Укучының эзләнү-тикшеренү эше
Вложение | Размер |
---|---|
Эзләнү-тикшеренү эше | 64.5 КБ |
“Татарстан Республикасы Дәүләт символлары”
Номинация: исследовательские работы по теме ”Государственная символика Республики Татарстан” (12-14 лет, средняя возрастная группа)
ЭЗЛӘНҮ ЭШЕ
Эшнең авторы:
Хайбуллина Гөлсу Фанилевна,
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хайбуллина Зөбәрҗәт
Габделхаковна
Эчтәлек
1 бүлек. Татарстан Республикасы Дәүләт символлары турындагы белем
дәрәҗәсен тикшерү максатыннан сораштыру................................. 4
2 бүлек. Татарстан Республикасы Дәүләт символлары......................5
Кереш
` Һәрбер дәүләтнең үз дәүләтчелек символлары – герб, флаг, гимны була. Дәүләт символлары суверенлыкны аңлата, халыкның горурлыгы булып тора.
Татарстан Республикасының да үз Дәүләт символлары бар. Әлеге символларның тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Үз республикасын яратучы һәм хөрмәт итүче һәрбер татарстанлы гимнның сүзләрен, флагның төсен, гербта нәрсә сурәтләнгәнен белергә тиеш.
Эшнең актуальлеге. Безнең фикеребезчә, бүгенге көндә республикабызның дәүләт символларын белмәү мөһим проблемалардан санала. Дөрес, дәүләт символлары турында көндәлек тормышта радио, телевидение аша күп мәгълүмат алабыз. Мәктәпләрдә дә бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә: төрле стендлар ясап куела. Шулай булса да бик күп кешеләр Татарстан гимны сүзләрен тиз генә исләренә төшерә, флагтагы төсләр эзлеклелеген, гербта нәрсә сурәтләнгәнен әйтеп бирә алмыйлар. Символларның тарихы турында күпләр бөтенләй хәбәрдар түгел. Моны үткәрелгән сораштырулар да дәлилли.
Эзләнү эшенең максаты итеп Татарстан Республикасы Дәүләт символлары турында белемнәрне ачыклау, аларның тарихы турында мәгълүмат туплауны алдык.
Әлеге максатларга ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
Эзләнү эшенең методлары: эшне башкару вакытында чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, практик эш башкару кебек алымнар куллану.
Эшнең яңалыгы: мондый тикшерү эше безнең мәктәп кысаларында әле уздырылмады. Минем өчен дә бу – беренче эзләнү эше.
Эшнең практик әһәмияте: эзләнү эшенең нәтиҗәләрен дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда кулланырга мөмкин.
Историография. Эшне башкару вакытында басма һәм электрон чыганакларга мөрәҗәгать итәргә туры килде.
Төп өлеш.
Эзләнү эше этаплап башкарылды:
1 бүлек. Татарстан Республикасы Дәүләт символлары турындагы белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан сораштыру уздырылды. Сораштыруда мәктәпнең 60 укучысы катнашты. Аларга түбәндәге сораулар бирелде:
Сораштыру нәтиҗәләре түбәндәгечә булды.
Сораулар/җаваплар | Башлангыч класслар | Урта класслар | Югары класслар | Уртача |
| ||||
А) Барс | 100% | 100% | 100% | 100% |
Б) Башка хайван | 0% | 0% | 0% | 0% |
| ||||
А)Яшел, ак, кызыл | 40% | 75% | 95% | 70% |
Б)Кызыл, ак, яшел | 40% | 25% | 5% | 23% |
В)Бүтәнчә | 20% | 0% | 0% | 7% |
| ||||
А)Р.Яхин | 10% | 60% | 100% | 56% |
Б)А.Ключарев | 10% | 40% | 0% | 14% |
В)Бүтән | 80% | 0% | 0% | 30% |
Нәтиҗәләр шуны күрсәтте: сораштыруда катнашучыларның барысы да гербта нәрсә сурәтләнгәнен белә. 70% катнашучылар флагның төсләрен дөрес эзлеклелектә атады. 60% якын сораштырылучы Татарстан Республикасы гимнын иҗат иткән композиторны дөрес әйтте.
Әлеге нәтиҗәләр Дәүләт символлары турында белемнәрнең артык зур булмавы хакында безнең фаразларны исбатлады.
2 бүлек. Татарстан Республикасы Дәүләт символлары.
