Фәнни эш. Тәтеш районы Келәш авылы һәм авылның чишмәләре топонимнарының килеп чыгышы турында язылды.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_yagym_toponimnary.docx | 31.74 КБ |
КЕРЕШ
Топонимика термины ике мәгънәдә кулланыла: топонимнар җыелмасы һәм топонимнар турындагы өйрәтмә мәгънәләрендә. Топонимика ялгызлык исемнәре белән эш итүче ономастиканың бер өлеше. Топоним - грек теленнән алынган термин (topos – урын, җир; onuma – исем). Димәк, топоним ул – урын, җир атамалары, ягъни географик исемнәр дигән сүз. Топонимика, икенче төрле, топонимия дип тә йөртелә. Ул географик исемнәрнең төренә карап, дүрт төргә бүленә: ойконимия, гидронимия, оронимия, космонимия.
Ойконимия торак, авыл, шәһәр исемнәрен туплый һәм аларны лингвистик, тарихи яктан өйрәнә. Казан, Буа, Келәш кебек топонимнар ойконимнар дип йөртелә.
Гидронимия су (елга, күл, инеш, чишмә, океан, диңгез) исемнәрен туплый һәм аларны лингвистик, тарихи яктан өйрәнә. Идел, Агыйдел, Кабан, Зөя кебек топонимнар гидронимнарга керә.
Топонимика топонимнарны төрле яктан – этимологиясен, семантикасын, кулланылыш үзенчәлекләрен, кайсы чорда нинди урыннарда очравын өйрәнә. Соңгысы топонимиканы тарих фәне белән дә бәйли.
Топонимнар теге яки бу халыкның яшәгән җирләрен дә ачып бирә. Безнең төбәгебез топонимнарга бик бай. Мин нәселебез шәҗәрәсенең авылыбыз топонимнарында чагылышын өйрәнүне максат итеп куйдым. Эшне язу барышында чыганаклардан файдаландым һәм әтием сөйләгән мәгълүматларга таяндым.
Бурычлар: туган авылым Келәш тарихын өйрәнү; авылыбыз топонимнарын җыю; нәселебез турында күбрәк мәгълүмат туплау, бездән соң киләсе буыннарга җиткерү.
Тикшерү предметы: туган авылым тарихы.
Тикшерү объекты: нәселебез шәҗәрәсен авылыбыз топонимнарына бәйләп өйрәнү.
II. НӘСЕЛЕБЕЗ ТУГАН ТӨБӘГЕМ ТОПОНИМНАРЫНДА
Риваятьләр буенча борын-борын заманнарда безнең якларга өч бертуган егет килеп чыкканнар. Шуларның берсе, безнең җирләрне сайлап, төпләнеп калырга уйлаган. Икенчесе – Чирмеш, өченчесе – Шигали урынын сайлыйлар (Аның исеме Шаһгали булган). Ул вакытларда бу җирләр урман да сазлык кына булган. Хуҗа кеше, урман чистартып, үзенә торыр урын, иген игәр өчен җир хәзерли башлаган. Көннәрдән беркөнне бу җирләргә соранып йөрүче бер яшь кыз килеп чыккан. Егет аны ошаткан һәм үзенә кәләш итеп алган, ди. Шуннан авылның исеме Кәләш – Келәш дип атала башлаган. Бу өч туган зыярәтенең урыны бүгенге көндә дә билгеле, алар Байгыл, Акшар базы янында.
Келәш авылының килеп чыгышына бәйле икенче версия дә бар. Имеш, безнең яклар куе урманлык булган. Урман эчендә көмеш сулы түгәрәк күл, аның яныннан гына кечкенә чишмә челтерәп ага икән. Менә шул урынга үтеп баручы ике гаилә ял итәргә дип туктаган. Туктауларының сәбәбе: камыт келәшчәләре сынган, атлары да бик арыган. Бу ике гаиләнең берсендә бик чибәр, таза егет, икенчесендә чибәр кыз булган. Күпмедер вакыттан соң бу ике яшь кеше кавышкан. Ике кода яшь кәләш хөрмәтенә бу урынны Кәләш дип атаганнар, бәлки камыт келәшчәсе сыну да сәбәп булгандыр.
Шулай итеп, алар биредә төпләнеп калганнар.
Сылу кәләш күп балалар тудырып үстергән. Картаеп, әби булгач та, ул теге саф сулы күлгә барып йөргән, кырыенда намаз укыган.Соңыннан ул күлне “әби күле”, кырларын “әби кыры” дип атаганнар. Ул күл әле дә бар, тик ул ташландык хәлдә, чистартылмый. Шулай да аның суы кибеп бетми. Янындагы кечкенә чишмә урынында хәзер зур буа. Ул як кырларны халык Әбәкүл кыры, чишмәсен Әбәкүл чишмәсе дип йөртә. Әби изге булган диләр. Имеш, бу кырда, я күл буенда начар эш эшләсәң, (хәтта ял итү өчен ятып торырга да ярамый) изгеләр сине “тота” һәм гарипләнәсең икән.
