Туган авылым - Торнаяз
Вложение | Размер |
---|---|
tornayaz.doc | 94 КБ |
МББУ “Дөбъяз урта гомуми белем мәктәбе”
Эшне башкарды : Биектау районы МББУ “Дөбъяз урта гомуми белем мәктәбе”нең 9 нчы сыйныф укучысы Гайнетдинова Рания Рәис кызы
Җитәкче : музей җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Айгөл Хәбибрахман кызы
2012 нче ел
Эчтәлек
Кереш ............................................................................................................. 3
Төп өлеш......................................................................................................... 4
I бүлек. Торнаяз авылы турындагы материалларны теоретик яктан өйрәнү
1.1. Авыл – үзе бер тарих
1.2. Торнаязның бүгенге тормышы ................................................................8
Беренче бүлек буенча нәтиҗәләр.....................................................................10
II бүлек. Торнаяз – кечкенә генә авыл
2.1. Фәнни эзләнү эшенә материал туплау...................................................11
2.2. Эзләнү нәтиҗәләре...................................................................................12
3.Йомгак. ...........................................................................................................13
4. Кушымта........................................................................................................14
5.Кулланылган әдәбият ....................................................................................19
Кереш
...Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
Габдулла Тукай
Авыл... Бу сүзнең ни дәрәҗәдә газиз һәм якын икәнен авыл баласы гына белә, тоя ала, чөнки ул аның мәңгегә җанында, йөрәгенең түрендә саклана. Кайда гына яшәмәсен, кайларда гына гомер кичермәсен, авыл кешесе туган җирен, туган туфрагын сагынып яши. Чөнки шул туфракка аның кендек каны тамган, шул туфракта ул тәүге тапкыр тәпи баскан.[1]
2008 елдан алып, ел саен Айбаш урта мәктәбендә республикакүләм туган якны өйрәнү һәм экология фестивале үткәрелә. Фестивальнең нигезләмәсе белән танышкач, мин катнашырга булдым. Узган 2011 нче уку елында “Туган як этнографиясе” номинациясендә катнашып, 3 нче урын яулаган идем. Бу уку елында да көчемне сынап карарга булдым. Җәй айларына үз алдыма максат куеп, эзләнү эшенә керештем. “Туган як тарихы” юнәлешен сайладым. Фирдәвес Гарипованың “Рухи башкалабыз” исемле китабында үз туган авылым турында мәгълүмат табылмавы мине борчыды. Фәнни – эзләнү эшемне мин “Туган авылым - Торнаяз” дип атарга булдым. Бу теманы бүгенге көндә әле җитәрлек өйрәнелмәгән дип саныйм.
Күп кенә авыллар бүгенге көндә “үлеп” бара. Минем авылым да зур түгел, ләкин мин аны “үлеп баручы авыл” рәтенә дә кертмәс идем. Эшемнең максаты: туган авылымның үткәнен өйрәнү, бүгенгесе белән таныштыру. Бу тема буенча эзләнү эше алып бардым. Беренчедән, мәктәп музее материаллары белән танышу зур нәтиҗә бирде. Икенчедән, Торнаязда яшәгән кешеләр белән аралашырга туры килде. Материал артык күп булды дип әйтеп булмый, шулай да авылым турында кызыксынган кешеләргә күзалларлык материал булды дип саныйм.
Төп өлеш
Торнаяз авылы турындагы материалларны теоретик яктан өйрәнү
Авыл – үзе бер тарих
Туган авыл...
Йөрәккә иң якын һәм иң кадерле сузләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, җилкән камыш белән уратылган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән капланган елга үзәннәре, туган авылыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган илгә мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, аның кешеләре күңелгә ифрат та якын. Әйе, безнең туган җиребез, туган илебез Татарстан һәм андагы авылларыбыз үзебезгә күз карасы кебек кадерле һәм газиз. Анда безнең нигезебез, тамырларыбыз һәм өметебез.
