Научная работа,посвященная нашему земляку Сирину Батыршину.
Вложение | Размер |
---|---|
Сирин Батыршин | 46.85 КБ |
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “2нче санлы Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Сирин Батыршин шигырьләрендә тел-сүрәтләү чаралары
Башкарды:
9 нчы А сыйныфы укучысы
Галявкин Ансель Вәсил улы.
Җитәкчесе: беренче категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Йосыпова Руфина Рим кызы
План
I. Кереш өлеш
Әдәби әсәрне өйрәнүдә тел-сурәтләү чараларын белүнең әһәмияте……..3
II. Төп өлеш
1. Тел-сурәтләү чараларына кыскача күзәтү………8
1.1.Тел сүрәтләү чараларының иң гади һәм иң киң таралган төрләреннән берсе – чагыштыру …………8
1.2.Метафора - күчерелмә мәгънәләрнең иң киң таралган төрләреннән берсе. ………9
1.3.Метонимия - метафорик тропларның кызыклы һәм бик бай төре ……10
1.4. Метафораның бер өлеше - синекдоха …………11
1.5. Сурәтлелек тудыруда иң актив кулланыла торган тел чараларының берсе - эпитет.……11
2.С.Батыршин шигырьләрендә тел-сүрәтләү чараларының чагылышы .………12
2.1. 2.1.С.Батыршин шигырьләрендә чагыштырулар …13
2.2. С.Батыршин шигырьләрендә метафоралар…14
2.3.С.Батыршин шигырьләрендә эпитетлар…17
III. Йомгаклау
Эшнең максаты: С.Батыршин шигырьләрендә тел –сурәтләү чараларын табып, анализлап, шигырьләрнең эчтәлеген , идеясен ачудагы әһәмиятен аңлатуга ирешү.
Бурычлар:
1. Әдәбият теориясе буенча тел-сурәтләү чараларын өйрәнү.
2. С.Батыршин шигырьләрен укып чыгу.
3. С.Батыршин шигырьләреннән тел - сурәтләү чараларын табу.
4.Шигырьләр тукымасындагы тел-сурәтләү чараларының әһәмиятен аңлату.
Кереш өлеш
Әдәби әсәрне өйрәнүдә тел-сурәтләү чараларын белүнең әһәмияте.
Шагыйрь Сирин (үз исеме Батыршин Сәйрин Хәниф улы) — татар әдәбиятының 1930 елларда репрессияләнгән, соңыннан акланган булса да, әле бүгенге әдәбият тарихында үзенең тиешле урынын ала алмаган күренекле шагыйрьләренең берсе. 1920 елларда әдәбиятка үзенең кабатланмас таланты белән ургылып килеп кергән яшь шагыйрь тиз арада популярлык казана, аның исеме Такташ белән рәттән яңгырый башлый. Әмма 1935 елда кулга алынып, зинданга ябылганнан соң, аның исеме телдән төшә, әсәрләре тыела. 1941 елда сөргеннән срогын тутырып кайткач һәм Бөек Ватан сугышында катнашканнан соң да, хәтта 1956 елда инде тулысынча реабилитацияләнгәннән соң да, ул әдәбиятта үзенең элекке исемен өлешчә генә булса да кайтара алмый. Нәтиҗәдә Сирин поэзиясе әлегә кадәр киң катлам укучыларга нигездә билгесез булып кала килә.
Дөрес, Сирин әсәрләре бүгенгә кадәр бөтенләй басылмаган дип әйтеп булмый. Гаепсезлеге тулысынча исбатланганнан соң, 1961 елда Татарстан китап нәшриятында кечкенә генә күләмле «Шигырьләр» дигән җыентыгы басылып чыга. Әмма бу җыентыкта, беренчедән, шагыйрь иҗатының бик аз өлеше генә китерелгән: икенчедән, бу китапның инде үзен дә бүгенге көндә табуы бик кыен. Аның иҗаты да күп еллар буе өйрәнелмичә килде.
