Работа описывает жизненный путь сельского врача Марии Алексеевны Лавраковой (Муртазиной).
Вложение | Размер |
---|---|
marusya_aleksey_kyzy_lavrakova.docx | 18.61 КБ |
Гыйлметдинова Азалия .Научно-практическая работа для республиканской конференции “Их имена составили славу России”
Маруся Алексеевна Лавракова-Мортазина – фельдшер - акушер.
Алабуга районы Бехтерево авылында дөньяга килгән.Тормышның катлаулы һәм үзгәрешләр белән тулы вакыты була бу чор. Сугыш китергән авырлыклар ,ятимлек, ялангачлык...Әле моңа тагын күпме нәрсәне өстәп булыр иде. Ләкин нинди генә авыр булмасын ул чор халкы тырыш һәм хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торган .
Маруся Алексеевна да,мәктәпне тәмамлаганнан соң белемен күтәрергә дип, 1950 нче елларда Алабуга медицина училищесенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, Иске Юраш авылына эшкә билгеләнә. Ул вакытта участок хастаханәсе булган бу авылга якын тирәдәге авыллардан да авыруларны кабул итәргә туры килгән. Хастаханәдә бала тудыру бүлеге дә эшләп килгән.
Маруся Алексеевнаны да шул бүлеккә фельдшер –акушер итеп билгелиләр.Ягымлы, кешеләргә карата игътибарлы,йомшак күңелле, үз эшен яратып башкарган ул кызны халык бик тиз үз итә.Тирә-юнь авылларыннан килгән һәм шул ук вакытта Юрашның үз хатын –кызлары өчен бик якын кешегә әверелә. Күпме сабыйның кендек әбисе була . Бүген ул тудырган күпме бала аның хезмәтен дәвам итә .Бәлки бу да Маруся Алексеевнаның шифалы куллары нәтиҗәседер...
Маруся Алексеевнага Юраш авылы белән үз тормышын да бәйләргә туры килә. Шунда кияүгә чыга, дүрт баласы шунда дөньяга аваз сала. Ике малай ,ике кыз тәрбияләп үстерә ул ире Мостаяр Сабир улы Мортазин белән. Вадим, Валерий, Люция, Римма – әти- әниләреннән иң кирәкле кешелек сыйфатларын мирас итеп алалар. Әниләренең өстенә йөкләнгән җаваплылык алар өчен дә бик әһәмиятле тормыш канунына әверелә. Алар – Маруся Алексеевна балалары, башкаларга яраган күп нәрсәләрне эшләргә аларга ярамый да. Авылның бу гүзәл сөйфаты нинди матур тәрбия үрнәге дә булып торган.
Авыл тормышы ,тынгысыз шәфкать туташы хезмәте Маруся Алексеевнаның язмышына әверелгән.Ул иртәдән кичкә кадәр эштә,Ял дигән нәрсә аның өчен юк та, чөнки авылда кем чирләсә дә ,кемгә ярдәм кирәк булса да ул беренче йөгерә .Аның ишеген кемнәр генә какмый. Кайвакытларда мичкә куясы икмәген дә ташлап беренче ярдәмгә чыгып
китәргә туры килә аңа .Мич-тән алынасы икмәкне алырга туры килмәгән чаклары да бер генә булмаган.
Тәрәзә төбендә әнисен көтеп торучы кечкенә кызы Римма әнисен көтеп тә,кайтарып җиткерә алмыйча, идәнгә төшеп йомарланып йокыга китә торган була.Шулай да ул бер генә вакытта да зарланмаган,бер вакытта да “юк” дигән сүзне әйтмәгән.Кулларының шифасы белән ,йөзендәге ихлас елмаюы да күпме кешене аякка бастырырга ярдәм иткән.
