Татар шагыйре Роберт Әхмәтҗанов иҗатына багышланган фәнни эш презентациясе
Вложение | Размер |
---|---|
yaktash_shagyyrebez_robert_hmtzhanov_izhaty.pptx | 1.76 МБ |
Слайд 1
Иске Арыш төп гомуми белем бирү мәктәбе Фәнни эш Якташ шагыйребез Роберт Әхмәтҗанов иҗаты Башкарды: Иске Арыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гыйлметдинова Алзирә Җитәкче: З.Т.СафиуллинаСлайд 2
Эчтәлек Кереш Төп өлеш 1.Р.Әхмәтҗановның тормышы һәм эшчәнлеге. 2.Р.Әхмәтҗанов һәм әдәбиятыбыз. 3. Шагыйр ь иҗатында туган як темасы. Йомгаклау Әдәбият исемлеге
Слайд 3
Фәнни эшне Роберт Әхмәтҗановның иҗатын өйрәнүгә багышладык. Максатыбыз: шагыйр ь нең иҗатын төрле яктан күзәтү һәм анализлау. Үзебезнең алдыбызга аның татар әдәбиятында тоткан урынын билгеләүне, шагыйр ь иҗатында туган ягыбыз табигате чагылышын өйрәнү бурычын куйдык.
Слайд 4
Роберт Әхмәтҗанов 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәгендә, хезмәткәр гаиләсендә туа. Шагыйрьнең әти- әнисе Булачак шагыйр ьг ә 1 яш ь. 1936 ел
Слайд 5
Әтиләре фронтка киткәч( ул сугышта һәлак була), аның әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган төбәгенә- шул ук районның Иске Арыш авылына кайтып китә. Авылым- Арышым, Син минем Пари ж ым! ( Р.Әхмәтҗанов)
Слайд 6
Балыклы Чүкәй , Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1954-1959 еларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студент елларында
Слайд 7
Институтны тәмамлагач, Әстерхан өлкәсенең Җәмәле авылына укытучы итеп җибәрелә.Казанга кайткач, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында әдәби бүлек мөдире, соңыннан “Татарстан яш ь ләре”, “Со циалистик Татарстан» газеталарында , ә соңгы елларда « Шәһри Казан» редакц иясендә әдәби хезмәткәр вазыйфаларын башкара
Слайд 8
Р. Әхмәтҗанов шигыр ь ләренә көй язылган җырлар: * ”Солдатлар” * “Кама буе туган як” * “ Тәңкә карлар” * “ Саумы,кояш!” * “ Кояшларың белән кил син миңа!”
Слайд 9
1958–2005 еллар арасында Р.Әхмәтҗановның лирик шигырьләре, поэма һәм балладалары тупланган ике дистәгә якын китабы дөнья күрә. Арада балаларга һәм яшь буын укучыларга багышланганнары да бар («Сабыйлар хоры», «Таң шәһәре» җыентыклары һ.б.). Татарстан китап нәшриятында басылган «Тургай тәрәзәсе» (1995) һәм «Мәгариф» нәшриятында нәшер ителгән «Кичке кошлар» (1999) исемле китаплары өчен Р.Әхмәтҗанов 2001 елны Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1995 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе » дигән мактаулы исем йөртә . “....Юллары урау , катлаулы шигъри иҗатның! Ә минем шигъри йомгагымның очы кайлардан башлана икән?!
Слайд 10
Ул әллә Кама яры өстендә беренче кабатланмас хуш исле меңъяфрак үләннәре арасында билдән күмелеп утырган сабый чактанмы? ...уянган да кояшлы бер чатта, таң төсендә янып, тәүге тузганагы язның, үлән эчендәге нарасыйдай, тып-тын утыра уйланып!.. Әллә дим яшел арыш сабакларына кагылып кире кайткан ак пароход тавышларыннанмы? Сугыш җәендәге җил тегермәне янында алсу-кызыл алабута сабаклары арасында яшьтәшләрем белән “сугыш-сугыш” уйнаганнанмы? Әллә ул сугыштан соңгы елларның язында, тау башлары эреп, беренче чирәмнәр күренгәч, шунда ут ягып”ат-ат” уйнаган көннәрдәнме? Әйе, шул тирәдән бугай....”дип искә ала шагыйрь үзенең әдәби иҗатка кереп киткән чорын. Татар әдәбияты – талантлы, көчле , үзенчәлекле шагыйрьләргә бик бай Р .Әхмәтҗанов – татар поэзиясендә үзенә генә хас шигъри йөзе, язу манерасы булган талантлы шагыйрьләрнең берсе.
