Татар кеше исемнәре һәм җирле географик атамаларның килеп чыгышын, этнолингвистик катламнарын, төзелеш-ясалыш һәм үсеш-үзгәреш үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнү исә халкыбызның тарихи үткәннәрен һәм хәзергесен тагын да тулырак итеп таный белергә, телебезнең тарихи эволюциясен тикшерергә, андагы үсеш-үзгәреш закончалыкларын ачыкларга ярдәм итә.
Вложение | Размер |
---|---|
fnni-praktik_esh_keshe_isemnre.docx | 21.47 КБ |
“Кеше исемнәре”.
Юлаева Азалия Ринат кызы. Бәләбәй шәһәре, мәктәп-интернат , 7 нче “А” сыйныфы.
Фәнни җитәкче: Фәхриева Лилия Нәгыйм кызы
Һәрбер халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре, барлыкка килү, бирелү-кушылу йола-мотивлар бар.
I төркем. Мәҗүсилек ышануларына, йолаларына нигезләнеп барлыкка килгән исемнәр.
II төркем. Болгар-татарларда балага исем кушуга караган, борынгыдан килә торган төрле ышанулар, йолалар һәм традиция белән бәйләнешле рәвештә барлыкка килгән исемнәр.
Иң борынгы төрки-татар кеше исемнәренең барлыкка килү сәбәп-мотивларының асылында мәҗүсилек дини ышанулары ята. Алар мәҗүсилек идеологиясенә хас булган төрле мәҗүси ышанулар, йолалар, традицияләр йогынтысында барлыкка килгәннәр.
Бу бүлек үзе 4 төркемчәгә бүленә: 1) Тотелистик ышанулар; 2) анимистик ышанулар; 3) күк-тәңре, күк җисемнәре культы, җир-су культы; 4) ата-баба культы һәм туганлык терминнарының роле һәм йогынтысы аерата зур булган.
Мәҗүсилек ышанулары борынгы дини төшенчәләрне китереп чыгарган. Шуларның иң тәүгесе булып тотелистик ышанулар санала. Тотелистик ышынулар, йола мотивлар исем бирүдә зур роль уйнаганнар һәм исемдә күп төрле чагылыш тапканнар.
Борын-борыннан төрки халыкларда җанварлар патшасы арыслан көч һәм елгырлык, гайрәт һәм затлылык символы булып саналган. Болгар-татарларда һәм башка төрки халыкларда, борынгы заманнардан башлап, Арыслан - Арслан исеме кушылып килгән. Арыслан зоологик термины борынгы төрки арсем “җирән” + аң “ерткыч” сүзләре кушылып ясалган. Руслан – Арслан исеменең славянлашкан формасы.
Агач, үсемлек, аларның җимешләре, өлешләре атамаларына нигезләнеп тә кеше исемнәре ясалганнар.
Агач атамаларына нисбәтле төрки-татар чыгышлы борынгы исемнәребез төркеменә соңыннан фарсы теленнән кергән Гөлнар, Гөлнара (“миндаль агачы һәм җимеше”) исемнәре бик еш яңа туган балага исем итеп кушылган.
Матурлык, гүзәллек, сафлык, мәхәббәт символы булган гөл-чәчәк атамаларын кыз балага исем итеп бирү, аларның гөл-чәчәк кебек күркәм, чибәр, матур, сылу, мәхәббәтле, саф булып үсүләрен теләү борын-борыннан дөньядагы барлык халыкларга да диярлек хас булган. Шушы йола-гадәт, мотив белән бәйләнешле рәвештә татар исемнәре хәзинәсендә генезислары төрле телләргә карый торган Чәчәк, Чәчкә, Гөлчәчәк, Гөлүсә, Гөлия, Гөлфия, Фаягөл, Миңлегөл, Гөлсылу, Айгөл, Гөлгенә, Гөлназ, Гөлсинә, Гөлниса, Гөлсура, Гөлшат, Гөлгенә, Гөлсирә, Гөлҗамал, Гөлзада, Исмегөл, Рауза – “гөлбакча”, “чәчәклек”, Рәйхан-Рәйхана, Лалә, Лилия, Сөмбел, Миләүшә, Резедә, Ландыш һ.б. кебек “чәчәкле – гөлле” хатын-кыз исемнәре пәйдә булган. Аларның күбесе бүгенге көндә дә киң таралышка һәм актив кулланылышка ия.
2.Тотелистик ышанулар нигезендә төрле минерал, металл һәм алардан ясалган төрле корал, әйбер атамаларына нисбәтле рәвештә барлыкка килгән борынгы исемнәребез үзләренә бер лексик – семантик төркем барлыкка китерәләр.
