III республика күләм фәнни-гамәли "Туган телем - шагыйрьләр теле" конференциясендә Мөхәммәт Мирзаның иҗатын өйрәнүгә багышланган фәнни эш.
Вложение | Размер |
---|---|
m.mirza_.doc | 63 КБ |
Мөхәммәт Мирза шигырьләрендә тел һәм стиль үзенчәлекләре.
И.Р.Хоснетдинова
МБОУ «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ
Һәр төбәкнең үз табигате һәм хәтта үз рух-халәте була. Нәкъ менә үзенә генә хас аерым сыйфатлары белән ул башка яклардан күпмедер дәрәҗәдә аерылып тора. Әйтик, менә Актаныш дип әйтүгә үк аның җырлы-моңлы як булуын үзалдыңа искәртеп куясың. Чыннан да, бу районда халкыбызның күңелен җыр-моң белән сугарылган күп кенә талантлар үсеп чыкты. Һәм исеме җырларга кергән Актаныш яклары соңгы елларда әдәбият өлкәсендә “ат уйнатучы” яңадан-яңа язучылар белән дә хаклы рәвештә горурлана ала. Менә шундый талантлы каләм әһелләре арасында шагыйрь Мөхәммәт Мирза да бар. Ни гаҗәп, аның иҗатыннан да шушы төбәкнең күңелгә якын җыр-моңы бөркелеп тора шикелле. Ниндидер кабатланмас гамьле моң, юк, бәлки моңлы гамьдер. Әйе, Мөхәммәт Мирзаның һәрбер язган әсәрендә сизелә андый моңлы гамь. Бу гамьдә, чык бөртекләрендә кояш чагылгандай, халкыбызның тирән күңел төпкелләрендә яткан олы моң чалымлана.
Шагыйрь эчкән суларның тәме – шигырьләрдә... Хикмәт анда гына да түгел. Мәгълүм ки, шагыйрьне сәмави биеклеккә күтәргән канатларның берсе үзеннән алда килгәннәрнең мирасы булса, икенчесе, һичшиксез, халык авыз иҗаты. М.Мирза бу яктан аерата бәхетле: татарның бердәнбер саф төбәге булган Актанышта телебез үзенчә аһәңле, сагынмалы, җор... Әлеге затлылылк шагыйрьгә ана сөте белән күчкән.
Мөхәммәт Мирзаның шигырьләрен укыганда, борынгы шагыйрьләребезнең дә йогынтысын тоймый мөмкин түгел. Әмма бу тәэсирне йогынты дип атарга кирәк микән? Уйлап баксаң, һәр шагыйрь гасырлар аша сузылган шигърият чылбырында бер боҗра булырга тиеш бит. Күрдек: күпләр шуңа берегә алмыйча юл буенда сибелеп калды.
Мирасыбыз – мең еллык шигърият, дип һәрдаим сөйләнсәк тә, чынлыкта үткән гасыр давыллары безне элгәреләребездән бөтенләй аерган иде бит. Ислам фәлсәфәсен белмәвебез сәбәпле без борынгы шигъриятебезне бөтен байлыгы, бөеклеге белән аңлый да алмадык.
ХХ гасырның 20 нче елларыннан соң татар шигъриятенең иң асыл җәүһәрләре йә имансыз коммунистик идеология тәэсирендә, йә яһүд-христиан мәдәнияте җирлегендә барлыкка килде. Гасыр ахырында күздәлекләр коелып калгач, каләм әһелләре беравык аптырап, югалып та калды. Капкалар ачык, офыклар киң!
Мөхәммәт Мирза менә шул чакта шигърияткә килеп керде. Узгандагы ялгышлары чабуыннан тотып тормый иде. Ул әлеге юлны башлады гына!
Шигърияттә биологик яшьнең әһәмияте юк. Туксанда да тупсада ятарга, алтыда да алтын тәхеткә менәргә мөмкин. Шагыйрьләр, гадәттә, яшьли таныла. “20 яшьлек шагыйрьләре булмаган әдәбиятның киләчәге юк”, - дигән бер акыл иясе.
Мөхәммәт Мирза шигърияткә соң килде. Әмма юлы уң булды.
Мин – көзге шигырь…
Араламагызчы
Көзге төскә кереп януымнан;
Янып-ялкынланып – азаккача! –
Алтын төскә кереп калуымнан...
