“Үткәне булмаган халыкның киләчәге юк”,- дигән гыйбарә бар безнең халыкта. Нәкъ менә шушы сүзләрне үзебезгә шигарь итеп Әлмәт шәһәренең тарихында актарына башладык. Әлеге гаять кызыклы теманы алуыбыз юкка түгел. Чөнки үткәнебез аша гына киләчәккә юл бар.
Вложение | Размер |
---|---|
Әлмәт тарихында авылларның тоткан урыны | 47.1 КБ |
Тема: Әлмәт тарихында авылларның тоткан урыны
Эшне башкарды: 7нче сыйныф укучысы ГалиеваАзалия
Фәнни җитәкче: Ләйлә Әкъдәс кызы Зәйдуллина
Кереш өлеш
“Үткәне булмаган халыкның киләчәге юк”,- дигән гыйбарә бар безнең халыкта. Нәкъ менә шушы сүзләрне үзебезгә шигарь итеп Әлмәт шәһәренең тарихында актарына башладык. Әлеге гаять кызыклы теманы алуыбыз юкка түгел. Чөнки үткәнебез аша гына киләчәккә юл бар. Бүгенге көн яшьләре моны бик яхшы аңлый. Бары үткәнебез аша гына бүгенге тормышыбызның мәгънәсенә, мөһимлегенә төшенеп була. Шуңа да үз алдыбызга Әлмәт тарихын өйрәнү, кызыклы мәгълүматлар туплау, берничә көн булса да шул заман кешеләре тормышы белән яшәү максатын куйдык. Шул максатка ирешү өчен фәнни китаплар, газета-журналлардан материаллар тупладык. Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды: 1. Әлмәт тарихын системалаштырып өйрәнергә; 2. Әлмәт тарихында авылларның ролен билгеләргә. 3. Әлмәттә яшәгән тарихи шәхесләрне ачыкларга. Өйрәнү объекты итеп Әлмәт тарихы алынды. Ә өйрәнү предметы итеп Әлмәт тарихында авылларның тоткан урыны сайланды. Фәнни эшне башкарганда Әлмәт тарихы яктыртылган 2005 елда чыккан “Әлмәт районы-борынгыдан киләчәккә” китаплары ярдәмгә килде. Аларда Әлмәтнең һәм авылларның килеп чыгу тарихы урын алынган. Танылган кешеләре турында мәгълүмат тупланган.
Дала Зәе елгасы буенда урнашкан Әлмәт авылына нигез салучы булып Сарман районы кешесе Әлмөхәммәт исемле кеше була. Аның исеме кыскартылып ясалган дигән фикер яши. Төбәгебез тарихын өйрәнүче Дамир Гарифуллин үзенең хезмәтендә әлеге фикернең тарихи дөреслеккә якын булуын ассызыклый.
Кайбер чыганаклар Әлмәт авылына 1710-1720 еллар аралыгында нигез салынган дип уйларга мөмкинлек бирә. 1840 елда сораштыру үткәргәндә, әлмәтлеләр хөкүмәт вәкилләренә авылның «121 ел элек», ягъни 1719 елда барлыкка килүе турында әйтәләр. Әлмәт авылында беренче ревизиянең халык санын исәпкә алу вакытында узганлыгы шик уятмый, әмма ул ниндидер сәбәпләр аркасында рәсми теркәлми калган. Бу авылга кадәр җан исәбен алучылар барып җитмәгән (махсус килмәгән булырга да мөмкин) яки авылда яшәүчеләр, Пётр Iнең 1719 елның 22 гыйнварында чыгарган әмере нигезендә, халык санын исәпкә алуга кертелми торган төркем вәкилләре булганнар (башкортлар, уфа татарлары, ясаклы инородецлар һ.б.).
Язма чыганакларда Әлмәт авылы беренче тапкыр Урал буенда яшәгән халыкларның 1735-1740 елларда бөтен Көнчыгыш Кама аръягын чолгап алган баш күтәрүенә бәйле вакыйгалар уңаеннан телгә алына. Ул чор документлары арасында Әлмәт исемле Нәдер волосте мулласының полковник И.Н.Татищевка баш күтәрүчеләрнең җыеннары, ниятләре һәм Нәдер волосте халкына алардан янаган куркыныч турындагы хаты сакланган. Хат 1735 елның 24 июнь көнне язылган һәм: «Бу хатны мин, Зәй ягындагы Әлмәт авылыннан Әлмәт мулла, яздым», – дигән сүзләр белән тәмамлана. Һичшиксез, документта сүз нәкъ менә Әлмәт авылы турында бара, чөнки бу вакыйгалардан алдарак та, соңрак та Дала Зәе елгасы һәм аның кушылдыклары буенда мондый исемле авыл теркәлмәгән.