Борынгы заманнарда төрки халыклар, шул исәптән болгар-татарлар, төрле минерал һәм металларны илаһи көчкә ия дип санаганнар, изгеләштергәннәр. Металл, минераллар, алардан ясалган тормыш-көнкүреш әйберләре һәм сугыш кораллары усал көчләрне куркыта, аларны кешегә якын җибәрми дип ышанганнар.*
Шушы җирлектә усал көчләргә бирешмәсен, сәламәт, таза-нык булып үссен дигән теләктән чыгып, каты, нык минерал һәм металл исемнәре, алардан ясалган әйбер атамаларын балага исем итеп бирү йоласы барлыкка килгән.
Бала тимердәй нык, таза-сәламәт булсын, аның янына усал көчләр, авырулар килмәсен дигән теләктән чыгып, аңа тимер сүзе кергән исемнәр биргәннәр. Балалары тормаган, тугач та үлеп барган гаиләләрдә яңа туган сабыйга “тимерле” исем кушканнар. Шушы теләк-йола нигезендә татар телендә Тимергали, Тимершәех, Байтимер, Биктимер исемнәре барлыкка килгәннәр һәм күбесе хәзер дә кулланылышта йөриләр.
Затлы, кыйммәтле асылташ атамаларына нигезләнеп барлыкка килгән кеше исемнәребезнең асылында да баланың усал көчләргә, авыруларга бирешми торган
таза-нык, сәламәт һәм чибәр-матур булып үсүен, ата-ана өчен кадерле, кыйммәтле икәнлеген ассызыклаучы мәҗүси йола – мотивлар ята.
Татар антропонимикасында асылташ атамаларына нисбәтле ир-ат исемнәре күп түгел: Алмаз, Якут, Рубин.
Алмаз исеме үтә күренмәле, нык ялтырый торган иң каты тау токымы алмаз минералы атамасыннан ясалган. Гарәпләр алмаз атамасын грекча “җимерелмәс, какшамас, иң нык” мәгънәсендәге адамантос сүзеннән алганнар.* Гарәпләрдән бу сүз төрки телләргә кергән. Алмазны “ташлар патшасы” дип атаганнар һәм ул барлык хәзинәләрдән артык исәпләнгән. Борынгы заманнарда алмазны кешегә көч бирә, аны бәла-казадан, сихердән һәм авырулардан саклый, акыл үткенлеге тудыра дип санаганнар. Алмаз ташының әлеге тылсымлы сыйфатларына ышану җирлегендә татарларда да ир балаларга Алмаз, кыз балаларга Алмазия исемен бирү шактый еш һәм киң таралган.
Татар халкының “асылташы” исемнәренең күпчелеген хатын-кыз исемнәре тәшкил итә. Моның шулай булуы аңлашыла да. Чөнки халкыбызның этик-эстетик зәвыгы элек-электән кыз баланың затлы, кадерле, чибәр-матур, керсез-саф булып үсүен һәм яшәвен теләгән һәм таләп иткән. Менә шуңа кыз балалар төрле асылташ исемнәре белән аталган.
Гарәби чыгышлы җәүһәр атамасы фарсы телендә гәүһәр әйтелешен алган һәм әлеге яңгырашларда болгар-татар теленә ике вариантта кабул ителгән. Бер үк эчтәлекле әлеге дублет сүзләргә нигезләнеп, Җәүһәр, Җәүһәрия, Гәүһәр, Гәүһәрия кебек хатын-кыз исемнәребез барлыкка килгән.
Зөбәрҗәт исеменең асылында фарсыча зөмәррәд дип атала торган ачык яшел төстәге үтә күренмәле минерал – асылташ атамасы ята. Зөбәрҗәт ташы шәрык халыкларында кешегә мәхәббәт һәм уңыш китерүче таш булып санала. Шуңа туй вакытында кияү егеткә һәм кәләш кызга бүләк ителгән.
Фирәзә һәм Фирүзә исемнәренең генезисы фарсы телендәге фирүзә асылташы атамасына кайтып кала. Фирүзә ташы Көнчыгышта сәламәтлек һәм бәхетле мәхәббәт символы булып санала.
Татар хатын-кыз исемнәре хәзинәсендә “энҗе – мәрҗәни” исемнәренең тулы бер синонимик оясы бар.
Көнчыгыш халыкларында энҗе борын-борыннан бәхет юлдашы һәм сәламәтлек китерүче затлы әйбер булып саналган. Бу ояга гарәпләрдән кергән Фәридә (“энҗе бертеге”) исеме өстәлгән.
3. Анимистик ышанулар белән бәйләнешле борынгы төрки-татар кеше исемнәре.