Авыллар... Аларда безнең үткән тарихыбызның өлеше, халыкның моңы- зары, кайгысы-шатлыгы, куаныч һәм сагышы. Аларның беренчеләре бик борынгы, икенчеләре соңыннанрак барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар.
Табигать могҗизаларының үзенә күрә бер төре - “Торнаяз” атамасы алган авыл.
Биектау районындагы Торнаяз - район үзәге Биетаудан - 30 чакрым ераклыкта урнашкан кечерәк кенә бер авыл.
Торнаяз авылы үз исемен кайдан алган соң? Бу сорау белән без авылыбызның әби-бабайларына мөрәҗәгать иттек, төрле аңлатмалар таптык.
Авылның оешуы хакында ике төрле легенда – риваять яши.
Борын-борын заманда, күлгә яз көне торналар кайта торган булган. Алар безнең як күлләрен бик ошатканнар һәм һәр ел саен кайта башлаганнар. Менә шуңа авылны Торнаяз дип атаганнар дигән фикер бар. Тик без бу җавапта гына туктап калмадык. Икенче аңлатманы да эзләдек һәм таптык.
Легенда-риваятьнең икенче вариантын карап үтик. Авыл 300 ел элек барлыкка килгән. Торнаяз авылы урынында элек вак агачлар, куаклар үскән. Шуларны кисеп, авыл төзи башлаганнар. Торнаяз авылына иң башта ике гаилә күчеп килгән. Беренчесе - Алаттан, икенчесе - Туктамыштан. Безнең авылыбызда бүтән төрле милләт кешеләре яшәмәгән, бары тик татарлар гына яшәгән. Бер-бер артлы авылга кешеләр күчеп килгәннәр һәм авыл шулай зурайган. Бу авылның төп нигезен салучылар - татарлар. Аксакал бабайлар шулай сөйли. Ике кеше тау башына килеп, агач төбенә утырганнар һәм авылга нинди исем кушабыз дип баш ватканнар. Шуннан берсе “тырна, яз” дигән. Икенчесе шулай дип язып та куйган. Шулай Торнаяз исеме килеп чыккан. Әле дә булса басуда бер карама агачы үсеп утыра. Ул бик карт инде. Бу карама агачы, элек бу авыл урынында элек агачлар булганына шаһит. Аны шуңа кисмәгәннәрдер. Авыл исеме турындагы риваятьне шулай гасырдан гасырга саклаганнар.
20 нче гасыр башында авылда мәчет була. Торнаяз авылында мәхәллә 1872 нче елны оеша. Бу вакытка кадәр авыл кешеләре Шыпшыек авылына караганнар. 1906 нчы елны төзелгән мәчет бинасы сакланмаган, мәчетне 1960 нчы елны сүтәләр. 20 нче гасыр башында авылда 65 йортта яшәгән 219 ир-ат, 211 затын-кыз исәпләнгән.
1872 нче елның 20 нче октябрендә беренче имам булып Зур Битаман авылы мулласының улы Сәләхетдин Мөхәммәтәминов билгеләнә. Ул үлгәннән соң яңа мулла билгеләнә – Фаизакдас Минлебаев. 1910 нчы елны, мулла картайгач, аның урынына улы Абдулла билгеләнә. [2]
Авылда кечкенә мәктәп була, мулла йортын мәктәпкә алалар. 20 нче гасыр башында анда 16 малай һәм 18 кыз укый. 1971 нче елны мәктәп бинасын сүтеп, клуб итәләр. Клуб 2001 нче елны сүтелде. Клубта кинофильмнар, театрлар, концертлар да күрсәтелә иде.
