һәм ул берничә циклдан торган. Бу бәйрәм сөрән салу яисә сөрән сугу белән башланып киткән: “Әллә ничә йөзләп егетләр ат менеп чыкканнар да яшь киленле йортларга кереп, сөлге җыеп йөриләр. Малайлар кайсы атта, кайсы җәяү өйдән өйгә йомырка сорарга чыкканнар”, - дип яза Г. Ибраһимов. Атларга утырып сөрән салсалар, бу “атлы сөрән” я “җайдаклы сөрән” дип аталган, ә сөрән салучы егетләрне “сөрәнче” дип йөрткәннәр. Сөрән йоласы шулай ук Идел буе халыкларының күбесенә хас: башкортларда – һөрән; чувашларда – серен, мариларда - сюрем, удмуртларда – сурен һ.б. Бу охшашлык күренеше Идел буе халыкларының мәдәнияте һәм теле борынгыдан ук бердәм булуы турында сөйли.
Сөрәнчеләргә авыл кешеләре яулыклар, базар оеклары, исле сабыннар, йомырка, ә яшь киленле йортларда шул килен чиккән сөлге биргәннәр. Ул яшь килен сөлгесе дип аталган, һәм аны яулык курасы яисә сөлге курасы дип аталган таякның иң очына, кеше соклансын дип бәйләп куйганнар. Шулай ук әсәрдә малайларның йомырка җыеп йөрүләре турында әйтелә. Монысы инде әрәпә бәйрәме дип аталган. “Әрәпә” сүзе “гарәфә” дигән гарәп сүзеннән алынган һәм “бәйрәм алды көне” дигәнне аңлата. Бу көнне малайлар такмаклар әйтеп өйдән-өйгә йөргәннәр, йомырка, ярма җыйганнар, һәм кырда ботка пешергәннәр , күңел ачканнар. Олылар аларга ярдәм иткәннәр, чөнки балалар ризыгына үз өлешеңне кертү изге булып саналган. Һәм халык, тик күп гаиләдән җыелган ризык кына сихри көчкә ия була дип ышанганнар. Ә пешергән ботка “әрәпә боткасы” дип аталган.
Ботка пешерер алдыннан учак якканнар. Бу үзе бер йола булган. Учакны тау башында якканнар, ул бөтен авылга иртәгә Сабантуй була дигәнне аңлаткан. Учакны көздән калган кипкән үләннән - кауданнан -якканнар.
Язын учак ягу башка халыкларда да булган. Мәсәлән, Дагыстанда “сабанга чыгу” бәйрәме алдыннан я бәйрәмнән соң тау башында учак якканнар . Алар җир уты белән күк утын кушып була һәм яз тизрәк киләчәк, дип уйлаганнар.
Шул учакта ботка пешкәч, ашарга утырганнар, олыраклар бер җиргә, ә кечкенә балалар икенче җиргә утырганнар.
Ботканың калганын карга ашасын өчен багана башларына куйганнар, Һәм ул карга боткасы дип аталган.
Сөрән йоласы һәм,гомүмән, Сабантуй бәйрәме тагын шунысы белән кызыклы: анда ачык рәвештә мәдәниятнең борынгы элементы ята– ул ат образы, ат катнашуы.
Ат – татар халкының изге хайваннарыннан берсе. Борынгы заманнарда ук көнкүреш яшәешне атсыз күз алдына китерегә дә мөмкин түгел. Кырда, өйдә, төрле күңел ачу бәйрәмнәрендә дә ат мөһим рольне уйнаган. Хәтта татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй да ат чабышларыннан башланып киткән, һәм бу традиция әлеге көнгәчә дәвам итә.
Дөньяның күпчелек халыкларындагы календарь йолаларында ат культы сызылып үтә. “Японнарның календарь йолалары шигъриятендә ат бай уңыш, муллык символы. Атларга шундый мөнәсәбәт японнарда хәзерге көнгә кадәр яшәп килә. (Садыкова 1986: 62). “Алмачуар” хикәясен атлар карау энциклопедиясе дисәк тә ялгыш булмас. “Бия”, “чабышкы”, “яра кашка”, “бәкәл”, “колын”, “нукта”, “кешни”, “ял”, “тай”, ”айгыр”, ”тезген” кебек сүзләр әсәрдә күп очрый.
“Кырыкмыш ясау” йоласына тукталыйк. “Икенче яшенә чыкканда, бездә яз көне тайның ялын, койрыгын бөтенләй кыркалар”, - дип яза автор. Ә өченче яшькә кергән тайларны акрынлап җигә башлыйлар. Бу күренешне “беренче сабанга керү” дип атыйлар икән. Моның турында да без хикәяне укып беләбез.
Әсәрдә шулай ук йөк атларыннан аермалы буларак, чабышкы атларга карата бөтенләй башкача мөнәсәбәт булганы күрсәтелә : үзенчәлекле ашату, авыр эшләргә җикмәү, тышлы кыяфәтен матурлау , “яраулануын җиткертү” өчен чабыш алдыннан уратып йөртү, чабып килгәч, туктап торырга ярамау һ.б.
Әсәрдә сабантуйның һәрвакыт бер урында үткәрелүе турында да әйтелгән: “Безнең авылның кояш батышы ягында зур киң бер сырт бар. Сабан туен һәрвакыт шунда ясыйлар”, - дип яза Г. Ибраһимов.
Тагын бер моментка игътибар итик: әсәрдә Г. Ибраһимов татар гореф-гадәтләрен генә түгел, ә рус халкының да бәйрәмнәре турында әйтә: “ Җәй, аның артыннан көз үтеп китә. Әллә нинди карлы, яңгырлы, болытлы чаклар килә. Мин иртәгә “Покрау” бәйрәме дигән көндә, ничектер,иртәрәк уяндым, шулай да торырга иренеп ятам”. Сүз русларның Покров бәйрәме турында бара. Димәк, татар халкы үз “казанында” гына кайнамый, ә башка халыклар белән дә тыгыз бәйләнештә тора, аларның да бәйрәмнәрен хөрмәт итә, дигән сүз.
Йомгаклау
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: кешеләрнең характерын чагылдырганда халыкның тормыш көнкүрешен күрсәтү – Г. Ибраһимовның гаҗәп таланты. Язучы “Алмачуар” әсәрендә төрки телле халыкларның рухи мәдәниятен чагылдыра һәм безгә, киләчәк буынга, үз тамырларыбызны онытмаска, саклап калырга өндәү булып тора.
Кулланылган әдәбият
Акварель + трафарет = ?
Хитрый коврик
В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?
Рисуем крокусы акварелью
Андрей Усачев. Пятно (из книги "Умная собачка Соня")