Фәнни-тикшеренү эшенең темасы – Һәйкәлләрдә халык хәтере. Авылым батырларын мәңгеләштерү.
Авылыбызда ничә һәйкәл бар? Кайда урнаштырылган? Алар кайчан, нәрсә хөрмәтенә куелган? Аларның бүгенге көндәге торышы нинди? Һәйкәлләрнең киләчәге бармы? Гомумән, һәйкәлләр кирәкме? Ник кирәк? Сорау сорауны тудыра. Бу эштә шуларга җавап эзләнелде.
Вложение | Размер |
---|---|
musin_hykl.doc | 50 КБ |
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомум белем учреждениесе “Түбән Яке урта гомуми белем мәктәбе”
Эзләнү-тикшеренү эше
Һәйкәлләрдә халык хәтере.
Авылым батырларын мәңгеләштерү.
Эшләде:Мусин Адель Рашат улы,
3 нче класс укучысы
Җитәкчесе:Гарипова Минниса Миннегали кызы,
башлангыч класслар укытучысы
2015
Һәйкәлләрдә халык хәтере.
Авылым батырларын мәңгеләштерү
Эчтәлек:
Кереш.
I бүлек. Эшнең максаты.Эзләнү гипотезасы:
. II бүлек Эшнең фәнни (теоретик ) өлеше.
III бүлек. Эзләнү нәтиҗәләрен анализлау.
IV бүлек. Йомгаклау.
Әдәбият исемлеге.
Кереш
Фәнни-тикшеренү эшенең темасы – Һәйкәлләрдә халык хәтере. Авылым батырларын мәңгеләштерү.
Авылыбызда ничә һәйкәл бар? Кайда урнаштырылган? Алар кайчан, нәрсә хөрмәтенә куелган? Аларның бүгенге көндәге торышы нинди? Һәйкәлләрнең киләчәге бармы? Гомумән, һәйкәлләр кирәкме? Ник кирәк? Сорау сорауны тудыра. Бу эштә шуларга җавап эзләнелде.
I бүлек.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк.
Бурычлар:
Эзләнү гипотезасы:
Минем уйлавымча, Һәйкәлләр киләчәк буыннарга ата-баба тарихын өйрәнү өчен бик кирәк.
II бүлек.
Эшнең фәнни (теоретик) өлеше. . Кайсы гына төр һәйкәлгә күз салсаң да, уйланып каласың. Эзләнү эшебезне һәйкәлләрнең төрләрен ачыклаудан башладым. Ә һәйкәл төрләрен “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” түбәндәгечә билгели:
1. Берәр вакыйга, тарихи шәхескә багышлап салынган архитектур яки скульптур корылма.
2.Үлгән кешегә истәлек итеп, аның кабер өстенә мәрмәр яки граниттан куелган корылма.
3. Кемнең дә булса эшләре, хезмәтләре һ.б. турында һәрвакыт искә төшереп торган, берәр эш-хәлнең җанлы күрсәткече булган нәрсә.
Мин өйрәнгән һәйкәлләр беренче һәм өченче төргә карый.
70 ел... Икенче Бөек Ватан сугышының тәмамлануына 70 ел вакыт үтеп тә китте. Сугышта катнашкан ветераннарыбыз елдан – ел кими, сугыш хәтирәләре дә алар белән берлектә елдан – ел азая. Сугыш турында бары тик бөтен ил буенча уздырылучы 9 май – Җиңү бәйрәме һәм һәйкәлләребез генә искә төшереп тора.
Һәйкәлләр, нәрсә уйлыйсыз сез? Моңаеп, элекке тормыш хатирәсе булып, безгә “Онытмагыз безне, күңелләрегездән сызып ташламагыз.”- дип кычкырасыз сыман..
1. Авыл уртасында Түбән Яке авылында туып үсеп, фронтка киткән барлык солдатлар истәлегенә һәйкәл куелган. Бу сугышта авылдан 166 ир-егет катнаша. Шуларның 101 е сугыш кырларында ятып кала..
Сугыш кырында ятып калганнар истәлегенә һәйкәл һәм аның янәшәсендә исә каһарман якташларыбыз хөрмәтенә истәлек плитәләре куелган.. Әлеге һәйкәл 35 ел дәвамында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм бәйрәм үткәрү урыны вазифасын башкара. Шунда митинглар, тантаналар үткәрелә.
2. 2005 елның 8 маенда Түбән Яке урта мәктәбе директоры Насибуллин Фоат Галимуллович инициативасы белән Яңа урамда сугыштан исән-сау әйләнеп кайтканнар хөрмәтенә Җиңү паркы һәм һәйкәл ачылган. Әлеге паркта мәрмәр ташта Ватан сугышының барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татып, җиңү шатлыгы кичергән, балалары, гаиләләре белән озын, матурр тормыш юлы үткән 65 ветеранның исеме уеп язылган.
Аларның күбесе орден һәм медальләр белән бүләкләнеп авылга җиңү яулап кайттылар.