Борынгы исемнәрнең бер өлеше анимистик ышануларга, ерак ыруглык җәмгыятендә яшәгән кабиләләрнең һәр әйбернең җаны бар дип караулары, табигать көчләрен һәм күренешләрен илаһилаштыруларына нигезләнелгән анимизм (латинча anima – “җан”) – мәҗүсилек дини ышануларына нисбәтле рәвештә барлыкка килгән. Бу төр ышануларның калдыклары безнең җанлы сөйләм – телебездә хәзер дә чагыла әле.
Бик борынгы заманнарда һәр халык табигатьтәге тере һәм тере булмаган әйберләрнең һәрберсенең җаны бар, җан мәңге яши, кеше үзе үлсә дә, аның җаны үлми, җан үлемсез дип ышанганнар. Кешеләргә “җан” төшенчәсен белдерә торган сүзләр кертеп исемнәр биргәннәр. Ислам дине кабул ителгәннән соң, татар теленә фарсы теленнән – җан, ә гарәп теленнән рух һәм әрвах сүзләре алынган.
Татар теленә фарсы теленнән кергән җан сүзе татар антропонимиясенең шактый актив лексикаларыннан санала. Ул байтак кына кушма тамырлы кеше исемнәре составында беренче яки икенче компонент булып килә. Мәсәлән: Җанмөхәммәт, Җангәрәй, Галимҗан, Кәримҗан, Закирҗан, Таһирҗан, Шакирҗан, Әхмәтҗан һ.б.
4.Күк-тәңре, күк җисемнәре культы, җир-су культы белән бәйләнешле борынгы төрки-татар кеше исемнәре.
Борынгы заманнарда төрки халыклар, шул исәптән болгар-татарлар, күк алласы, күктә яши торган алла тәңрегә табынганнар. Тәңрене дөньяны тудыручы, барлыкка китерүче илаһи көч, иң өлкән, баш алла дип санаганнар. Тәңре күк алласы булганга, күк тәңресе дип аталган.* Ул күк җисемнәрен (кояшны, айны, йолдызларны) һәм җирне яктырткан. Төрки халыклар шулай ук кояшны, айны, йолдызларны, җир-суны, табигатьнең башка күренешләрен, андагы процессларны: таңны, томанны, карны, буранны, яңгырны, күк күкрәвен, җил-давылны һәм башкаларны да илаһи көчләр, кодрәтле рухлар итеп санаганнар. Аларга табынганнар, багышлап төрле корбаннар чалганнар, йолалар, ырым-ышанулар тотканнар, ритуаллар башкарганнар.
5.Ата-баба культы һәм туганлык терминнарының борынгы кеше исемнәрендә чагылышы.
Балага исем ата-бабасыныкына аваздаш итеп бирелә. Татарларда гаилә яки бер нәсел эчендә ир балаларга әтисе яки бабасы, бабасының әтисе һ.б. исеменә рифмадаш исем бирү гадәте шактый киң таралган: Әхмәтша-Җиһанша-Гаделша-Мөбарәкша-Дәүләтша; Шиһабетдин-Садретдин-Хәйретдин-Гарәфетдин; Габдулла-Сәмигулла-Закирулла-Зәкиулла; Гарифҗан-Салихҗан-Галимҗан-Рәхимҗан; Тәлгать-Рифгать-Сибгать-Самат-Азат һ.б.
Кеше туа – исем ала. Яшәеш, тормыш дәвам итә. Татар халкының берничә дистәдән артык гасырларны үз эченә алган тоташ буыннар чылбырыннан гыйбарәт милли исемнәр төзелмәсе өзелмичә, дәвамлы рәвештә алга, киләчәккә юл ала.
Татар теле – асыл, матур мәгънәле, күркәм-нәфис кеше исемнәренә ифрат бай тел. Чал тарих дәвамында татар теленең милли исемнәр хәзинәсе – милли исемияте өзлексез байый – туплана, яңара, камилләшә килгән. Милләтнең милли йөзен, зат-шәхеснең кайсы милләт вәкиле булуын күрсәтүче бу гаять мөһим антропонимик процесс безнең көннәрдә дә дәвам итә һәм киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Яңа туган сабый һәм сабыйларыбызга яңа исем сайлауга, исем кушуга җитди зур җаваплылык белән карыйк, кадерле ата-аналар, туган-тумачалар. Татар баласының милли җисеме белән исеме бердәмлегенә, камиллегенә, зәвык-затлылыгына, гүзәллегенә, нәфислегенә, горурлыгына ирешик. Җисемебезне милли зәвыклы, нәфис мәгънәле, аһәңле исемебез белән, исемебезне күркәм җисемебез белән бизик, зиннәтлик.
И тут появился изобретатель
Соленая снежинка
А. Усачев. Что значит выражение "Белые мухи"?
Почему люди кричат, когда ссорятся?
Финист - Ясный сокол