Бары үзгәртеп кору еллары килгәч кенә, Сириннең тормышына һәм иҗатына беркадәр ачыклык кертә торган кайбер материаллар дөнья күрде. Күренекле галим Булат Солтанбековның[1] «Сирин: прерванный взлет» , Рафаэль Мостафинның[2] «Такташның көндәше» исемле мәкаләләре, Әхмәт Исхак[3], Локман Бадыйкшан[4],
Мидхәт Сәхабетдинов[5] һәм башкаларның истәлекләре әнә шундыйлардан.
Халыкны милләт итеп берләштерә торган могҗиза – аның теле.
Милләтнең бүгенгесе hәм киләчәге туган телнең яшәешенә барып тоташа. Ә телнең яшәеше ана телендә сөйләшү, уку hәм язу, өйдә дә, эштә дә шул телдә
аралашу, телеңә булган хөрмәткә бәйләнгән. Туган тел халыкның меңләгән гасырлар дәвамында дөньяда азатлык hәм бәхет өчен көрәштәге ачыш- абышларын, тәҗрибәсен теркәп килә торган хәзинәсе, хәтере, таянычы,рухы hәм моңы да. [Кәримуллин 1991:44].
Поэзия һәм шигырьне образлы итүче сурәтләү чаралары бездә зур кызыксыну уятты. Шуңа күрә фәнни-эзләнү эшебезнең темасын “Сирин Батыршин шигырьләрендә тел-сүрәтләү чараларының кулланылышы” дип алдык. Максатыбыз сурәтләү чараларын өйрәнү һәм якташ шагыйрь С.Батыршин шигырьләрендә аларның чагылышын тикшерү. Куелган максатыбызга ирешү өчен сүзлекләргә, әдәбият теориясенә, “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп”, “Мәйдан” журналларына, авторның иҗатына мөрәҗәгать иттек. Башка шагыйрьләр белән беррәттән без үзебезнең як шагыйрьләрен дә белергә тиешбез.
1927—1932 еллар — Сириннең иң актив иҗат иткән, аның көчле трибун шагыйрь булып танылган чоры.
Иҗатының башлангыч чорыннан ук Сирин шигырьләрен зур аудиториядә кычкырып укуны күздә тотып яза башлый, татар шигыренең трибунлык сыйфатын алгы планга куеп иҗат итә. Ә бу исә авторны шигырьнең эчке ритмын нечкә тоемлап, төгәл яңгырашлы рифмалар сайлап алып язуга этәрә. Шушы юнәлештә Сирин үз иҗатында тиз арада алга китә, шуның белән халык арасында дан казана, нәкъ шушы юнәлештә ул татар әдәбиятын әйдәп бара торган зур талантлар — Һади Такташ, Хәсән Туфаннар белән бер сафка килеп баса.
1920—30 елларда иҗат иткән күп кенә башка шагыйрьләр, шул исәптән Такташ, Туфаннар да чынбарлыкны үз шигырьләренең формасына, тышкы яңгырашына зур игътибар биреп чагылдырдылар. Ләкин Сирин шигыре Такташ шигыре дә, Туфан шигыре дә түгел иде. Сирин татар поэзиясендә үз стилен, соңыннан татар әдәбият белеменә «Сирин стиле» дип кереп калган атаклы шигырь стилен тудырды. Ул форма буенча яңа, үзенчәлекле стиль иде. Бу стиль, беренчедән, поэтик булу, хыялның көчле булуы, тирән эмоция, лиризм һәм революцион романтика белән сугарылуы белән аерылып торса, икенче яктан, халыкның гади, йөгерек, матур, музыкаль телен файдалану белән үзенчәлекле иде. Сирин музыкаль яңгырашлы сүзләр белән төрле хәрәкәтләрне күз алдына китереп бастыра. Шулай итеп, шигырьләрдә музыкальлек өстенлек ала, аларда төрле тавышлар кабарынкы, тәэсирле итеп бирелә, шул ук вакытта автор шигырьнең эчтәлегенә дә тирән мәгънә сала белә.