дип яза ул шигърият дөньясына соң килүе турында.
Ул, бәлки, яшьлегендә үк шигырь белән авыргандыр. Ләкин тормыш мәшәкатьләре аны бөтенләй бүтән өлкәләргә алып китә, башка һөнәрләрне ияләргә мәҗбүр итә. Язмыштан-узмыш юк – иярләнгән ат барыбер йөрәктән сикереп чыга...
Иңемдәге ике фәрештәнең
Берсе – нәфис, берсе – нәфес.
Нәфис – барыбер кодрәтлерәк!
дип яза ул үзенең дүртюллыкларында.
Тынгысызлык – менә шагыйрьнең юлдашы. Талант тынгысыз булырга тиеш. М.Мирзаның шигъри эзләнүләрендә аерата ачык күренә ул. Үлчәмнәр үзгәрә, аһәң, шәкел... Робагыйлар, газәлләр, эпиграммалар, мәдһияләр, назирәләр... Әле шагыйрьнең авызында йөрәкләрне кысып алырлык сагыш, моң ишетелә. Син аның белән канатланасың, сызасың... Әле сине җиргә китереп бәрә - бөтенләй көтелмәгән социаль каһкаһә яңгырый. Тавыш тупаслана... Прзаизмнар колакны тырный. Нишлисең – монысы да безнеке, шигъриятебезнең Тукайлардан, Бабичлардан килгән үзенчәлеге. Шагыйрьне мактарга да, сүгәргә дә кирәкми. Ул бит үзе шәхес. Ул бит шигъриятнең бер чагылышы гына:
Аерма татлы газабың,
Шигърият, колыңнан.
Сине эзләп килде җаным
Мең яктылк елыннан.
дип яза чираттагы шигырендә. Шигърият биләп алган җаннан да серлерәк һәм сәеррәк ни бар тагын бу гөнаһлы Җир йөзендә?
Әдәбиятта Мөхәммәт Мирза сикәлтәле юлдан ыргылучы җайдакны хәтерләтә. Кая ашыкканын үзе дә белми. Борын канатларын киергән атны ул түгел, ә шигырь җене камчылый. Шуңа күрә юлдагы сикәлтәләр кайчак шигырьләргә дә күчә.
М.Мирза шигырьдә кыланмый, уйнамый, кемнедер осталыгы белән шаккатырырга җыенмый, ул шигырь булып яши. Кемгә бу ошый, кемгә ошамый. Һәркемгә дә ошарга, шигырь акча түгел.
Алда әйтеп үтелгән гыйбарәне үз эченә алган “Адәм баласы” шигырьләр җыентыгы шуның ачык мисалы. Әлеге җыентык бишьюллыклардан тора. Шигырьләр үзләренең бердәм композицион төзелеше белән аерылып торалар һәм хәтта өр-яңа шигъри форма буларак та кабул ителәләр. “Адәм баласы”ның үзенчәлеген, әлбәттә, форма-төзелеше генә билгеләми... Шагыйрь үз иҗатында табигатьнең бихисап күренешләрен, халык әйтемнәре-гыйбарәләрен кулланып, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, кешелекнең рухи тазалыгына кагылышлы мәсьәләләрне яңача тасвирлый. Шигъри сүзнең хисси һәм фикер тирәнлегенә ирешә. Китапның башыннан ахырына кадәр шагыйрь адәмнәргә, кешеләргә эндәшә. Эндәшеп кенә калмый, ә үзенең җан сүзен, кычкырып уйлануларын, гыйбарәләрне әйтә. Монда да без шагыйрьнең тынгысызлыгын күрәбез. Ул ваемсыз булып йоклап ятмый, ә үзенең халкы өчен, Ватаны өчен борчылып, ут йотып чаң кага. Безнең күзебезне ача, тискәре якларыбызны күрсәтә, дөрес яшәргә өнди, тормыш баткаклыгына чумудан саклар калырга җан тырмаша:
Мин мин микән?! – диеп,
өнендә саташкан
Адәм баласының
Күзен ачтырыгыз
әүвәле иң баштан.
Милли идеал, бүгенге чор кешесенең әдәп-әхлак принципларын, аның мең еллардан килгән асыл сыйфатларын, акыл фәлсәфәсен сыйдырган яшәү, иман “кодексы” тупланган “Адәм баласы” җыентыгында.
Һәркемнән шикләнгән –
Үзенә бикләнгән...
