Абдулла Алиш әкиятләре тәрбиянең төрле өлкәләрен колачлый
Вложение | Размер |
---|---|
a.alish_latyypova.doc | 110.5 КБ |
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы
МБГБУ “Дөбъяз урта гомуми белем мәктәбе”
Конференциянең эш юнәлеше: Алиш эзләреннән
Абдулла Алиш әкиятләре
тәрбиянең төрле өлкәләрен колачлый
Эшне башкарды: Латыйпова Илалия Ленар кызы, 8 нче сыйныф укучысы
Укытучы: Хәйруллина Айгөл Хәбибрахман кызы, беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2015
Эчтәлек
I. Кереш өлеш
Тәрбиягә әкиятләр аша. 3 нче бит
II.Төп өлеш
Абдулла Алиш әкиятләре тәрбиянең төрле өлкәләрен колачлый.
1. Абдулла Алиш - әкиятләр остасы. 4 нче бит
2. А.Алиш әкиятләре – оста төзелгән тәрбия дәресләре. “Абдулла Алиш. Хикәяләр һәм әкиятләр” китабы. 6 нчы бит
III. Йомгаклау өлеше
Бөек шагыйребезне халык онытмый. 10нчы бит
IV. Кулланылган әдәбият. 11 нче бит
V. Кушымта 12 нче бит
Кереш
Тәрбия! Һәр кеше дә бу сүзнең мәгънәсен аңлыйдыр. Бүгенге заманда тәрбиягә бик зур игътибар бирергә кирәк. Бала тәрбияләү – үзеңә алмашка килүче яңа буын тәрбияләү. Тәрбиянең иң олы чаткысы, иң кирәклесе, нигез булып торучысы кечкенәдән башлана. Бала нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белеп үсәргә тиеш.
Яшь буынны тәрбияләүдә әдәбият зур урын тота. Баланы ата-ана кечкенәдән үк әкиятләр, хикәяләр аша тәрбияли. Кечкенә сабыйны йоклатканда әниләре җырлар җырлый, әкиятләр сөйли. Һәр кешенең өендә китап, газета, журналлар бар. Гаилә белән шуларны уку, фикер алышу бик кирәк. Бала кызыксына, тормышта килеп чыккан кыенлыкларны аңлый, җиңеп чыгарга омтыла. Китаплар, бигрәк тә, әкиятләр монда зур роль уйный. Балаларга әкият геройлары бигрәк тә якын; алар белән сәяхәт итү, төрле кыенлыкларга очрау аларда кызыксыну уята.
Кайсы гына язучыны алмыйк, алар үз гомерләрендә әкиятләр язмый калмагандыр, чөнки алар үз укучылары рәтендә кечкенә дусларын да күрәселәре килә. Әкиятләр язу бик җиңел дип уйламыйм, чөнки монда автор балаларны кызыксындырырга да, тәрбия бирергә дә тиеш бит. Кайбер язучыларыбыз әкиятләр язуда алга киттеләр. Аларның аерым әкият китаплары басыла. Монда без Абдулла Алишны да, Фәнис Яруллинны да, Рафис Корбанны да, Дәржия Аппакованы да, башка язучыларыбызны да санап китә алабыз.
Фәнни-гамәли эшемә Абдулла Алиш иҗатын, аның балалар әдәбиятына керткән өлешен тикшерүне максат итеп куйдым. Кулымда 1991нче елны чыгарылган “Абдулла Алиш. Хикәяләр һәм әкиятләр” дигән китап. Бу китапка язучының хикәяләреннән тыш 20 әкияте кертелгән. Бурычым: әкиятләрне укып чыгу, геройлар аша язучының безгә җиткерергә теләгән фикерен ачыклау, әкиятләр тәрбиянең кайсы өлкәләренә карый икәнлеген билгеләү.
Төп өлеш
Балалар әдәбиятына чиксез зур өлеш керткән язучыларыбызның берсе - Абдулла Алиш.