Шагыйрь Сирин — үз чорының кешесе, үз иҗатында шул чор идеологиясен чагылдырган талантлы шәхесләрнең берсе.
Төп өлеш
Безнең эшебез “Сирин Батыршин шигырьләрендә тел-сүрәтләү чаралары”булганлыктан, тел сүрәтләү чараларына кыскача күзәтү ясап китәбез.
Шигъри әсәр теленең иң зур, иң күп өлешен төгәл, туры мәгънәле сүзләр алып тора. Шагыйрь тасвирында үтә дә гади сүз дә яңа нурлары белән балкып китә, аһәңле яңгырый.
“Матур әдәбиятта тормышны, чынбарлыкны чагылдыру махсус кануннарга нигезләнә. Тел элекке традицияләр нигезендә өзлексез үсеп һәм яңарып тора. Яңа формалар, телдәге сурәтләү чаралары белән тыгыз бәйләнешкә кереп, сөйләмне тагы да баета һәм камилләштерә. Сурәтләү-тасвирлау алымнары әсәрнең идея эчтәлеге, төзелеш һәм анда катнашучыларның характерын ачу белән тыгыз бәйләнгән була”, – ди В.Х. Хаков [4, б.6].
Чынбарлыктагы иҗтимагый вакыйгаларны, табигать күренешләрен һәм тормыш-көнкүрешнең бөтен нечкәлекләрен сурәтләү өчен төрле чараларның бирелүе зарури. Алар сөйләмдә, аерым шартларга һәм вакыйгаларның бирелешенә карап, үзләренә тиешле урынны алып торалар.
1.1.Тел сүрәтләү чараларының иң гади һәм иң киң таралган төрләреннән берсе – чагыштыру. Нинди дә булса күренешне аңа охшаш үзенчәлекләре булган икенче күренеш белән чагыштырып сыйфатлау-охшату – чагыштыру дип йөртелә. Чагыштырулар сөйләмгә җанлылык, эмоциональлек бирә, автор хикәяләвенә төрле сурәтле төсмерләр өсти. Чагыштырулар борынгы чорларда ук киң кулланылган. Аларны татар халык иҗаты әсәрләреннән дә күп табарга була. Мәсәлән, “Авыздан чыккан сүз очкан кош кебек” (мәкаль)
1.2.Метафора - күчерелмә мәгънәләрнең иң киң таралган төрләреннән берсе. Ул - бер атаманың икенче атамага охшашлыгы нигезендә күчеше.
Метафора түбәндәгеләр нигезендә барлыкка килә:
1) әйберләрнең форма ягыннан охшашлыгы: яшел алма - күз алмасы, чыршы энәсе - тегү энәсе, кыңгырау чәчәге - кыңгырау шалтырады, балык тәңкәсе - тәңкәләр чылтырый; кеше борыны - көймә борыны.
2) әйберләрнең урнашу ягыннан охшашлыгы: хайван койрыгы - самолет койрыгы, өй түбәсе - баш түбәсе;
3) аваз охшашлыгы: җил улый - бүре улый, бала кычкыра - бытбылдык кычкыра;
4) эчке охшашлык, ассоциация: кара урман, кара ягу, кара көчләр, кара йөзләр, кара шар салу, кара мунча, кара яңгыр, кара халык, карадан күчерү, кара буяу, кара кайгы.
Метафораларның өч төре бар:
1) Гомумтел метафоралары - катып калган, образлылыктан азат, стандартлашкан, туры мәгънәдә кабул ителүче метафоралар. Мәсәлән, китап бите, тау түбәсе, урак теше, өстәл аягы, көймә койрыгы, сәгать суга, сәгать йөри. Мондый метафоралар сүзлекләрдә сүзнең күчерелмә мәгънәсе буларак теркәлә.