Алтмышынчы елларда Юраштагы участок хастаханәсе ябыла.Юраштагы дәвалау бүлеге амбулатория булып кала.Тик моңа карап кына,Маруся Алексеевнаның эше кимими.Ничек эшләгән.шулай үз хезмәтен дәвам итәргә туры килгән аңа. Шулай ук авыл халкы аны үзенең саклаучысы дип кабул итүеннән ташламаган.Белдекле шәфкать туташы авылның бер фәрештәсенә әверелгән.Киңәш сорап та,ярдәм сорап та аңа агылганнар.Ул әйткәннәргә ышанганнар. Аның ярдәме күпләрнең гомерен саклап калган.
Алты йөздән артык укучы белем алган Иске Юраш мәктәбе дә аның өстендә булган. Балаларның сәламәтлеген тикшереп һәм карап тору аның җаваплы хезмәтенә әверелгән. Ул мәктәптә дә кирәкле шәхес булган.Шәхес дим ,чөнки иң беренче төгәл җавапны ул биргән. Ялгышмаган. Моңа аның хакы да булмагандыр, чөнки авыл өчен аннан да тәҗрибәле кешене каян табасың.
Ул елларда Игенче авылы янындагы урманда берничә якын –тирә авыл балалары ял итә торган лагерь эшләп килгән. “Игенче”пионер лагерендә ял итүче балаларны да, ничә чакрым араларны җәяү үтеп, тикшереп торучы шәфкать туташы да Маруся Алексеевна булган..Ашау, яшәү шартларын тикшереп торган, аврып киткән балаларга беренче ярдәмне дә ул күрсәткән.
Үз гомерен кирәкле хезмәткә багышлаган Маруся Алексеевна шулай яши,шулай гомер итә. Кая барса да ,аңа карата хөрмәт тә ,ярату да яшәгән.Гомере буен ул Юраш халкы өчен әүлиядәй шәфкать туташы булган.
Лаеклы ялга чыккач та,әле аның капка төбеннән кеше өзелмәгән.Үзе дә беркемне ярдәменнән ташламаган, чөнки бүтәнчә яши алмаган ул.
Маруся Алексеевна, ире вафат булганнан соң, Илмәт авылына кияүгә чыгып гомер итүче кызы Люция һәм кияве Фирдәвис Гыйльметдиновлар гаиләсендә яши. Үзен яратып торучы кызы һәм киявенә ,оныкларына бик рәхмәтле була
ул. Ләкин гомеренең соңгы көннәрендә үзенә дә авырып ятарга туры килә. Гомере буена кешеләргә күрсәткән яхшылыкларының нәтиҗәсе булгандыр инде: сизмәгәндә генә бу дөнья белән саубуллаша. Маруся Алексеевна 1999 нчы елда вафат була. Аны мөселман йоласы буенча Иске Юраш авылы зиратына җирлиләр.
Кызлары Люция һәм Римма – Әнисе һөнәре дәвамчылары.
Ике кызына да үз һөнәрен калдыру бик азлар өчен хас сыйфаттыр ул.Моның өчен үз һөнәреңне шундый итеп яратырга кирәк : ул синең өчен бары да- яшәү максатың да, тормыш ямең дә,аның мәгънәсе дә.
Олы кызы Люция дә алтмышынчы елларда дөньяга килә. Иске Юраш урта мәктәбендә белем ала. Аннан соң Алабуга медицина училищесенә укырга керә . Аны тәмамлаганнан соң, билгеләү буенча,эшкә җибәрелә.
Һөнәр юлын медицинада шәфкатьтуташы итеп шулай башлап җибәрә ул.Кияүгә чыгып өч бала үстерә: Самат,Айдар Гөлнара.
Римма-төпчек кыз. Алабуга халкының сәламәтлеге сагында аның да зур өлеше бар.
Мине әбисенә охшаган диләр.