А.Алиш балалар әдәбиятындагы эшчәнлеген төрле юнәлештә алып бара: балалар өчен төрле журнал һәм газета чыгаруда катнаша, алар өчен шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза. Ләкин аның чын таланты әкиятләр жанрында ачыла. Әдип әкиятләрнең балаларга тирән тәэсирен, тәрбияләүнең иң отышлы алымнарның берсе булуын аңлый. Абдулла Алиш балалар өчен күп әкиятләр иҗат итеп, татар дөньясында әкиятләр остасы булып таныла. “Совет әкияте тудыру юлында” мәкаләсендә автор, әкиятләр жанрына тукталып, “Бала фантазиясенә иң якыны - әкият. Ә бала чакта тыңлаган әкиятләрнең тәэсире еллар үткәч тә югалмый”, – дип, әлеге жанрның әһәмиятен билгели.[1]
Абдулла Алишны балаларның сөекле язучысы итеп таныткан әдәби өлкә ул – әкият-хикәят жанры әсәрләредер. Әдипнең «Капкорсак патша» исемле беренче әкияте 1934 елгы «Пионер каләме» журналының 2 нче санында басылып чыга һәм нәни укучылар арасында бик тиз популярлык казана. Шуннан соңгы биш-алты ел эчендә (1935–1941) А.Алиш ике дистәдән артык әкият һәм хикәятләр иҗат итә («Нечкәбил», «Сертотмас үрдәк», «Койрыклар», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык», «Песиләр һәм күселәр», «Чуар тавык», «Бал корты һәм шөпшә», «Кем көчле?», «Бикбатыр белән Биккуркак», «Чукмар белән Тукмар», «Куян кызы», «Бик яхшы сабак алды ябалак», «Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык» һ.б.). Балалар күңеленең бөтен нечкәлекләрен тоеп, композицион яктан төзек-җыйнак, уку өчен кызыклы-маҗаралы, музыкаль яңгырашлы итеп, сурәтләү чараларына бай, образлы тел белән язылган бу әкиятләр һәм хикәятләр нәниләрнең акыл сәләтен, фантазияләрен үстерүдә, кечкенәдән үк балаларда хезмәтне ярату, ата-анага, олыларга ихтирам саклау, гадел, намуслы булу, әйләнә-тирә табигатькә әхлакый, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләүдә бүгенге нәни укучылар өчен дә үзләренең әдәби-сәнгати әһәмиятләрен югалтмыйлар. А.Алиш әкиятләренең зур тиражлар белән кат-кат басылулары һәм башка телләргә тәрҗемә ителеп уңыш казанулары да шул хакта сөйли.
А.Алишның балалар әдәбиятындагы эшчәнлеген бәяләгәндә, аның балаларга һәм әдәбиятка булган мәхәббәтен аерым ассызыклап китү урынлы булыр. Үз вакытында Гази Кашшаф та А.Алишның бу ягына гаять зур бәя биреп: «...Олы йөрәгенең җылысын балаларга өләшеп бирергә әзер торуы һәрбер адымыннан беленеп тора», - дип язган.[2]
А.Алиш зурлар, төрле яшьтәге балалар өчен иҗат итсә дә, аның төп иҗат юнәлеше иң җаваплы чор – мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүгә юнәлтелгән. Автор алар өчен нинди генә жанрда эшләсә дә, игьтибарны җәлеп итәрлек күренешләрне, кош-корт һәм җәнлекләр яшәешен шигъри телгә күчереп, алар турында кызыклы да, файдалы да төшенчәләр бирә; чынбарлык һәм фантазияне тыгыз үреп уңышка ирешә.
