һөнәрләрнең бик күп булуы укучыларга киләчәктә 1өнәр сайлауны кыенлаштыра дип уйлыйм. Шуңа күрә автор да киләчәктәге булачак 1өнәрне инде берничәгә алыштыруын әйтәсе килә.
Вложение | Размер |
---|---|
Проект | 2.15 МБ |
Слайд 1
«Татар гимназиясе» муниципаль бюджет белем бир ү учреждениясе « Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс » темасына иҗади проект Т өзүче: 2 А сыйныфы укучысы Хөснетдинова Әминә Рөстәм кызы Җитәкче: Шәрифуллина Гөлназ Валер иан кызыСлайд 2
Проектның актуаль леге: Башлангыч мәктәптә баланың, төрле яклап үсеш алган шәхес буларак формалашуында, иң мөһим рол ьләр нең берсен сабыйларны төрле һөнәр ияләре белән таныштыру алып тора. Әти-әниләрнең, якыннарының нинди һөнәр ияләре булуыннан чыгып, алар белән якыннан танышу, балага җәмгыять кә яраклашкан шәхес булып үсәргә ярдәм итә. Шулай ук, үзеңә кулай һөнәр сайлап, тормышта дөрес юл табачаксың. Проектның максаты: Балаларның һөнәрләр турында белемнәрен киңәйтү, гомумиләштерү. Бурычлар: Төрле һөнәр ияләренә карата кызыксыну уяту. Кеше хезмәте турында реаль күзаллаулар булдыру. Балаларга һәр һөнәрнең никадәр мөһим, кирәкле булуын аңларга ярдәм итү. Көтелгән нәтиҗә: Нинди һөнәр иясе булуга карамастан, а ңа карата хөрмәт хисе тәрбияләү. Балаларга гаиләдә үзенең көче җитрлек вазыйфаларны үтәргә этәргеч булдыру.
Слайд 3
“Әнием һөнәре” Минем әнием тегүче, Үз эшен бик нык сөя, Ул теккән җылы киемне Бик күп кешеләр кия. “Доктор” Малайлар, юкка сез Доктордан куркасыз. Бик әйбәт ул, димен: Әни бит ул минем. “Сатучы апа” -Ә менә минем апа Конфет-прәнник сата Ул эшләгән кибеттә Бар ак күмәч тә, сөт тә. Тракторчы Тракторчы һөнәре Эшнең катлаулы төре. Тырышлык, тәҗрибә сорый Мул уңышның сере. Һөнәрләр турында шигыр ь ләр “Минем әби” Минем әби бик уңган, Ул укытучы булган. Ул укыткан балалар Зур үскән инде, алар Төрле һөнәр беләләр: Кукуруз үстерәләр, Казанда – алар мехчы, Химик, шофёр, сабынчы, Металлист һәм тегүче, Ә Җәлилдә – төзүче. Шофёр булам Мин дә, әтием шикелле, Шофёр булырга уйлыйм. Шуның өчен һәрвакыт Машинам белән уйныйм. Көтүче Алды кулга чыбыркысын, Көтүче иртән иртүк. Куып китте мал-туарны Чарт та чорт, әйдүк.
Слайд 4
Һөнәрләр турында мәкал ь ләр Һәр эшнең дә җае бар, ботканың да мае бар. Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата. Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас. Һөнәр - кулдагы алтын беләзек. Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә. Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык. Һөнәрле - ком өстеннән көймә йөргезә. Һөнәрсез яшәү кәҗә савып гомер итү белән бер. Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Агач жимеше белән, кеше хезмәте белән. Һөнәрле үлмәс, Һөнәрсез көн күрмәс. Эш остадан курка.
Слайд 5
Хат , газета – журналларны Ул бар өйгә тарата. Пенсия биргәнгә күрә, Бар өлкәннәр ярата. (Хат ташучы) Әйтегезче, кем соң шулай Тәмле ашлар, Хуш исле котлетлар, Салат, венегретлар Әзерләп, безне сыйлый? (Пешекче) Без ут белән көрәшергә тиеш, Без көчле һәм кыюлар. Бар кешегә кирәк һөнәр – Әйтегезче, без кемнәр? (Янгын сүндерүчеләр) Һөнәрләр турында табышмаклар Укырга да өйрәтә, Язарга да өйрәтә. Аны белә һәр кеше, Ул була………… (Укытучы). Ул шәһәрләр төзи Кәгазьдә еллар буе. Хыялы һәм оста кулы Бүләк итә өй туе. (Архитектор) Пыяла күзен көйли дә Бер генә йомып ала – Сезне истә калдыра. Аңлатыгыз, бу һөнәрне кем бик оста башкара? (Фотограф)
Слайд 6
« Ватаным Тататарстан » газетасы корреспонденты, бүлек мөдире, абыем – Илнар Хөснуллин Корреспондент – газета битләренә яңалыклар, мәг ъ лүмат туплаучы. Газетада корреспондент булыр өчен күп укырга, матур язарга, күп эзләнергә кирәк. Алар җыйган мәг ъ лүматны матур итеп язып халыкка җиткерә белергә тиеш.
Слайд 7
« Яңа гасыр » ТРК сының «Манзара» тапшыруы корреспонденты, «Дәрь я » сәхифәсе алып баручысы - апам Ләйсән Хөснуллина Телевидение корреспонденты – шулай ук мәг ъ лүмат җиткерүче. Тик бу очракта камера алдында үзеңне матур тота белү дә мәҗбүри. Тиз фикерләү, матур әңгәмә кора белү дә бик кирәк.
Слайд 8
Түбән Кама районы буенча поли ц ия хезмәте бүлек инспекторы, өлкән лейтенант – Раил абый Габидуллин Поли ц ия хезмәткәре – алар гадел, көчле булырга кануннарның барысын да белергә, кешеләр белән матур сөйләшә белергә тиешләр. Шулай ук алар кирәк вакытта беренче ярдәм күрсәтә белү дә сорала.
Слайд 9
Үзен төрле өлкәләрдә сынап караучы - Әминә
Слайд 10
Танылган космонавт - Әминә Хөснетдинова!
Слайд 11
Һөнәрләр була төрле. Һөнәрләрнең була төрлесе, Тик хөрмәткә лаек һәммәсе: Укытучы, оста пешекче, Тегүче һәм матур биюче. Күпләр ия табиб һөнәренә, Кемдер диктор эшен үз итә. Балам дөрес һөнәр сайлар диеп, Әти-әниләр дә бик көтә. “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”, дип Белми әйтмәгәндер халык та. Һәр кешенең үз һөнәре була, Ия аңа суда балык та. Гәҗит битләрендә хәбәрләрне, Яза көн дә каләм остасы. Әллә Илнар абый кебек үземә дә Журналистмы икән буласы. Иртән торып тизрәк пультны алам ТНВны ачам ашыгып. Аннан хәзер Ләйсән апа чыгар, Сәлам, дияр, безгә елмаеп. Юлда тәртип саклый Раиль абый, Хөрмәтем бик зур аңа. Исән-имин генә йөрсен юлда Әти-әни, һәр бала! Хәзергә мин әле бик кечкенә, Тик шулай да хыялый үзем, Һөнәр сайлар вакыт килеп җиткәч, Космонавт булырмын, димен. Очармын мин чиксез галәмнәрдә, Юллармын дим, сезгә зур сәлам. Ә хәзергә, дуслар, гимназиямдә Укучы булып калам. Гөлнар һәм Әминә Хөснетдиновалар
Сорняки
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?
Сверчок
Прыжок (быль). Л.Н.Толстой
Сказка об осеннем ветре