Исследовательская работа на тему "Тел - күңел көзгесе"
Вложение | Размер |
---|---|
tel_-_kunel_kozgese_f.solymanova.docx | 17.82 КБ |
I Региональная научная конференция учащихся
«Чтения Флёры Сафиуллиной»
Секция: Татарский язык (лексикология)
Исследовательская работа на тему:
ТЕЛ – КҮҢЕЛ КӨЗГЕСЕ
Хатыпов Раиль Рамилевич, 8 класс
МБОУ «Бетькинская средняя общеобразовательная школа»
Научный руководитель:
учитель высшей категории Исламова Миляуша Хасановна
Тлянче-Тамак, 2015
Тел ул – кешеләр һәм кешелек буыннары арасында аралашу коралы. Һәр кеше тормыш алып бару өчен башкалар белән аралаша һәм үзеннән соң килгән буынга тормыш тәҗрибәсен тел аркылы өйрәтеп, биреп калдыра. Шуның белән бергә җәмгыять тә үсә бара. Бу, үз чиратында, аралашуда төп корал булган телнең дә иҗтимагый тормышта торган саен күбрәк кулланылуына, үсә баруына китерә.
Телнең иҗтимагый тормышта кулланылышы артуын телнең функциональ үсеше диләр. Функциональ үсеш тулы канлы булсын өчен, беренчедән, ул телдә сөйләшүчеләр артырга, икенчедән, ул тел иҗтимагый тормышның яңадан-яңа өлкәләренә үтеп керергә, ягъни гаиләдә дә, урамда да, хезмәт урыннарында да, матбугатта да, дини һәм дөньяви тәрбиядә дә, укыту һәм фән өлкәсендә дә, хәтта чит илләр белән алып барыла торган дипломатик сөйләшүләрдә дә кулланылырга тиеш.
Сүз дә юк, “2004-2013нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру уңаеннан мәктәпләрдә зур эш алып барыла. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары үз алларына куелган бурычны намус белән үти. Укучыларны татар әдәби сөйләмен аңларга, татарча аралашырга өйрәтә. Әдәби тел нормаларын бала ата-ана, укытучы ярдәмендә генә түгел, һәртөрле китап, газета-журнал уку, кино, спектакль карау белән камилләштерә бара. Радио һәм телевизордан сөйләгән чыгышлар да моңа ярдәм итә, чөнки аларның барысы да әдәби телгә – халык аңлый торган, канунлашкан телгә нигезләнә.
Авазларның дөрес әйтелешенә, сүзне куллану һәм төрләндерүгә, бәйләүче чараларны файдалану һәм җөмлә төзүгә, аларны бер-берсе белән дөрес бәйләүгә карата булган кагыйдәләр бу телдә сөйләшүче өчен норма булып санала. Сөйләгәндә һәм язганда, без шул кагыйдәләргә таянырга тиеш.
Әмма, кызганычка каршы,башкаларга өлге булып торырга тиешле радио һәм телевидение дикторлары арасында да авазларны төгәл әйтмәү, җөмләләрне дөрес төземәү очраклары әледән-әле кабатланып тора. “Сиңа миннән сәлам” тапшыруы вакытында экранга чыгучы татарча язылган смс-хәбәрләрнең хаталы булуы, төрле җәмәгать урыннарында татар сүзләренең ялгыш язылу очраклары безне бизәми, әлбәттә.
Өч сүздән торган, фонограммага кушылып җырланган җыр кешенең эчке дөньясын баета, матурлык хисләре тәрбияли аламы? Менә шул турыда уйланырга вакыт.
Татарча аралашканда рус сүзләрен кушып сөйләшү яисә әдәби нормаларга туры килмәгән сүзләргә мөрәҗәгать итү – культуралылык билгесе түгел. Кешенең сөйләменә карап, сөйләүченең белем дәрәҗәсен, нинди тәрбия алуын, туган телгә мөнәсәбәтен билгеләп була.
Сөйләм культурасы – кешедә гомуми культураның бер билгесе. Ул үзеннән-үзе генә килми, аны үз сөйләмеңә һәрчак игътибар итү нәтиҗәсендә генә камилләштереп була.
