Презентациядә туган авыл тарихы, үткәне, киләчәге турында укучы сөйли. Эш кулъязма китапка нигезләнеп башкарылган.
Вложение | Размер |
---|---|
zur_tarihnyn_kechken_oleshe.pptx | 1.22 МБ |
Слайд 1
Зур тарихның кечкенә өлеше Эшләде: Галимова Айгөл Наил кызы, МГББУ “ТР Буа районы Түбән Наратбаш ТБМнең” 8 нче сыйныф укучысы . Фәнни җитәкче: Шәрәфетдинова Лилия Габделхак кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Слайд 2
М аксатлары : 1. Туган авылым - Түбән Наратбаш авылы тарихын барлау. 2. Аның үткәне белән ныклап кызыксыну. 3. Төбәк үзенчәлекләрен күрсәтү .
Слайд 3
Бурычлар : * т абылган материалны, мәгълүматларны киң катлау укучыларына да җиткерү; *алга таба да тикшеренү эшләрен дәвам итү; *авылымның топонимикасына игътибарны юнәлтү.
Слайд 4
Эшебезнең структурасы: - кереш , - ике бүлек, - йомгак - файдаланылган әдәбият
Слайд 5
« БУА ЯГЫМ-ТАУ ЯГЫМ»
Слайд 6
Р Ә Х И М И Т Е Г Е З
Слайд 7
Авылымның якынча картасы Түбән Наратбаш рәссамы З.Хисамов рәсеме
Слайд 8
Түбән Наратбаш авылына 1640 нчы елда нигез салына. Монда Оренбург өлкәсеннән ике гаилә: Сөбханкол һәм Рахманкол гаиләләре килеп урнаша. Соңрак, чукындырылудан качып, төрле җирләрдән халык җыела. Фролово алпавытыннан Зөя буендагы җирләрне сорап алып, шунда иген үстерә башлыйлар. Елга ташуы иген үстерергә комачаулый. Кайбер гаиләләр, хәзерге Югары Наратбаш авылы урынына күчеп китеп, андагы нарат агачларын төпләп, шунда үзләренә яшәү урыны булдыралар. Зөя буенда калучыларны Түбән Наратбаш дип атыйлар. Бу авылдашларыбыз күл буена күченә. Монда су басу бакчаларга да, кырларга да янамый. Шуннан бирле авылыбыз яши, үсә, яңара. Быел ул 371 еллык юбилеен билгели.
Слайд 9
Алдыбызда ачыла тарих пәрдәсе...
Слайд 10
Авылыбызның мөхтәрәм кешесе, тарихны язучы Сираҗиев Борһан Сираҗетдин улының “Түбән Наратбаш авылы тарихы” китабыннан кайбер язмалар.
Слайд 12
Китапның һәр бите - тарих
Слайд 13
Түбән Наратбаш музеендагы стенд
Слайд 14
Авыл музеенда авылыбыз тарихына зур урын бирелгән
Слайд 15
Туган авылым – Түбән Наратбаш Һәркайдагы кебек таллар, Наратлар, юкә, каен – Ә шулай да син күпләрдән Ямьлерәк, авылкаем. Туган авылым урамын Кабат- кабат урадым да, аның гүзәллеген мактап Җыр язарга уйладым. Авылымның төзеклеге шатландыра күңелне. Зур – зур яңа йортлар арта бу – горурлык түгелме?! Язлар саен бакчалары Ак чәчәккә күмелә. Таңнарында кошлар сайрап, Моңнар сала күңелгә. Урамнарның һәр тыкрыгы Илтә Камышлы күлгә. Хатын – кызлар җәен – кышын Керләр чайкыйлар күлдә..
Слайд 16
Бала – чага балык тота, Төрлесе бар балыкның: Сазан, көлчәк, корбан балык - Исәбе юк байлыкның. Күл тутырып каз – үрдәкләр Йөзәләр чумып - чумып. Ничек шатланмасын күңел Шундый зур күлең булып? Аның кичке матурлыгын Килеп күрсәгез иде. Ай нурлары төшкән чакта Әкияти кебек инде! Менә шушы матурлыкны Горур сакларга кирәк: Тирә – юнен ям ь ләндереп, Утыртырга тал – тирәк. Чишмәләре агып торсын, Сулары саекмасын; Аңа карап шатлык артсын Күңелләр боекмасын. Һәркайдагы кебек кышың, Моңлы көз, көләч маең – Ә шулай да син күпләрдән, Гүзәлрәк, авылкаем!
Слайд 17
Шайтан уйнаган кыр – бу урында кешеләр бик еш адаша торган булганнар, шайтан адаштыра дигән исем кереп калган. Дини мифологиядә җир өстенә ялган, явызлык таратучы, кешеләрне котыртып яхшы юлдан яздыручы, аздыручы табигатьтән өстен көч, шайтан сүзеннән ясалган кыр атамасы. Зәблә( Җәблә) кыры – бу урында үләннәр бик күп үскән. “Сибелә үләннәр, сибелә” дигән сүз тиз әйтелеп, “зәблә”гә әйләнгән дип уйланыла. Үләнле сазлык – җир дымлы булу сәбәпле, үләннәр бик күп төрле булган. Бу урын бер дә кипмәгән һәм сазлыкка әйләнгән. Чиксез сазлык – баштарак кечкенә генә булган сазлык, тора – бара зураеп, мәйданы арткан, күп урынны биләп алган. Бу урынны чиксез исеме белән атаганнар. Кәҗә кырлыганы - (кырлыган – кырлыганнар семьялыгыннан зур чәчәкле озын үлән) бу үләнне кәҗәләр бик яратып ашаганга, бу урын алар исеме белән аталган.
Слайд 18
Игътибарыгыз өчен рәхмәт !
Хризантема и Луковица
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский
Мать-и-мачеха
Хитрый коврик
Прекрасная арфа