Мин Туган җирем-Нәдерем иҗади эшемдә туган ягымның тарихын өйрәнергә тырышып,аның үткәнен бүгенгесен тасвирларга тырыштым. Кеше тормышындагы иң мөһим нәрсәләрдән, безнең фикеребезчә, туган якны, ата-ананы, балачак хатирәләрен, мәктәп тормышын аерып әйтергә була. Болар турындагы истәлекләр кешенең гомерлек юлдашы була, бу якты хатирәләрне уйлап, кайчандыр кичергән вакыйгаларга яңадан әйләнеп кайтырга мөмкин.Нинди генә кеше булмасын, аның тормышын туган илсез күз алдына да китереп булмый торгандыр. Кайда гына тумасын, нинди илдә генә балачагын үткәрмәсен, барыбер үз Ватанын ул кеше өчен берни дә алыштыра алмый.
Эшебезнең максаты:
Туган якның гүзәллегенә инану, Нәдер авылының тарихта эзле икәнен ачыклау,аның табигый байлыгы-Үрәмәт чишмәсен өйрәнү.
Бурычлар:
1) Туган якка мәхәббәт тәрбияләү;
2) Нәдер авылының зур тарихы-минем кечкенә эшемдә;
3) Данлыклы Үрәзмәт чишмәсе-Нәдер авылының тарихы да,табигый байлыгы да булган чишмә.
Теманың актуальлеге:
Туган якның тарихын белү,аның табигый байлыкларын өйрәнү эше белән яшь буын да хәбардар булырга тиеш .Туган якка мәхәббәт,нәкъ аның үткәнен белүдән башлана.Аның зур тарихын белгәч,чыннан да Нәдер авылы малае булуың белән горурланасың.
Без тарихта эзле икәнебезне күп мәгълүматлар ачыклый. Яңа Нәдер – Татарстан Республикасы Әлмәт районының чал тарихлы авылларыннан берсе.Аңа 18 гасырның 20 нче елларында нигез салына һәм аны Әлмәт, Чирмешән, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Келәүле һәм Камышлы районнарын колачлаган бу төбәкнең “борынгы башкаласы”- Нәдер волосте дип атап йөртелгән. Авыл атамасы аңа нигез Нәдер Үрәзмәткә барып тоташа.
Нәдер халкы элек-электән үк эшчэн , зыялы була. Алар игенчелек , терлекчелек , аучылык , белән берәттән , вак һөнәрчелек белән шөгыльләнәләр. Безнең җирләр нефть ятмаларына бай булганлыктан Нәдерлеләрнең күпчелеге үз язмышларын нефть сәнәгате белән бәйләгәннәр. Авылым халкын “Татнефеть” нең барлык тармакларында очратырга була. Нефте, аның шул тармкта эшләүче зыялы нефтьчеләре булганга, Яңа Нәдер авылы көннән- көн матурая, үзгәрә. Берсеннән- берсе мату йортлар төзелә, мәдәният йорты гөрли, балалар бакчасы һәм мәктәпнең матур биналары әллә каян күренеп тора.Әйе, Нәдернең бар җире төзек, юлларына асфальт юллар җәелгән. Әлбәттә бу зур эшләр- нефтьчеләребезнең хезмәт җимеше.
Авылыбыз уртасыннан челтерәп ага торган чишмә Нәдер Урәзмәт исемен йөртүе белән горурланабыз.
Яңа Нәдердә хәзер дә үз төбәкләрен ихлас сөюче,мәдәни мираска хөрмәт белән караучы.ерак буыннарын рәхмәт хисләре белән искә алучы кешеләр яши,алар туган авылларының чәчәк атуы өчен барысын да эшләргә тырыша. Иртәнге чык тамчылары белән сугарылган гөл төсле,Үрәзмәт чишмә суын эчеп үскән авыл баласы, язмыш аны кайларга гына ташласа да , үзенең туган төбәген онытмас, көянтә-чиләкләп су ташыган чишмә юлын күңелендә иң кадерле ядкарь итеп саклар.
Вложение | Размер |
---|---|
kraevedenieetnografiyaistoriya_na_tatarskom_yazyketugan_zhirem_-nderem.rar | 44.38 КБ |
Заявка МБОУ «Новонадыровская СОШ»,Альметьевского района.
1.Ф.И.О.- Талибуллин Ирек Азгатович
2.Место учёбы- Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новонадыровская средняя общеобразовательная школа»,Альметьевского муниципального района, РТ
3.Класс,ученик- ученик 6 класса
4.Ф.И.О. научного руководителя- Талибуллина Гульнара Нафисовна
5.Должность-учитель английского языка
6. Домашний адрес: Альметьевский район, с.Новое Надырово, ул Сююмбике 19
7. Служебный адрес: Альметьевский район, с.Новое Надырово, ул Советская 84
8.Телефон мобильный, рабочий, факс учебного заведения-89872054534,8(8553)34-22-47
9. E-mail-talibullinagulnara@yandex. ru
10. Название секции- Краеведение. Этнография. История (на татарском языке)
11. Форма участия-очное
12.Необходимые средства-техническое средства для показа презентации
Три загадки Солнца
Нечаянная победа. Айзек Азимов
Рисуем весеннюю вербу гуашью
Девятая загадочная планета Солнечной системы
На берегу Байкала