Ямаширмә авылында җыелган диалекталогик материаллар
Вложение | Размер |
---|---|
fnni-_ezlnu_eshe.doc | 151.5 КБ |
Биектау муниципаль районы Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе
Татарстан Республикасы
Биектау районының Ямаширмә авылында җыелган
диалектологик материаллар
Башкарды:10нчы сыйныф укучысы
Сибгатуллина Илзирә Котдус кызы
Укытучы:Сираева Резедә Хәйдәр кызы.
2013нчe ел.
Эчтәлек:
1. Авылның тарихы.
2. Авыл тарихын күзәткәндә очраган үзенчәлекләр.
3.Авылның җирле сөйләме.
а) фонетик үзенчәлекләр;
б) морфологик үзенчәлекләр;
в) лексик үзенчәлекләр;
3. Текст.
4. Йомгак .
Бүлек I
Проблеманы теоретик өйрәнү
Бу хезмәттә Ямаширмә сөйләшенә хас булган аваз үзенчәлекләрен, сүз формаларын, җөмлә модельләрен, калыпларын әдәби тел белән чагыштырып тикшерелде. Ямаширмә авылының җирле диалектына, сөйләшенә хас тел үзенчәлекләрен барлап, аларның ни өчен кулланылуын, кулланылу шартларын, сәбәпләрен өйрәндем.
Ахманова О.С. билгеләмәсендә диалект ул – билгеле бер телнең территориаль, профессиональ яки социаль уртаклык белән бәйләнгән, даими һәм турыдан-туры аралашып яшәүче тел яки бу дәрәҗәдә чикләнгән кешеләр тарафыннан торган аерым бер төре.
Урта диалектка караган Казан арты сөйләше татар милли әдәби теленең формалашуында зур роль уйнаган. Тик шулай да әдәби тел нормаларыннан тайпылышлар бар әле, әдәби телдәге кайбер фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре белән аерылып торалар. Мин бу хезмәтемдә шушы үзенчәлекләрне теркәп, сөйләм контекстындагы үзенчәлекләрен күрсәтергә тырыштым.
&1.1.Өйрәнелә торган проблеманы тарихи яссылыкта карау
Биектау районы Урта Иделнең уникаль һәм бай табигатьле җиренә урнашкан. Биредә борынгы чорлардан ук төрле мәдәниятлар һәм диннәр тыгыз элемтәдә булганнар. Шуңа күрә дә безнең һәм күрше районнарның территорияләрендә күпләгән уникаль археология, тарихи, архитектура, эпиграфика һәм этнография һәйкәлләре сакланып калган. Биредә таш гасырдан башлап, Болгар, Алтын Урда чорына караган истәлекләр күп. Безнең төбәк, тарихы һәм мәдәнияты бүгенге көнгә кадәр тулысынча өйрәнелмәгән. Казан ханлыгының үзәге дә булган Биектау төбәгенә беркадәр Әтнә төбәгенең көнбатыш өлешендәге һәм Зеленодол төбәгенең көнчыгыш өлешендәге авыллар тарихы да бәйләнгән. Кыскасы, Биектау төбәге турында сүз алып барганда, филологиядә татар теленең Дөбъяз урынчалыгы вәкилләре сөйләше таралган дип хисапланган территория керә.
Хәзерге Биектау төбәге мәйданы X-XIII гасырларда Болгар дәүләтенә караган җирләр булганнар. Тарих 1243 нче елда Алтын Урда төзелеп, бу яклар әлеге дәүләтнең Болгар олысы карамагына кергәндә дә, биредә болгар телендә сөйләшүче халык вәкилләре яшәгән.
Биектау районының исеме район үзәге Биектау поселогы исеменнән алынган.
Биектау атамасы биек (“югары”, “зур”) + тау компонентларыннан тора. Бу авылга калкурак урынга утырганга күрә, Биектау исеме бирелгән. (Износков И.А.1885) Чагыштырмача биек булмаган калкулыкка урнашкан торак пунктларының кайберләре дә әлеге исемне алган. Төрки халыклар, шул исәптән татарларның күчмә тормыш алып барган борынгы бабалары да, тигез ландшафтлы далаларда яшәгәндә, калкулыкларны да “Биек тау” дип исемләгәннәр. Биектау исемле авыллар Әгерҗе һәм Балык бистәсе районнарында да бар. Казан артындагы Биектау (Высокая гора) авылы кебек алар да биек булмаган, хәтта тигез дип әйтерлек урыннарга яки артык биек булмаган тау өстенә урнашкан авылларны, шәһәрләрне тау оронимик номенклатура терминын кертеп атау борынгы традиция йогынтысы булса кирәк. Чагыштыру өчен түбәндәге мисалларны алырга була: Җүрәтау, Тубылгытау, Калатау, Чаллы Тау – Идел-Кама болгарлары шәһәрләре; Таутирмән, Яулаштау, Таузар, Тауляр, Якты Тау, Тауиле һәм башкалар – Татарстандагы татар авыллары. Димәк, Биектау районы исеме Татарстан районнарының лексик-семантик яктан классификациясендә урнашу урынына, теге яки бу физик географик объектның кайсы урында урнашуына карап ясалган.
Минем туган авылым Ямаширмә Биектау районында иң зур татар авылларының берсе. Аның турында “Татар энциклопедия сүзлеге”ндә (Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2002) болай диелә: “Ямаширмә авылы Биектау районында, Биектау тимер юл станциясеннән 25 км. көнчыгыштарак, Казансу елгасының сул кушылдыгы буенда. Казан ханлыгы дәвереннән мәгълүм.
1989 нчы елда 1062 кеше (татарлар), 2000 нче елда 1082 кеше яши. Халыкның төп шөгыле терлекчелек. Арча милли аяк киеме тегү берләшмәсе цехы. Урта мәктәп. Мәдәният йорты”.
Авылыбызның кайчан барлыкка килүен билгеләү гаять четерекле мәсьәлә. Биектау төбәгендә табылган археологик материаллар бу якларда халык бик борынгы заманнарда ук яшәвен күрсәтә. Табигатьнең бай булуы бирегә кешенең неолит чорында ук, ягъни безнең эрага кадәр III меңьеллыкта-таш гасырларда ук килеп чыгуына сәбәп булган. Чакматаштан ясалган әйберләр, ук башаклары, таш балталар, түгәрәк төпле чүлмәк ватыклары һ.б. табылуы шул турыда сөйли. Шундый бер таш чүкеч Ямаширмә мәктәбенең музеенда да саклана. Б.э.к. III-II нче меңьеллыклар чигендә биредә бакыр эшкәртү җәелә башлый, ә II-нче меңьеллык урталарында бронза чоры башлана. Б.э.к. I-нче меңьеллык урталарында тимер чоры башында бу якларга яңа кабиләләр үтеп керә. Алар төбәкнең этно-мәдәни мохитен үзгәртәләр.
Безнең эраның III-IV гасырларында Идел-Кама арасындагы җирләргә күпләп төрки-татар кабиләләр үтеп керә ( Альберт Бурганов. Памятники Иске-Казанского историко-культурного и природного комплекса.-[12], с.46-82 ). IX гасыр ахырында Идел-Кама территориясендә беренче дәүләт – Болгар дәүләте оеша. Ул елдан-ел үзенең чикләрен төньяк һәм төньяк-көнчыгышка таба киңәйтә бара. Болгар дәүләте төзелгәнче үк Казан артында мари, удмурт, татар һ.б. халыкларның борынгы бабалары яшәгән.