А.Алиш әкиятләре - балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясенең бөтен нечкәлекләрен белеп язылган, сурәт һәм образларга бай, уку өчен җиңел әсәрләр. Тәнкыйтьче Гази Кашшаф, язучының әкиятләренә югары бәя бирә: «Яшьтә язылган - ташка язылган», - ди халык, ул җуелмый да, кырылмый да. А.Алишның нәниләр өчен әкиятләр иҗат итүе нәкъ шул принцинка нигезләнеп, кайгыртучан ана омтылышыннан чыгып язылганнар. А.Алиш та, түземлек белән баласына тәрбия бирүче ана кебек, баланың рухын сафландыра, күңелен нурландыра торган фикерләрне әкият теленә салып бирә»[3].
А.Алиш әкиятләренең күпчелеге күләменең кечкенә булуы белән аерылып тора. Ләкин шушы кечкенә әкиятләрнең һәрберсендә балага тәрбия дәресләре бирелә. А.Алиш үзенең әкиятләрендә гади генә вакыйгага да зур мәгънә сала. Шушы мәгьнәне бала отып калып, үзенә тәрбия ала. язучының бөтен әкиятләре да бары тик яхшылыкка гына өйрәтә. Тату яшәргә, эшчән булырга, табигатьнең матурлыгын күрә һәм аны саклый белергә - болар барысы да А.Алишның әкиятләрендә чагыла. Язучының һәрбер әкияте үзенчә кызык. Бары тик табигатькә олы мәхәббәтле, аны яхшы белүче, матурлыкны башкаларга да җиткерергә омтылышлы һәм гади кеше генә балалар өчен шундый кызык, матур әсәрләр бүләк итә ала.
Абдулла Алишның әкиятләре бай эчтәлекле, тематик яктан төрле, тормышка якын булулары белән аерылып торалар. Аларда вакыйгалар мавыктыргыч, кызыклы сурәтләнә, тиз укыла һәм җиңел хәтердә кала.
“Абдулла Алиш. Хикәяләр һәм әкиятләр” дигән китапта барлыгы 20 әкият бар. Кайсы гына әкиятне алмыйк, аларны бала кызыксынып укый, аннан үзенә ниндидер яңалык, тәрбия ала дип әйтергә була. Әлеге әкиятләрнең күпчелеге хайваннар тормышыннан алып язылган. Автор бу ысулны юкка гына кулланмаган, чөнки табигать, хайваннар тормышы - балаларга ин якын өлкә. Балалар аны бик җиңел истә калдыралар. Бу китапта аның шушы өлкәгә караган “Нечкәбил”, “Кем көчле?”, “Бал корты һәм шөпшә”, “Сертотмас үрдәк”, “Куян кызы”, “Каз белән аккош”, “Чукмар белән Тукмар”, Бик яхшы сабак алды ябалак”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, Бикбатыр белән Биккуркак”, “Песиләр һәм күселәр” дигән әкиятләре бар.
Язучы үзенең әкият исемнәрен халыкның мәкаль һәм әйтемнәренә дә нигезләп куя. “Абдулла Алиш. Хикәяләр һәм әкиятләр” китабында аның “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” исемлеләре бар.
Авторның иҗатында тәрҗемәләрне дә күрергә мөмкин. Моңа мисал итеп “Койрыклар” (Африка әкияте), “Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр” (Украин язучысы Н Забила әкияте), “Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән” (Менгрел халык әкияте), “Бай белән ялчы” (Төрекмән әкияте), “Староста белән шайтан” (латыш әкияте) исемлеләрен күрсәтеп китергә була.
Язучыбызның әлеге китабына кертелгән берничә әкиятенә тукталып китәсем килә. “Нечкәбил” әкияте. Әкиятнең башыннан ахырына кадәр язучы безне табигать белән таныштыра, матурлыкны күрергә өйрәтә. Шуннан без Нечкәбил белән очрашабыз. Ул бик тырыш, эшчән, хезмәтне ярата. Уйларыннан ук инде без аның эш сөючән икәнлегенә төшенәбез. Әкиятнең дәвамында без саранча, озынборын, кигәвен, энә карагы, сорыкорт кебек тискәре геройлар белән танышабыз. Әсәрдә автор безгә бал кортларының тормышын, аларның ничек яшәвен сурәтли. Шулай ук без калган геройларның да нинди кыяфәттә, нәрсә хисабына тукланалар икәнлекләрен күрәбез. Автор безгә әкият аша никадәр мәгълүмат бирә. Әкиятне укыганнан соң, безнең бал кортларына ихтирамыбыз тагын да арта.
Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен укымаган, белмәгән бала юктыр. Бу - иң күренекле әкиятләрнең берсе. Әгәр дә бу әкияттәге геройларны кешеләр рәвешенә күчерсәк, без тормышта очрый торган вакыйгалар белән очрашыр идек. Сер саклый белмәүнең начарлыгы, күп сөйләшергә яратуның нәрсәгә алып барып җиткерүен күрергә була монда. Шундый катлаулы вакыйгаларны А.Алиш балаларга якын телгә күчереп язып бирә белгән.
“Кем көчле” әсәрендә язучы безгә чикерткә, суалчан, чебен, яфрак көясе, күбәләк, үрмәкүч, телә һәм кырмыскалар турында сөйли. Бигрәк тә язучы бу әкиятендә безгә кырмыскаларның тормышын, аларның яшәү рәвешләрен, ояларын, еланны ничек җиңүләрен сурәтли. Әсәрдә һәр бөҗәк үзенең һөнәрен күрсәтәсе килә, кемнең көчлерәк икәнен беләсе килә. Җавап табылмый кала.
“Бал корты һәм шөпшә” әкиятендә язучы бал корты белән шөпшәне чагыштыра. Бал корты һәрвакыт эштә, ә шөпшә ялкау, эшлисе килсә - эшли, эшлисе килмәсә - тик ята. Әкияттә әйтелгән фикер бик мәгънәле: “Көне-төне тырышып эшләгәч, бүгенгә эш торып торсын, ял итим әле димәгәч, бар авырлыкларны да җиңеп була”. Автор үзенең бу әкиятен икенче исем астында да бастыра: “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык”.
Тәрҗемә әсәрләрендә дә язучы безгә кешеләрнең, җәнлекләрнең тормышын ачык тасвирлап биргән. “Койрыклар” әсәрендә ул безгә ялкау куян белән дөньядагы барлык җәнлекләр турында сөйләсә, “Бай белән ялчы”, “Староста белән шайтан” исемле әкиятләрендә безгә бай һәм ярлы кешеләрнең эш-гамәлләрен, эчке дөньяларын ачып бирә.
Баласын һәрьяктан тәрбияле итеп күрергә теләгән ана өчен әкиятләр - кыйммәтле бүләк. Әкиятләре аша авторлар балаларны табигать һәм тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар формалаштыру бурычын куеп, аларны төрле матур гадәтләргә, хезмәткә өйрәтә, ата-аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Әкиятләрнең барысын да карап чыккач, шундый нәтиҗәгә киләсең: автор үз әкиятләрендә хезмәт тәрбиясе, әхлак тәрбиясе, физик тәрбия, экологик тәрбия, акыл тәрбиясе, культура тәрбиясенең көче зур икәнлегенә ишарә ясый. “Киң күңелле абыйның әкияттә түгел, тормышта дөрес яшәргә өйрәткән, ялгыш адымнардан кисәткән, оста һәм кинаяләп әйткән ихлас киңәш-теләкләре бар”, - ди шагыйребез Шәүкәт Галиев.[4]
Тырышлык, хезмәтне сөю һәрвакыт җиңеп чыга, ә ялкау, эш сөймәс кеше һәрвакыт ярык тагарак янында кала икәнлеген язучы “Нечкәбил”, “Бозлар-явызлар”, “Бал корты һәм шөпшә”, “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык”, “Койрыклар” әкиятендә күрсәтә. Ата-ананы тыңлау, өлкәннәрнең сүзенә колак салуның әһәмияте турында исә “Куян кызы”, “Каз белән аккош”, “Сертотмас үрдәк”, “Бик яхшы сабак алды ябалак”, “Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр” әкиятләрендә сөйли. Бу әкиятләрдә геройларыбыз башкаларның киңәшләрен тыңламаулары аркасында кыен хәлдә калалар. Батыр булу, куркып калмау авторның “Бикбатыр белән Биккуркак”, “Песиләр һәм күселәр”, “Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән” әкиятләрендә күренә. Дуслык, туганлык, якыннарга хөрмәт идеясе авторның “Чукмар белән Тукмар”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” әкиятләрендә чагыла. Мактану фаҗигагә китерә ала, хурлыкка калдыра икәнлеген “Кем көчле?”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” әкиятләре аша күрәбез. “Капкорсак патша”, “Бай белән ялчы”, “Староста белән шайтан” әкиятләренең үзәгендә социаль мәсьәләләр, азатлык идеясе үткәрелә.