Монда Бөек Ватан сугышы ветераны “РСФСРның атказанган укытучысы” Хисмәтуллин Нурулла Хисмәтулла улы истәлегенә мемориаль такта куелган.
Хисмәтуллин Нурулла Хисмәтулла 1915 елда Арташ авылында дөньяга килә. Мамадыш педагогия училищесын тәмамлап, 15 яшьлек егет 1930 елда Түбән Яке башлангыч мәктәбенә килә. Шул елдан башлап, мәктәп тарихы Нурулла абый исеме белән языла башлый. 1939 елда сугышка китә.. 1939 нчы елда хәрби хезмәткә алына. 1941 нче елда ул Украинаның Дарница шәһәрендә хезмәт иткәндә сугыш башлана. Сугышта 2 тапкыр яралана, госпитальдә ята. Көнчыгыш Пруссияне, Венгрияне, Румынияне азат итүдә катнаша. Җиңүне Венгриянең Пап шәһәрендә каршылый.Сугыштан соң, 1975 елга кадәр, барлык көчен балаларга белем бирүгә багышлый. Сигезьеллык мәктәп ачылганчы башлангыч мәктәп мөдире була. Хезмәттәге уңышлары өчен “РСФСРның атказанган укытучысы” дигән исем бирелә.
4.Яңа мәдәният йорты каршында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Һәйкәл ачылды. Мәңгелек утны тыл ветераны Муллахмәтов Габделхак абый кабызды
Мәйданнарда мәңгелек ут яна.Алар кабынганга инде 70 ел тула. Мәңгелек ут... Сугыш уты түгел, хәтер уты, изге ут...Кешелек тарихында булган иң олы, иң канлы сугышның миллионнар йөрәгендә калдырган әрнүләр, кайгылары ялкыныннан кабынган хәтер уты бу. Мәңгелек ут, тын гына торучы һәйкәлләр , болар барысы да безгә әби-бабаларыбызның батырлыкларын, безнең тыныч тормышыбыз өчен түккән каннарын искә төшереп тора. Мәңгелек ут – сүнмәс ул беркайчан да, безнең илебезне яклаучыларга мәңгелек тормыш, шушы илдә яшәүчеләр күңелендә калдырган мәңгелек эзне җылытып, яктыртып торыр.
III бүлек. Эзләнү нәтиҗәләрен анализлау
Эзләнү нәтиҗәсендә шактый кызыклы мәгълүматлар, күп кенә фактлар ачыкланды. Бүгенге һәйкәлләр белән элеккеләре арасында аерма да ачык күренә. Бүгенге көндә авылымда 4 һәйкәл бар:
Эзләнү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, авыл җирлеге карамагындагы барлык һәйкәлләр дә бүген карап, тәртипләп тотыла икән. Бу бик куанычлы хәл.
IV бүлек. Йомгаклау
Безнең авылыбызда һәйкәлләрнең торышы нинди хәлдә соң? Халык аларны беләме, саклыймы? Шул максаттан укучылар һәм әти-әниләр арасында анкета уздырдык. Нәтиҗәләр куанычлы. Тәкъдим ителгән сорауларга әти-әниләр арасында 87% дөрес җаваплар алынса, укучылар арасында – 92% Кеше бүгенге көн белән генә яши алмый. Ул бүгенгене яхшырак аңлар, киләчәкне ачыграк күзаллар өчен әледән-әле үткәнгә борылып карый. Теге яки бу сорауга төгәл һәм дөрес җаваплар эзли..
Һәйкәлләрне халык үткәненә хатирә итеп салып калдыра. Алар авылым урамына ямь биреп, үткән көннәрне искә төшереп торалар.
Һәйкәлләр киләчәк буыннарга ата-баба тарихын өйрәнү өчен бик кирәк.
Тиздән — Бөек Җиңү көне. Ул һәр елны дәһшәтле көннәрне искә төшерә, сугыш ветераннары күңелендә тарихи хатирәләрне яңарта. Чөнки 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышның һәр көне йөрәкләрдә җуелмаслык эз калдырган. Батыр якташларыбызның истәлеген халкыбыз кадерләп саклар, аларга булган хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булып һәйкәлләргә һәр бәйрәм саен тере чәчәкләр, веноклар куелыр.
Сугыш һәйкәлләре:
Ишетәсезме, авылдашлар!
Безне беркайчан да
Начар яктан искә алмагыз,
Һәр ел Җиңү бәйрәме көнендә
Һәйкәлгә чәчәк куймый калмагыз!
Бу шулай буыннан буынга күчәр. Сагыш-хатирәләр, батырлар истәлеге, туар буыннарга күчеп, гасырлар буена яшәр...Беркем дә, беркайчан да онытылмас! Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.
Әдәбият исемлеге
Красочные картины Джастина Геффри
"Не жалею, не зову, не плачу…"
Мальчик и колокольчики ландышей
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский
Ласточка. Корейская народная сказка