Ямаширмә авылы зиратында 1382 нче елның 13 нче июлендә ( һиҗри белән 784нче ел ) куелган таштагы язма текст шуңа дәлил. Әлеге текст гарәп язуында, гарәп һәм татар телләрендә язылган. Аның татарча өлешендә болай диелгән:
“... Тарих йити йөз сиксән түртдә Җөмади әл-әүвәле аеның берендә ирди кем Габделҗаббар углы... Инүк, иллик биш йәшендә кяфер килгәндә шәһид... Тәгалә рәхмәт кыйлсын, Амин, йа Раббел-галәмин”. ( Юсупов Г.В.Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. М.-Л.,1960).
Күргәнебезчә, текст болгар телендә түгел, татар телендә язылган, бары тик ташның югары башында болгар ташларына куела торган Сөләйман йолдызы гына бар. Шулай ук мәрхүмнең исеме ул чор төрки татарларныкына хас түгел, мөселман болгарларга хас гарәп исеме – Габделҗаббар. Ә Инүк-мөселман болгарлар тарафыннан бозылып әйтелгән гарәп исеменә ошый ( Марсель Әхмәтҗанов. Биектау төбәгендә татар тарихы.- [12],84-89 б. ).
Ямаширмә авыл зиратында сакланган икенче ташның ( һиҗри буенча 926 нчы елга,милади 1519-20 нче елга карый ) үлчәмнәре 144х53х20 см. Аңа язылган текст 11 юлдан тора,күп юллары бозылган. 1-9 нчы юллары гарәп телендә язылып “Коръән” кәлимәләреннән гыйбарәт. Унынчы юлдан татарча текст башлана:
10. Тарих тукыз йөз егерме алтыда
11. мөбарәк ... аенда
12. ирдикем ... углы Чура кырык
13. яшиндә дарелфанадин дарелбакага
14. рихләт кылды. Хак тәгалә рәхмәт...
( Марсель Әхмәтҗанов.Биектау төбәгенең XIII-XVII гасырлардан калган татар эпиграфикасы.-[12],90-97 б.).
Шушы борынгы ташлар сакланган Ямаширмә зираты Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларының һәйкәлләре исемлегенә кертелгән. Археологик тикшеренүләр буенча, зираттагы җиде кабер ташы ( алар арасына бер соры таш ватыгы да керә ) исәпкә алынган һәм тасвирланган. 1382 нче елгы таштан башкалары XVI гасырның беренче яртысына карый, аларның күбесендә гарәпчә-татарча язу бар. СССР фәннәр академиясенең Казан филиалында 1945 нче елда төзегән отчетта зираттан соры-көрән төстәге чүлмәк ватыклары җыелганы турында әйтелә.
Халыкта сакланган риваятьләр буенча, элекке бабаларыбыз Әширмә авылында яшәгәннәр. Авыл тау өстендә булганга, һәр яктан күренеп торган. Аста тирән чокыр булган. Чынлап та, Әширмә атамасына кергән “ширмә” сүзе сулы чокыр, тирән чокыр дигән төшенчәне аңлата [Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. -Казан: Тат.кит.нәшр., 1992].
1885 нче елны Казан өязендәге торак урыннары теркәгән исемлектә Ямаширмә авылы Сидорова Пустошь урынында булган дигән сүзләр бар. И.П.Ермолаевның “Казанский край во второй половине XVI-XVII в.в.” дигән хезмәтендә 1645 нче елның 5 нче ноябрь датасы белән Арча юлы өстендәге Ямаширмә авылы (китапта ул Ашерма дип бирелгән) искә алына.
Казан яулап алынгач һәм бу тирәдә көчләп чукындыру башлангач та Әширмә халкы читкә качып киткән, тирән чокырларга яшеренгән, шуның белән чукынудан сакланып калган. Чукындырып йөрүче дошман гаскәре авыл яныннан 5 км гына читтән узып киткән һәм бераздан ялга туктаган. Соңрак бу урында Ивановка дигән рус авылы барлыкка килгән. Шушы вакыйганы истә тотып, күрше рус авыллары - Чыпчык, Сидорова Пустошь һәм тагын берничә авыл – шул урынга ел саен килә торган булганнар.
Авылның Әсән абыз дигән кешесе яңа хакимият кешеләреннән “без кая урнашыйк соң?” дип сорап баргач, аңа Ямаширмә авылының хәзерге урынын әйткәннәр. Бу хәл 1572 нче ел тирәсендә булган. Башта монда килеп Әсән абыз йортын салган. Шуңа күрә авылның беренче, ул урнашкан ягы хәзер дә Әсәнабыз ягы дип йөртелә.
“Ямаширмә” дигән атамага килгәндә, ул әлеге Әширмә исеменә бәйле булса кирәк. Авылның исеме баштарак Яңа Әширмә, соңрак Яңа Ширмә булган, ә алар русча документларда Ямашурма булып киткән дип фараз ителә. Бүген авылның татарча исеме дә шушы русча атамадан күчереп, Ямаширмә дип языла.
Ямаширмә исеменең килеп чыгышын аңлаткан икенче версия дә бар. Әширмә халкы чукынудан баш тарткач, “Ширму – в яму” дигән әмер килгән һәм рус гаскәре авыл халкын чокырга таба куган, ди. Имеш, шуннан бирле авыл Ямаширмә ( Яма+Ширмә ) дип атала башлаган.
Болардан тыш, Ямаширмә исеменең килеп чыгышын аңлата торган яңа бер версияне китерү урынлы булыр. Билгеле булганча, Казан ханлыгы чорында (аннан элегрәк тә) олы юлларда ат алмаштыру, атлар һәм ямчылар (күчерләр) ял итү өчен ям (почта) стансалары булган. Әширмә авылы урнашкан җир дә шундый урында – нәкъ Арча юлы өстендә, Казан белән Арча арасының уртасында, атларга ял бирергә (яки алмаштырырга) кирәк булган урында урнашкан ич! Шуңа күрә анда ям (почта) станциясе булып, авыл да Ямширмә (ям+Әширмә) булмадымы икән?
Бу елларда татар халкының күбесе, шул исәптән Ямаширмә авылы да, ясаклы крестьяннардан торган. Д.А.Корсаков мәгълүматлары буенча, Ямаширмәдә 300 татар исәпләнгән. Халык хөкүмәткә ясак түләргә, ат-олау, армиягә рекрут, түрә һәм гаскәрләргә фатир бирергә, башка хезмәтләр дә башкарырга тиеш булган.