Хат авторының исеме авыл атамасының килеп чыгышы турындагы серне дә ача. Көнчыгыш Чулман аръягы авыллары тарихында татар авылларының топонимнары аларга нигез салучы кеше исеменнән, рус авылларыныкы алпавыт исеменнән килеп чыкканлыгына шактый күп мисаллар китерергә мөмкин. Күрәсең, Әлмәт мулла белән дә шулай булган. ХVIII-ХIХ гасырларда Әлмәт авылының икенче исеме очраклы гына Әлмәт-мулла дип аталмагандыр. 1746 елгы халык санын алу вакытында, Әлмәт авылында 49 яшьлек (ягъни 1697 елда туган) Сәет угылы Әлмәт исемле бер генә кеше теркәлгән. 1735 елда, хат язган вакытта, аңа якынча 38 яшь, ә 1720 елда 23 яшь була, ягъни ул, туган җирләрен ташлап, яңа урында нигез корырга сәләтле яшьтә булган.”Әлмәт энциклопедиясе” төркеме җитәкчесе Рафикъ Әмирханов та үзенең Әлмәт авылына нисбәтле тикшеренүләре нәтиҗәсе буларак хезмәтләрендә 1720 елда Әлмәт мулла Сәетов нигезләгән дигән фикерне үткәрә.
Елга, инеш тирәсенә якын урнашу бу татар авылларына хас күренеш. Унсигезенче гасырда Пугачев күтәрелеше бастырылганнан соң Әлмәт авылы аша Казан-Оренбург юлы төзелә. Бу зур әһәмияткә ия булган юл авылның икътисади үсешенә тәэсир итә.Баштарак авылда халык саны дистәдән артмаган. Ә менә 1885 елда инде 375 хуҗалыкта 1959 кеше яшәгән. Бу якларга Казан, Зөя, Чистай, Курмыш, Сембер якларыннан да күпләгән халык күчеп килә. Ә алар төрле милләт кешеләре була. Шуңа да районыбыздан төрледән-төрле милләт кешеләре яши, милли мәктәпләр эшләп килә. Язучы Җәмит Рәхимов бу якларга күпләгән кеше күчеп килүен Яңа Мәскәү юлы төзелү белән дә аңлата.
Әлмәт районы тарихы бик еракларга барып тоташа. Әлмәт авылын беренче тапкыр1746 елда үткәрелгән икенче ревизия вакытында телгә алалар. Ә менә 1722 елдагы ревизия вакытында ул билгеләнми . Моңа карап авылның кайчан барлыкка килүен чамалап була. Тик менә тереклек безнең якларда бик күптән булган икән, дигән шик тә бар бездә. 1994 елда Чупай авылы карьерында таш чыгаручылар тарафыннан табылган мамонт сөякләре үзе үк бу турыда сөйли. Районның Югары Акташ, Зәй-Шишмә, Түбән Мактама тирәсендә табылган бронза әйберләр, төрле культурага караган чүлмәкләр, торлак урыннары бу фикерне тагын бер кат дәлилли. Е.П.Казаков һәм З.С. Рафикова әзерләгән фәнни хезмәтләрнең берсендә бәян ителгәнчә, районыбызның күп кенә авыллары тирәсендә тарихи кыйммәткә ия торлаклар, бура культурасы кешеләре яшәгән урыннар табыла. Алар Новоникольск, Зәй-Чишмә, Ямаш, Урсалы, Түбән Мактама, Тайсуган, Габдрахман, Әлмәт авылларында табылган. Кичү елгасы ярларына якын урнашкан торлак урыннар тарихи үзенчәлеккә ия. Андыйларга мисал итеп Добомыш авылы янында табылган дүрт, Йосып авылы янындагы ике, Илтән-Бута, Кызыл Көч, Түбән Абдул, Полянка авыллары янында табылган торлакларны китерергә була.
Болардан чыгып шуны әйтергә була: урта гасырда, Болгар, Казан ханлыклары булган чорда биредә тормыш кайнаган. Тарихчылар әйтүенә караганда, Хәзерге Әлмәт районы борынгы сәүдә юллары кисешкән урында урнашкан. Шулай да бу як тарихы аз күләмдә тикшерелгән. Әлмәт районының кайбер авыллары берничә йөз ел элек барлыкка килсә, икенчеләренә XVIII йөз башында нигез салына. Боларга таянып хәзерге Әлмәт районы җирләрен үзләштерү Болгар дәүләте таркалганнан соң башлана дип уйларга җирлек бар. Икенче тапкыр халык күпләп күчеп утыруга XVIII йөздә мәҗбүри чукындырудан качу сәбәп була.
ХVIII гасырның беренче дистә елларында хәзерге Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарын хуҗалык ягыннан үзләштерүдә тамырдан үзгәрешләр күзәтелә. Пётр I идарә иткән чорда гади халыктан акча җыюларның, салымнарның һәм төрле дәүләт йөкләмәләренең кинәт артуы нәтиҗәсендә, игенчеләрнең икътисади хәле кискен начарланып, бирегә Урта Идел буеннан крестьяннар күченә башлаган. Кагыйдә буларак, алар елга үзәннәре буена зур булмаган авылларга нигез салган. 1719 елгы беренче ревизия материалларында хәзерге Әлмәт районы җирләрендә Аппак, Баграж-Никольское, Бута, Югары Акташ, Добромыш, Зәй чишмәсе, Илтән-Бута, Күзкәй, Кече Баграж, Рус Акташы, Ямаш авыллары теркәлгән. Шулай итеп, Әлмәттән көнбатышка һәм төньяк-көнбатышка таба урнашкан җирләр ХVIII гасыр башында хуҗаларын тапкан.
