Татар халкының каһарман улы Абдулла Галиев турында. Җәмит Рәхимовның "Батырша" романына күзәтү
Вложение | Размер |
---|---|
milltebeznen_kurenekle_shheslre2.doc | 45 КБ |
Татарстан Республикасы МБ «ЛМР»
«Лениногорск шәһәре 5 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе” МАББУ
Милләтебезнең күренекле шәхесләре. Абдулла Галиев – Батырша.
Язды: Әскәрова Алинә Рамил кызы
9 “Б” сыйныфы укучысы
Җитәкчесе: I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әскәрова Әлфия Ядкәр кызы
ХVIII йөз – татар халкы тормышына һәм аңына мөһим үзгәрешләр алып килгән чор. Рәсәй чын мәгънәсендә халыклар төрмәсенә әверелеп, милли- социаль изүне тагыда көчәйтеп җибәрә. Әлбәттә, мең еллык дәүләтчелек тарихына, бай матди һәм рухи мәдәнияткә ия булган татар халкы үзенең милли- колониаль изү астында калуына һич тә риза булмый: ирек, бәйсезлек өчен көрәшкә кат-кат күтәрелә. Шундый баш күтәрелешләрнең берсе – рус галимнәре тарафыннан Рәсәйдәге беренче милли-азатлык хәрәкәтләреннән берсе дип бәяләнгән. Пугачев хәрәкәтеннән 20 ел элегрәк күтәрелгән, халкыбыз телендә Батырша явы дип йөртелгән восстание. 1755 елда үткәрелгән буяуның рухи җитәкчесе һәм юлбашчысы – Абдулла Гали углы Мәзгетдин. Батырша җитәкчелегендәге азатлык хәрәкәтенең татар һәм башкорт халыклары тарихында тоткан урыны һәм әһәмияте бик зур. Ул бу халыкларның социаль һәм милли-азатлык хәрәкәтендә, мөстәкыйль үз дәүләтеңне булдыру өчен көрәштә алга киткән бер адым. Батырша явының тагы бер әһәмияте – татар һәм башкорт халыкларының иҗтимагый фикер үсешенә, әдәби багланышлары тарихына ясаган уңай йогынтысыннан гыйбарәт. Социаль пафос алган тарихи вакыйгалар язма әдәбиятыбызга үзенең тәэсирен ясамый калмый. Моның үрнәкләреннән берсе – Батырша кузгалышына караган язмалар.
Батырша исеме күп еллар буена халык йөрәгендә яшәде. Әмма аның турында әдәби әсәрләр юк иде. ХVIII гасыр урталарында татар һәм башкорт халкын колонизаторларга каршы көрәшкә күтәргән бу каһарманны моңа кадәр телгә алырга да ярамады. Бары тик 1990 еллардан башланган демократик үзгәрешләр, татар халкының милли үзаңы уянуы, әдәби мирасыбызны, телләргә алыныргада ярамаган батырларыбызны, язучыларыбызны кире кайтаруга төп сәбәп булдылар. Шул рәвешле, татар һәм башкорт халыкларының батыр улы Батырша да мирас сандыгыбызга кире кайтты. 1992 елда Җ.Рәхимовның “Батырша” исемле романы дөнья күрде. “Батырша” әсәре тулаем алганда, XVIII гасырның дөньяви, дини, әхлакый һавасын, татар халкының башаягы фаҗига белән тулы аяныч язмышын төгәл күзәтүләр, ачык буяулар аша күрсәтүгә, шул тынчу хәятта үз урынын таба алмыйча җәфаланган, олы йөрәкле, шагыйрь җанлы шәхес тормышын ышандырырлык итеп күз алдына бастырган. Хәзерге вакытта да галимнәребез зур эзләнүләр алып баралар. Батырша - ул халык тарафыннан яратып кушылган исем, кушамат. Физик яктан куәтле, фикере көчле, бәхәсләрдә җиңү яулавы өчен Абдуллага Батыршаһ дип яхшы гына кушамат биргәннәр.Батырша 1710 еллар тирәсендә татарлар яшәгән Карыш авылында (хәзер Башкортстанның Балтач районы, Югары Карыш авылы) Туктаргали абыз (мулла) гаиләсендә туган. Батырша заманасы өчен дини яктан тирән белемле була. Башта әтисеннән сабак ала, аннары Тайсуган авылында (хәзер Әлмәт районы) Габделрахман мулла мәдрәсәсендә укый. Ахырда Ташкичү авылының (хәзер Арча районы) мәшһүр имамы, ахун Габдессәлам Уразмөхәммәд җитәкчелегендә дини һәм дөньяви белемнәрен камилләштерә. Батыршаның Тайсуган, Ташкичү мәдрәсәләрендә белем алган еллары мөселманнарны көчләп чукындыру тәмам азган чорга туры килә. Ул миссионерларның мәҗүсиләрне һәм мөселманнарны көчләп чукындырганын, авыллардагы мәчетләрне җимерүен үз күзләре белән күрә, халыкның моң-зарын бергә кичерә. Батыршаның дини һәм фәлсәфи карашлары, рухы христианнар Ислам диненә каршы төрле яктан һөҗүм алып барган чакта формалаша.Ташкичү мәдрәсәсендә дин белемнәрен берничә ел үзләштергәннән соң, Батырша өч ел ярым балаларга сабак укыта, мулла хезмәтләрен башкара. Биш ел чит җирләрдә йөргәннән соң, Батырша туган авылы Карышка әйләнеп кайта һәм анда имам итеп сайлана, мәдрәсә ачып җибәрә.