Әлеге эш "Марш парков - 2016" экология конкурсында призлы урын яулады. Статья "Кызыл китап"ка кергән ысылдык аккош семьялыгы турында.
Вложение | Размер |
---|---|
ysyldyk_akkosh.docx | 15.63 КБ |
Ысылдык аккош.
Аккош булсам югарыга
биеккә очар идем
аккош серен һәр бер телдә
кабатлап узар идем.
Мин Татарстан Республикасының иң матур табигатьле төбәгендә – Әтнә районында яшим. Ә туган авылым – Күәм. Аның табигате турында җырлар җырланган, шигырьләр язылган. Туган җиремнең иң гүзәл урыны – “Ашыт” тыюлыгы. Елның һәр ел фасылында да Ашыт елга буйлары күз явын алырлык, үзенә генә хас матурлык белән аерылып тора. Аеручы, яз, җәй айларында мин аны күзәтергә яратам. Монда кошлар да башка төрле, моңлырак сайрый сыман. Язын бозлар акканда да Ашыт елгасы җанлана, тереләнә кебек. Кыш көне дә ул ял белми, чөнки боз өстендә кармак тотып утыручы балыкчыларны тукландыра.
“Ашыт” тыюлыгында “Кызыл китап”ка кертелгән күп кенә җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр очрый. Мәсәлән, ак төнбоек, Адмирал күбәләк, саз ябалагы һәм ысылдык аккош. Кошлар кайту хәбәрен ишетүгә без әтием белән елга буена ашыгабыз. Аккошларга хозурланып туя алмыйм. Аларның үз-үзләрен тотышы миндә горурлык хисләре уята. Минем сезгә кошлар патшасы булып саналган аккошлар турында язасым килә. Ә дөресрәге ысылдык аккош турында.
Ысылдык аккошлар казсыманнар отрядының сулыкларда йөзүче кошлары. Әлеге отрядка 6 төр карый. Алар Татарстан фаунасына әле күптән түгел генә керделәр, аккошларның оялау очраклары да билгеле. Ысылдык аккошның яшәү урыны таллыклар, күлләр. Аларның саны елдан ел арта бара. Чөнки сезон ахырына аккошлар саны 350 меңгә кадәр җитә. Татарстан Республикасы территориясендә 80 нче елларда әлеге кошлар саны 100 генә данә булса, хәзерге вакытта бу сан 7-8 тапкырга артты. Моның сәбәбе табигать шартлары үзгәрү, сулыклар үсү һәм тыюлыклар булдырылу.
Иң беренче ысылдык аккошлар 1977 нче елда Алексеевск районында күзәтелгән. 80 нче еллар башында Түбән Кама һәм Куйбыш су саклагычларында һәм Минзәлә, Чистай районнарында теркәлгән. Соңгы елларда Татарстанның күп кенә районнарында очратырга була. Иң күп аккошлар оялау урынын себер районнарында күзәтәләр.
Аккошлар безнең якларга апрель айларында кайтып, октябрь урталарында җылы якларга очып китәләр. Май башында оя кырып, бәбкә чыгаралар. Күкәй басу вакыты 35 көн дәвам итеп, бәбкә саны 9 га кадәр җитә ала. Бала кошлар сентябрь урталарында оча башлыйлар.
Аккошлар саны кимү очраклары да теркәлгән. Моңа сәбәп булып, сулыклар кибү, кышлау урыннарында табигать шартлары үзгәрү һәм иң яманы браконьерлык. Кызганычка каршы, браконьерлар тарафыннан аккош ату очраклары “Ашыт” тыюлыгында да теркәлгән. Бу бик аянычлы күренеш.
Аккошлар ышанучан кошлар. Алар кеше күзе курерлек урыннарда оя кыралар, бәбкә чыгаралар. Шуңа өстәп аккошлар язгы тал чыбыкларын яндыру вакытында да зур югалтулар кичерәләр.
Әлеге аккош төрен саклауга килгән очракта аларга юкка чыгу куркынычы янамый, чөнки ысылдавык аккошлар оя корып, бәбкә чыгаралар. Ләкин аккошлар эстетик һәм символик әһәмияткә ия. Шуның өчен аларны саклап калу безнең бурычыбыз. Шуңа өстәп, аккошлар безнең төбәктә “Ашыт” тыюлыгында гына очрыйлар. Әлеге кошларны аучылар арасында да саклап калу чараларын оештырырга киңәш ителә.
Әлеге иң зур һәм матур аккошларның берсе барлык төр саклауга һәм яз көне тал чыбыкларны ягу тыюлыгына лаек. Шулай ук оя корган, бәбкә чыгарган вакытта аккошлар яшәгән урыннарда тынычлык булырга тиеш. Аккошларны тереләй тотып, эстетик яктан шәһәр күлләрендә, санаториеларда асрау өчен үрчетү иң максатчан ысул булып тора. Әлеге кошларны йорт шартларында да үстереп була.
Аккош – ул саф, ихлас мәхаббәт, камиллек, чисталык һәм пакьлек билгесе. Аккош парлары тугрылык символы. Әлеге символика барлык тор халыкларда да сакланып килә. Борынга Грецияда аккошны Зевска тиңләгәннәр. Шулай ук әлеге образ шигъриятләрдә һәм күп кенә проза әсәрләрендә дә кулланылган. Ләкин аккошның үз парына тугрылыклыгы матур әкият кенә. Үз парны югалткан кош бик тиз икенчене таба. Танылган натуралист Конрад Лоренц күзәтүләре буенча, иң тугрылыклы парлар – чәүкәләр. Алар беркайчан да парыннан аерылмый,ә берсе үлсә, икенчесе яңа гаилә кормый.
Аккош кайчак сер символы да булып карала. Мәсәлән, Александр Сергеевич Пушкин әкиятендә аккош ханбикә үзенең хәләл җефетеннән каурыйларын кояр өчен кача, ләкин ул аны сагалап карап тора. Антик риваятьләрдә аккошлар үлер алдыннан гына сайрыйлар дип язылган. Шуңа күрә аккош үлем символикасы да булып тора.
“Ашыт” тыюлыгында бүгенге көндә 4 аккош яши. Димәк, безнең төбәктә әлеге кошларның киләчәгенә өмет бар. Без аларны саклап калыр өчен кулдан килгәнне эшләргә тиеш. Кошлар безнең канатлы дусларыбыз. Алар безгә күпме айда китергән санап бетерерлек түгел. Агачларны төрле бөҗәкләрдән саклау, эстетик, символик әһәмияте, туклану чыганагы һәм башка күп төрле файдасы бар кошларның. Аларга карата миһербанлы булыйк, канатларына тап төшермик. Кешелек дөньясына гына хас булган комар хисне онытыйк. Тыюлыкларда гына түгел, ә табигатьнең һәрбер почмагында булган кошларга, җәнлекләргә карашыбызны үзгәртик. Аларны кече туганнарыбыз итеп күз карасыдай саклыйк. Шул очракта гына без дөрестәндә кеше дигән бөек исемгә лаек була алабыз.
Хөснетдинова Ландыш, 12 яшь, Әтнә районы Күәм авылы.
“Ашыт” тыюлыгы, 2016 ел
Җитәкчесе: Гыйззәтова Айсылу Рафизовна,
Күәм урта гомуми белем мәктәбенең биология укытучысы, camomile9116@mail.ru
Как Дед Мороз сделал себе помощников
Золотой циркуль
Как напиться обезьяне?
О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?
Разноцветное дерево