XVIII гасырның икенче яртысында авыл халкының хәле бигрәк тә начарлана [Ислаев Ф.Г.Православные миссеонеры в Поволжье.-Казан:Тат.кн.изд-во,1999]. Чөнки салым күләме зур, чәчүлек җир аз була. Мәсәлән, 1770 нче елны туклану өчен җан башына кимендә 4-5 дисәтинә җир кирәк булса, чынбарлыкта ул 1,7 дисәтинә генә тәшкил иткән. Бу чорларда алпавытлар саны 1,5 тапкыр арткан, алар торган саен күбрәк чәчүлек җирләрне, болыннарны, урманнарны били башлаганнар. Ясаклы татарларның җирләрен йомышлы татарлар да басып ала торган булган. Крестьяннар җир өчен, тегермән өчен, печән чапкан һ.б. өчен оброк түләгәннәр. Христиан диненә күчәргә теләмәгән мөселманнарга салым күләме 6-7 сумга кадәр җиткән. Авыл халкының шактый өлеше җирсез калган, бөтенләй бөлеп байларга эшкә ялланган. Күпләр читкә китеп, ялланып эшләргә мәҗбүр булган. Татар халкы өстенә төшкән иң авыр йөкләмәләрнең берсе-рекрутлык булган. Чөнки, башкалардан аермалы буларак, татарлардан ел саен өстәмә рекрутлар да (10-12 яшьлек балалар) алынган. Бу чорда мәчетләр салырга да рөхсәт булмаган. Шулай итеп, диненә-җиренә тугрылыклы татар халкы һәртөрле юллар белән изелгән, бөлгенлектә, караңгылыкта тотылган.
1776 нчы елдан башлап Россия империясендә патшабикә Екатерина әмере буенча җирләрне ызанлау (межалау) эше башлана. Ямаширмә халкы ясаклы татарларда торган, анда 100 хуҗалык, 368 ир-ат, 347 хатын-кыз булган. Авыл үзе 45 дисәтинә (1 дисәтинә=1,09 га) һәм 94 кв.сажин (1 кв.сажин=4,55 квадрат метр) урын биләгән. Чәчүлек җиләр-1301 дис.652 кв.саж., болыннар – 49 дис.200 кв.саж., урманнар -1018 дис.318 кв.саж., уңайсыз җирләр-28 дис.1300 кв.саж.,җирнең гомуми мәйданы 2442 дис.164 кв.саж.булган. Ямаширмә мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музеенда тугызынчы ревизия (1850 нче елда үткәрелгән) һәм унынчы ревизия (1858 нче елда үткәрелгән) нәтиҗәләренең копияләре бар. Алардан күренгәнчә, аларда кешеләр һәм хуҗалыклар саны арта барган.
1878 нче елны Казан губернасының Казан өязендәге торак җирләр теркәлгән исемлек буенча Ямаширмә авылында 203 хуҗалык булган.Аерым торган өйләр – 9, барлык йортлар – 243,таш йортлар – 2.Ир-атлар саны – 564 (гаилә исемлекләре буенча ир-атлар 720,хатын-кызлар 727).
Татар халык язучысы Гомәр Бәширов XX гасыр башында Ямаширмә авылында тегү тегеп йөргән, кызыксынып аның эчке дөньясын күзәткән. 1996 нчы елның 30 нчы маенда ул Ямаширмә мәктәбенең эзтабарлары белән очраша, үзенең ике том әсәрләрен мәктәпкә бүләк итә һәм анда түбәндәге язма калдыра: “Ямаширмә – минем малай чакта тегү тегеп йөргән авылым. Ул миңа туган авылым кебек якын. Ямаширмә халкына исәнлек-саулык, бәхет-сәгадәт теләп калам. Бәхетле булыгыз, исән-сау яшәгез. Шундый изге теләкләр белән элекке тегүче малай – хәзерге язучы Гомәр Бәширов”.
1914 нче елны өч елга якын сузылган канкойгыч Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. Бу сугышка Ямаширмә авылыннан да күп кеше алына.
1917 нче елгы буржуаз-демократик революция, иң беренче чиратта шәһәр һәм армиядә җиңеп, авылны да кузгата. Вакытлы хөкүмәт үсә барган революция хәрәкәтенә каршы тора алмый. Халык, волость идарәләрен һәм старосталарны куып, крестьян комитетлары һәм советлар сайларга керешә. 1917 нче елның 23 нче апрелендә Ямаширмә авылы да кергән Чыпчык волостендә Ярлылар һәм крестьяннар комитеты сайлана. Ул алпавыт җирләрен крестьяннарга бирү турында карар кабул итә.
1919 нчы елны һәр җирдә авыл советлары оеша. Аларның җыелышлары халыкның гаять зур активлыгы белән үтә. Ямаширмәдә өяз съездына делегатлар сайлаганда авылдагы 1812 кешедән 907 се катнаша.
1928 нче елны эшче һәм кызылармеец депутатларының Ямаширмә авыл Советы оештырыла. 1930 нчы елны аңа Татар Урматы авылы кушыла. Ямаширмә мәктәбе җидееллык укыту системасына күчә. Шул ук 1930 нчы елны Ямаширмә авылында колхозлашу башлана.
1935 нче елда Ямаширмәдә колхоз тулысынча оешып бетә. Аңа “Тукай” исеме бирелә.
1936 нчы елдан Ямаширмә авыл Советы яңа оештырылган Биектау районына керә башлый.
Шушы елларда авыл халкының гасырлар буе килгән яшәү рәвеше үзгәрә. Колхозчылар бергәләп уртак басуларда, терлекчелек фермаларында эшли. Хезмәт хакы акчалата түгел, эш көненә карап, ашлыклата түләнә. Авыл хуҗалыгы продуктларын тапшыру буенча колхозларга елдан-ел зуррак планнар җиткерелә башлый.
Тормыш бераз яхшыра башлаганда гына, 1941 нче елны Бөек Ватан сугышы башлана. Ямаширмә авылының бик күп ирләре сугышка алына. Кайбер хатын-кызлар да сугышка китә.
Авыл кешеләре лом, китмән, көрәкләр күтәреп тимер юл төзелешендә эшлиләр, дошман килергә мөмкин булган урыннарда окоп һәм ныгытмалар казыйлар, урман кисәләр, оек-бияләйләр бәйләп, төрле күчтәнәчләр салып фронтка посылкалар җибәрәләр.
1941 нче ел ахыры, 1942 нче ел башында Казан шәһәрендә 146 нчы укчы дивизия туплана. Ямаширмә авылында бу дивизиянең 334 нче артиллерия полкы оеша. Авырлыкларга карамастан, авылдашларыбыз хәрбиләргә мөмкин кадәр ярдәм итәләр: үз өйләренә кертеп тәрбиялиләр, ашау-эчүне тәэмин итәләр.
1942 нче елның февраль урталарында дивизия тулысынча туплана һәм февраль ахырында фронтка җибәрелә. Башта ул Фомино шәһәре янында сугыша. 1943 нче елны Спас-Деминск шәһәрен, 1944 нче елны Остров шәһәрен азат итә. Шуның өчен аңа “Островская” дигән исем бирелә. 1944 нче елны дивизия Тарту шәһәрен азат итә. Ә 1945 нче елның апрелендә Берлин өчен сугышларда катнаша. Ямаширмә мәктәбенең “Сугышчан дан” музеенда 146 нчы укчы дивизиянең үткән юлы турында күп материаллар тупланган.
Сугыш дәвамына авылга бер-бер артлы кайгы хатлары килеп тора, кайберәүләрне госпитальдән авылга, савыгырга җибәрәләр дә, бераздан тагын сугышка алып китәләр. Күпләр бөтенләй эшкә яраксыз, кулсыз-аяксыз, күзсез булып кайталар.