Торнаязда 1930 елга кадәр 75 хуҗалык исәпләнгән. 1931 нче елны авылда “Яңа юл” колхозы оештырыла. Колхоз рәисләре алышынып тора: Гобәйдуллин Гобәй, сугыш вакытында – Фәтхуллин Ситдыйк, Мөхәммәтгаләй абый, яңадан Гобәйдуллин Гобәй. “Яңа юл” колхозы Дөбъязның “Үзәк” колхозы белән берләшкәндә рәис итеп Казаннан Самат абый кайтарыла. Авылда ике тегермән була. Берсе – Исхак Бикмөхәммәтовныкы, икенчесе - Хәйрулла бабайныкы. Авылда умарталар тотучы бабайлар була: Әнвәр абый, Сапый абый, Хәйрулла бабай. Колхозның үзенең дә умарталыгы була. Бу умарталык колхоз Дөбъяз авылы белән берләшкәнчегә кадәр хезмәт итә. Авылыбызда алмагач бакчасы бар. Бу алмагач бакчасы 1931 нче елны утыртылган. Бүгенге көндә алмагач бакчасында берничә генә алмагач калган, алары да кыргыйланып беткән инде.
Авылда колхоз чорында ук ферма була. Ферманың су ала торган чокыры була, ә авыл кешеләре суны чишмәдән, су буеннан ташыйлар. Бары тик 1988 нче елны авылга су үткәрелә. Ферма якынча 2001 нче елларны эшләүдән туктый. Авылда фермадан тыш инкубатор да төзиләр. Монда каз бибешләре саталар, казлар үстерәләр. Кызганычка каршы, инкубатор 5 ел гына эшләде.
Газим абыйның 1954 нче елларда төзелгән кибет-лавкасы була. Бу йорт бүгенге көндә дә исән.
Торнаяз авылы табигатьнең матур урынында урнашкан. Тау башына ук салынмаса да, туган авылым җәенке калкулыкларның күкрәгендә, итәгендә җәйлеп ята. Шактый ерак урнашкан авыллардан күренеп тора ул.
Авылда элек ике урам була: Беренче май, Үзәк урамнары. Ике кизләү булган: Насый һәм Файза исемлесе. Насый исемлесен бер карт казыган. Файза исемлесен Файза исемле хатын казыткан.
Торнаяз үзе кашлыкта урнашкан. Авылның үзенең урманы һәм зур су чыганаклары юк. Кечкенә чишмәләр суы хасил булып ага. Ачык әбидән , Таш елгадан һәм Каенлык баеннан даими рәвештә чишмә суы агып тора. Алар бергә җыйнашып, Торнаязның ике ягыннан Дөбъязга таба ага. Дөбъязда тоташып, Касыйм елгасын хасил итәләр. Авыл әйләнәсендәге вак урманнар 1930 елларны Торнаяз халкы тарафыннан утыртылган. Алар урман полосалары дип атала.
Авылда Россия федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан радиосы дикторы Васфикамал Саттарова туган. Аның турында берничә сүз язып китми булмас.
Васфикамал Саттарова Татарстан республикасының Биектау районы (ул вакытта Дөбъяз районы) Торнаяз авылында 1923 елда туа. Васфикамалның балалык еллары матур табигатьле Торнаяз авылында уза. Әтисе Мәгъсүм, әнисе Бибикамал Торнаяз авылында абруйлы кешеләр булалар. Кече яшьтән Васфикамал эшкә өйрәнеп, чыныгып үсә. Әнисе Бибикамал апага йорт эшләрендә булыша, кече туганнарга ярдәмчел туган апа булып та тора. Әтисе Мәгъcүм абыйның якын туганнары күрше Шыпшыек авылыннан булганга, Васфикамал еш кына якын туганнарында кунакта булгалый. Торнаяз авылының матур табигате яшь Васфикамалга көчле йогынты ясый. Каенлык бае болыннарында җиләк җыюлары, инештә су коенулары Васфикамалның хәтеренә мәңгелек булып сеңеп калалар. Шуңа күрә дә аның куңеле йомшак, кешеләргә шәфкатьле булып кала.
Яшь Васфикамал башлангыч белемне Торнаяз авылы мәктәбендә ала. Кече яшьтән ул укуга үзенең сәләтен ача. Үзенең тыныч һәм ягымлы тавышы белән дөрес интонация ясап укый алу сәләте, күрәсең, шушы вакытларда ук ачыклана башлагандыр.
Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан аларның гаиләсе Казанга күчеп килә. Васфикамал белем алуын Казанда дәвам итә. Урта мәктәпне тәмамлаганда илдә сугыш бара. Мәктәпне тәмамлаган Васфикамал радиога яңа дикторлар сайлап аласыларын белеп, үзен сынап карамакчы була.Көн саен иртә белән безгә хәерле көн теләүче Васфикамал Саттарова Үзенең ихтирамга лаеклы бу хезмәтен әнә шулай сугышның иң кыен көннәрендә башлап җибәргән . Васфикамал Саттарова 1985 елда 62 яшендә вафат була. Аның кабере Торнаяз авылы зиратында.
Торнаязның бүгенге тормышы
Торнаяз – хәзер 25 хуҗалыклы авыл. Урамнарның исемнәре түбәндәгечә: Кооператив урамы, Үзәк урам, Ермаклы урамы, Яр буе урамы.
Зиратта һәрвакыт тәртип. Ул зурайтылган, тирә-ягы тотып алынган. Аның аркылы үтеп-сүтеп йөрүче юк, каберлекләр чистартылган, агачларда кош оялары күренә. Монда илгә билгеле кешеләр дә күмелгән.
Авылымда искиткеч кешеләр яши. Аларның хезмәт сөючәнлегенә мин үзем дә таң калам. Урманнан еракта булсалар да, таза бүрәнәле йортлар да салына, көтүлексез килеш тә күп мал тота, болыннары сөрелеп бетсә дә, җиләксез-гөмбәсез калмый авылдашларым. Әллә кайдан, менә мин нинди дигән сыман, калай түбәләре сәлам бирә.
Торнаяз авылы тирәсендәге табигать бик матур. Болыннары, күлләре, шаулап аккан чишмәләре бар. Бики аланы, Алмагач тавы, Хәсим елгасы, Ачык әби болыны, Олы урта болыны, Корт бакчасы, Туктый болынсымак җир, Шәпи кыяклыгы печәнлеге, Зират асты болыны, Өн елгасы болыны, Түгәрәк болын. Каенлык бае һәм Ачык әби болыннарында чишмәләр суы челтерәп ага. Ачык әби болынындагы чишмәдән , авылдан ерак булса да, башка авыл кешеләре дә килеп су ала.
Авылдагы һәр болынның атамаларын тикшереп чыгарга булдым. Бүгенге көндә дә исемнәре үзгәрмәгән ул болыннарның. Җиләк җыярга бара торган, авыл халкы печән чаба торган Ачык әби болыны исеме кайдан килеп чыккан соң? Моңа җавапны Сабирҗанов Җәүдәт әйтеп бирде. Бу болында җиләккә дип барган җиреннән Ачык әби үлеп калган дип сөйлиләр. Шуңа күрә болынның исеме дә шулай аталып калган.
Таш елга болынының да исеме үзенчәлекле. Монда таш да, ком да күп. Элегрәк кешеләр мич чыгарырга измәне шушыннан алып кайта торган булганнар, бернинди кызыл балчык та кирәк булмый.
Торнаяз авылы бүгенге көндә дә яши, тормыш итә. Авылыбыз яныннан Мари якларына таба юл үтә. Бу юлга 1975 нче елны дамба күтәрәләр, ә 1990 нчы елны асфальт җәяләр. Авылның үз эчендә асфальт юл юк. Шул сәбәпле, яз һәм көз айларында, кышкы бураннарда йөрү кыенлана.
Авылыбызның тагын бер яңалыгы бар. Авылыбызда 2012 нче елның октябрендә Латыйповлар гаилә фермасы ачылды.
1954 нче елда Газим абый тарафыннан салынган кибет-лавкасы бүгенге көндә дә исән. Кибет бер кечкенә генә бүлмәдән тора иде, тик бүгенге көндә бу кибет эшләми. Авыл халкы кирәк-ярак товарларны 2 чакрым ераклыкта урнашкан Дөбъяз авылына барып ала. Бүгенге көндә авылыбызда мәктәп юк. Балалар инде 1971 нче еллардан бирле Дөбъяз авылында укый. 2012-2013 нче уку елында Торнаяз авылыннан 5 укучы гына бар. Авылның һәр кешесе күрше авылга, район үзәгенә, Казан шәһәренә барып эшли. Авылыбызның матурлыгы, тыныч урында урнашуы шәһәр кешеләрен дә җәлеп итә. Авылыбызда җәй айларында кайтып торучылар (дачниклар) да бар.