2) Гомумпоэтик метафоралар укучы, сөйләүче тарафыннан образ, сурәт буларак кабул ителәләр:көмеш тавыш, саф сөю, көлтә койрык, ак күңелле, ефәк чәч, дөнья җимерттереп яши һ.б.
3) Автор метафоралары - теге яки бу язучы яки шагыйрь тарафыннан тудырылган метафоралар:Мөхсиновның аркасыннан көтүе белән бозлы кырмыскалар йөгереште (Г.Бәширов).
1.3.Метонимия - метафорик тропларның кызыклы һәм бик бай төре. Күренешне, предметны яки төшенчәне үз исеме белән түгел, аңа вакыт, урын яисә материалы белән тыгыз бәйләнештә торган икенче нәрсә исемен бирү метонимия дип атала. Аның төрләре күп:
-әсәр урынына аның авторын әйтү (Мин Такташны яратып укыйм);
-затны яки предметны атамыйча, аның бер билгесен әйтү (Зәңгәр күзне сагындым);
-кешенең киемен яки берәр әйберсен әйтеп үзен белдерү (Кыска итәкне такта янына чакырдылар);
-яшәү урынын атап, анда яшәүчеләрне белдерү (Авыл гөҗли);
-вакыйганың үзе урынына һки эшнең үзе урынына коралын атау (Курайлылар күренде).
Ике әйбернең янәшә булуы нигезендә барлыкка килгән күчерелмә мәгънә метонимия дип атала. Метонимия түбәндәге янәшәлекләргә нигезләнеп барлыкка килә:
1) форма (сыйдырышлы әйбер) һәм аның эчтәлеге: зур зал - зал елый; аудитория якты - аудитория игътибар белән тыңлады;
2) эш һәм аның нәтиҗәсе: отчет доклады - отчет тотты; кул кую - аның кулы;
3) материал һәм аннан эшләнгән әйбер: пыяла (чимал) - пыяла (күзлектә); резина (чимал) - резина (кереш); капрон (чимал) - капрон (оек);
4) автор (художник, язучы, композитор, уйлап табучы) һәм ул иҗат иткән әсәр, әйбер: Тукайны яратам; галифе - чалбар һәм аны кия башлаучы, Париж коммунарлары палачы генерал Галифе;
5) әйбер һәм аның эшләнү урыны: кашемир - шәлнең бер төре һәм Һиндстанның яхшы чуар шәлләр әзерли торган Кашмир провинциясе;
6) урын һәм анда булган процесс: мәйдан киң - мәйдан бетте (сабантуй мәгънәсендә).
1.4. Метафораның бер өлеше - синекдоха. Аның кисәкне бөтен аша яки бөтенне кисәк аша, күплек урынына берлек яки киресенчә куллануга нигезләнгән метонимияләрне синекдоха диләр. Синекдоха белән метонимия арасында ачык чикләр юк диярлек. Синекдоха берничә төрле булырга мөмкин:
1) Бөтен урынына өлешне белдерүче синекдоха, мәсәлән, баш, бит, күз, тамак, тел, кул сүзләре кешенең үзен белдерәләр.
2) Өлеш урынына бөтенне белдергән синекдоха, мәсәлән, агач кистем диясе урынга урман кистем дип, бит-кулны юганда да юындым дию.
3) Берлек санда алынган әйбер аркылы аның күплеген аңлатучы синекдоха, мәсәлән, алма җыям, бәрәңге алабыз, җиләк үстерәм.
4) Ялгызлык исемнәрен яки берлек санда гына булырга тиешле күмәклек исемнәрен күплек санда куллану, мәсәлән, а) Синең нурлы йөзләреңне күреп туймадым. б) Уфаларга баруларым гел синең өчен генә.
5) Гаилә яки группаны аның башлыгы исеме белән күплек санда куллануга нигезләнгән синекдоха, мәсәлән, Гөлназларга бардым.