Сугышта Ямаширмә авылыннан киткән 300 гә якын кеше һәлак була. Алар истәлегенә авыл уртасына һәйкәл куелган.
Сугыштан соң да Ямаширмә өч колхозга бүленеп яши. 1951 нче елның март аенда алар яңадан “Тукай” колхозына берләшә. 1963 нче елны Ямаширмә авыл Советы Питрәч районы составына, ә 1965 нче елны яңадан Биектау районына кертелә.
1978 нче елны колхозның “Тукай” исеме “Ленин” га үзгәртелә.
1995 нче елны Ямаширмәдә яңа мәчет салынды. Атна арасында мәчеткә намазга йөрүчеләр бик аз булса да, мәтам йоласын башкарганда, мөселман бәйрәмнәрендә мәчеткә килүчеләр күп була.
Ямаширмәдәге милли аяк киемнәре тегү әртиле 1992 нче елдан башлап түбәтәйләр, калфаклар чигүгә һәм тегүгә күчте. Соңгы елларда ул “Туран” фондының Казандагы предприятиесе составына керә. Анда хәзер милли киемнәр, камзоллар, күзлек савытлары, бизәнү әйберләре, чапан читләре чигәләр.
Соңгы елларда авылда зур үзгәрешләр булды: йортларга газ керде, урамнарга асфальт түшәлде, күп йортларда телефон бар. Күпләр йорт җирен яңарту, төзү эшләре белән шөгыльләнә. Авылда яшь буын үсә. Авыл яши, аның киләчәге бар.
Халык тормыш авыр дип ятмый, бәйрәмен дә итә, концерт-театрын да куя, гөрләтеп туйлар да үткәрә. Авылның мәдәният каршында 1988 нче елда театр сөючеләр берләшмәсе оешты. Ул театр сәнгатен пропагандалау,т амашачыларда, авыл халкында зәвык тәрбияләү бурычларын үз өстенә алды. Дөрес, авыл яшьләре, укытучылар катнашында авыл сәхнәсендә элек тә спектакльләр куела иде. Әмма, берләшмә оешкач, спектакльләр кую эшләре тагын да җанланып китте. Соңгы елларда үзешчән театр коллективы тарафыннан Таһир Закировның “Яучылар” (1988), Юныс Әминовның “Язылмаган законнар” (1992), Рабит Батулланың “Ак күгәрченнәр” (1992), Фоат Садриевның “Сиңа гына әйтәм” (1993), Галиәсгар Камалның “Беренче театр” (1993), Юныс Әминовның “Минем җинаятем” (1998), Фоат Садриевның “Фәния җаным” дия” (1998), Гамир Насрыйның “Яшел эшләпә” (2000), Сәет Шәкүровның “Сине ташлап китә алмыйм” (2001), Данил Салиховның “Булса кодаң генерал” (2003) һәм “Көтмәгәндә уйламаганда яки “Гуля” комедиясе” (2003-2004) спектакльләре куелды. 2002 нче елны Ямаширмә авылының мәдәни тормышында зур вакыйга булды – авылның үзешчән театр коллективына Халык театры исеме бирелде.
Бүгенгесе көндә колхоз ООО СХП “Ватан” исемен йөртә. Авылда 324 хуҗалык һәм 1172 кеше бар.
&.1.2.Проблеманың бүгенге көндә әһәмияте
Беренче бүлек буенча нәтиҗә
Ямаширмә халкының рухи көче һәм ныклыгы тарих төпкелләре белән тоташкан тирән тамырларга бәйле. Моннан дүрт йөз илле ел элек татар халкына афәт булып килгән Явыз Иван яуларыннан соң Казан тирәсендә авыллар куылгач, Ямаширмә Казанга иң якын татар авылларының берсе булып кала. Ул чүкми-чукынмый, сатылмый, никадәр авыр булса да түзә, татарлыгын югалтмый, теленә һәм дененә тугры кала. Шушы ныклыгы белән ул якын-тирә авылларга да таяныч, татар кальгасы була.
Минемчә, диалектизмнар әдәби телне баетуга хезмәт итә. Әмма аларны кирәгеннән артык куллану сөйләмне боза. Җирле сөйләмне өйрәнү кызыклы. Авылымның сөйләме бүгенге көндә әдәби сөйләмгә якын. Бары тик өлкәнрәк буын кешеләрендә генә диалектизмның төрле үзенчәлекләре чагыла.
Үз төбәгеңнең телен, тарихын өйрәнү милли үзаңны үстерә, гореф-гадәтләрне, йолаларны онытмаска ярдәм итә. Шул ук вакытта әдәби тел нормаларын сакларга, үз сөйләмеңә һәрвакытта да игътибарлы булырга кирәк.
Бүлек II
Тикшерелә торган проблеманы практик дәлилләү
&.Тикшерү методикасы
Диалектларда гына кулланыла торган һәм әдәби нормалардан читтә торучы, шулай ук аларга каршы куелучы тел үзенчәлекләре диалектизмнар дип атала. Әдәби телдән аваз төзелешләре белән аерыла торган үзенчәлекләр фонетик үзенчәлекләр дип атала.
Ямаширмә авылы халкының телен күзәтү түбәндәге үзенчәлекләрне теркәргә мөмкинчелек бирде:
Фонетик үзенчәлекләр:
1. Ямаширмә авылы сөйләшенең иң характерлы фонетик үзенчәлекләренең берсе булып җ-лаштыру, ягъни сүз башында әдәби телдәге [й] авазы урынына [җ] авазын куллану тора: җылады (елады), җыл (ел), җоклама (йоклама), җамансу (ямансу), җәшел (яшел), җавыз (явыз), җорт (йорт) һ.б.
2. Сөйләштә [а] авазының иренләшмәгән булуы, ягъни ачык [а] әйтелүе авылыбызның иң характерлы үзенчәлекләренең берсен тәшкил итә: бара, нарат, кайчы һ.б.
3. [ч], [җ] авазлары урынына африкат [тч], [дҗ] авазлары әйтелә: [тчәй]-чәй, [тчиләк]-чиләк, [дҗиләк]-җиләк, [тчабу]-чабу,[дҗим]-җим һ.б.
Аваз тәңгәллекләре:
Ямаширмә авылы халкы сөйләмендә [о](ө)-[у](ү)-[ы](е) сузык аваз тәңгәллекләре бик еш кулланыла. Мәсәлән, гомер-гүмер, чокыр-чыкыр, көн-кен, төн-тен, төтен-тетен һ.б.
Тартык аваз тәңгәллекләре:
1. Әдәби телдәге [х] авазы урынына каты [к,] авазын куллану хас: хатын-к,атын, хат-к,ат һ.б.
2. Сүз ахырында [ң] урынына [н] кулланыла: мең-мен, уң як-ун як, борыңгы-борынгы, белдеңме соң?-белденме сун? һ.б.
3. Кайбер сүзләрдә сүз башында [ч], [ш] авазлары урынына [т] куллану шулай ук Ямаширмә сөйләшенең үзенчәлекле сыйфатларыннан санала: тушыннан алып-шушыннан алып, тишенү-чишенү, тишмә-чишмә – монда көтелгән [ч] авазы урынына [т] авазы кулланыла.
