Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк диләр. Бу чыннан да шулай. Үзеңнең нинди җирдә яшәвең, кемнең аяк эзләренә басып йөрүеңне белү мөһим. Тарихны кешеләр яза. Шул кешеләр язмышын өйрәнү, аларның тормышы, эшчәнлеге турында күбрәк белү туган як тарихын өйрәнергә ярдәм итә. Минем туган ягым , Чистай каласы, һәрвакыт күренекле кешеләргә бай булган. Танылган язучыларыбыз Г. Исхакый, Ф. Тарханова, К. Тимбикова, Б. Камалов турында күп язылды инде. Ә менә шәһәр тормышында зур роль уйнаган, үз хисабына мәчет-мәдрәсәләр салдырып, башкалар мәнфәгатен кайгыртып йөргән татар сәүдәгәрләре турында күбесе белми дә. Бу тема бик актуаль: һәрбер кеше үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәгән бу заманда миһербанлылык, юмартлык, киң күңеллелек үрнәкләрен күрсәтү, ислам дине кушканча яшәүнең уңай якларын аңлату бик тә мөһим. Шулай итеп, бу тикшерү эшемнең максаты – Чистай тарихында зур эз калдырган кеше – Мөхәммәтзакир Мөхәммәткамалов турында күбрәк мәгълумат туплау.
Вложение | Размер |
---|---|
konferentsiya.docx | 1.13 МБ |
Прекрасное далёко
Три способа изобразить акварелью отражения в воде
Сила слова
Денис-изобретатель (отрывок)
Снег своими руками