Адәм баласының
Килере-табары
Учында чикләнгән...
Шагыйрь бик оста рәвештә тел сурәтләү чаралары ярдәмендә ( бу очракта эпитет) яшәү мәгънәсен ачып сала.
Бу китап - кешеләрнең өстәл китабы, тормыш һәм кагыйдәләр китабы. Мәкаль-әйтемнәргә, шигъри, ритмлы табышмакларга якын торган формалы гыйбарәләр дә күп анда. Алар борынгыларның тәҗрибә һәм акыл синтезыннан яралаган, искермәгән яшәү фәнен бүгенгегә китереп ялгый сыман. Төгәллек хас аларга – фикердә дә, сүзләр сайланышында да:
Тугры юл – савапка,
Кые юл – газапка...
Адәм баласының
Кыйбласызлыгы
Газаплы азакка...
Мәкаль-әйтем формасында бирелгән әлеге бишьюллыкта, “Адәм баласы”на мөрәҗәгать, хитап яудыру. Бу- нәкъ менә безнең көннәр үзгәрешләре, парадокслары фонында газиз туган халкыбызга утлы уй-аһлар, тулы эндәшләр. М.Мирза өчен бу алым бик табигый, сыналган. Бу бишьюллыкларда Тукайдагыча, Мәҗит Гафуридагыча сарказм алымы да яңгырап китә:
Дымсуда- сабакка...
Корыда – тамырга...
Адәм баласына
Хәтта шул билчәннән
Гыйбрәтләр алырга...
Кешеләрнең юк кына нәрсәләрдә дә ялгышуы, тормыш тәҗрибәсенә таянмавында авторның ачы көлүе сизелә.
“Адәм баласы” җыентыгынннан соң 2010 нчы елда чыккан “Мең дә бер гыйбарә” китабы, тәүгесенең дәвамы, өстәмәсе кебек тоела. Монда Мирзаның афористик гыйбарәләре, робагыйлары, фәлсәфи трактатлары урын алган. Бу китапта тупланган хикмәтле сүзләр борынгы төрки әдәбиятның күренекле вәкилләре М.Кашгариның, Й.Баласагунлының иҗат җимешләренең кайтавазы булып яңгырый.
Бу гыйбарәләрдә шагыйрьнең дөньяга карашы, яшәеш кыйммәтләренә мөнәсәбәте, фәлсәфи уйланулары чагыла. Алар тормыш-яшәешнең төрле ягына караган иҗтимагый-сәяси мәсьәләләр, яшәеш кыйммәтләре, әхлакый төшенчәләргә бәйле проблемаларга иңли.
Ил-халык, сәясәт, иман кебек темаларда урын алган афористик гыйбарәләрдә шагыйрь тел, милләт язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге хакында уйлана, борчыла: “Дәүләтен җуйган милләтнең үзаңы зәгыйфь, диненнән язган милләтнең үзаңы бөтенләй юк.” Үзенең гыйбарәләрендә әдип кешегә гаять зур игътибар бирә, шәхес, язылган һәм язылмаган кануннар хакында фикер йөртә, бүгенге көн күзлегеннән чыгып бәя бирә, үз-үзе белән бәхәскә керә, нәтиҗә ясый: “Чит кавемгә, чит милләт кешесенә кияүгә кыз бирү – аларның милләтен үрчетү, көчәйтү, куәтләндерү.”
М.Мирзаның афоризмнары үткенлеге, төрткеле булуы белән аерылып торалар. Гомер итү, тәкъдир, туганлык-дуслык мөнәсәбәтләре, эш-гамәл, дан-дәрәҗә, холык-фигыль хакындагы тирән мәгънәле фәлсәфи уйланулар аша тормыш һәм яшәеш үзенең агы һәм карасы белән күз алдына килеп баса. “Тәхетленең дә ашына таракан төшәргә мөмкин.” Гыйбарәсендә автор өстә утыручыларга, башлыкларга төрткеле сүзләрен җиткерә. Аларны гади халык белән тигезли, өстен булмаска куша. “Туган йортын сагынудан туктаган – туганлыктан бизгән, үткәненнән ваз кичкән.” Хикмәтле сүзендә ата – улны, ана – кызны белмәгән заманда М.Мирза туганлык җепләренең сакланып калуына борчыла. Укучыда уйланырга урын калдыра.