4. Яңгырау [б], [г] тартыклары интервокаль торышта [w] га әйләнәләр яки төшеп калалар: табып бир - [таwып бир] һ.б.
5. Сөйләштә шулай ук [ф]-[п] тәңгәллеге кулланыла: фәрдә-пәрдә, фартия-партия һ.б. Әлеге тәңгәллек ялгызлык исемнәрендә дә бик еш күзәтелә: Фатыйма-Патыйма, Фатыйх-Пәтих һ.б.
6. [һ] авазы татар теленең үз сүзләренә хас түгел, диалектларда ул әлеге көнгә кадәр үзләштереп бетелмәгән. Шунлыктан ул тел арты [х] тартыгы белән алмаштырыла, кайберләрендә бөтенләй әйтелми: үнәр-һөнәр, Фәймә-Фәһимә, әммәсе-һәммәсе, хаман-һаман, хава-һава, хөнәрчелек-һөнәрчелек, әхәмиятле-әһәмиятле.
Эпентеза (аваз өстәлү) күренешләре:
а) сүзнең икенче иҗеге башында килүче ң авазыннан соң [г] өстәлә һәм, нәтиҗәдә, “ң” беренче иҗекнең соңгы авазы булып әверелә, ә икенче иҗек [г] дан башланып китә. Шулай итеп, сүз уртасында яки тамыр белән кушымча арасында “нг” аваз комплексы барлыкка килә. Мәсәлән, күңгелсез (күңелсез), сеңгел (сеңел), җиңгел (җиңел). Шулай ук мин, син алмашлыкларын юнәлеш килешендә төрләндергәндә, әлеге алмашлыкларга –га/-гә кушымчалары өстәлә һәм алар миңга һәм сиңга формаларында куланылалар.
б) кайбер сүзләргә [л] авазы өстәлә: былчырак (пычрак), килтереп бир (китереп бир) һ.б.
Препатализация, ягъни сүзләрнең нечкәрү күренеше:
Арткы рәт сузыклары урынына алгы рәт сузыклары еш кулланыла: әчегез (ачыгыз), бәребер (барыбер), әчелде (ачылды), әкрен (акрын), әзсенмә (азсынма) һ.б.
Ямаширмә сөйләшендә шулай ук диареза (аваз төшереп калдыру) очраклары да бар:
1. Фигыльләр иде, идек ярдәмче фигыльләре белән янәшә килгәндә еш кына [д] авазының төшеп калуы күзәтелә: эш бар ие (эш бар иде), без килә йек (без килә идек).
2. Сузык авазлар төшерелә: зират-зиарат.
3. [н] төшерелә: асат-ансат, белә-белән, мосы-монсы.
Аерым сүзләрдә өй дифтонгы ий формасын ала: көймә-киймә, сөяк-сийәк, төймә-тиймә һ.б.
Аваз ассимиляциясе:
-лы/-ле, -лык/-лек, -лай/-ләй, -лар/-ләр кушымчаларында л тартыгы өлешчә ассимиляцияләнә. Мәсәлән, ямьне (ямьле), бөтеннәй (бөтенләй), печәннек (печәнлек).
Рус теле сүзләре сөйләшнең үз әйтелешенә яраклаштырып кулланыла: лутчы (лучше), крыйча (крыльцо), губчим (во всем), ләчинкә (носилка), ызбурый (сбруй), кырук (круг) һ.б.
Протеза күренеше:
Бу күренеш, нигездә, алынма сүзләр орфоэпиясенә карый. Сүз башында ике тартык янәшә килгән алынмаларда сузык авазлар өстәп әйтү еш күзәтелә: ыстакан-стакан, ышкаф-шкаф, ысклад-склад.
Апокопа. Алынма сүзләрнең ахырында [а] авазы югала: смәтән (сметана).
Әдәби телдән төрләндергеч һәм ясагыч кушымчалар белән аерыла торган үзенчәлекләр морфологик диалектизмнар дип йөртелә.
Сөйләшнең морфологик үзенчәлекләре:
1. Исемнәрдә иялек килешенең -нын/-нен формасы актив, ягъни әдәби телдәге -ның/-нең кушымчасы урынына -нын/-нен формасы кулланыла. Мәсәлән, әнинен күлмәге (әнинең күлмәге), курчакнын кулы (курчакның кулы) һ.б.
2. Синтетик юл белән фигыль ясау әдәби телгә караганда да күбрәк, активрак файдаланыла: кунаклап ятап (кунак була), тәбрикләү (тәбрик итү), күмәкләү (күмәк эшләү)
3. Сөйләштә сорау кушымчасының –ма/-мә формасында кулланылуы бик еш күзәтелә:
Син бардыңма? – син бардыңмы?
Син эшләдеңмә? – син эшләдеңме?
4. Инфинитив функциясен –асы/-әсе кушымчалары үти: барасы, күрәсе.
5. –ыр/-ер кушымчасы тамырда –р авазы булган сүзгә ялганганда бер -р тартыгы төшеп кала: барымын (барырмын), үстерегә (үстерергә) һ.б.
6. Әдәби телдәге исем фигыльнең –у/-ү формасы урынына –ыш/-еш формасы күзәтелә. Мисаллар:
а) мин барышка әзерләнеп торган – мин баруга әзерләнеп торган.
б) син китешкә ул килде – син китүгә ул килде.
7. –га таба конструкциясе урынына –рак/-рәк кушымчасы файдаланыла: кичкәрәк барырбыз (кичкә таба барырбыз), кышкарак тотынырбыз (кышка таба тотынырбыз) һ.б.
8. Рәвеш ясаучы –ын/-ен кушымчасы урынына –кылыкта/-келектә кушма формасы күзәтелә: кышкылыкта (кышын), җәйгелектә (җәен) һ.б.
9. Ярдәмче –иде фигылен кушып әйтү: торганыйык (торган идек). Килгәниек (килгән идек) һ.б.
10. Әдәби телдәге билгеле үткән заман кушымчасы –ды/-де урынына –ган ийем дәген конструкциясе кулланыла: барган ийем дәген, файдасы тимәде – бардым да, файдасы булмады.
11. Хәл фигыльнең әдәби телдәге –мыйча/-мичә формасы урынына –мыенча/-миенчә формасының кулланылуы еш күзәтелә. Мисаллар:
а) бармыенча ничек әйтәсең (бармыйча ничек әйтәсең).
б) үз күзең белән күрмиенчә ни уйлыйсың (үз күзең белән күрмичә ни уйлыйсың)
12. –рак/-рәк кушымчалары урынына –ын+тыннан/-ен+теннән кушма формасы кулланыла: әүвәлтеннән шулай иде (элегрәк шулай иде).
Бу форма күптән мәгънәсен дә аңлата ала: әүвәлтеннән шулай килә иде (күптән килә иде).
13. –арга телим формасы урынына –ар идем формасы кулланыла: пәрәмәч ашар идем – пәрәмәч ашарга телим һ.б.
14. Теләү фигыльләренең –магае/-мәгәе формалары бик актив: кәкре каенга терәтмәгәе (“как бы не обманул” мәгънәсендә кулланыла).
15. Кушымчаларны дөрес язмау һәм әйтмәү, аларны катлауландыру, урыннарын бутау. Мәсәлән: бер машина килеп туктамасынмы...