Кешенең сөйләме дөрес, анык, төгәл һәм матур булырга тиеш. Бары шундый сөйләм генә тыңлаучыга (укучыга) аңлаешлы, үтемле була, матур яңгырый. Сөйләмне дөрес, төгәл һәм анык итү өчен, кешенең фикер йөртүе эзлекле, нигезле, ышандыргыч булырга, әдәби тел нормаларыннан читкә чыкмаска, стиленә карап, сүзләр, фразеологик әйләнмәләр, сүз формалары, сүзтезмәләр, җөмлә төрләре дөрес сайланырга тиеш.
Синонимикадан файдаланмау җөмләдә яисә абзац эчендә бер үк сүзләрне, бер үк бәйләүче чараларны кабатлауга китерә. Бу исә сөйләмне ямьсезли, әдәби тел нормасын боза.
Сөйләм төгәл булсын өчен, һәр сүзнең җөмләдәге урынын ачык күзалларга кирәк. Сөйләмдә сүзне кайсы урынга куюның үз кануннары бар. Беренче чиратта, иярүче сүз белән ияртүче сүзнең бер-берсенә бәйләнешен һәрдаим күз алдында тоту таләп ителә.
Сөйләмгә куела торган таләпләрнең икенчесе – аны һәркем аңларлык итеп оештыра белү, әйтергә теләгән фикерне укучыга тулысынча төшендерә алу. Моңа ирешүдә берничә шартны үтәү таләп ителә: беренчедән, җөмлә төзек булырга тиеш, анда мәгънә буталуга, фикерне төрлечә аңлауга юл куярга ярамый. Икенчедән, туган тел үзенчәлеген искә алмыйча төзелгән җөмлә дә аңлаешлы булмый.
Сөйләм сафлыгына ирешү туган телне ничек белүгә, аның байлыгын яхшы үзләштерүгә бәйле. Бу мул байлыктан, гаҗәеп зур һәм кыйммәтле хәзинәдән оста, сак файдалана белергә кирәк. Туган телдә сөйләшкәндә, башка тел сүзләрен катнаштырып җөмлә төзү бу таләпне бозуга китерә.
Халык гомер-гомергә сөйләмнең җыйнак булуын яраткан. Аның мәкаль, әйтем, табышмак, җыр һәм мәзәкләре бик чарланган, аз гына сүз белән дә ул күп нәрсә әйтә алган. “Кыскалыкта – осталык”, “Бауның – озын, сүзнең кыска булганы яхшы” дип фикер йөрткән.
Сөйләм аһәңле, матур яңгырашлы булганда гына тыңлаучыны үзенә җәлеп итә ала. Мондый әсәр турында үзеннән-үзе җырлап тора диләр.
Туган тел ул үзенең төзелеше, бөтен байлык-хәзинәсе белән аһәңле, аны таба, тоя, сизә белергә, сөйләмдә шуңа омтылырга гына кирәк.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: “Тел – күңелнең көзгесе”, - ди халык. Күңел матурлыгы сөйләмдә дә чагыла. Эчке дөньясы бай кешенең сөйләме дә хисле, культуралы була. Киресенчә, теле бозыкның күңеле бозык дигән халык мәкален дә онытмыйк. Шуңа күрә сөйләмебезгә һәрчак игътибарлы һәм таләпчән булыйк!
Әдәбият
Зәкиев М.З., Ибраһимов С.М. Татар теле. Стилистика һәм сөйләм культурасы: татар урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2002. – 64 б.
Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле: татар урта гомуми белем мәктәбенең 10-11нче сыйныфлары өчен дәреслек. Казан: Мәгариф, 2003. – 3 б.
Садыйков М. Тел – милләт сакчысы. “Мәгариф” журналы, 2005, №4. – 7 б.
Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Стилистика һәм сөйләм культурасы: югары уку йортлары студентлары өчен. – Казан : Хәтер, 1999. – 288 б.
Калитка в сад
Астрономический календарь. Ноябрь, 2018
Золотой циркуль
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари
Ласточка. Корейская народная сказка