Әлмәт районы тарихы һәр авылның аерым-аерым алынган авыллар тарихы да ул. Һәр авыл тарихы үзенчәлекле, башкаларныкыннан аерылып тора.
Елховой авылына унҗиденче гасырда нигез салынган булса кирәк. Нугай юлының 1748 елгы сан алу кенәгәсендә әлеге авыл телгә алына. Тик менә табылган археологик казылмалар моңа капма-каршы куела. Чөнки Шушма буйларында болгар чорында ук яшәгән биш урын, хәтта бер шәһәрчек табыла. Елховойдан ике чакрым ераклыкта табылган тораташ (балбал) бу авыл булган урында бик борынгы кешеләр яшәвен дәлилли. Бу турыда язучы Ә.Салаховның “Баграж токымы” китабында әйтелә.
Нәдер волосте старшинасы безнең якларда бакыр ятмалары, дегетле чишмәләр барлыгын ачыклый. Сембер сәүдәгәре исә җир сатып алып, Кичү ныгытмасыннан ерак түгел Богословск бакыр заводы ача.
Кичү шәһәрчеген пугачев сугышы турында язылган язмаларда А.С.Пушкин да искә ала. Авылга якынча 1731 елда нигез салынган дигән фикер бар. Кичү елгасы яраларына Псков өлкәсенннән күеп килгәннәр дигән фаразлар бар. Авыл фельдшанец (земляная крепость) кебек үзенчәлекле корылма белән тарихка кереп кала. Ул XVIII гасырның беренче яртысында төзелгән корылма. Ул көнчыгыш чикләрне саклау максатыннан Чирмешән-Иске Шушма-Яңа Спас-Минзәлә линиясе буенча төзелә. Шул чорның иң зур корылмаларыннан . санала. Корылманың кайбер кисәкләре, өлешләре генә сакланып калган. 1876-1892 елларда Покрау чиркәве салын Биредә Екатерина төзетеп калдырган күпердән авыл халкы әле дә куллана.
Новоникольск авылына Екатерина икенче идарә иткән чорда нигез салынган дигән фаразлар бар. Патшабикә бу җирләргә Иван Пасмуровны җибәрә. Бай үз чиратында Мәскәүдән килгән крестьяннардан бик зур йорт, завод салдыра.
Кичүчат беренче тапкыр 1746 елда үткәрелгән икенче ревизия документларында телгә алына. Бу авылга беренче казыкны күренекле галим, әдип, тәрбияче, дин белгече Ризаэддин бине Фәхреддиннең бишенче буын бабасы Юлдаш Ишкәев кага. “Самара губернасының истәлек китабында” Кичүчат авылы атамасы җәя эчендә Юлдашево дип күрсәтелгән.
Унсигезенче гасырда төзелгән Кләмәнтәй авылына нигез салучы булып Кләмәнтәй агай санала. Аңа бу биләмәләр патша тарафыннан армиядә хезмәт иткәне өчен бүлеп бирелә.
Ерак Ивановка авылы борынгы рус авылларының берсе. Аңа 1600 елда нигез салынган дип фаразлана. Кешеләр төпләнгәнче биредә куе урман булган. Урман уртасында бер боярның өч йорты булган. Ул бирегә Новгород өлкәсе Микиткино авылыннан күчеп килгән. Зур хуҗалык тотучы боярга бер көн Новгород өлкәсеннән гаиләсе белән кунакка Иван бояр килеп төшә. Баграж-Никольск хуҗасы ул вакытта үзенең этләре белән шөһрәт казанган була. Аның этләре кунакларга да ошый һәм Иван бояр яхшы этләрне үз ягындагы 7 крестьян хуҗалыгына алмаштыра. Шулай итеп әлеге бояр исеме белән аталагн Ивановка, аның хатыны хөрмәтенә Олимпиадовка дигән авыллар барлыкка килә.
Бишмунча авылына 1737 елларда нигез салынган дип фаразлана. Хәзерге авыл урнашкан урыннан 3 чакрым ераклыкта Бишмунча атамасы белән йөртелүче чокыр бар. Шул чокырда авылга нигез салучы яшәгәне мәгълүм . Аларның берсе Азнакай районы Иске Сукаеш авылыннан күчеп килгән Ярмөхәммәт исемле кеше булырга тиеш. Бераздан аның гаиләсе янына бер башкорт егете килеп йөри башлый. Һәм бу гаилә белән туганлаша-аларның кызына өйләнә. Егеткә туган тиешле өч гаилә дә бу якларга күченеп килә. Шул рәвешле әлеге чокырлы урында биш гаилә яши башлый. Чокырга бирелгән атама да һәм авылның исеме дә шул вакыйгага бәйле рәвештә барлыкка килә. Бүгенге халык телендә “башкорт күпере”, “башкорт тугае” дигән атамалар очрый икән, тарихта бәян ителгән вакыйгаларны кире кагу мөмкин түгелдер.
