Знакомство с водными ресурсами родного села, изучение историй, связанных с родниками. Проблема сохранности родников, экологическое состояние водных ресурсов. Воспитание чувства любви к природе, к истории и традициям народа, села.
Вложение | Размер |
---|---|
voda_-_istochnik_zhizni.docx | 23 КБ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Елховская средняя общеобразовательная школа»
Альметьевского муниципального района Республики Татарстан
Доклад
«Вода – источник жизни»
Выполнила:
Газизова Адиля Асхатовна
Место выполнения работы:
МБОУ «Елховская СОШ», 9 класс
Руководитель:
Гафарова Алфинур Замилевна
учитель географии
2017
«Су- яшәү чыганагы».
Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр су чыганагы, аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әти-әни дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган кадерле урыннар бар.
Безнең эзләнүләрнең төп максаты туган төбәккә, аның тарихына кызыксынучанлык уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү. Һәр авылның тирә-юнь табигатен су чыганаклары бизи. Халыкның тормышы су белән бәйле.
«Су! Синең тәмең дә, төсең дә, исең дә юк, сине тасвирлап бетерергә дә мөмкин түгел, нәрсә икәнеңне дә белмичә генә синең белән ләззәтләнәләр!
Сине тормыш өчен кирәк дип әйтеп булмый, чөнки син үзең – тормыш».
Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе- су. Көндәлек тормышта cудан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су җир сугара – иген игүгә, жиләк – жимеш, терлек, кош – корт үстерүгә ярдәм итә. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй булмас иде.
Шуны истә тотып булса кирәк, борынгы бабаларыбыз элек – электән авылларны урман белән капланып алынган зур елга ярларына һәм аларнын тирә – юненә, күл буйларына, чишмәләрдән сулар мул чыккан, җире уңдырышлы булган урыннарга салганннар. Халыкның ихтыяҗын су чыганаклары, урман кебек табигый байлыклар үтәгән. Халык көнкүреше табигать белән нык үрелеп барганга, туган ягыбызның һәр кечкенә һәм зур су чыганаклары халык хуҗалыгында киң файдаланыла.
Безнең Чишмәләр борылы-борыла исемсез инешләргә агалар. Исемсез инешләр Шушмага тоташа. Идел суы шундый бик күп сулардан җыела.
Элек – электән кешеләр суны чишмәләрдән эчкәннәр. Алар я тау арасыннан, я тау итәгеннән агып чыккан. Чишмәләр кечкенә булсаларда, табигатькә җан кертүчеләр. Елга, инеш, дингез, океаннарга тормыш эрүче.
Чишмәләр… Көмеш, йөгерек, саф салкын сулы Чишмәләр… Алар гасырлар буе ничәмә – ничә буын кешеләргә яшәр өчен дәрт, көч һәм сихәт биреп торучылар.
Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә. Киң күңелле, гадел кешене, гадәттә чишмә суының сафлыгына тиңлилэр. Читтә яшәгән һәр кеше үз туган ягын ярата, сагына, туган як табигате, туган нигез туфрагы аны үзенә тарта.
Җирсеп кайткан Кеше өчен туган ягының салкын чишмәсеннән су алып эчү дә кадерле бит. Авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган кунелләргә дәва булган суларын ничек изге су дип әйтмисең.
Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы,үз агышы, үз юлы бар. Җир-ананың күкрәк турысыннан тибеп чыккан чишмәләр, Кизләү ди, бездә халык чишмәләрне.
Авылыбыз чишмәләре: Әнием кизләве, Кизләү,Олы болын чишмәсе, Буровой чишмәсе, тугай коесы, Бакча коесы
Буровой чишмәсе.Чишмә ХХ гасырның 60нчы елларында нефть эзләүчеләр, нефть скважинасы бораулаган урында килеп чыга.(1951 елда бораулыйлар).