Йомгак
Язучыларыбыз тудырган гүзәл әкиятләрнең кеше тормышында әһәмияте әйтеп бетергесез. Әкиятләр аша балалар тискәре һәм уңай геройларны күрергә, яхшыны яманнан аера белергә өйрәнәләр. Татар баласы әкиятләр укып, үз әхлагын тәрбияли, туган илне яратырга өйрәнә, Ватанга тугрылык һәм вөҗдан төшенчәләренең мәгънәсенә төшенә.
А.Алиш әкиятләре турында бик күп әйтеп була. Аның әкиятләрен укып, инде ничә буын кеше үсте. Шуның кадәр аз яшәп тә санап бетергесез мирас калдырган кеше күбрәк яшәсә, безнең әдәбиятыбызны тагын да баетыр иде. Ләкин сугыш дигән афәт язучыбызны да аямый. А.Алиш халыкка тугрылыклы мәхәббәтен саклап, халык йөзенә тап төшермәс өчен, сатлык җан хурлыгыннан татар исемен саклап калу өчен үз гомерен корбан итә.
Танылган “әкиятче абый” балаларга әкиятләр язу белән туктамый. Мәшһүр язучыбыз шагыйрь буларак та таныла. Аның “Туган илгә”, “Үзем турында җыр”, “Өметем зур минем”, “Туган авыл”, һәм башка шигырьләре дә зур урын яулап тора. Аның һәрбер шигырендә туган якка мәхәббәт, җиңүгә ышыныч күренә.
“Балаларыбызның күзләре яхшы әйберне генә күргәч, колаклары яхшы сүзләрне генә ишеткәч, күңелләре күркәм булыр”, - дип әйтә Габдулла Тукай. Абдулла Алиш нәкъ шушы сүзләргә туры килерлек итеп яши, иҗат итә. Аның иҗаты Муса Җәлил кебек югарылыкта тора. Балаларга әкиятләрен язып, ул зур изгелек ясый. Балалар шатланып, кызыксынып язучыбызның әкиятләрен укыйлар.
Фәнни эшемдә “Абдулла Алиш. Хикәяләр һәм әкиятләр” дигән китапка күзәтү ясадым. Китапка кертелгән 20 әкиятнең һәрберсе үзенчәлекле, һәрберсе кызык. Әкиятләр балаларны тәбияләүдә - мөһим “корал” булып тора. Әлеге җыентык атан-аналарның, тәрбияче-укытучыларның өстәл китабы булып торсын иде.
Кулланылган әдәбият
1. “Мәгърифәт” газетасы. 24 нче май, 2008 нче ел.
2. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты: Урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку ярдәмлеге. – казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003. – 351 б.
3. Минһаҗева Л.И., Сөнкишева И.Г. Тылсымлы хикәяләр: Абдулла Алиш. Әминә Бикчәнтәева. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003. – 431 б.
4. Хуҗиәхмәтов Ә.Н.Тәрбия дәресләре. - Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 1998. – 422 б.