Беренче бүлек буенча нәтиҗәләр
Авыл тарихын язганда, китапларга, интернет материалларына, авылдашлар истәлекләренә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Хезмәтләре файдаланылган галимнәр текстта һәм “Кулланылган әдәбият” исемлегендә күрсәтелде. Авылдашларның истәлек материалларына күп урын бирелде, чөнки Торнаяз авылы турында китап материаллары әле җитәрлек дәрәҗәдә күп түгел. Кызганыч, бу эшемдә мин әле авылым турында материалны җитәрлек таба алмадым дип уйлыйм. Эшемне тагын да тирәнәйтергә булыр иде : туган ягымда үскән дару үләннәре, җәнлекләр һ.б.
Торнаяз – кечкенә генә авыл
Фәнни эзләнү эшенә материал туплау
Татарстан авыллары, аларның кыскача тарихы, инеш-сулары, болын-кырлары, урман –күлләре турында күп төрле материаллар басылып чыга. Татар халкы үзенең үткәнен яңа үрләргә чыгарасы килә. Бу дөрес тә, чөнки һәр халык үзенең үткән тарихын, гореф - гадәтләре белергә тиеш. Менә миңа да фәнни – эзләнү эшемне үтәү юлында төрле чыганаклардан файдаланырга туры килде. Авыллар турында төрле-төрле информация чыганакларын карап чыктым. Монда Дөбъяз мәктәбенең “ Туган якны өйрәнү” музее, китапханә, интернет челтәрен әйтеп китәргә була.
Фәнни – эзләнү эшемә материал табуда зур урынны Дөбъяз мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музее җитәкчесе Хәйруллина Айгөл Хәбибрахман кызы белән әңгәмә, авылда яшәгән кешеләдән сораштыру зур урын алыпа тора. Алар җиткергән мәгълүматларны беркая да язылмаган. Монда авылыбызның олы кешесе Саттаров Нурмөхәммәт абыйны әйтеп китмичә булмый. Заманча технология - интернет челтәрен дә онытырга ярамый. Ул үзе бер архив шикелле. Интернет челтәреннән алган материалларда да кызыклы мәгълүматлар табылды.
Фәнни – эзләнү эшенә материал туплаганда төрле чыганакларга тап буласың. Мондый материалларны тапкач шаклар катасың. Мисал өчен Гобәйдуллина Тайфа апаның сөйләгәннәрен язып китмичә булмый. Безнең авыл янында ялгыз бер каберлек бар. Бу каберлекнең кайчан барлыкка килгәнен дә без Тайфа ападан ишеттек. Элек татар һәм рус зыяратлары булган. Шуңа күрә татар зыяратына татарларны гына, ә урыс зыяратына урысларны гына күмергә яраган. Бервакыт Торнаяз күпере янында бер егетне тапканнар, аның үзе белән бернинди мөһим кәгазьләре булмаганга күрә, аны нинди милләт кешесе икәнен белмәгәннәр һәм зыяратның кырыена гына күмеп куйганнар.