6) Кеше исемнәре урынына характерлары, тышкы кыяфәтләре буенча ирония, сатира, юмор формасында әйтелгән синекдоха, мәсәлән, теге аксак эше бу.
1.5. Сурәтлелек тудыруда иң актив кулланыла торган тел чараларының берсе - эпитет.
-исем эпитетлар баш килештәге исемнәрдән ясала. Исем белән исемне ачыклау (ия белән хәбәр урынында)җыйнак, кыска формада сурәт тудырырга мөмкинлек бирә.
-сыйфат эпитетлар - эпитетларның актив формасы. Аларны гади грамматик яки логик аергычлар белән бердәй үк дип карарга ярамый. Мисалга “кара”сүзеннән ясалган аергыч китерик. “Укучы кара такта янына чыкты” дигәндә, “кара”бернинди дә сурәтлеккә ия түгел. Ул бары тактаның төсен генә күрсәтә. Ул - гади аергыч. Башка мисал: “Кара байрак өй кыегында”. “Кара”- аергыч, “байрак”- аерылмыш. Ләкин бу гади ачыклаучы аергыч кына түгел, сурәтле аергыч, чөнки “кара”фашистик Германияне аңлата.(М. Җәлил “Джем”шигыре).
2. С.Батыршин шигырьләрендә тел-сүрәтләү чараларының чагылышы .
2.1.С.Батыршин шигырьләрендә чагыштырулар.
Шагыйрьнең теле көтелмәгән сурәтләү чараларына, кызыклы гыйбарәләргә бай. С.Батыршин шигырьләрендә бәйлекләр белән төзелгән чагыштырулар урын алган: “Сайрап очкан кош төсле нигә болай күздән югалдың”; “Янган утлар төсле тиз китәсең”; “Тирес астында утырган сыман”; “Минем яшьлегем кебек”. “Яшь бала күк бәйләнеп яткан”, “Төшем кебек килеп кердең күңелемә”,
“Тамбов урманы күк
Шаулап үскән
Бөек талант хәзер юк инде...
Сайрап очкан,узгын бер кош төсле
Нигә болай күздән югалдың?”- дигән юлларда (“Зәңгәр күзле егет юк инде”) чагыштыруның беренче кисәге Такташ яки шагыйрь сүзе эчтәлектән аңлашыла.
Ялгызым эт күк яшәп тә, үлмәдем; Туган ягыннан аерылуын ул болай сурәтли.
Күчерелмә мәгънә ясалуның берничә төрен аерып чыгарырга мөмкин. Шулар арасында әсәрдә актив кулланылганы метафора, метонимия кебек образлылыкны, әсәр поэтикасын, аның сәнгатьчә көчен билгеләүче чаралар бар.
2.2. С.Батыршин шигырьләрендә метафоралар.
Тропларның иң таралган төре булган метафораларда охшатыла торган ике төшенчәнең берсе икенчесе белән тулысынча берләшә. Метафоралар, гадәттә, җыйнаклыкны ярата. Әмма сурәтләнә торган күренешнең, уй яки хиснең табигатенә карап, ул җәенке рәвеш тә алырга мөмкин.
Сурәтлелек тудыру үзенчәлекләре ягыннан чагыштыруларга метафоралар якын тора. Шагыйрь шигырьләрендә очраган сурәтләү чараларының иң күбесе метафоралар булды. Без бу эшебездә метафораларны өч төркемгә бүлеп карадык:
- Гомумтел метафоралары;
- Гомумпоэтик метафоралар;
- Автор метафоралары.
Хәзер табылган метафораларга мисаллар китерәбез.
Гомумпоэтик метафоралар:
1)Шуның өчен төзелгән Татарстан.
Тимер кошлар,гигант аэропланнар
Күктә очса,яңгыратып күк диңгезен.(“Татарстан”)
2) Ут төртәм таудай теләкләргә,
Сөйгән эшләргә мин.