Авылыбыз кешеләрен, хуҗалыкларны, оешмаларны су белән тәэмин итүче төп чыганак. Кечкенә генә булсада ул авылыбызга җан кертүче, тормышны тәэмин итүче. Соңгы елларда бик кыенга туры килгән иде чишмәбезгә. Булышучы табыла чишмәбезгә.Үз эшенең остасы, халык мәнфәгатьләрен яклаучы, тыңгысыз җитәкче, Елховой авылы җирлеге башлыгы Хайрисламова Дания Рәҗәп кызы йөри чишмә өчен. Сүзенә колак салалар аның. 2007 елда авылыбыз депутаты Буралов Петр Григорьевич җитәкчелегендәге коллектив төзекләндерә чишмәбезне. Бүген чишмәбез алар төзегән яңа йорттан ага. Алар тырышлыгы белән авл халкы сулы булды.
Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга, аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш агымнар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр.
Урам башына менеп басып, Буровой чишмәсе өстенә карап торсаң- күзләрең рәхәтләнә, чишмә челтерәгәнен тыңласаң - колакларың изри, бер йотым салкын суын эчсәң, җаның сихәтләнә.
Кизләү. Суы күкертле, нинди генә эссе көнне кизләү суын ятып эчмә- тамакка салкын тими. Шифалы суның зыяны юк.
Авылыбыз аксакаллары сөйләгән риваятьләргә караганда, авылыбызга нигез салганда кизләүгә карап билгеләгәннәр аның урынын. Күчмә халык кизләү тирәли йортлар салып, утрак тормыш башлаганнар. Бик борынгы безнең кизләвебез. 1734 елда Мәһмүт күле тирәсендә үзенә үзе юл салып килеп чыга ул. 1748-1750 елларда халык чукындырылгач, кешеләр чишмә суында коенып чыккач яңадан мөселман диненә кайтуларына ышаналар.Шул вакыттан бирле Кизләүнең суы изге санала. Бүген авылыбызның иң матур урыннарыннан берсе.
Мөселман халкының Ислам диненә мөнәсәбәтен белдереп Кизләү-мәчет ансамбле булдырылды. ”Татнефть”нең “Чишмә” программасы нигезендә, үзе шул авылда туып үскән, Салахов Өлфәт Хаертдин улы җитәкләгән коллектив төзекләндерә борынгы чишмәбезне. Үзенең күп көчен һәм тырышлыгын куйды ул һәм 1996 елдан кизләү яңа тормыш башлады.
Чишмә-суларны мин аналар белән чагыштырыр идем.Балаларын кадерләп үстергән аналар кебек чишмәләр дә дым саклыйлар, халыкка хезмәт күрсәтәләр. Хатын-кыз – кешелекнең нәсел шәҗәрәсен саклаучы, су исә - дөньядагы тереклеккә җан өрүче.
Чишмә диюгә, без чынлап та, иңнәренә чиләк-көянтә асып, судан кайтучы газиз әниебезне, яраткан апа-сеңелләребезне күз алдына китерәбез.
Әнием кизләве. Түбән Абдул авылының көньяк очында “кучкалык” дип аталган урында Ташлык күле бар. Ул хәзер бик сай инде. Аның ярыннан бәреп чыккан бик күп чишмәләрнең “күзе” йомылган. Ә бер чишмә кышын да челтерәп агып, тәмле суы белән халыкны кинәндергән. Халык аны кизләү ди. Язын су астында кала, күпләп яңгыр яуганда да кизләүне күл суы йота. Чишмәне бөтенләй үлүдән Фәрхетдинова Икълимә апа саклап кала. Кышын сукмак сала, җәйләрен тирә-ягын чистарта, ләмнән аралый. 2006 елда Салахов Ильяс Рәхимҗан улы тырышлыгы белән чишмә төзекләндерелә, җиһазландырыла. Бу эшен ул әнисенең рухына багышлый һәм “әнием кизләве” дип атый.
«Гасырлардан калган нинди моң бу-
Челтер-челтер ага чишмәкәй
Чишмәләрнең чиксез изгелеге
Синең күңелең төсле, и әнкәй... »
дип язылган ул чишмә янында.
Олы болын чишмәсе. Олы болын чишмәсе, Түбән Абдул авылының түбән очында, тау сыртына терәлеп тора. 1910 еллар тирәсендә Габдулла исемле кеше Олы болын почмагында ача аны. Тирә-юнен чистартып төпсез күәс чиләге утырта. Соңрак Сөләйманов Вилдан чистартып тора. Вакыт уза, чишмә элеккеге матурлыгын югалта. Ләкин 2009 елда чишмәгә яңадан җан эрүчеләр табылы. Бу эш Түбән Абдул җирлеге башлыгы Шарифуллин Ринат Наилевич җитәкчелегендә тормышка ашырыла.
