Үзе турында күп сөйләргә яратмаган бабай салмак кына булса да хәтер төенчеген сүтә башлады. Мин аның күңел яраларын артык кузгатмаска тырышып үткәнгә алып кайтам.
Вложение | Размер |
---|---|
Әле бүген дә сызлый бу яра | 18.88 КБ |
Тема: Әле бүген дә сызлый бу яра (мәкаль)
Эшне үтәде: 8нче сыйныф укучысы Алаева Азалия
Укытучы: Зәйдуллина Ләйлә Әкъдәс кызы
Үзе турында күп сөйләргә яратмаган бабай салмак кына булса да хәтер төенчеген сүтә башлады. Мин аның күңел яраларын артык кузгатмаска тырышып үткәнгә алып кайтам. Сугыш еллары хатирәләрен яңарту белән аның күзендә яшьләр тыгылды. Инде 90 яшен тутырган Лениногорск районы Урмышлы авылында яшәүче Салих Мөгыйнов шул хатирәләр өермәсенә мине дә алып кереп китте.
Сугыш кырында 320 кг пушканы ике солдат ничек итеп тартып йөрүләре бүгенге көнге яшьләр өчен сер булып кала, минемчә. Хәер, бәлки шушы пушка гына исән калырга булышкандыр да инде бабайга. Иң канэчкечләрдән саналган Сталинград сугышында көчле яралана ул. Ике ай госпитальдә ятып чыгарга туры килә. Дәваланып чыккач кабат алгы фронтка озатыла. Сугышның соңгы ике елында Курск, Кишенев шәһәрләрен дошманнан азат итүдә катнаша. Австриягә кадәр сугышчан юл үтә. Җиңү көнен дә биредә каршылый ул. Тик менә җиңү шатлыгы озакка бармый, аны Япония белән башланган сугышка җибәрәләр. Ә менә туган авылына бары тик 1947 елда гына кайтырга насыйп була үзенә. Күкрәк тулы орден-медальләр, тик менә күңелдә генә авыр сагыш. Яу кырында ятып калган хезмәттәшләре гомере буе күз алдыннан китми аның. Бер мәгънәсез өзелгән гомерләр, ятим калган сабыйлар...
Сугыш тәмам.Тик менә аның кайтавазы Салих бабайны гомере буе озатып барачак әле... Беренче чиратта бу күңел ярасы булса, аңа әле тән ярасы да килеп кушыла. Күкрәк тирәсе сызлый башлауга зарлана башлый ул. Күп тапкырлар табибка бару да нәтиҗә бирми. Бары тик 38 елдан соң гына 1982 елда Лениногорск шәһәренә калкансыман бизен күрсәтергә баргач, табибка күкрәк тирәсе авыртуына да зарлана. Ә табиб исә аны үз чиратында хирургка җибәрә. Нәтиҗәдә 7 сәгатькә сузылган операция ясала.
Уңышлы ясалган операциядән соң, хирург бабайга 38 ел күкрәгендә йөргән мина ярчыгын күрсәтә. Әлеге ярчык әле дә Мөгыйновлар гаиләсендә бик кадерләп саклана.
Кечкенәдән авырлыклар күреп, тормыш арбасын үзе тарткан Салих. Әнисе авырып киткәнгә күрә мәктәптә укырга насыйп булмый аңа. 14 яшеннән колхоздагы төрле эшләрне башкара. Сугыштан кайткач та колхозда эшләвен дәвам итә. Әле үзе туып үскән авылында аны умартачы буларак та беләләр. Биш балага искиткеч әти дә ул. Тормыш иптәше белән илле елдан артык гомер кичерәләр. Тик менә хәләр җефете генә бүгенге көндә инде җир куенында.
Алты елга сузылган сугышчан юл үтә, 38 ел буе яраланган килеш яши ул. Әле үзенә 90 яшь булса да, бүгенге көндә үз аягында йөри. Бу шул чор кешеләренең сәламәт булуларымы, әллә тормышны шулкадәр яратуларымы икән. Кечкенә генә тормыш мәшәкате алдында җебеп төшкән без, яшьләргә, чыннан да чын батырлык, ныклык үрнәге ул ветераныбыз. Ә менә сугыш турындагы фильмнарны карый алмый ул. Аңларга да була, кырыс сугыш мәктәбен узган, хезмәттәшләрен җир куенына салган кеше өчен бу мәхшәрләрне искә алмау кулайрактыр шул.
Быел илебез Җиңүнең 72 нче язын каршы ала. Арабызда бармак белән санарлык кына калган Ветераннарыбызга игътибарыбызны кызганмасак иде. Алар моңа лаек, мең тапкыр лаек!
Сказочные цветы за 15 минут
Ласточка
Голубая лягушка
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
Четыре художника. Осень