Дәртле Казаным
Вложение | Размер |
---|---|
soch_-_e_drtle_kazanym.docx | 13.68 КБ |
Дәртле Казаным.
Йомшак кына ак кар төшеп ята
Һәрнәрсәгә җиргә, чыршыга,
Табигать тә туган шәһәремне
Матурларга гүя ашыга.
Һәр фасылда матур безнең кала,
Бик ямьле ул җылы җәйләрдә.
“Казан сөйли,”- дигән якын сүзләр
Үтеп керә безнең өйләргә.
Казан –республикабызның иң зур шәһәре. Казан шигъри шәһәр ул. Моңа тулысынча ышану өчен Казанны бер генә мәртәбә булса да таң атканда, гадәттәге шау – шулы урамнар кыска гына вакытка тынып калганда күрү җитә.
Шәһәрнең үзәк өлешендә Казансу елгасы ярында, тарихи һәйкәл балкып тора.Кремль 4,5 м киңлегендәге ак таш белән әйләндереп алынган. Шәһәребезне матурлап, ямь биреп торучы Сөембикә манарасы ераклардан балкып тора. Сөембикә манарасы шәһәребезнең эмблемасына әйләнде. Ул-Казаныбызның милли архитектурасы. Шәһәребезгә килгән кунаклар аның мәһабәт һәм күккә ашып торган матур эшләнешенә сокланалар. Хәзер аның башында алтын ай балкый.
Алтын аен күккә чөеп,
Иңнәренә салып тарихны,
Казан уртасында басып тора
Үзе горур, үзе сагышлы.
Гасырлардан килгән илче –
Сөембикә манарасы.
Халкыбызның мәхәббәте
Һәм йөрәге ярасы.
Бер карасаң битараф та кебек
Бер карасаң – ярсу, газаплы.
Үрсәләнә,әрни, йә шатлана
Кочагына кысып Казанны.
Сөембикә манарасы безнең тирәбездә булып узган бик күп вакыйгаларның шаһиты.
Минем туган шәһәремне нурландырып изге Сөембикә манарасы янына үзенең һавага ашып торган биек манаралары белән Кол Шәриф мәчете калкып чыкты. Мәчетнең бинасы Кремльнең төньяк өлешенә урнашкан.
Матурлана минем туган шәһәр,
Һәркөн калка биек таш йортлар.
Кол Шәрифнең ап –ак гөмбәзләре
Чал тарихка кереп калырлар.
Бөтен халык бирелеп тыңлый һәркөн
Телевизор, радио сөйләвен
Күңелләргә шатлык алып килә
Бабайларның азан көйләре.
Ул күп манаралы, үзәк гөмбәзле мәчетләр төренә керә.Кол Шәриф мәчете Казаныбызның горурулыгы, гүзәллеге дип әйтеп була.
Карлы – буранлы кыш айлары үтү белән үзенең хуш исләре белән табигатебезгә яз килә. Шәһәребез һәр елны Бөек Җиңүне билгеләп үтә. Ул дәһшәтле еллардан соң ятры гасырдан артык вакыт үтте. Әмма яралардан әле һаман кан саркый. Юк, тән яраларыннан түгел, күңел яраларыннан. Шушы канкоюлы сугышларда һәлак булып калган бөек каһарманнарыбыз истәлегенә шәһәребездә һәйкәлләр ачылды.
Һәйкәл булып калка җиңүчеләр
Һәйкәл булып калка батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Р.Миңнуллин
Һәйкәлләр – халкыбызның батырлыгын мәңгеләштерү эшләренең бер өлгесе.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң укуыңны дәвам итәргә теләсәң, Казан каласына рәхим ит. Монда академия, университет, техникумнар, колледжлар сине көтә.
“Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр”- дип әйтерсең лә Г.Тукай күз алдында бүгенге Казаныбызны тоткан. Ял итим дисәң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Качалов исемендәге зур рус театры, К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына рәхим ит.
Шәһәребездә әле дә булса, зур төзелешләр бара, метро челтәре бүгенге Казанымны тагын да ямьләндерә.
Чәчәк атсын Казан көннән – көнгә,
Шатландырып безнең күзләрне.
Киләчәк көннәрдә танымаслык булыр
Исеңдә тот шушы сүзләрне.
Иң әһәмиятлесе,илләребез тыныч, күкләребез аяз, көннәребез имин булсын.
Голубая лягушка
Рисуем подснежники гуашью
Новогодние гирлянды
Хрюк на ёлке
Будьте как солнце!