Слайд 11
Аның шигърияте беренче чиратта гражданлык-публицистик пафосы, фикер-хисләренең киеренкелеге, романтик күтәренкелеге, форма һәм сурәтләү алымнарындагы яңача образлылык хасиятләре белән җәлеп итә. Шигъри форма өлкәсендәге тынгысыз эзләнүләре эзсез югалмый: татар поэзиясендә «Йолдызстан», «Таш аргамак», «Уйна, улым!», «Сәхипҗамал» кебек яңача нигезгә корылган, кыю метафоралар аша сынландырылган яңа поэмалар мәйданга килә. Шагыйрь үз иҗатында төрле метрик үлчәмнәрне кулланып, полифоник аһәң-яңгырашка омтыла. Бу яктан аның «Болгар фрагментлары», «Кар кеше», «Табигатькә җыр», «Сугышка экскурсия» әсәрләре аеруча игътибарга лаек. Иҗатының күтәрелеш еллары әсәрләре Роберт Әхмәтҗановның ярым мистик-фәлсәфи юнәлешле «жәяүле күбәләк» шигъри образы тирәсенә тупланалар. Табигать, туган ил, туган туфрак, бүгенге һәм мәңгелек мотивлар аның иҗатының төп нигезен тәшкил итә. Шагыйрь, татар поэзиясенең ерак гасырлардан килгән бай традицияләренә таянып, шигъри форма һәм сурәтләү чараларын баету юнәлешендә иҗат итә. Ул татар поэзиясендә баллада жанрын үстерүгә шактый өлеш кертә («Таш елады», «Гармун турында баллада», «Яралы арыслан» һ.б.). Шагыйрь ритм нечкәлеген оста тоя, әсәрнең музыкаль яңгырашына зур игътибар бирә.
Слайд 12
Бу сыйфатлар композиторларга да илһам чыганагы булып хезмәт иткәндер. Халыкка билгеле булган җырлардан «Саумы, Кояш!» (М.Мозаффаров музыкасы), «Солдатлар» (Ф.Әхмәдиев музыкасы), «Кояшларың белән кил син миңа» (А.Монасыйпов музыкасы), «Синең эзләр» (Р.Еникеев музыкасы), «Минутларны ник саныйсың» (З.Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар татар музыка хәзинәсенең кыйммәтле бер өлешен тәшкил итәләр. Фикер һәм хис тыгызлыгы , поэтик напалның соң чиккәчә киеренкелеге , тематик колачы белән “Кызыл усаклар ”, “ Еллар яна “ һәм “Идел- йорт ” китаплары шагыйрь иҗатында аерым урын тота . Робер Әхмәтҗановның шигъри әсәрләре тематик яктан бай һәм күптөрле . Әмма шагыйрь нең кайта-кайта мөрәҗәгать иткән даими темалары да юк түгел. Шундый “хикмәтле” темаларның берсе- табигать. Авторның иҗатында өч шигырьнең берсе турыдан-туры табигать күренешләрен тасвирлауга багышланган: Таралды инде бол ы тлар, аязды һавалар. Иделдә зәңгәр дулкыннар ярларга кагалар:
Слайд 13
“Саумы, кояш, саумы, иртә, Исәнме!” диләр... (“Саумы кояш!”). Табигат ь Р.Әхмәтҗанов өчен тематик язу об ъ екты гына да түгел. Аңардан шагыйрь башка темаларны ачуда төп җирлек, фон, шигъри бер алым буларак та файдалана. Туган авылы турында язамы ул, әти-әнисе, якташлары-игенчеләр тормышын тасвир итәме, бала чагын искә төшерәме, мәхәббәте яисә яшәү яме хакында сүз алып барамы- янәшәдә һәрвакыт табигать! Яшьлек һәм мәхәббәт темалары да Роберт Әхмәтҗанов иҗатының үзәгендә тора. Дөрес, турыдан-туры кешенең үзенә караңгылыктан, аны үз күңел васыятен чагылдырганнан алар тышкы тема буларак күзгә артык бәрелеп тормый, күбрәк эчке тема рәвешендә, әсәрләрнең психологик үстерелеше сыман кабул ителә. Әмма ни генә булмасын, шагыйрь иҗатында алар шулай ук төп урынны алып торалар. Яшьлек һәм мәхәббәтнең күптөрле чагылыш төсмерләре каршы ала безне биредә.
