Бу прект эше серле табигатебезгә ямь бирүче канатлы дусларыбыз - җирлегебездә кышлаучы кошлар турында
Вложение | Размер |
---|---|
beznen_zhirlekt_kyshlauchy_koshlar.pptx | 1.17 МБ |
Слайд 1
Безнең җирлектә кышлаучы кошларСлайд 2
Проект эшендә катнашучы: Пычак урта мәктәбенең 3 класс укучысы Ибрагимов Ильмир Ильнар улы Җитәкчесе: Гарифзянова Рәхилә Гомәр кызы 2014/2015 уку елы
Слайд 3
Проектның максаты : Кыш көне кошларның яшәү рәвешен һәм үз-үзләрен ничек тотуларын өйрәнү. Бурычлары: -Өстәмә әдәбият материалларын да өйрәнеп, безнең авыл тирәсендә кышлаучы кошларны өйрәнү. -Кышлаучы кошларның туклануларын, үз-үзлә-рен тотышларын өйрәнү һәм күзәтү. -Нәтиҗә ясау.
Слайд 4
Бүгенге проект эшебез серле табигатебезгә ям ь бирүче канатлы дусларыбыз-җирлегебездә кышлаучы кошлар турында. Без кошлар турында язылган хикәя-шигыр ь ләрне укып, аларның яшәү рәвешләре кайда, ничек итеп оя ясаулары, балаларын тәрбияләүләре, табигат ь кә һәм кешеләргә файдалары хакында мәг ъ лүматлар алдык.Кыскасы, кошларның тормышлары белән якыннанрак таныштык, табигат ь тә үз күргәннәребез белән чагыштырып нәтиҗә ясадык.
Слайд 5
Проект этаплары 1.Әзерлек этабы а) “Безнең җирлектә” кышлаучы кошлар” темасы буенча класс сәгате -класс сәгатендә кышлаучы кошлар турында бик күп яңалыклар белдек, кошлар тавышларын тыңладык -презента ц ияләр карадык -кызыклы сорауларга җаваплар бирдек б)кышкы табигат ькә экскурсияләр в) интернеттан җимлекләр ясау буенча бик күп материаллар таптык
Слайд 6
2.Төп этап а)җимлекләр ясау б) кошларны дөрес ашату кагыйдәләре в)ашату графикларын һәм күзәтүләрне язып бару
Слайд 7
3.Йомгаклау этабы а) җимлекләр элү б) кошларга җим салу һәм аларны күзәтү
Слайд 8
Ашату кагыйдәләре -кошларга бер үк урында һәм бер үк вакытта ашарга салырга -кошларны көн саен, даими тукландырып тору. Бигрәк тә салкын көннәрдә көн саен ашарга салырга кирәк -җимне күпләп салмаска
Слайд 9
Бездә кышлаучы кошлар турында барысын да беләбезме соң? Ә бәлки алар салкын булган өчен генә җылы якларга китмиләрдер? Алар үзләренең тән температуралары хисабына көчле салкыннарга да чыдам булалар. Күп кошларның китүләре, аларга кирәкле күләмдә азыкның булмавы белән бәйле булырга мөмкин.
Слайд 10
Саескан авылга килгән икән, димәк, кыш җиткән. Авылдагы хәлләрне белешеп, тамагы туйгач, ул яңадан урманга юл ала.
Слайд 11
Песнәк-кечкенә, матур, сары яки кара түшле нәни кош. Туңмай-аның иң яраткан ризыгы.Өй каршындагы җимлеккә көн саен туңмай, майлы ит кисәкләре салабыз.Рәхәтләнеп тукланганнан соң песнәкләр том-шыкларын кат-кат чистарталар.
Слайд 12
Чыпчыкларны “ урам малайлары” дип йөртә- ләр.Чөнки алар урамны бик ярата, көннәр буе кешеләр арасында мәш килә.Кышны чыпчык чагыштырмача җиңел үткәрә: мал-туар, кош-корт ара-сында йөри, тамагын шунда туйдыра. Амбарларга кереп бөртекләр белән дә сыйланалар.
Слайд 13
Кышның карлы-буранлы көннәрендә бик сагындырып кына кызылтүшләр күренә. Алар-затлы, горур кошлар. Буранда рәхәтләнеп коеналар, горурланып, сокланып йөриләр дә, кадерле кунак сыман тиз генә очып та китәләр.
Слайд 14
Күгәрченнәр-салкынга иң чыдам кошлар. Холыклары буенча алар бик сабырлар,шау-шу куптарып йөрмиләр.Азыкка талымсыз.Аеруча бодай, икмәк валчыкларын үз итәләр. Кешеләр янына елышып, мал абзарларына да керәләр.
Слайд 15
Тукраннарның корсак асты һәм баш арты кып-кызыл. Кара канатлары аркылыга берничә рәт ак сызыклар белән бизәлгән. Ул озынча кара койрыгын агач кәүсәсенә тери дә, томшыгы белән җиргә кечкенә кайры кисәкләре очыра, агачтан корт эзли.
Слайд 16
Кызыклы сораулар . 1.Нинди кошның теле иң озын? 2.Иң күп ашаучы кош? 3.Кайсы кош каты тешли? 4.Нинди кош тавышсыз оча? 5.Сан буенча иң күп таралган кошлар? 6.Кайсы кошның койрыгы тормышы өчен әһәмиятле?
Слайд 17
Салкын һәм буранлы кыш көннәрендә кошларга көн итү бик авыр. Без, дусларыбызга, көчебездән килгәнчә ярдәм кулы сузарга тиешбез. Һәр кеше бер генә җимлек ясаса да , никадәр кошны ачлыктан коткарып калыр иде! Кошларны яратсаң , алар сиңа мең-мең рәхмәтле булырлар. Ә бер рәхмәт мең бәладән саклый.
Слайд 18
Күзәтүләрдән чыгып нәтиҗәләр: -Безнең җирлекләрдә кырыс һава шартларына җайлашкан кошлар гы-на кышлыйлар -Кошларга азык булса, салкынлык та куркыныч тудырмый -Салкын көннәрдә кошлар җимлекләргә күбрәк киләләр -җимлекләргә кичтән яки иртән җим салырга онытмаска
Слайд 19
Күзәтүләрдән чыгып җирлегебездә түбәндәге кошларны очратырга мөмкин:күгәрченнәр, карга, саескан, чыпчыклар, песнәкләр, кызылтүшләр, тукраннар .
Слайд 20
Кулланылган әдәбият . 1.Т.Р.Шакирова “Кошлар” 2.Пти цы в картинках. 3.Интернет ресурслар .
Можно от Солнца уйти...
Две снежинки
Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)
Мороз и заяц
Интересные факты о мультфильме "Моана"