Дәүләтнең иң әһәмиятле символларының берсе – герб. Татарстанның
1937 нче елгы конституциясе буенча ТАССРның гербы, татарчага тәрҗемә ителеп, латин графикасында язылган язмалар белән баетылган РСФСР гербы була. Әлеге герб Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан 1992 нче елның 7 февралендә яңасы белән алмаштырыла.
1992 нче елның 7 февралендә кабул ителгән герб Дәүләт флагы төсләрендә эшләнгән һәм түгәрәк калкан формасында. Гербның үзәгендә канатлы барс сурәтләнгән. Борынгы заманда барс- уңыш алласы, балаларны яклаучы булып саналган. Гербта ул Татарстан халкын яклаучы буларак гәүдәләнә. Барсның кызыл җирлектә сурәтләнүе уңыш, бәхет,тормыш дигәнне аңлата.
Барсның сул ягында түгәрәк алтын калкан сурәтләнгән. Бу республика халкының хокукый, икътисади яктан якланганлыгын күрсәтә. Ак кашкарый чәчәге чисталык, яшәү чыганагын, озын гомерлелекне аңлата. Барсның аз гына күтәрелеп торучы алгы уң тәпие - югары властька ишарә. Әлеге күренеш, “уң аяк белән атлап”, яңаруга, үсешкә баруны аңлата. Үткен тешләр, тырнаклар барсның үз-үзен якларга сәләтле булуын күрсәтә.
Канатындагы җиде каурый барсның җирдә дә, һавада да якларга, сакларга сәләтле булуын аңлата. Барс койрыгының торышы яхшы кәеф, дустанә мөнәсәбәтне белдерә.
Милли татар орнаментлары, лалә чәчәкләре язгы табигатьнең уянуын күрсәтә һәм Татарстанның яшәрүен, үсешен символлаштыра.
Бер-берсенә урнаштырылган өч алтын түгәрәк бердәмлек, камиллекне, ә алтын – Татарстанның байлыгын аңлата.
Гербның авторлары – филология фәннәре докторы Н.Г.Ханзафаров, рәссам Р.З.Фахрутдинов.
1937 нче елгы төп закон буенча ТАССР флагы таяк янындагы почмагына “РСФСР. Татарская АССР”дип язылган кызыл тукымадан торган. 1954 нче елда РСФСР флагы үзгәрү сәбәпле, 1991 елның 29 ноябренә кадәр Татарстан РСФСР ның флагы астында йөри.
Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән 1991 нче елның 29 ноябрендә кабул ителгән Дәүләт флагы - горизонталь юнәлештә яшел, ак, кызыл төсләрдән торучы турыпочмаклык. Өстәге полоса – яшел,астагысы – кызыл, ике арада - таррак ак полоса. Ул флагның 1/15 өлешен тәшкил итсә, яшел һәм кызыл төсләр тигез: флагның 1/7 әр өлешен алып торалар. Флагның иңе белән буе 1:2 чагыштырмасында. Дәүләт флагының авторы – рәссам Т.Г.Хазиахметов.
Татарстан Республикасы Дәүләт гимны (композитор Р.Яхин авторлыгында) 1993 нче елның 14 июлендә раслана. 2012 нче елда гимнга сүзләр язу буенча конкурс игълан ителә. Конкурска барлыгы 182 эш килә. Озак кына өйрәнүләрдән соң, ниһаять, 2013 нче елның 21 нче февралендә Татарстан Республикасы гимнының сүзләре раслана. Бу Рамазан Байтимеровның 1970 нче елларда язылган “Туган ягым” шигыре була. Гимнның тексты 8 татарча һәм 8 русча юлдан тора. Текстны русчага Филипп Пираев тәрҗемә итә.
Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!
Цвети, священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живет в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан!
Йомгаклау.
Һәр дәүләтнең үз рәсми символлары – Герб, Флаг, Гимны була. Үз илен яратучы һәрбер гражданин Дәүләт символларын, аларның тарихын белергә, аларга хөрмәт белән карарга тиеш.
Эзләнү эшен башкарган вакытта без Дәүләт символларын белү дәрәҗәсе бик югары булмавын күрдек. Шуңа күрә Дәүләт символларын өйрәнү буенча системалы эш алып барырга кирәк.
Эзләнү эшен башкарган вакытта мин Дәүләт символлары турында белемнәремне баеттым. Бик күп кызыклы мәгълүматлар алдым.
Дәүләт символлары – безнең тарихыбыз ул. Үз тарихыңны өйрәнү – әхлаклы шәхес, Ватанын яратучы чын ватанпәрвәр тәрбияләүнең нигезе дә.
Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар.
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись
Зимняя сказка
Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев
Одеяльце
Лиса-охотница