Слайд 14
Р.Әхмәтҗанов туган җир аша ул дөнья мәйданына чыга, гомумиләштерү ясый. Шагыйрь Тәпәнле чишмәсен, Мирәт һәм Тәрбели елгаларын- авылның гүзәл табигатен дөньяга чыгара. Һәр шигырь юлы белән туган ягын, туган төбәген зурлый, мәңгелеккә күчерә.”Туган як моңнары”, “Туган якка кайтып барам”, “Тургай тәрәзәсе”, “Йокла инешем!”, “ Авылыма” кебек шигырьләрендә табигать дөньясын, табигатьтәге хәрәкәтләрне чын авыл баласы гына маңгай күзе белән түгел, күңел күзе белән күргәнлеге сизелеп тора. Ә образ табигатьтән килә, шигъриятнең су тамырлары –табигатьнең үзәгендә. Кызык өчен генә язган юллар беркайчан да шигырь була алмый. Роберт Әхмәтҗановның шигырьләрен укый башлау белән , шигърият дөньясының чиге дә, чикләнгән чамасы да булмавын аңлыйсың. Шагыйрьнең иҗатын берләштереп , бербөтен итеп торган өченче үлчәм дә бар. Ул – Кеше мәхәббәте . Вакыт пространствоның чиксез арасы гына түгел , үзенең һәм кешелекнең сөю - нәфрәте кебек көч-каршылыкны да йөрәгендә төйнәп торган кеше , лирик герой мәхәббәте !
Слайд 15
Бу хис тәрәз төбендәге гөлдән алып галактикаларгача сузылган арада яшәеш тапкан Табигать-Кеше берлеге дә, томан караңгылык эчләренә, билгесезлекккә кереп югалган Үткән белән Киләчәкнең уртаклыгын да эчке яктан яктыртып, нурландырып, җылытып тора кеше яшәешенең мәгънә тирәнлеге, кеше күңелендәге яктылык һәм җылылык нурының көчен күрсәткән бу берәмлек шигърият дөньясының да иң мөһим үлчәмнәренең берсенә әверелә. Шулай итеп без шагыйрь иҗатында табигать-кешелек дөньясының уртак булган, аларны үзендә берләштереп торган Вөҗдан, Халык, Кешелеклелек, намус, яшәү максаты темаларына – яшәүнең үлемсезлеген яктырткан зур темаларга килеп чыгабыз. Роберт Әхмәтҗанов – шигъри әсәрләрендә , тормышта да гаять нечкә күңелле шагыйрь тормышының һәрбер кечкенә генә җитешсез , каршылыклы якларын да күңеленә якын ала һәм аңа кискен рәвештә җавап бирергә әзер тора. Күңел кылларының нечкәлеге , һәрвакыт ачык һәм эмоциональ киеренке хәлдә торуы , әлбәттә , шагыйрь кеше өчен бер дә гаҗәп түгел . Киресенчә, бу аның табигый халәте, ул гына да түгел, бу аның гадәти эшләү халәте. Шул нечкә күңел сизгечләре һәм сизгер күңел кыллары ярдәмендә бит инде ул яшәештәге тәэсирләрен, җан тирбәлешен шигъри юлларга күчерә, шулар ярдәмендә үзенең укучысы күңеленә дә үтеп керә.
Слайд 16
Р. Әхмәтҗанов геройлары бөтен барлыклары белән җанлы тормышта яшиләр, яшүсмер чактан ук зур өметләр белән рухланып алар авылдан яңа төзелешләргә, чирәм, җирләргә, укырга, һава, диңгез киңлекләренә юл тоталар. Дәртләнеп янып зур эшләргә алыналар. Дуслашалар, яратышалар, яңа тормыш коралар. Балачакларын искә төшерәләр, әти-әниләре, балалары нигезен сагынып туган якларына кайталар, яшәү мәгънәсе турында уйланып, кабат олы тормыш эченә ташланалар. Дөнья ваклыкларына бик игътибар итмәстән, тормыш каршылыкларын максималистик бер кискенлек, кайнарлык белән хәл итәргә омтылулары, уй хисләре штрихларда, канатлы романтик очышта тасвирлануы, дөньяга мәхәббәт, дошманга тирән нәфрәт күзе белән карау һәм башка сыйфатлары аларны яшь укучыга якын итә. Хәтер – вакытның бер канаты. Аның икенче канаты – киләчәк. Шуңа күрә кеше күңеле үткәннәргә генә түгел, киләчәккә дә сак һәм сизгер булырга тиеш. Кеше йөрәге заманнар каршында җавап бирергә әзер торырга тиеш. “Сандугачның нәни йөрәгенә дөнья сыйган сөю аркылы” дигәндәй, шагыйрь җаны аша да тормышның “тугыз башлы давылы үтә”. Бу давылда көрәшче булганда гына, көрәш рухын тормышны сөю хисе аша уздырганда гына шагыйрьләр кешелек бәхете өчен янучы изге сафка басалар.
