Баланың урман җәнлекләре турындагы әкияте
Вложение | Размер |
---|---|
urman_shchnleklshchre.docx | 268.02 КБ |
Иң батыр җәнлек.
Борын-борын заманда син дә, мин дә тумаганда, яшәгәннәр ди урман җәнлекләре: Куян, Керпе, Тиен, Арыслан. Алар бик тату яшәгәннәр. Көннәрдән беркөнне алар янына Бүре килә. Бүре үзенең усаллыкларын күрсәтә. Бу җәнлекләрне урманнан куа башлый. Бөтенесе дә куркуга кала. Менә беркөнне алар бергә җыелып, бүрегә тозак кору турында сөйләшәләр. “Кем дә кем бүрене җиңә, шул батыр исемен ала!” Һәрбер җәнлек батырлык турында хыяллана башлый. Бу җәнлекләр бүрегә каршы көрәш башлыйлар.
Башта Тиен бүрегә ташлана, ләкин җиңә алмый. Куркуыннан агач башына менеп кача. Шуннан бирле тиеннәр агач башында яши башлыйлар.
Аннан соң Керпе бүрегә каршы чыга. Бүре аны этеп җибәрә. Керпе чыршыга бәрелгәч, агачның энәләре аның тәненә кадала. Шуннан соң керпеләр энәле булып кала.
Аннан соң Куян китә. Бүре аны да этеп кенә җибәрә. Ул ташка килеп бәрелә. Ул агара, бераздан аның тәне күгәрә башлый. Куян күксел төскә керә. Шуннан бирле куяннар ике төсле булалар.
Чират Арысланга җитә. Башта Арыслан бик нык курка. Үзенең бөтен көчен куеп, Бүрегә ташлана һәм аны җиңә. Шуннан бирле арысланнар урман патшасына әйләнә. Алар бик кыю, батыр җәнлекләр.
Три способа изобразить акварелью отражения в воде
В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?
Убунту: я существую, потому что мы существуем
Зимний дуб
Философские стихи Кристины Россетти