Эзләнү нәтиҗәләре
Фәнни - эзләнү эшенә туплаган чыганакларны өйрәнгәч, Торнаяз турында аңлатма бирерлек материал килеп чыкты. Материалларны анализлап, тәртипкә салдым. Кызыксындырырлык, җәлеп итәрлек булды дип саныйм. Һәрбер кеше үзенең үткәнен һәм бүгенгесен белеп торырга тиеш, минемчә. Интернетта авылыбызның мулласы булып торган Сәләхетдин Мөхәммәтәминовның туганы материалын таптым. Бу материалдан Кәшифә Сәләхетдиновна турында белеп була. Аның фотографиясен мин кушымтада куйдым. Авылыбызның мулласы Торнаяз зыяратында күмелгән, аның каберлеге бар, шулай ук кушымтада күрсәтелде. Биектау районы тарихы турында язылган китаптан авылның мәхәлләсе турында мәгълүматлар таптым. Бу материал аша эзләнү эшемә төгәллек керттем дип саныйм. Авыл кешеләренең истәлекләре күбрәк якындагы болыннар, чишмәләргә кагылышлы. Әлеге язмамда сугыш чорын язып үтмәдем. Авылдан төгәл ничә кеше сугышка киткән, аларның кайчан кайтканлыклары, хатын-кызларның сугыш вакытындагы тормышлары турында төгәл мәгълүматлар табылмады. Алай да сугыәш чорында хатын-кызларның Суслангер урманнарын кисүләре, төрле эшкә җибәрүләре мәгълүм. Һәрбер йорттан сугышка ир-атлар киткән. Аларның яртысы исән-сау әйләнеп кайткан.
Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан Галимов Нәгыйм Галимовичка тукталып китәм. Галимов Н.Г. мәҗбүри хәрби хезмәткә Кызыл Армиягә 1934 нче елда чакырыла, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Армиядән кайткач, 1937 нче елда Дөбъяз урта мәктәбендә военрук булып эшли башлый. Сугыш башында аны тагын мобилизациялиләр. Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышчан хәрәкәтләрдә 1941 нче елның октябреннән катнаша. Нәгыйм Галимовның сугышчан юлы Мәскәүдән Курлянд муенчыгына кадәр уза. Разведка взводы командиры, соңыннан артиллерия батареясына командалык итә. Яралана. Мәктәп музенда Нәгыйм абыйның сугышта үзе белән алып йөргән шәхси әйберләре дә саклана: хәрби билет, рхмәт хатлары, медальләре, фронтташ дусларыннан алган хатлары һ.б. Галимов Н.Г. ничәмә – ничә еллар Җиңү көнендә укучылар алдында чыгыш ясады, укучылар белән аралашып яшәде. 2011 нче елда вафат булды.
Йомгак
Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!
Р. Фәйзуллин да "Кайту" шигырендә туган авылын ничек сагынуы турында яза:
Рәхәтләнеп аунадым бер
туган як кырларында!
Кулларымны куеп тордым
чишмәнең парларына.
Рәхәтләнеп таптап йөрдем
бала чак сукмакларын,
искә төшереп, гомеремнең
татлы төштәй чакларын...
Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Яшьлекләрендә авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, кайтасы килеп яшиләрдер.
Туган якның бай тарихы һәм культурасы, табигате һәм көнкүреше - болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә.
Минем уйлавымча, туган авыл табигатенең һәр почмагы кешеләрнең яшьлек эзләрен , кадерле хатирәләрен саклау белән бергә, һәрбер җирле атама - үзенең килеп чыгышы, барлыкка килү мәгънәсе белән чал тарих хәбәрчесе ул.
Киләчәктә мин бу эзләнү эшемне дәвам итәргә уйлыйм, тагын да тулыландыра алырмын диеп ышанып калам.
Кулланылган әдәбият
Заявка
на участие в республиканском эколого-краеведческом фестивале
Ф.И.О. учащегося | Домашний адрес | Название района, школы, класс | Дата,место рождения | Паспортные данные | ИНН | Страховое свидетельство | Ф.И.О. научного руководителя |
Гайнетдинова Рания Раисовна | Высокогорский район,д.Торнаяз, ул.Центральная д.5, 422720 | Высокогорский район, МБОУ “Дубъязская СОШ”,9 класс | 11 января 1997 года | 9209 943169, Выдан 11.02.2011 | - | 106-086-326-33 | Хайруллина Айгуль Хабибрахмановна |
[1] Гарипова Ф.Г. Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары. – Казан: Мәгариф, 2005.
[2] Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. – Казань: Изд-во «Мастер-Лайн», 1999
Ёжикина Радость
Н. Гумилёв. Жираф
Как нарисовать ветку ели?
Акварель + трафарет = ?
Ель