Авылыбыз чишмәләргә бик бай. Элек чишмәләр тагын да күбрәк булган. Еллар үтү белән кайберләре күмелгән, юкка чыккан. Шуларга Гыйлаҗетдин чишмәсе, Байгыл кизләве, Тормы кизләве, Шарлавык чишмәсе, Зур күл алды кизләве, Абдул чокыры чишмәсе, Гәрә кизләве, Солычылыр кизләве һ.б. керә.
Тарихка килгәндә, Келәшкә XVI гасырның икенче яртысында нигез салынган. Авылда һәм аның тирә-ягында сугышлар була. Анда һәлак булганнарны, Каш кизләвенең өске ягында зур зират ясап, шунда күмгәннәр. Монда күмелүчеләрдән берничәсенең исеме билгеле – Муталлатыйп, Хәсән, Габдрахман. Алар күмелгән җирдән Каш кизләве барлыкка килгән. Исән калган сугышчылар Болгар якларына, Әтрәчкә таба юнәлгәннәр. XX гасырның икенче яртысында да бу тирәләрдән кеше сөякләре чыгу турында сөйлиләр.
Каш кизләвенә бәйле икенче аңлатма да бар. Ерактан күзәткәндә, ике кашны хәтерләткән тау арасыннан ургылып чишмә аккан (Кызганыч, бүгенге көндә аның суы юк). Бу чишмә – Каш кизләве. Чишмәне изге кызлар күкрәгеннән чыгып торган су дип тә атыйлар. Бу тирәләрдә яшәгән өч бертуган кыз үлгәннән соң, аларны бу турыга күмгәннәр. Берничә көннән соң монда чишмә бәреп чыккан. Икенче төрле аларны су кызлары дип тә атаганнар.
Әбиләр сөйләве буенча – бу изге чишмә. Кояш баегач, чишмәгә барырга рөхсәт ителмәгән. Аның яныннан үткәндә, хәзер дә дога укып китәргә кушалар.
Сарсаз чишмәсе Сарсаз тавы астында урнашкан. Сарсаз исемле бер кеше бу тирәләргә килеп урнышмакчы була, ләкин ни сәбәпледер хыялы чынга ашмый. Шулай да Сарсаз исеме телгә кереп кала. Кайбер өлкәннәрнең әйтүенә караганда, Буа районы Сарсаз авылыннан бер әби, еш кына бу тирәләргә килеп, чишмә янында дога укый торган булган. Шуңа бәйле бу кизләүне “Сарсаз” исеме белән атый башлаганнар.
Шунысы шатлыклы: бу чишмә безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Чишмә үзенең саф суы белән күпләрне шатландыра.
Хәзерге тегермән каршында челтерәп Шәрбестан әби чишмәсе агып ята. Елга буенда йөргәндә, бу чишмәне Шәрбестан әби күргән. Әби чишмәгә юл ачкан, казыган, чистарткан. Шулай итеп, тагын бер чишмә барлыкка килгән. Кызганычка каршы, хәзер ул томаланып килә. Аның тирә-ягында кура җиләге куаклары үсә.
Барлык чишмәләр арасында (иң яше дияргә була) тау битенә казылган Гыйбадулла чишмәсе минем өчен бик кадерле һәм якын. Аны көтү көткән вакытта минем бабам – Гыйбадулла карт казыган. (Бу юлларны язганда, Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендәге чишмәләр чистартып, юл салып йөрүче Гыйбаш исемә төште.) Хәзерге вакытта бу чишмә күл артындагы чокырга урнашкан. Чишмә берьюлы карама төбеннән агып чыга. Ул чишмә суын күл суы белән тоташтыра. 1996 нчы елда бу чишмәне бура белән ясаганнар.
( 1900 – 1983)
Имамлык вазифасын башкаручы Габделбарый хәзрәт вафатыннан соң, авыл халкы борчуга кала. Гыйбадулла бабай бу олы вазифаны үз өстенә алырга була, халык бик шатлана.