Җыентыкта авторның матурлык, хыял, бәхет, күңел, рух, акыл кебек мәңгелек яшәеш кыйммәтләрен, әхлакый төшенчәләрне чагылдырган фәлсәфи трактатлары зур урын ала: “Шәрә тән тиз туза”, “Рәхәтне бит күрә белү кирәк, рәхәткә бит түзә белү кирәк”, “Мал бүлешү бәхет бүлешү түгел”.
М.Мирза гыйбарәләрендә табигать, хайван һәм җәнлекләр дөньясы, кешеләрнең аларга булган мөнәсәбәте дә читтә калмый. Алар образы аша әкият жанрындагы кебек, автор кешеләрне сурәтли. “Филне дә бәйдә тотып була”, “Текә ярга кар ятмый” гыйбарәсендә Мирза үзләрен бик көчле, “текә” санап, әллә кемгә куеп йөргән кешеләрдән көлә. Шулай ук эт, арыслан, елан турында да фәлсәфи эчтәлекле, символик мәгънәгә ия күзәтүләр очрый: “Кыргый этләр өеренә юлыккан хәбәрсез югалганнардан саналыр...” гыйбарәсендә кыргый этләр образында тормышның төбенә тәгәрәгән кешеләрне күрсәтә һәм шулар арасына килеп эләккәннәрдә төпкә тәгәричәк, юкка чыгачак.
М.Мирзаның гыйбарәләренең тематикасы күпсанлы. Алар чорның проблемаларын, халык тормышының фәлсәфәсен, әхлакый-этик кануннарын, дөньяга карашын, яшәеш кыйммәтләренә мөнәсәбәтен күзалларга ярдәм итәләр.
Мөхәммәт Мирзаның тагын бер тирән эчтәлеккә бай булган, тел һәм стиль үзенчәлекләре белән аерылып торган шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы – “Турайгыр” дип атала. Бу китап СССР таркалган, иҗтимагый идеологияләр алмашкан һәм дә сүз ирегенә юллар ачылып киткән бу чорда дөнья күрә. Рус булмаган халыкларны изү, юк итү сәясәте төрле жанр, тема, мотивларны берләштергән бу җыентыкта ачыктан-ачык, үтә кискен бәяләмәләр белән кире кага. Автор үткәндә Казанны яндырган, татар халкына вәхшидән-вәхши яу оештырган Явыз Иванны да (“Бөек күкнең күз алдында”), яңа заманда Чечня халкын канга батырган, үз илендә гражданнар сугышы башлап җибәргән сәясәтне дә чәнечкеле, усал, ачулы тел белән тәнкыйть итә.
Монда тупланган шигырьләрендә М.Мирза хис ташкыныны махсус кысаларда ябып, бикләп кала алмый. Әледән-әле бу чик кыса үзе үк киҗәя, җәелә башлый. Шушы хәл күнегелгән шигырь үлчәмен таркауландыра, җимерә. Мәсәлән, “Тәрәзәмдә август төне” шигыре. Бу әсәрдә, чынлап та, берничә шигырь бергә укмашып бирелгән кебек. Анда төн шомлылыгы да бар, таң яктылыгы да; җәй җылысына күнегеп тә җитмисең, кинәт каяндыр җан өшеткеч салкын җил дә исеп куя. Уйлар-хисләр төрле, алар ташып-ташып килә. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Аларның барысын да, ахыр чиктә, “август төне” дигән дөнья бәйләп тора. Үлчәм, ритм, шигырь калыбы монда әле бөтен, төгәл. Ә бит күңел, хис тезгенен бөтенләй бушатып җибәрсә, шагыйрь ирекле шигырьгә күчкәнен сизми дә калырга мөмкин. М.Мирза күңелендәге хис агымын тые тора алмаган чакта, еш кына ирекле шигырь кануннары белән эш итә башлый, кызык кына тәҗрибәләр ясый. Дөрес, аларның барысында бердәй уңышлы дип әйтеп булмый, әмма шагыйрьнең мондый кыюлыгы укучыга ошый. Мәгълүм нәрсә ритмда оттырса да, ул фикер хөрлегендә, образ-сурәт байлыгында ота...Шундый әсәрләрнең иң уңышлысы дип “Сагыш китабы” шигырен күрсәтергә мөмкиндер. Исеменнән үк күренгәнчә, бу әсәр сагыш-хәсрәт йомгакларыннан җыелган:
Күз алдыма,
Күреп белгән,
Гүргә кергән
Танышларым килеп баса:
Кайсы – җәяү,
Кайсы – атта,
Кайсы – уйчан,
Кайсы – елмая...