Слайд 17
“ Мин Роберт Әхмәтҗан шигырьләрендә ихласлылык тоям. Алардагыдай дәрт ташып торган шигырьләрне ихлас шагыйрь генә яза ала.Бер шигырьдән ике генә юл калып, көн буе кемнеңдер тел очында йөрсә дә, шагыйрь өчен зур бәхеттер… Көзге сукмакларга яткан сары яфракны урыныннан кузгатып очар күбәләк ул. Мин сине шул шигырең өчен генә таныр идем, Шагыйрь!”,-ди шагыйрә Рифә Рахман. Күп кенә каләмдәшләре шагыйрьнең иҗатына искиткеч югары бәя бирәләр. Әлеге язмаларны укыганда мин якташыбыз белән бик горурландым. Милләт өчен, гади халык өчен янып-көеп яшәгән шагыйрьнең иҗатын онытмау, бу бөек шәхесне зурлау бездән тора. Якташыбыз иҗаты әдәбиятыбызның кыйммәтле бер өлеше. Аның бай иҗаты киләчәк буыннарга да хезмәт итәр, якты истәлеге халкыбыз күңелендә мәңге сакланыр.
Слайд 18
Якташыбыз турында каләмдәшләре: ...Мин Роберт Әхмәтҗан шигыр ь ләрендә ихласлылык тоям. Алардагыдай усал, дәрт ташып торган шигыр ь ләрне ихлас шагыйр ь генә яза ала. Бер шигыр ьдән ике генә юл калып , көн буе кемнеңдер тел очында йөрсә дә , шагыйр ь өчен зур бәхеттер … Көзге сукмакларга яткан сары яфракны урыныннан кузгатып очар күбәләк ул. Мин сине шул шигырең өчен генә таныр идем, Шагыйрь ! (Рифә Рахман, шагыйрә)
Слайд 19
… Шиг ъри Әнкәнең сөекле улы … Дөнья әдәбияты каршында зурлыгыбызны расларга теләгәндә без бүген , һич икеләнүсез һәм хаклы рәвештә , калкан итеп шаг ыйр ь Роберт Әхмәтҗановның исемен горурланып атый алабыз. ( Ирек Ниг ъмәти , ж урналист) Роберт Әхмәтҗанов дөн ь яны, әйтерсең лә, чык тамчысы аша күрә. (Хәсән Туфан, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.)
Слайд 20
III. Йомгаклау Якташыбыз Роберт Әхмәтҗановның иҗади мирасын өйрәнеп, мин түбәндәгеләрне аңладым: 1. Роберт Әхмәтҗановның иҗат мирасы гаять бай һәм күпкырлы; 2. Шагыйрьнең иҗатын өйрәнүне дәвам итәргә кирәк; 3. Шигырьләрен укучыларга ирештерү эшен эзлекле төстә дәвам итәргә кирәк; 4. Роберт Әхмәтҗанов - төбәгебезнең күренекле вәкиле. Р.Әхмәтҗановның татар шигъриятенә зур өлеш керткәнлеген, әдәбиятның үсешенә этәргеч ясаганлыгын аңлар өчен , “Җәяүле күбәләк” исемле шигырен укып карарга кирәк.Андагы җөмләләрдән һәр укучы үз язмышын таба, җанын сыкраткан сорауларына җавап ишетә. Күңелебездә рухи төшенкелек вакытында Р.Әхмәтҗановның шигырьләр җыентыгын кулыбызга алабыз. Алар безне уйландыра, моңландыра, сөендерә... Күренекле шагыйрь, Татарстан Республиксының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Әхмәтҗанов иҗаты әдәбиятыбызның кыйммәтле бер өлеше. Аның бай иҗаты киләчәк буыннарга да хезмәт итәр, якты истәлеге халкыбыз күңелендә мәңге сакланыр.
Слайд 21
IV . ӘДӘБИЯТ 1.”Авыл офыклары” газетасы, 5 май 2001 ел, №33 2.Әхмәтҗанов Р.В. Җәяүле күбәләк: шигырьләр, балладалар, поэмалар.-Казан: Татар.кит.нәшр.,1990. 3. Әхмәтҗанов Р.В. Җәяүле күбәләк.-Казан: “Рухият”нәшрияты. 2001 4. Әхмәтҗанов Р.В.Хәтер елгасы. Шигырьләр, балладалар, поэмалар.-Казан: Татар.кит.нәшр.,1980. 5. Әхмәтҗанов Р.В.Татар иртәсе: Шигырьләр.- Казан: Тат.кит.нәшр.,2004. 6. Әхмәтҗанов Р.В.Таш аргамак: Шигырьләр, поэмалар, балладалар. .-Казан: Татар.кит.нәшр.,2005. 7. Әхмәтҗанов Р.В.Каләм җиле. .-Казан:Мәгариф, 2006. 8.Вәлиев Н.М., Заһидуллина һ.б. Хәзерге татар әдәбияты. .-Казан:Мәгариф,2008
Как нарисовать ветку ели?
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое
Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью
Сорняки
Астрономический календарь. Ноябрь, 2018