Кизләү – чишмә башы исеме белән әле дә халык телендә йөрүче Васильевка авылы тарихы унтугызынчы гасырның беренче унъеллыгында языла башлаган дигән фикер бар. Тарихка караганда әлеге авыл ике урамнан торган диләр. Аларның берсе – Абрамовка, икенчесе – Васильевка дип аталган. Диннәре, ышанула уртак булган керәшен татарлары 1әм мордвалар яшәгән әлеге авылларны ни бары бер ермак аерып торган. Авыл тарихы аңа нигез салган кешеләрнең исеме белән бәйләп аңлатыла. Имештер, 1790 еллар тирәсендә патша армиясендә 25 ел хезмәт итүне күңеле белән кабул итә алмаган мөселман егете, хезмәт срогын киметү өчен, мөселманлыкны кире кагып, христиан диненә күчә., абрам исеме ала. Аңа, әлбәттә, хезмәт срогын киметәләр – иртәрәк кайтарып җибәрәләр. Ләкин үз авылында динен алыштырган егетне кабул итә алмыйлар, ул туган нигезен ташлап китәргә мәҗбүр була. Башка татар авлларында да сыену урыны тапмый, ә урыс авылларында төпләнеп калырга теләми. Һәм үз авылыннан 1000 чакрым ераклыкта кеше аягы басмаган җирләрне үзләштерергә, шул биләмәләрнең бер почмагында урнашырга ниятли. Шул максат белән арендага Каратай елгасы буенда җир ала. Авылга 4 гаилә нигез сала, соңга таба аларга 10 гаилә килеп кушыла. Абрамга хөрмә йөзеннән авылга Абрамовка дигән исем биргән булырга тиешләр.
Габдрахан авылына нигез салучы дип Габдрахман бине Бикмөхәммәтне атыйлар. Әлеге кешенең нәсе шәҗәрәсе аның бу җирләргә 1928 килеп төпләнгәне турында сөйли. Ул бирегә күчеп килгәнче Тайсуган мәдрәсәсендә укыган. Аны тәмамлагач, атасы ризалыгы белән Тайсуганнан ерак булмаган бер аланлыкта йорт сала. Ике елдан аның янәшәсендә 7 йорт барлыкка килә. Баштарак Габдрахман аланы дип кеә аталган бу биләмәләр тора-бара Габдрахман авылы дип йөртелә башлый.
Ерак Ямаш авылы 1716 елда нигезләнә. Авылга беренче тапкыр мордва мукшылары килгән дип санала. Аларның Мокшелейка елгасы чокырының югары өлешендә, елга ерымы буенда яши башлаулары ихтимал. Унтугызынчы гасырның беренче яртысында Ерак ямаш авылы биләмәләре бөек математик Н.И. Лобачевский җирләре булып саналган. Крепостной хокук гамәлдән чыгарылганчы уку ямашлыларга “иреклелек” грамоталарын тапшыра. Шуннан соң авылны Вольные Ямаши дип атый башлыйлар.Унтугызынчы гасырда төзелгән Раштуа чиркәве тарихи һәйкәлләрдә санала.1746 елда ни сәбәпледер яна. 1887 елда таш чиркәү төзелеп сафка баса.
Иске Михайловка авлы да үзенчәлекле тарихка ия. Бирегә Сурка исемле чуваш гаиләсе Казан янындагы Чага авылыннан чукындырудан качып килә. Чувашның 1кызы, 9 улы булган, диләр. Ул кара урман уртасында, агачларны төпләп, аланлык ясый һәм шунда йорт сала. Тарихи документлар бу якларга Вятка губернасында яшәүче халыклар күченеп килүләрен дәлилли. Күчеп килгән кешеләрне оештыручы Михайло исемле кеше була. Авыл тирәсендәге биләмәләр алпавыт Осип Осипович Мазурецкий җирләре булган.
Исемнән кала, «башкортлар»ны Русия хакимиятенә ирекле рәвештә кушылганнан соң билгеләнгән шактый югары социаль дәрәҗә дә берләштергән. Патша хакимиятеннән алынган иң төп өстенлекне вотчина (җәмгыять) җирләренә ия булу хокукы биргән. Моннан тыш Мәскәү хакимияте «башкортлар»ның эчке эшләренә тыкшынмау, диннәренә кагылмау, җирле халыкның гореф-гадәтләрен саклау, хакимиятне җирле кабилә түрәләренә калдыру турында вәгъдә иткән. ХVII гасырда «башкорт» термины, сословие белдерүдән кала, территориаль эчтәлеккә дә ия була. Бу исем астында Уфа өязе халыклары да атала башлый. Бирегә, нигездә, Урта Идел буеннан килгән төрле социаль төркемнәр (ясаклы татарлар, типтәрләр, бобыльләр) нинди юллар белән булса да башкорт сословиесенә керергә, ягъни җир һәм салымнар мәсьәләсендә «башкортлар» кебек өстенлек алырга омтылган. Кагыйдә буларак, әлеге төркем вәкилләренең «башкорт исеме астына» керү турындагы үтенечләрен патша хакимияте канәгатьләндерә килгән. Бу очракта гозер бирүчеләрнең нинди этник төркемгә караулары мөһим роль уйнамаган. Татарстанның көнчыгыш районнарына караган ХVIII гасыр документларында «башкортлар» исеме белән еш кына татарлар, чувашлар һәм марилар йөргән. Әлмәт авылындагы «башкортлар» белән дә шундый ук хәл күзәтелә.