Чик куям хәнҗәр белән
Ялкынлы саф хисләргә мин.(“Хушыгыз”)
3) Дөньга галәмне ачты
Безнең Совет кешесе
Акыл.Җир бишегендә
Яшь бала күк бәйләнеп,
Бик күп яткан.(“Күкләр капкасы ачык”)
Автор метафоралары:
Күңлемдәге уйларым.
Хисләрем җиргә тамалар
Язгы тамчылар кебек.
Бу шигырьдә Сирин бер төрле авазлы сүзләрне сайлап, тамчылар тавышын, аларның яңгырашын чагылдырырга омтыла. Шагыйрь төгәл ритмика, музыкаль яңгыраш аша әсәрнең иҗтимагый ролен көчәйтүгә ирешә.
2) Бер ягымнан кара үлем кайрый угын. Ярты гомер үтә сугышып суык белән.Сөргендә ул гадәттән тыш газаплар күреп яши.
3)Алгы көрәш
Алда ярылып ята.
Урамнарда гаскәр уйната;
Тәрәзләрдән тартып уята;
Таш өстендә утлар уйната.
«Сикерт атың»шигырендә совет гаскәрләренең көчен күрсәтеп куллана.
4) Бу –минем йөрәгем тибүе.
Бу минем канымның тәнемнән
җыр булып кәгазьгә күчүе.
Ни өчен,ни өчен мин болай
Ак кәгазь өстендә кан коям;
Тәгәрмәч булып мин әйләнсәм;
Бу шигырнең тавыш,ритмын тәгәрәп әйләнеп күрсәтсәм?
Көләсе килә,җиңәсе килә
Киләсе көннәрнең көлгәнен күрәсе килә;(“Минем трагедиям”)
Үзенең хисләрен,шагыйрь газапларын,шигъри язып,ләззәтләнгән минутларын тасвирлый
5)Яз белән уянган хисләрен сүрәтләү өчен түбәндәге юлларны куллана: Саф күңелләр дәрьясын
Гөлләргә нурлар сибеп
Хисләрем җиргә тамалар
Язгы тамчылар кебек;(“Язгы тамчылар”)
6)Аңламасаң бу хикмәтнең төп серен
Гомер буе чабатадан,оекчан.
Капитализм өзеп алган телен;(“Татарстан”)
Татар халкының тел язмышын,милләт язмышын күрсәтә.
7)Сүзләр белән бомба,туплар ясап,
Буржуага утлар ташлаган;
Бөдрәләнеп чәчкә аткан чакта
Нигә болай иртә коелдың?(“Зәңгәр күзле егет юк инде”)
Такташның үлеменә ачыргаланып,аның иҗатына,иҗади көченә сокланып шундый метафора куллана.
8)Корал алып көчләүне мин
Зур көчсезлек санадым.
Шуңар дошманымны
көчле җырлар белән кыйнадым;(“Бала белән хөкүмәтләр”)Дошманга каршы шигъри юллар белән көрәшүен күрсәтә.
9)Ут төртәм таудай теләкләргә,
Сөйгән эшләргә мин
Чик куям хәнҗәр белән
Ялкынлы саф хисләргә мин;
юлларын “Хушыгыз”шигырендә куллана
С.Батыршин шигырьләрендә метафораларның сәнгатьчә мөмкинлекләре киң кулланыла. Бик еш кына алар билгеле бер образны ачыклау-аныклау максатыннан кертеләләр. Шигырь өчен бигрәк тә эчке охшашлык, ассоциация нигезендә барлыкка килгән метафоралар актив. Алар, әсәрнең идея-эстетик мөмкинлекләрен киңәйтеп, вакыйга һәм күренешләрне үтемлерәк итеп сурәтлиләр, геройларның хис-кичерешләрен тирән итеп ачып бирергә ярдәм итәләр.
2.3.С.Батыршин шигырьләрендә эпитетлар
Сирин Батыршинның “Кызылармеец атлар” шигырендә сыйфат-эпитет : Шушы атлар белән бергә үткән алтын яшьлегем, “Язгы тамчылар”шигырендә:
Җырлап тамыйк без бергә.