Ирекле шигырьдә М.Мирза узен шактый иркенхис итә. Ритм, үлчәм мәҗбүрилегеннән котылуга шагыйрь алдында өр-яңа бурычлар килеп басканын ул белә. Хисне, фикерне таркатмый торган, иң мөһиме, укучы күңелен җәлеп итәрдәй, аны дулкынландырып, сискәндереп, тирән уйларга салып торырдай поэтик алымнар белән шигырьне сипләп, ныгытып, баетып барырга кирәк. Чыннан да, М.Мирза бик мавыгып рифмалар рәтен төрләндерә, анаформа, рефрен, ялгай, хәтта эчке рифма, аллитерация, ассонанс, алымнарын куллана, метафора егәрлеген көчәйтә башлый. Шуларның ачык мисалын “Кош теле” исемле шигырьләр циклына кергән кыска шигырендә күрәбез:
Аркалары белән әйләнеп яткан
Коелган яфраклар күл өстенә...
Офык читендә болытларга ут капкан:
әллә кояш баткан, әллә таң аткан.
Бераздан шәфәкъ-кызыллык
Югалыр, эреп,
Төнгәме, көнгәме?
Ә менә бу традицион “Кош теле” цилына кергән шигырендә әсәрнең мәгънәви һәм метафорик егәрлегенә аваз яңгырашының (чүкеч тавышының сурәтен тудыру) уңай тәэсир итүен күрәбез:
Тормыш дигән шушы алачыкта
Чүки-чүки кеше сан аладыр.
Очкын чәчәеп торган корыч булат
Чн кылыч булганчы сыналадыр...
Шагыйрь М.Мирза иҗаты бик бай, мул, үзенчәлекле. Аның шигырьләре укучы күңеленә тулы бер роман кебек тәэсир итә.
Чорыбызның катлаулы халәтен күңелләргә үтеп керерлек итеп әйтеп бирә белүче һәм иҗатта үзенең кабатланмас аһәңе, тавышы булган талантлы шагыйрь.
Фани дөнья сынар өчен
Дан, мал бирер,
Әмма чиксез бары
Вакыт үзе генә.
Югалту һәм табу
Чиратлашып килер;
Рәхәтенә, хәсрәтенә син
Түз генә,
Ааллана, баллана алма
Тик өз генә. (“Киек каз юлы”)
Шигырьнең эчтәлеге шундый тирән һәм аеруча безнең заман өчен актуаль: аны, хәтта, яшәү девизы итеп тә алырлык. Бигрәк тә, соңгы ике юлы фәлсәфи көче белән халык мәкальләренә тиң.
Шагыйрь дөньяны үтә нечкә күңел белән кичереп яши. Аңа бик күп нәрсә тәэсир итә, күңелен дулкынландыра. Мисал өчен, бер чит ил җырчысын тыңлагач, ул ниләр кичерә:
Телең дә ят, көең дә ят –
Ят түгел әрнүләрең.
Җәберсетә тик хыянәт
Телгәләп бәгырьләрне...
Замана моңын некә тою белән бергә, ул философик темаларга да уйлана.
М.Мирза дөнья поэзиясенең классик үрнәкләре белән янәшә торырдай һәм татар халкы: “Менә бу энҗеләр – безнең күңел бизәкләрең”,-дип, хаклы рәвештә горурлана алырдай чын шигърият үрнәкләре!
Мөхәммәт Мирза - ихлас, садә хисләр шагыйре. Ләкин шул ук вакытта аңа тирән фәсәфилек, афоризм дәрәҗәсенә җитеп чарланган, канатлы сүзләр биеклеге дә хас. Кыскасы, М.Мирза иҗатына – бүгенге татар шигъриятендә игътибарга лаеклы күренешләрнең берсе. Шагыйрьнең укучыга, якыннарына, милләтенә әйтер сүзе бар. Аның кыйбласы дөрес, юлы – хаклы юл, фикерләре аек, иң мөһиме, күңеле хисләргә ташып тора, димәк, ихлас, чын, кешелекле.
Пустой колос голову кверху носит
Заяц, косач, медведь и весна
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Большое - маленькое
Хитрый коврик