Чукынган татарлар Әлмәттә 1790 елда гына күренә башлый. Керәшен татарлары бирегә үзләре яшәгән Зәй-Чишмә авылының тирә-ягындагы Уфа өязе Казан даругасы Бүләр волосте башкортларына караган җирләр «мәңгелеккә һәм нәсел-нәсәп карамагына» секунд-майор Дмитрий Александрович Чирковка сатылганнан соң күченә. Бу шул чор өчен гадәти күренеш булган. Мәсәлән, 1780 елларда шундый ук юл белән граф К.А.Разумовский һәм А.П.Петров-Солово Дала Зәе буендагы зур җир биләмәләренең хуҗаларына әйләнә.
Әлмәт авылына күченгән керәшен татарлары анда элек-электән яшәгән мөселманнарга шактый сизелерлек тискәре йогынты ясаган булырга мөмкин. 1795 елда халык хисабын алганда, авылда мәчет теркәлгән. Россия империясе законы буенча, мәчетләр төзү мөселманнар һәм христианнар бергә яшәгән авылларда тыелган була. Шунлыктан Әлмәткә керәшен татарларының күченүе биредәге мәчетне юкка чыгару куркынычы тудырган. Бу хәл Әби патша (Екатерина II (1762-1796 еллар)), хакимияткә килеп, самодержавиенең дин сәясәтенә берникадәр йомшарулар кертүе сәбәпле генә булмый кала.
Крестьяннарның күпләп агылуына карамастан, хакимият Яңа Мәскәү юлы буена халыкны күчерер өчен административ чаралар да күрә. 1747 елда бирегә Уфа өязеннән 1717 җан «качаклар» дип аталган (ягъни Уфа өязенә башка җирләрдән качып килгән) ясаклы крестьян күчерелә. Моннан тыш бирегә яңа чукынган авыллардан да халык килеп төпләнә. 1753 елда Яңа Мәскәү юлы буендагы авылларда 2964 җан ир-ат җенесендәге дәүләт крестьяннары хисаплана. Күчеп килүчеләрнең бер өлеше почта трактыннан ерак булмаган җирләргә төпләнә һәм аерым сословие формалаштыра. Ревизская сказка һәм башка рәсми документларда аларны «ям чабучы» яки «чемодан татарлар» дип атыйлар. Дәүләт алардан Яңа Мәскәү юлы буенча хакимият курьерларын һәм йөкләрен йөртүне тәэмин итү вазифаларын башкарта.
Юлның беренче схемасы Түбән Новгород полкы капитаны Ляхов тарафыннан 1751 елда төзелгән картада теркәлеп калган. Ул Нәдер Уразмәтов картасы буларак билгеле, чөнки, аның үтенече буенча, картада Нәдер волосте планы күрсәтелгән. Карта беренче мәртәбә Әлмәт авылы урнашу урынының билгеләнүе белән әһәмиятле, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында ул «Махтама авылы» дип язылган. Капитан Ляховның хатасын картада, бүген дә шул төбәктәге Югары һәм Түбән Мактама авыллары һәм Махтама (Әлмәт) янәшәсендә генә урнашкан, 1950 елларда Әлмәт шәһәре составына кергән Бигәш авылы күрсәтелүе дәлилли. Алга таба бу төгәлсезлек төзәтелә һәм 1755 елда прапорщик Иван Красильников геодезиясе тарафыннан төзелгән «Оренбург губернасы атласы»ннан башлап 1950 елларга кадәрге барлык географик карталарда да Әлмәт (Әлмәт-мулла) топонимы күрсәтелә.
Яңа Мәскәү юлы салыну Чулман аръягы икътисадына уңай йогынты ясый. Төбәк тиз арада үсә башлый. Күченеп килгән халыкның (рус, татар, мишәр, чуваш, мари, удмурт, мордва) төп шөгыле игенчелек булган. Крестьяннар интенсив рәвештә Дала Зәе, Шушма, Кичү, Урсала елгалары буендагы уңдырышлы болын-тугайларны үзләштергән. Бу чорда хуҗалык эшләре өчен зур масштабларда урман кисү, мөгаен, юк дәрәҗәсендә була. Иң киң таралган игенчелек коралы сука булган, урыны белән (аеруча татарларда) авыр агач сабан файдаланылган. ХVIII гасырның икенче яртысыннан алып авыл хуҗалыгы продукцияләре, барыннан да бигрәк арыш, бодай үстерү төбәкнең икътисади нигезенә әверелә. 1764 елгы Оренбург губернасы канцеляриясе ведомостьларыннан Бөгелмә идарәчелегенең Яңа Мәскәү юлы буендагы авылларында 53 су һәм 74 чыгыр тегермәне теркәлә. Татар крестьяннары бу тегермәннәрдә тарткан икмәкне, нигездә, үзләренең ихтыяҗлары өчен тоткан. Кырыс табигать шартлары крестьян хуҗалыкларында төп иген культуралары буларак солы, арыш һәм борай чәчүне таләп итә. Үзләренә кулланырга зур булмаган күләмдә арпа, борчак, мәк һәм тары иккәннәр. Хуҗалык ихтыяҗлары өчен киндер үстерелгән. Аның орлыгыннан май ясалган, ә сабаклары бау үрү өчен яраган. Шул чордагы чыганакларга караганда, ХVIII гасыр азагына уртача һәрбер ун елның бары тик ике елында гына иген мул уңган.