16. Ич кисәкчәсен кулланып сөйләү (“Шуны да белмисеңмени” дигән мәгънәсендә, яки узган, эшләнгән эшне күрсәтү мәгънәсендә): - Бабаңа хат яздыңмы? – Кичә үк яздым ич инде...
17. -мый/-ми хәл фигыль кушымчасы куеп җөмләдә әңгәмәдәшеңә карата үчекләү, санга сукмау интонациясен бирәләр: ашамый гына тор әле, ашаучы диярләр.
18. Шул ук -мый/-ми кушымчалы фигыльләргә булгач сүзе кушылып кире кагу, кирелекне чагылдырып була. Мәсәлән, бармыйм булгач бармыйм, әйтмәгез дә.
19. Ярдәмлек фигыльләрне кушып, бер сүз итеп әйтү очрый: апкайт алып кайт), апкит (алып кит), аппар (алып бар) һ.б.
20. Имә – “әйе бит” мәгънәсендә йөрүче форма. Мәсәлән: Әни, мин бүген мәктәпкә бармыйм бит имә?
21. ату/әтү (русчадан а то). Югыйса мәгънәсендә йөрүче әлеге сүзләр дә Ямаширмә сөйләшендә бик еш очрый. Мәсәлән, тизрәк сөйлә,әтү эчем яна.
22. Кая кисәкчәсенең “һич мөмкин түгел” дигән мәгънәсе дә еш кулланыла. Мәсәлән, өйгә мәче кертү кая.
23. Сөйләштә кереш сүзләрнең үзенчәлекле формалары да бар: сиңайтим.
24. Сөйләшкә генә хас үзенчәлекләр шулай ук күрсәтү алмашлыкларында да юк түгел. Мәсәлән, бусысы (бусы), шунсысы (шунсы), берсесе (берсе). Әлеге мисалларда күрсәтү алмашлыкларына, шулай ук саннарга –сы/-се аффиксын тавтологик ялгау күзәтелә.
Лексик диалектизмнар
Гомумхалык теленең барлык диалектларына һәм аларның сөйләшләренә, урынчалыкларына хас булган барлык сүзләр һәм әйтелмәләр диалект лексикасын тәшкил итә. Һәр диалектның үзенә генә хас лексик үзенчәлекләре була. Казан артында Ямаширмә сөйләшендә диалект үзенчәлекләреннән тыш үзләренә генә хас лексик үзенчәлекләргә ия. Казан арты сөйләшенә генә караган сөйләш буларак Ямаширмә авылы халкы телгә бик бай. Сөйләм теленең нигезендә, билгеле, нейтраль лексика ята. Ләкин бу нейтраль лексикага урта диалектка хас булган, нәкъ менә Ямаширмә авылына хас булган,характерлы сүзләр, гыйбарәләр килеп керә. Менә нәкъ шушы сүз һәм гыйбарәләр килеп керә. Менә нәкъ шушы сүз һәм гыйбарәләр гади сөйләм теле лексикасына аерым бер үзенчәлек бирәләр дә.
Ямаширмә авылы телендә әдәби телгә алынмаган яки теркәлмәгән диалект сүзләре шактый күп. Билгеле аларның бер өлешен башка күрше сөйләшләрдә дә табарга мөмкин. Шулай итеп, биредә сөйләшара, диалекталь сүзләр дә табыла. Мәсәлән, очсыз (арзан) дигән сүз Минзәлә һәм керәшен татарлары сөйләшләрендә, җайдак Нократ сөйләшендә дә очрый.
1. Шәт (наверное), илә мәгәр (но, но только), чәлдерү (стащить, стянуть).
2. Кайбер сүз, гыйбарәләр үз мәгънәсендә түгел, бөтенләй башка мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, сыза (кача мәгънәсендә) – сыза (туры мәгънәсе чертит); кәҗәли (киреләнә) – кәҗәләнә (туры мәгънәдә превращается в козу); ярып сал (турысын әйт) – ярып сал (туры мәгънәдә-клади разрезавший) һ.б.
Авыл халкы сөйләшенә генә хас сүзләр дә очрый. Мәсәлән, нәнем (үзеңнән кечерәк кешегә эндәшү), сәйпүш (аңгыра) – бу гыйбарә кеше исеменнән алынган булырга тиеш, кеше шәхесенә карата кулланыла, әлеге мәгънәдә, ягъни аңгыра мәгънәсендә шулай ук сәбәй гыйбарәсе дә йөри, шае ярдәмче фигыле кулланыла. Әлеге гыйбарә чаклы, тикле, кадәр сүзләре мәгънәсендә йөри, бәтәч ымлыгы (ис китү мәгънәсендә йөри.
Фразеологик диалектизмнар
Фразеологик әйтелмәләр дә сөйләм телендә еш кулланыла:
1. Дөнья куу – яшәү, тырышу.
2. Санга сукмау – не принемать в расчет.
3. Эт тә булмас – бер ни дә юк мәгънәсендә.
4. Күз тышта калу.
5. Тай моннан, ычкын моннан (тиз генә кит моннан мәгънәсендә)
6. Чәчрәп үлсәм,үләм (“барыбер ул эшне эшләмим” мәгънәсендә)
7. Карын ачу (ашыйсы килү)
8. Эшең төшмәсен! (бу кеше белән эш итәргә ярамый)
9. Ләчтит сату (юк-бар сөйләү)
10. Рәхәткә тиенү (тормыш яхшыру)
11. Адәм чыдый торган түгел (бик авыр)
12. Җүнле кеше (яхшы кеше)
&.Тикшерү нәтиҗәләре
Су сибү
[ күп wакъыт дҗаңгыр дҗаумый торса / су сибэшәләрийе // иң әwәлэ бала-тчага дҗырттан-дҗырткъа дҗереп ипи / дҗымыркъа / дҗарма дҗыйаларыйы // аннан соң су буйына тэшэп / дҗыйылган нәстәләрдән ботка пэшэрәләрийе // боткъа ашагач / къартлар дҗаңгыр дҗаудыру догасы укыйларыйы // аннан соң зираттагы къабер эстэнә су сибәләрийе // бу тчакта бала-тчага да су сибешә башлыйы // уйламаганда / нитмәгәндә тчиләкъъкә салк,ын сулар тутырып / къапкъаларын әтчәләрийе // дҗыла wакъытында мындый дҗырлар да дҗырлыйларыйе/
дҗаңгыр дҗау / дҗау / дҗау /
тәти къашыкъ бирэрмэн //
тәти къашыкъ базарда /
тәмлэ боткъа къазанда //
тчынлап та дҗоланы үтәгәч / бер / икъэ кэннән дҗаңгыр дҗава башлыйы // ]
Анализ:
Аваз тәңгәллекләре:
[а] – иренләшмәгән
[о]-[ы] – дҗырткъа, дыга, мындый
[ө]-[е] – тэшэп, эстэнә
Сузыкларның нечкәрүе: әчәләр
[а] авазының төшеп калуы: зират
[җ] ләштерү: дҗаңгыр, дҗаумый, дҗырткъа, дҗарма, дҗымыркъа һ.б.
[тч],[дҗ] африкат итеп әйтелү: тчага, дҗыялар, тчиләк һ.б.