Мин – Азалия Самат кызы Гыйлметдинва. Алабуга шәһәренең 8 нче мәктәбенең 4 нче сыйныфында белем алам. Яхшы укыйм. Билгеле бу күп тырышлык таләп итә .Бию түгәрәкләренә йөрим. Рәсем төшерергә , китаплар укырга яратам.
Люия әбием белән еш кына күрше Иске Юраш авылына барабыз.Әбием Маруся Алексеевна каберен дә зират кылабыз.Әбием әнисе турында сөйли,үткәннәрне искә төшерә.Ә мин тыңлыйм.Үзенә охшаткан онык буларак, Маруся әбиемне күз алдына китерергә тырышам.”Мин аның кебек була алырмынмы?”- дип тә уйлап куям...
-4 -
Әтием Самат-Әбиемнең яраткан оныгы.
Самат Фирдәвис улы Гыйльметдинов – минем әтием. Аны үстерешүгә дә олы әбием Маруся Алексеевна зур өлеш керткән .Бала чагында күп вакытын ул бабам һәм әбием янында үткәргән.Ул әбисенең тәмледән –тәмле ризыкларын хәзер дә яратып искә төшерергә ярата. Ягымлылыгын, кешеләрнең әбисенә нинди зур хөрмәт белән карауларын әйтә .Маруся әби ягыннан туганлык җепләрен эзләүче һәм барысы белән тоташтыручы да минемәтием. Ул да Маруся әбиемә охшаган. Кешелекле, ярдәмчел,бик тә тырыш.Әбием Маруся Алексеевна аның бу сыйфатларын күрсә ,бик тә сөенер иде.Аның яраткан оныгы бит ул.
Гөлшәһидә – Резедә апам.
Габдрахман Әпсәләмовның“Ак чәчәкләр”ендәге Гөлшәһидә ролен уйнаучы Резедә апам –минем Фирдәвис бабамның сеңлесенең кызы.
Бабамның сеңлесе Гөлфәния апа да табиб һөнәрен сайлаган кеше.Гомере буе шул хезмәтен яратып башкара. Кешеләрне дәвалаудан үзенә рәхәтлек таба. Ә аның кызы- Резедә Сәләхова –артист, Кәрим Тинчурин исемендәге театрда эшли. Быел ул “Ак чәчәкләр” фильмында халыкның яраткан Гөлшәһидәсен уйнады. Аны бик яраттылар.
- Кем ул Гөлшәһидә ? – дисезме. Ул табиб, медицинага үзеннән зур өлеш керткән табиб. Авырулар аны бик яраталар, чөнки ул үз хезмәтен соклангыч дәрәҗәдә башкара, тирә-якта да аны шуңа яхшы беләләр, хөрмәт итәләр.
“Ак чәчәкләр”дә Резедә апам чын табиб иде . Гөлшәһидә ролен шундый итеп башкаручы апам булуына мин бик шатландым. Мин Резедә апам булуына горурландым. Аның кебек Ак халатлы ак апам буласым килеп китте. Гөлшәһидәсе булып халкымның. Ни дип әйтсәң дә, табиб һөнәре кирәкле дә,сокландыргыч та. Халкымның ак чәчәкләре ич алар.
Йомгаклау.
Мин бу эшемне башкарганда күп нәрсәләрне белдем. Олы әбием Маруся Лаврокова турында материал эзләдем, туганнарым , әби- бабам , әти- әнием беләнбик күп тапкырлар медицина турында сөйләштек.Болар барысы да мине уйландырды
.”Ак чәчәкләр”романы да ,”Ак чәчәкләр”киносы да,”Ак чәчәкләр “җыры да мине озата йөрде.
Мин һәр кеше үзенең гаиләсе тарихын белергә тиеш дигән нәтиҗәгә килдем.
Әгәр башкалар өчен дә аның әһәмияте булса,мин бик шат булыр идем.
Свинья под дубом
Что общего у травы и собаки?
Разноцветное дерево
Рисуем "Осенний дождь"
Машенька - ветреные косы