ХVIII гасыр башында тау сәнәгате заводлары барлыкка килү төбәк хуҗалыгы тормышында мөһим вакыйга булып тора. Тау заводлары төзелүнең иң актив вакыты 1750-1760 елларга туры килә. Бу дәвердә Бөгелмә идарәчелеге территориясендәге Кичү елгасы буенда (хәзерге Әлмәт районының Кичү авылы янында) Сембер сәүдәгәре Г.И.Глазов тарафыннан Богословски бакыр эретү заводы төзелә. Ул завод өчен җирне 1756 елның июнендә Нәдер волосте Иске Нәдер авылы татарларыннан сатып ала. Сәнәгать оешмасы 1759 елның февраленнән эшли башлый, аның 4 миче уңышлы елларда 1100 потка кадәр бакыр эретә алган. Завод карамагында күп санда рудниклар һәм приискалар урнаша. Анда Глазовларның крепостной крестьяннары һәм ирекле ялланган кешеләр тир түккән. 1768 елда заводта – 266, 1815 елда – 263, 1850 елда 455 ир-ат эшләве мәгълүм.
Тау заводлары үсешенә бәйле күп кенә тармаклар алга киткән. Хуҗалык ихтыяҗлары өчен күпләп урман кисү башланган. Агач күмере бакыр эретү мичләре өчен төп ягулык чималы булган, шулай ук агачтан буалар һәм төрле сәнәгать корылмалары төзегәннәр. Көлдән пыяла, буяу ясау һәм тире иләү өчен поташ алынган. ХVIII гасырның 50 нче елларына Нәдер Уразмәтов тарафыннан Көнчыгыш Чулман аръягында беренче мәртәбә нефть чыгару омтылышы ясала.
1754 елда Нәдер Уразмәтов, улы Йосыф һәм шөрәкәләре А., Х.Мәҗәковлар белән Оренбург губернасы канцеляриясенә «үзенең Уфа өязе Казан даругасы Сок елгасы буенда урнашкан биләмәсендә» нефть заводы төзергә рөхсәт итүне үтенеп гариза яза. Аның тарафыннан җибәрелгән нефть пробасы бергпробингер Г.И.Леманов тарафыннан анализлана. 60 мыскал (1 мыскал – 4,266 грамм) пробадан 14 мыскал бензин, 28,5 мыскал керосин һәм 14,5 мыскал мазут алына. 1754 елның 16 июнендә Берг-коллегия «Казан даругасы башкортлары старшина Уразмәтов белән аның улына» нефть заводы төзергә рөхсәт бирә. 1755 елда «иң кирәк очракларда гына нефть кайнатыр өчен» амбар төзелә, әмма Н.Уразмәтовның авыруы сәбәпле, завод килешенгән вакытка сафка басмый. 1757 елда Оренбург тау эшләре начальнигы, төзелеп бетмәгән заводны тикшереп, шөрәкәләрне нефть чыгару хокукыннан мәхрүм итә. Шуңа да карамастан, нәкъ менә Нәдер Уразмәтов барлык Идел-Урал буенда нефть чыгару эшен башлап җибәрүче булып санала.
Бөгелмә идарәчелеге халкы Яңа Мәскәү юлында да хезмәт иткән. Бу юл почта өчен генә түгел, ә сәүдә өчен дә менә дигән урын булган. Ямчылык хезмәтен башкару җирле халыктан зур матди чыгымнар да таләп иткән. Шуның өстенә алар дәүләт крестьяннарына йөкләтелә торган башка вазифаларны да башкарган, салымнар да җыйган. Күп кенә мөрәҗәгатьләрдән соң, 1757 елның 6 июнендәге Сенат указы нигезендә Яңа Мәскәү юлы буенда урнашкан авылларда яшәүче татарлар рекрут йөкләмәсеннән азат ителә, әмма почта һәм хакимият курьерларын бушлай ат белән тәэмин итү мәҗбүрияте сакланып кала. Кагыйдә буенча, һәр 28 ир 3 ат бирергә тиеш була.