Тугай коесы. Алган саен суы арта тугай коесының. Соңгы елларда ташландык хәлгә калгач Бакиров гомәр агай тырыша сансызга калган кое өчен. 2000 елда “ЯН” идарәсе тугай коесына яңа “өй” җиткерә.
Бакча коесы. Авылның көньяк очында, Бакча урамында, бик матур урында, кое бар. 2001 елда “ЯН” идарәсе әкияттәй гүзәл урынга әверелдерә аны.
Вилдан бабай коесы. Утызынчы елларда авылдан “кулак” дип сөрелгән Шәйхел бабай Шенталага кайтып төпләнгәч, күпмедер акча җыеп, “прагун” тавында, “авыл халкы кырда эшләгәндә эчәргә дип,”шифалы, салкын су чыгарлык итеп кое казыттыра. Бу коены казып, бура төшерүче, сиртмә куючы, мәһабәт гәүдәле, күренекле кеше Сөләйманов Вилдан була.
Вилдан коесы суның күзгә күренмәс юлын эзләп төшеп, яктыга юнәлтелгән кое. Кое бүген халык ярдәменә бик мохтаҗ. Бүген ул тәмле суы белән юлчыларны сөендерә алмый инде.
Шушма елгасы. Бормаланып-бормаланып Шушма ага... Ул юлын шулай бора-бора, үзенең үткәненә - зәңгәр чишмә булып аккан чагына каерылып карый-карый 259 километр юл үтә. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан башлана, Кама елгасына коя . Башлыча төньяк-көнбатыш юнәлештә ага. 74 кушылдыгы бар. Тыныч кына аккан сулары, кинәт борылыш ясаган ярлары, яшел тугайлары, кош – корт, киек җанварлары булган урманнары елгабызга нур өстиләр
«Бөгелеп су алучы яшь кызлардай,
Тал – тирәкләр ыспай иелгән
Зәнгәр дулкыннарың туган Шушмам,
Кайсы чишмәләрнең иңеннән?
Кояш керфек ачкач томызык кына,
Ак томаннар эри ярларда,
Ярсу аргамаклар узышкандай,
Гөрләвекләр йөгерә ярларда.
Язлар уткәч , инде бозлар киткәч,
Изү чишеп сулыш алгандай,
Каз – үрдәкне куенына алып,
Тибри, йокыларга талгандай». (Шәрига Тахирова «Шушмам»).
Шушма элек мул сулы, урман белән капланган, тирә-юнендә сазлыклар,күлләр күп, тегермәннәр шаулап эшләгән елга булган. Халык суны да шуннан эчкән. Кызганычка каршы, елганың суы азая, төсе үзгәрә, Шушма елдан-ел матурлыгын җуя бара. Шушманың матурлыгы турында сагынып сөйләргә генә калмасын иде.
Табигатьне мин аналар белән чагыштырыр идем. Баласы никадәр игелексез булса, ул тешен кысып түзә, сүз әйтми һәм кайгысын күтәрә алмый башласа, бала тәуфыйксызлыгын кешегә сөйләми, тыныч кына офтанып үлеп китэ.
Табигать байлыгы чиксез түгел. Аны соңгы чигенә кадәр сыкканчы, табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк.
Киләчәк буыннар безне начарлык белән искә алмасыннар иде.
Җир асты суларын пычрану һәм агуланудан саклау – нефть чыгарыла торган төбәкләр өчен иң мөһим бурыч. Чишмәләребезне төзекләндерү, чиста тоту кичектергесез башкарыласы эшләр рәтендә торырга тиеш.
Елгаларыбыз һәм күлләребез дә игътибарга һәм саклауга мохтаҗ. Мәктәп укучылары һәм укытучылары елга – күлләрне тикшерү, аларның хәлен яхшырту һәм саклау эшләрен үзләренең иң беренче бурычлары дип билгеләргә, бу эшләрдә катнашуны кичектермәскә тиешләр.
Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью
Девятая загадочная планета Солнечной системы
Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"
Осенняя паутина
Рисуем домики зимой