Кешелек,дуслык гөлләре
Үстерик һәр күңелдә.
Йомгаклау
Йомгаклап,С.Батыршин үз шигырьләрендә образлы сурәт тудыру максатыннан метафора, чагыштыру, эпитет, синекдохаларны файдаланган.
Бу эзләнү эше безнең өчен кызыклы булды. Сирин Батыршин шигырьләрендә әдәби сурәтләү чараларын тикшергәннән соң, без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:
Сүрәтләү чаралары поэзиянең сәнгатьлелек дәрәҗәсен үстерәләр, шигырьләрне образлы итәләр. Коры сүз, коры фикер укучыларда бернинди хисләр дә уятмый, ә образлы чаралар шигъри строфаларны бизиләр,төсле буяуларга буйыйлар.
Сурәт чаралары ярдәмендә С.Батыршин төп фикерне, әйтәсе сүзен уйдырып сала,тирән итеп әйтә, укучыны уйландыра, тетрәндерә һәм юата, борчый, көлдерә.
Сыйфат эпитетлар шулай ук актив форма булып кала.
Чагыштырулар сурәтләгән предметны, хәрәкәтне, билгене, халәтне күз алдына җанлырак, тагын да калкурак һәм игътибарны үзенә тартып тора торган итеп китереп бастыра. Язучы чагыштырулар аркылы тирә-юньгә, җәмгыятьтәге күренешләргә үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Ул аларны ярата, тискәре мөнәсәбәттә тора, кызгана. Гомумән, чагыштырулар язучының стилен баета, образлы, җанлы картина тудыруга булышлык итә. Әсәрнең тел-сурәтләү чараларын өйрәнү аның темасын, проблемаларын, идеясен, пафосын, сюжетын аңларга, ачыкларга ярдәм итә.
Гомумән, Сирин Батыршин иҗаты үзенең камиллеге, һәр сүзнең уйланган булуы, мәгънәви эчтәлеге һәм фәлсәфи тирәнлеге белән характерлана. Әлеге максатларга ирешүдә авторга, һичшиксез, ассоциатив сурәтләү алымнарын урынлы куллану да нигез булып торган. Аның шигырьләрендәге эпитетлар, метафоралар, чагыштырулар һ.б. шундый чаралар стилистик бизәккә генә кайтып калмыйча, тирән мәгънә саклаучы берәмлекләргә әверелеп киткәннәр.
Киләчәктә дә якташ язучылар иҗаты буенча эзләнүләребезне дәвам иттерергә уйлыйбыз.
ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ
1. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан:Мәгариф, 2007. – 231 б.
2.“Горур башым түбән иелмәс”- Мәйдан журналы, 2015, №12.
3.Заһидуллина Д.Ф .«Әдәби әсәргә анализ ясау», Казан «Мәгариф» нәшрияты, 2005.
4.“Каләмнән тамдырып канымны”- Мәйдан журналы, 2007, №3.
5. “Сирин: прерванный взлет-Республика Татарстан газетасы, 1995,№10.
6. “Такташның көндәше”- Мәдәни җомга журналы, 1996, №5
7.«Татар әдәбияты. Теория. Тарих», Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006.
8.Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: “Раннур” нәшр.,2002.– 252 б.
9.Хаков В. Х. Стилистика һәм сүз сәнгате. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. – 158 б.
10. “Хезмәткә дан”- Баулы районы газетасы, 1987, №1
[1] «Республика Татарстан» газетасы, 1995, 28 октябрь.
[2] «Мәдәни җомга», 1996, 3 май.
[3] «Чаян» журналы, 1987, №3.
[4]Баулы районы газетасы «Хезмәткә дан», 1987, 24 гыйнвар.
[5] «Шәһри Казан», 1992, 4 февраль..
За чашкой чая
Подарок
Усатый нянь
Зимовье зверей
Несчастный Андрей