1757 елда «чемодан татарлар»ның (ир-атлар) саны 2001не тәшкил итә. Алар Оренбургтан алып Казан губернасы чикләренә кадәрге 16 (кайбер мәгълүматлар буенча – 14) почта станциясендә теркәлгән. ХVIII гасырның 50 нче елларында бу маршрут буенча сәяхәт итүчеләр Бөгелмә идарәчелегенең бер үк вакытта почта станциясе булган (хәзерге ТР территориясендәге) Кандыз, Димскәй, Исхак, Кече Бөгелмә бистәсе, Карабаш, Тайсуган, Түбән Мактама, Әлмәт, Бигәш, Колшәрип, Иске Нәдер, Кичү фельдшанецы торак пунктлары аша узган.
Әлмәт авылында да, Бөгелмә идарәчелегенең башка авылларындагы кебек үк, ямчы татарлар бишенче ревизиядән башлап (1795 ел) аерым теркәлә башлый (162 ир-ат һәм хатын-кыз хисапланган). Элеккеге халык санын алу материалларында алар ясаклы татарлар составында күрсәтелгән. Әлмәттән кала, ямчы татарлар хәзерге Әлмәт районының Габдрахман, Бигәш, Югары Мактама, Кама-Исмәгыйль, Кичүчат, Колшәрип, Миңлебай, Яңа Кәшер, Яңа Нәдер, Сөләй, Тайсуган авылларында да яшәгән. 1829 елда ямчы татарлар дәүләт крестьяннары сословиесе составына кертелә. Алар ямчылык йөкләмәсеннән азат ителә, әмма яңадан дәүләткә рекрутлар бирергә тиеш була.
ХVIII гасырда ямчы татарлар Әлмәт авылы халкының бер өлешен генә тәшкил иткән. 1795 елда халык санын исәпкә алганда, биредә 328 ир-ат һәм хатын-кыз типтәр, 99 башкорт, 78 ясаклы татар, 33 чукынган татар, 7 удел крестьяны һәм бер отставкадагы солдат яшәгәнлеге теркәлгән. Феодаль йөкләмәләрне үтәү, салымнарны түләү һәм җәмәгать эшләрен башкару кебек гамәлләрдә алар бер-берсеннән, дәүләт каршында статуслары төрле булу сәбәпле, нык аерылып торган.
Халык санын исәпкә алу документларында күрсәтелгән категорияләрнең төрлелеге Әлмәттә җирле халыкның акрынлап һәм төрле юллар белән формалашканлыгын күрсәтә. Биредә Әлмәткә нигез салучы Әлмәт Сәет угылының типтәр сословиесенә нисбәтле икәнлеген дә әйтергә кирәк. Тарихи мәгълүматларга караганда, ясаклы татарлар, югарыда телгә алынган Казан өязе авылларыннан кала, Сембер өязе Норлат, Пенза өязе Кандыз, Зөя өязе Әҗем авылларыннан да күчеп килгәннәр.
ХVIII гасырның соңгы унъеллыгында Әлмәт авылында «башкортлар» пәйда була. Татарстан Республикасының Минзәлә, Актаныш, Азнакай, Мөслим, Сарман, Баулы һәм башка районнарының ХVI-ХVII гасырларга караган тарихи чыганакларында еш кына «башкорт», «башкорт волосте», «башкорт җирләре» дигән төшенчәләр очрый. Әмма болар хәзерге башкортларның ата-бабалары түгел. ХVI гасырның урталарында «Башкорт иле» исеме белән Казан ханлыгы яулап алынган вакытта рус армиясе барып җитмәгән территорияне атаганнар. Күрәсең, аның көнбатыш чикләре Русия хакимиятенә шунда ук буйсынган җирбиләүчеләрнең территорияләреннән башланган. Болар – Чулман елгасының урта һәм Агыйделнең түбән агымы буйларында яшәгән гайнә, уран, бүләр, байлар, ирыкты, кара табын һәм танып кабиләләре. Аларның барысын да һәм болардан көнчыгышта – Урал сыртының ике як итәгенә урнашкан кабилә берләшмәләрен руслар «башкортлар» дип атап йөртә башлаган.
Әлмәт ягы республикабызга олы шәхесләр: җитәкчеләр, әдипләр, фән эшлеклеләре һ. б. зыялылар биргән төбәк.
1755 - 1756 елларда баш күтәрү җитәкчесе Батырша (Габдулла Туктаргали улы Алиев) (1710-1762) һәм имам - мөдәррис, хаттат, мәдрәсә өчен дәреслекләр авторы, шагыйрь Габдрахман Тайсугани (Габдрахман Туймөхәммәт улы Бикчурин) (1691-1764) Тайсуган авылы мәдрәсәсендә укыганнар һәм укытканнар[11][12].
Әлмәт авылында мәшһүр тюрколог, монгол телләре белгече, профессор Әхмәт Рәшит улы Яруллин (1912—2003) туып үсә. 1929 елда ул Төркиягә китә һәм шунда укып белем ала, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Төркиядә ул Әхмәт Тимер исеме белән таныла.
Әлмәт авылында балалар язучысы Үзбәк Газиз улы Саттаров (1922—1982), Татарстанның халык артисты Ирек Вәли улы Баһманов (1932) һәм дәүләт эшлеклесе, сәясәт фәннәре докторы, Татарстан Республикасының Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин (1947) туып үскән.