Карчыгы Бәдрикамал белән Галиулла бабай гаиләсендә Миңнеҗамал, Миңнекамал, Сөнгатулла, Маһирә, Мәрфуга, Гыйбадулла исемле балалары үсә. Гыйбадулла бабай мәдрәсәдә укый, 17 яшендә гражданнар сугышында катнаша. “Кан елга булып акты” дип сөйләгәннәрен әтием әле дә искә ала. Өенә 1920 нче елда кайтып, 1921 нче елда Кырлангы кызы Маһиҗиһан Габделгазиз кызына өйләнә. Аларның Гөлмаһия, Нәгыймулла, Хәмәдулла (берничә айлык вакытта үлә), Гөлсирә (2003 нче елда вафат), Шәрифулла, Корбангали исемле балалары туа. Колхозлашу хәрәкәте башлангач, авылдан күп ирләр читкә китә. Берничә иптәше белән Гыйбадулла да башта – Костромага, соңыннан Мәскәүгә барып чыга. Төзелештә бригадир булып эшли. 1933 нче елда гаиләсен алып китә. Олы балалары мәктәптә укый башлагач, өйдә үзара русча сөйләшә башлыйлар. Моны күзәтеп йөргән ата кеше: “Балаларым урыс була”,- дип, авылга кйтырга уйлый. Балалар: ”Башка русча сөйләшмибез”, ә хатыны: “Бер генә ел торыйк инде”,- дип еласалар да, гаилә башлыгы үзенекен итә: 1938 нче елның җәендә гаилә авылга кайта. Гыйбадулла күп иген алып, келәткә тутыра, терлек-туар сатып ала. 1939 нчы елда Казанга китеп урнашалар, кызлары Гөлбану туа. Фин сугышы башлангач, икмәк алу өчен зур чиратлар барлыкка килә. Ике зур бала төннәр буе ипи чиратында торырга мәҗбүр була. “Келәт тулы игенем бар, балаларымны чиратта катырып үтерер хәлем юк”,- дип, 1940 нчы елда бабам гаиләсен алып авылга кайта. Бәрәңге утыртырга кайткан бабам төпләнеп кала. Колхозга кереп, Гыйбадулла бабай кладовщик булып эшли башлый.. Маһиҗиһан әби исә гомере буе колхозда төрле эштә йөри.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Гыйбадулла көз көне фронтка китә һәм 1942 нче елда, каты яраланып, авылга кайта. 1943 нче елда – Зөбәрҗәт, 1945 тә Хәлил исемле балалары туа. Гыйбадулла бабай фермада эшли, соңрак көтү дә көтә. Әле хәзер дә авылда аның яланда кычкырып Коръән укып йөргәнен хәтерләүчеләр бар. Карама төбендә ул казыган чишмәне “Гыйбадулла кизләве” дип йөртәләр. Кызганычка каршы, ул чишмә хәзер күмелеп бара.
Бабам, халык сораганда, дини йолалар үти. Габделбарый мулла исән вакытта ук, Гыйбадулла, бернинди тыюларга да карап тормыйча, халыкка хезмәт итә, чөнки хәзрәт, төрмәгә ябылудан куркып, кайвакытта бу хезмәттән читләшергә дә мәҗбүр була. Кайвакыт сәламәтлеге дә начараеп китә. Гыйбадулланы Тәтәшкә партиянең район комитетына да чакыралар. Ул: “Туганнарыгыз, дусларыгыз чакыргач, сез кунакка барасыз бит, менә мин дә йөрим инде”,- дип, райком хезмәткәрләрен өнсез итә. Авыл музеенда бу туры сүзле кыю картның бик күп медаль кенәгәләре һәм 1955 нче елда авыл советына депутат итеп сайлану таныклыгы саклана.
Бабам 1983 нче елның маенда Мәскәүгә балаларына кунакка киткән җирендә вафат булып, 16 нчы июньдә авыл зиратына җирләнә.
Әтием – Галимов Фәһим Вилдан улы
Әтием – Галимов Фәһим Вилдан улы 1968 елда Келәш авылында туа. Бала чагыннан ук әбисе өйрәткән догаларны ятлап, дин белән кызыксына башлый. Бабасы Гыйбадулланың (әнисенең әтисе) имам вазифаларын башкаруы да йогынты ясагандыр. 2005 нче елларда мәчеткә җомга намазларына йөри башлый. Шәйхулла хәзрәт аңарда үзенең дәвамчысын күреп дәресләр бирә, дини тәртипләргә өйрәтә.
2007 нче елдан имам вазифасын үти башлый. Мәдрәсә төзетүгә җитәкчелек итә, чөнки 2005 нче елларда авылда мәдрәсә бинасына ихтыяҗ туа. Бу изге эшнең матди ягын авыл халкы күтәрә. Зур өлеше Җамалетдинов Рөстәм Гаделҗан улы ярдәме белән башкарыла. 2008 елда мәдрәсә бинасы рәсми рәвештә ачыла.
ЙОМГАКЛАУ
Үз халкыңның, үз җиреңнең тарихы, ата-бабаларның тормышы беркемне дә битараф калдыра алмый. Үзен ихтирам иткән шәхес туган җирен дә ихтирам итә, аңа хыянәт итә алмый. Үзен туган ил белән бердәм итеп хис итә. Аның өчен зур Ватан кечкенәдән башлана: үзенең торган җиреннән, шәһәреннән, районыннан, урамыннан. Ә минем туган җирем – Келәш авылы. Төбәк тарихын өйрәнү халкыбызның үткән юлын һәм мәдәниятен тагын да тулырак, җентеклерәк ачыкларга ярдәм итә, дип уйлыйм мин.
Тормыш дәвам итә. Борын-борыннан килгән традицияләр дә дәвам итә. Читтән туган якларга кайтучылар елдан-ел күбәя, газиз туфрак тарта аларны. Яңадан-яңа йортлар калкып чыга, урамнар пәйда була. Халык киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карый. Димәк, авыл яши һәм яшәячәк.
- -
10 осенних мастер-классов для детей
Лупленый бочок
Пустой колос голову кверху носит
Большое - маленькое
Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)