Морфологик үзенчәлекләр:
иде ярдәмче фигыленең [д] тартыгы төшеп калып алдагы фигыльгә кушылып килүе: сибәләрийе, эчәләрийе, башлыйы һ.б.
Диалекталь анализ:
тондыралар – су сибәләр мәгънәсендә
Бу язма 72 яшьлек Бәширова Зөлхиҗә Натфулла кызыннан язып алынды.
Аулак өй
[ әти-әниләр къунакъ-мазар китсәләр / бэз тизрәкъ аулак ийгә дҗыйыла торганыйыкъ // анда къүршэ къүлән сэңгэлләрэ һәм апалары / авылнын дҗэгэтләрэ къиләләрийе // ул къызларнын къулларында эшләрэ булайы // дҗэгэтләр дҗыйылгантчы / бэз җын җэрли / ойыкъбаш һәм бийәләй бәйли һәм авыл хәлләрэн силәшәйекъ // бэрзаманны гармуннарын къүтәреп дҗэгэтләр къиләйе // ләкин бэз аларны тиз гэнә къэртмийек // башта алардан ишекъ баwы сорыйыкъ, / къәнфит / чикъләвэкъ / къызыл билле прәннэкъ // аннан соң аулагыйнэн бэтэн къызыгы башланаийе // тэрлэ уйыннар / йэзэк салыш / къүгәрчэн ашату къэбэкъләрэн уйныйыкъ // ]
Анализ:
Аваз тәңгәллекләре:
[а] – иренләшмәгән
[ө]-[е] – тэрлэ,йэзэкъ
[г] тартыгы өстәлү – сэңгэлләрэ
Өй дифтонгының [и] гә күчүе – силәшәйекъ
[җ] ләштерү хас – дҗэгэтләрэ, җын, җэрли
Морфологик үзенчәлекләр:
Исемнәрдә иялек килешенең –ның/-нең формасы урынына -нын/-нен куллану: авылнын, къызларнын;
иде ярдәмче фигыленең [д] авазы төшеп калуы: булайы, сорыйык, уйныйыкъ һ.б.
Бу язма 70 яшьлек Гимадиева Зөбәрҗәт Миңнегали кызыннан язып алынды.
Сабантуй бәйрәме
[ сабан эшләрэ бэткъәтч / беэ сабан туйына дҗыйыла башлыйыкъ // әүwәлэ авылнын дҗәш дҗилкэнчәкъләрэ атларга утырып гармун сыздырып / сэлгэ дҗыйаларыйы // къэм нәстә бирә ала индэ / тастымал дисэнмэ / тчикъкъән сэлгэләр дисэнмэ / дистәләгән дҗымыркъа // дҗыл сайын сабантуй алдыннан / дҗангыр дҗавып къитәдэрийе // авыл халкъы былчыракъ дҗырып булса да / мәйданга чыгарыйы // мәйдан башлангатч / авылнын алдынгы къалхузтчыларын макътап къитәләрийе // ләкин хәзэргэ шикъэллэ бүләкъләр бирү дҗукъ // мәйданнын ин къызыгы / ат тчабштыру белән къэрәш булайы // атлар урманга шайы мэнәләрийе дә / къирэ тчабып тэшәләрийе // дҗыла буйынтча бүләкънэ акътыкъ къилгән аткъа бирәләрийе // къитч дҗиткъәтчтэн аwыл дҗәшләрэ тау башына дҗыйынга дҗыйылаийе // ]
Анализ:
Аваз тәңгәллекләре:
[а] – иренләшмәгән
[ө]-[е] – сэлгэ, кэрәш, тэшәләр
[о]-[ы] – дҗымыркъа, дҗыла
[җ] ләштерү хас – дҗымыркъа, дҗыл, дҗәш, дҗаңгыр, дҗавып, дҗырып, дҗукъ дҗыла
Африкат [тч], [дҗ] авазлары кулланыла: дҗыйыла, дҗыйыларларыйы, тчабыштыру, тчабып, дҗиткъәтчтэн
Морфологик үзенчәлекләр:
Иялек килешенең -ның/-нең формасы урынына -нын/-нен формасы кулланыла: авылнын, мәйданнын;
Билгеле үткән заманның -гач/-гәч формасы урынына -гачтын/-гәчтен формасы кулланыла: дҗиткъәтчтен
Диалекталь анализ:
Шае – кадәр, чаклы, тикле мәгънәсендә.
Иде ярдәмче фигыленең –д тартыгы төшеп кала.
Бу язма 80 яшьлек Гәрәева Үлмәсбикә Гыйльфан кызыннан язып алынды.
Сугыш еллары
[минем әти къырыгынтчы дҗылны киндэрлэдә хэзмәт иттэ // къырыкъ бэрэнтчэ дҗылны сугышкъа къиттэ / къырыкъ эчэнтчэ дҗылны әни пэтчәнлэкътән дҗыгылып тэшэп / муйын сийәгэ тчыгып / аны бэр дҗыл кашыкъ тытып та ашый алмады / шуны тәрбийәләдэм / үзэм этч кълассны бэтэрдэм / дүрэнтчэ къласста укъый гына башлаган ийем // мин укъый алмадым / икъэ энэмнэ укъыттым / әнинэ тәрбийәләдэм // сыйыр бар / сыйырны къарасы бар / әнинэ къарасы бар // шул дҗылны әбийем үлдэ / әтинэн анасы // аннан минэ дҗылатып / бэр кэшэ дә булмагатч / минэ фирмага къуйдылар // дҗылый-дҗылый фирмага бардым // къырыкъ бызаw / дҗэгэрмэ дуңгыз къарадым // дуңгызлардан къурыкътым / дуңгызлар ашый дип / дҗылый-дҗылый къарый торганыйым дуңгызларны // аны къүп къарарга туры къилмәдэ / икъэ ай гына къарадым // аннан бызаwга гына къалды // фирмада эшлим дип тә уйламадым // хаман эшләдэм / къыш къэнэ бозаwларны үзэм къарадым // дҗәй кэнэ энэм хәбир шул бызаwларны къэтүгә аптчыгып къиттэ // үзэм йәшэлтчәдә эшләдэм // йәшэлтчәләргә су сиптэкъ / бэтэн ниләргә / къишэрләргә шайы // майшәкъәр апай су сиптэрдэ // таwдан мэнгәтч утырып дҗал итәрийекъ // хәзэр индэ ашлыкълар дҗиттэ / къәбэстә былынына барабыз / къәбэстәгә су сибәбэз // къәбэстәгә су сипкъәндә индэ къыйаш тчыккъантчы бэз сәгат этчтән / икъэдән барып йәшэлтчәгә су сибәбэз // ]
Анализ:
Аваз тәңгәллекләре:
[а] – иренләшмәгән
[ө]-[е] – кэнэ, сэягэ, тэшэп
[о]-[ы] – бызау, къыяш
[җ] ләштерү хас – дҗылны, дҗыгылып
[тч], [дҗ] – бэрэнтчэ, дҗәй
Морфологик анализ:
[д] тартыгы төшеп калып алдагы фигыльгә кушылып килүе – итәрийекъ, башлаганийем, торганыйыкъ;
Иялек килешенең -ның/-нең формасы урынына -нын/-нен формасы кулланыла – әтинэн;
Инфинитив функциясен –асы/-әсе кушымчалары үти: къарасы;
Ярдәмлек фигыльләрне кушып, бер сүз итеп әйтү очрый: алып чыгып-апчыгып
Диалекталь анализ:
печәнлек – печән өя торган урын мәгънәсендә;
Шае – кадәр, чаклы, тикле мәгънәсендә
Бу язма 80 яшьлек Гәрәева Үлмәсбикә Гыйльфан кызыннан язып алынды.