Оренбург төбәге сәүдәгәрләре һәм алтын приискалары хуҗалары, җәмәгать эшлеклеләре Рәмиевләрнең (шагыйрь Дәрдемәнд, 1859—1921) язмышы Әлмәт районыныңТайсуган авылы белән бәйләнешле. Аларның шәҗәрәләре Казан ханлыгы чоры морзаларына барып тоташа. Бабалары Сәлим Ахун белән Исмәгыйль сәүдәгәр XVIII йөздә Зәй буендагы Тайсуган авылыннан Оренбург губернасы Эстәрлетамак өязенә күчәләр.
Әлмәт районының Кичүчат авылында мәгърифәтче, галим, тарихчы, фән белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин (1859—1936) туып үсә. Миңнебайавылында язучы, нәшир, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Фатих Кәрими (1870— 1937) дөньяга килә. Габдрахман авылында «Татнефть» акционерлар җәмгыятенең генераль директоры Шәфәгать Фәхраз улы Тәхәветдинов (1946) туып үсә.
Иске Баграж авылында Ләбиб Гыйльман улы Гыйльми (1906—1947), генерал-полковник, Төрекмәнстан Генераль штабы башлыгы, Төрекмәнстан Республикасы Герое Нәҗип Әбделкәрам улы Нәҗипов (1955), Кама Исмәгыйль авылында Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хисам Нуретдин улы Камалов (1926), Миңнебайда Шамил Мотыйгулла улы Бикчурин (1928—1991), Яңа Кәшердә шагыйрә Энҗе Һилалетдин кызы Мөэминова (1924), Русия Дәүләт думасыдепутаты Ришат Әбүбакиров (1959), Түбән Абдулда галим, язучы, Татарстанның фән өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты Миңнәхмәт Җәмил улы Сәхапов (1957) туган.
Бөек Ватан сугышы фронтына киткән 18,5 мең әлмәтленең яртысына якыны яу кырларында мәңгелеккә башын салды. Ике якташ – Мотыйк Әхмәдуллин белән Никита Токарликов (1918, Кәләй — 1944, Литва ССР) батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Ә өч кеше – Корбан Тимергалиев, Гарәфетдин Сәлахетдинов һәм Михаил Алаев Дан орденының тулы кавалерлары булдылар.
Әлмә́т төбә́к тарихы́ музее́. Берләштерелгән Дәүләт музее филиалы буларак 1993 елда ачыла, 2001 дән ТР Милли музее филиалы, 2006 дан муниципаль музей. 9 катлы йортның 1 нче катында урнашкан. Экспозиция мәйданы 361,3 м2, төп фондында 2017 саклау берәмлеге исәпләнә. Әлмәт төбәге тарихына багышланган экспозиция 4 залны били. Төбәкнең борынгы тарихын Көнчыгыш Кама аръягыннан җыелган, неолит дәвереннән урта гасырлар ахырына кадәрге вакыт арасына караган археологик табылдыклар чагылдыра. Палеонтологик табылдыклар, Тайсуган хәзинәсе әйберләре дә (хезмәт һәм сугыш кораллары, ат дирбиясе детальләре һәм казан) күрсәтелә. Татар өе интерьеры көнкүреш кирәк-яраклары, өс киемнәре, төбәк халкының 19 йөз ахыры - 20 йөз башына нисбәтле зәркән бизәнү әйберләре белән таныштыра. Шулай ук шәһәрнең танылган шәхесләре: Социалистик Хезмәт Геройлары Ә.В. Вәлиханов, Н.Г. Драцкий, Р.С. Саттаров, Ә.Ш. Сафиуллин; язучылар Ә.М. Маликов, С.Г. Сөләйманова, язучы, композитор Р.Н. Вәлиуллин һ.б.ның мемориаль әйберләре һәм документлары урнаштырылган. Экспозициянең Бөек Ватан сугышына багышланган бүлегендә якташлар, шул исәптән Советлар Союзы Геройлары М.Ә. Әхмәдуллин, Н.Е. Токарликов, турындагы материаллар, «катюша»лар дивизионы командиры Б.А. Йосыповның шәхси документлары, совет һәм немец солдатларының каскалары һ.б. куелган. «Монда минем Ватанымның башы» бүлеге Көнчыгыш Кама аръягының Көньяк-Көнчыгыш өлеше фаунасы белән таныштыра. Хайваннар дөньясы далада һәм урманнарда, кечкенә елгалар буйларында яшәүче хайваннарның карачкыларында чагылыш таба. Шулай ук Идел буе халыкларының милли костюмнары күрсәтелә, өй эченең бер өлеше - чәй эчү почмагы күренеше тәкъдим ителә.
Аеруча мөһим экспонатлар арасында 19 йөз ахырында тукылган әйберләр коллекциясе (100 саклау берәмлеге), археологик табылдыклар коллекциясе (100 саклау берәмлеге) бар.
Кулланылган әдәбият:
Сорняки
Привередница
Что есть на свете красота?
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Загадочная система из шести экзопланет