Мөселманнар яшәгән төрле төбәкләрдәге тормышны яхшы белгән Батырша миссионерларның христиан динен көчләп тагу сәясәтен туктату турында нык уйлана. Русия хөкүмәте һәм миссионерларының һәрбер мөселман кешесен урыс диненә көчләп күчерәчәге аңа көн кебек ачык була. Мөселманнарны икътисади бөлгенлектән, рухи, дини изүдән коткаруның бердәнбер юлы - баскыннарга каршы корал тотып көрәшү, ди ул. Батырша татар һәм башкортларның хокуксыз, авыр хәлдә яшәвен күреп, аларны баш күтәрергә чакыра. Уралны иңләп- буйлап халык арасында агарту һәм оештыру эшләре алып бара. 1755 елда Идел һәм Урал буйларында патша хөкүмәтенә каршы төрле халыкларның бергәләп азатлык көрәшенә күтәрелүенең мөһим бер тарихи вакыйгасы була. Батырша шул ук елның март – апрель айларында халыкны үз иркен яулап баш күтәрергә чакырган атаклы өндәмәсен яза һәм шәкертләре аркылы аны күбәйтеп, чапкыннар аша Башкортстанның һәр тарафына, шулай ук таныш-белешләре аша Казан, Көнгер, Гәйнә, Исәт һәм башка якларда яшәүче халык арасында тарата. Восстание 1755 елның 3 июленә билгеләнә. Батырша Казан губернасы татарлары һәм шулай ук казаклар белән ныклы бәйләнеш булдыра. Күтәрелешкә аларны да кушылырга өнди. Бу күтәрелешне дин байрагы астында оештырмакчы була.Тарихи чыганаклардан мәгълүм булганча, Батыршаның дусты һәм остазы Габдессәлам хәзрәт бу вакытны Каргалыда ахун булып, шул авылны бөтен Оренбург губернасының мәдәният үзәгенә әйләндергән була. Гаскәр җыелгач, фатиха сорап Батырша аның янына бара. Шулай итеп, восстаниягә шагыйрь-ахун үзе фатыйха бирә. Шулай да, олуг хәзрәтнең хуплавы белән, изге ниятләр белән башланып киткән һәм Рәсәйдәге беренче милли - азатлык күтәрелеше дип бәяләнгән хәрәкәт аның юлбашчысы өчен Шлиссельбургның тоташ карага буялган төрмәсендә тәмамлана. Батырша 1762 елның 24 июлендә богаулы көе төрмә сакчылары белән тиңсез алышта аяк өсте җан бирә. Батыршаның бу тигезсез көрәштә җан тәслим кылуы, аның бетмәс – төкәнмәс батырлыкларыязучыларны таң калдырган. Чыннан да, Батыршаның кыю адымнары, батырлыклары романнарга торышлы! М.Н.Гернет үз хезмәтендә Батырша хәрәкәтләренең кискенлеген һәм җитезлеген сурәтли. Авторның симпатиясе зинданда биш-алты ел яткан һәм ни бәрабәренә булса да азатлык яуларга алынган тоткын Батырша ягында икәнлеге сизелә. Тарихчы һәм язучы Фәүзия Бәйрәмова “Батырша күтәрелеше татар халкын тулаем чукындырудан саклап калды....Мәсгүт абый Гайнетдинов “Батырша – татар халкының азатлык фәрештәсе” дигән иде. Без дә Батыршага шундый ук бәя бирергә тиешбез” диде.
Бу милли – азатлык көрәш татар – башкортларның үзидарә гамәлен тормышка ашыруның куркусыз бер баскычы булып тора. Чөнки бәйсез дәүләт төзү идеясе халкыбызда беркайчан да сүнмәде һәм сүнмәячәк.Безнең өчен Батыршаның кыйммәте шунда ки, ул киләчәк буынга туры юл күрсәтә, туган илгә, милләткә, дингә карата мәхәббәт, соклану хисе дә уята. Мәктәптә алган белем белән генә чикләнмәскә, күп укырга, вакытыбызны бушка үткәрмәскә, төрле фәннәр белән кызыксынырга, тирән белемле, тормышта акыллы кешеләр булырга өнди.Татар каһарманы Батыршаның үлеменә 250 ел тулды. "Милләтебез өчен шактый күп эшләгән ул шәхесне искә алырга, аның турында хәтерне милләттәшләребезгә, алдагы буыннарга тапшырыр өчен, "Азатлык" татар яшьләре берлеге, бөтен татар милли хәрәкәте исеменнән 2012 елны Батырша елы дип игълан итте.Ел буена Батыршага, азатлык өчен көрәшкән башка каһарманнарыбызга карата төрле чаралар үткәрдек, барлык эшләребезне Батырша истәлегенә башкардык", диде яшь татар активистлары.
Кулланылган әдәбият
1. Җамалетдинова Г. Аның турында.Заман сулышы,2000 .
1. Миңлебаев К. Батыршалар токымыннан иде ул. Мәйдан.Чаллы,2012.
2.Рәхимов Җ. Батырша. Татарстан китап нәшрияты, 1992.
3.Хөснетдинова Л.. “Батырша”да тарихи чынбарлык. Мәйдан.Чаллы,2005.
Лиса и волк
Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен
Прыжок (быль). Л.Н.Толстой
Цветок или сорняк?
Как нарисовать китайскую розу