Урман кисү
[бэрсэндә урман къисәргә дҗибәрдэләр // ат артыннан барадырыйыкъ / тчабата къийеп // утырып барырга җукъ / атлар да ара // бәрәнгэ уып / шуны онга гына әwәләп / әниләр ипи салып бирәләрийе // шул ипи бэлән урман кистэкъ // бэр бригадир гына ийе / ир къэшэ // барыбыз да хатын-къызлар / къызлар индэ барыбызда / къызлар ийе // ирләр җук / бригадир гына // шуннан тэптән җыгабыз / къарга бата // аны акътарып алабыз / къубомэтрга салабыз / нормасы бар // бэлмим индэ / әйтә алмыйм къүпмэ икъәнэн // дҗырлар тчыгардыкъ // усакъ ийе индэ анда / бикъ ызын ийе усагы /
тураган усакъ къына /
ашаган быртчакъ къына //
туган илләргә къайтырбыз /
бәхэтлэ булсак къына //
мэнә шундый дҗырлар дҗырлыйдырыйыкъ // ашарга натчарыйы // ]
Анализ:
Аваз тәңгәллекләре:
[а] – иренләшмәгән
[ө]-[е] – тэптән
[о]-[ы] – ызын, быртчакъ
[җ] ләштерү хас – җукъ, җыгабыз
[тч], [дҗ] – дҗибәрдэләр, тчабата, дҗырлар, тчыгардыкъ
[ң] урынына [н] куллану - бәрәнгэ
Морфологик анализ:
[д] тартыгы төшеп калып алдагы фигыльгә кушылып килүе – барадырыйыкъ, бирәләрийе, дҗырлыйдырыйыкъ, начарыйы
Бу язма 78 яшьлек Гәлләмова Рәисә Сафиулла кызыннан язып алынды.
Шәҗәрә
[ къэмнән башлыйкъ сон / ул шәдҗәрә була индэ // монда йәшәгән / бу урамда исмәгыйл исэмле къэшэ / минэм бабай була индэ ул // аннан туган ибрахим / гайнэтдин / сирадҗэтдин и хәдитчә // сирадҗэтдинэ минэм әти була инде / ә гайнэтдин исэмлэсэ анысы мина бэр йәш тулгантчы үлгән индэ ул // ә апалары / хәдичә апалары / къазанда йәшәдэ // сирадҗэтдиннән туган газизә инэ бонсы хәмитләрнэн анасы / аннан сон рабигә апай / талийәләрнэн анасы / аннары аларны мин белмим индэ / хәнифә булган // мина хәтлэ үлгәннәр алар // миннән сон сәрийә / сәрийәдән сон тәскъирә / йуныс / әкърәм / мэнә бу минэм туганнар була индэ // газизәдән туган суфийа / аннары асыйа, асыйасы туганнан сон да үлдэ индэ анын / аннан әнисә / флүрә / албэрт / нурислам / халит // минэм йакътан шул инде // ]
Бу язма 92 яшьлек Сираев Якуп Сирай улыннан язып алынды.
Анализ:
Аваз тәңгәллекләре:
[а] – иренләшмәгән
[тч], [дҗ] – шәдҗәрә, сирадҗэтдин, тулгантчы
[ң] урынына [н] куллану – сон, мина, анын
Морфологик анализ:
Иялек килешенең –ның/-нең формасы урынына -нын/-нен формасы кулланыла – Хәмитләрнэн, Талийәләрнэн
Икенче бүлек буенча нәтиҗә
Диалектизмнар - әдәби телгә кабул ителмәгән, билгеле бер территориядә яшәүчеләр өчен генә хас тел үзенчәлекләре. Әдәби тел халык массаларына никадәр тиз һәм киң үтеп керсә, җирле диалектизмнар да шулкадәр тиз бетә баралар. Диалектизмнар әле картлар телендә дә, яшьләр телендә дә, хәтта укучылар телендә дә чагыла. Лексик үзенчәлекләргә караганда, фонетик, грамматик диалектизмнар аеруча тотрыклы булулары белән аерылып торалар.
Эшемдә үзебезнең төбәккә хас фонетик, лексик, морфологик, фразиологик диалектизмнарның үзенчәлекләре күрсәтелде. Мисаллар белән дәлилләнде.
Йомгак
Ямаширмә авылы тарихын язганда мин Марсель Әхмәтҗановның “Биектау төбәгендә татар тарихы”, Фирдәвес Гарипованың “Авыллар һәм калалар тарихыннан”, Рәшит Шакирҗановның “Ямаширмә мәктәбе – мәгърифәт чишмәсе” исемле хезмәтләреннән файдаландым.
Информантлар үз авылыбыз кешеләре булганлыктан, аларны табу кыенлык тудырмады. Алар: Гараева Үлмәсбикә Гыйльфан кызы, Гәлләмова Рәисә Сафиулла кызы, Гимадиева Зөбәрҗәт Миңнегали кызы, Бәширова Зөлхиҗә Натфулла кызы, Сираев Якуп Сирай улы булды.
Әлеге информантлар - авылның өлкән буын кешеләре. Биографияләре гап-гади. Балалык вакытлары сугыш елларына туры килгән, яшьлек елларында колхоз эшендә җигелеп эшләгәннәр. Авылда, гаилә корып, балалар үстергәннәр. Бүгенге көндә оныкларын, оныкчыкларын тәрбиялиләр.
Әйткәнемчә, безнең төбәкнең сөйләше урта диалектка керә. Урта диалект башка диалектлардан 1) й не җ-ләштерүе, 2) каты [къ], [гъ] авазларының булуы, 3) [ч] һәм [җ] авазларының өрелмәле ( [тч], [дҗ] кушык тартыкларына охшамаган) булулары, 4) басымсыз иҗектә а-ны о-лаштырып әйтүе, 5) инфинитивның күп вариантлы булуы белән аерылып тора. Мәсәлән: [җыл], [җук], [җэгэт], [къаз], [гъалим], [чиләк], [җиләк] ([тчиләк], [дҗиләк] түгел), [ба ла лар], [ба рыргъа],[ба рма лы] һ.б.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1. Шакирҗанов Р.Ә. Ямаширмә мәктәбе – мәгърифәт чишмәсе. Татар мәгарифенең үсеш юллары. – Казан: “Новое знание” ЯАҖ, 2005 - 204 б.
2. Р.Г.Мөхәммәтова. Казан арты татарларының этногенезы проблемасы. – Казан,1987.
3. Гарипова Ф.Г. Авыллар һәм калалар тарихыннан. – Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2003.
4. Очерки Истории Высокогорского района Республики Татарстан. – Казань: Изд-во «Мастер Лайн», 1999. – 368 с.
Сорняки
Мороз и заяц
Фокус-покус! Раз, два,три!
"Разделите так, как делили работу..."
Мост из бумаги для Киры и Вики