Кушымта
№ | Әсәрнең исеме | Уңай геройлар | Тискәре геройлар | Әсәрнең идеясе | Әсәрдән алынган цитата |
1 | “Нечкәбил” | Нечкәбил, бабай, малай | Саранча, озынборын, кигәвен, энә карагы, сорыкортлар | Тырышлык, хезмәт үзеңә дә яхшылык булып кайта | Үзләренә файда китерсәң, кешеләр агулап та үтермиләр, күмеп тә бетермиләр. |
2 3 | “Бал корты һәм шөпшә” “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” | Бал корты | Шөпшә | Һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә кирәк | Шөпшәләр, ялкаулыклары аркасында, хурлыкка калганнар |
4 | “Бозлар-явызлар” | Академик Отто | Бозлар-явызлар | Тырышкач, барлык кыенлыкларны да җиңеп була | Кеше кулы далаларда калалар сала, ил бәхете өчен нинди кыен крепостьны да сугышып ала. |
5 | “Койрыклар” | Җәнлекләр, хайваннар | Куян | Үзеңә кирәкле эшне башкага йөкләмә | Үзем бара алмадым, койрыксыз калдым. |
6 | “Кем көчле?” | Кырмыскалар, Нечкәбил, суалчан | Кара елан, үрмәкүч, чебен, яфрак көясе, күбәләк, чикерткә | Мактану – начар гадәт. | Урмандагы барлык агачларның, андагы усал ерткычларның хуҗасы – кеше атлады |
7 | “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” | Тыйнак сыерчык | Мактанчык чыпчык | Мактану – начар гадәт | Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә. |
8 | “Сертотмас үрдәк” | Йорт хуҗасы, эт | Сертотмас үрдәк, керпе, куян, аю, бүре, төлке | Сер саклый белү кирәк, күп сөйләшеп йөрергә ярамый. | Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде. |
9 | “Куян кызы” | Соры куян, доктор Айболит”, тиен | Куян кызы | Өлкәннәрне тыңларга кирәк. | Киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, сүзне тыңла, тагын начар хәлгә калма. |
10 | “Бик яхшы сабак алды ябалак” | Ана ябалак | Ябалак малае, хәйләкәр төлке, тиен | Әти-әни сүзен тыңламасаң, кыен хәлләргә тарырга мөмкинсең. | Инде һәрвакыт әти-әни сүзен тыңлармын |
11 | “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” | Җирән кашка | Аю, бүре, атлар | Көтүдәге хайваннар бергә булырга тиеш, файдалы киңәшләрне тыңларга кирәк | Аерылганнар аюдан өркеп һәлак булдылар, бүленгәннәр бүрегә очрадылар |
12 | “Каз белән аккош” | Каз, аккош, аккош баласы | Каз бәбкәсе | Сәламәт, җитез буласың килсә, кечкенәдән дөрес туклан, режим сакла. | Син аз ашыйсың, вакытында йокламыйсың, һавада уйнамыйсың, шуңа күрә син ябык, буең да кечкенә. |
13 | “Чукмар белән Тукмар” | Әби | Чукмар, Тукмар | Бер-берең белән дус булырга кирәк | Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган. Юньләп ашый да, эчә дә алмаган. |
14 | “Бикбатыр белән Биккуркак” | Бикбатыр, Биккуркак | Тычкан | Куркак булырга ярамый. | Бикбатыр үзенең батырлыгы аркасында бәладән бик оста котылган |
15 | “Песиләр һәм күселәр” | Песинең анасы, песи баласы | Тычкан балалары, күселәр | Барлык дошман бертөрле булмый. | Нәни песи хәзер дошманнарны көч белән, тапкырлык белән, кыюлык һәм батырлык белән җиңә икән. |
16 | “Капкорсак патша” | Батыр егет, бабай, җитез егет, Бикзирәк-Сакалысирәк | Капкорсак патша, Канкояр патша, министрлар | Хаксызлыкка каршы көрәш | Илнең ярлылары, җирсезләре, сусызлары, хокуксызлары, изелүчеләре, интегүчеләре, капкорскаларга каршы ут ачыйк. |
17 | “Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр” | Әтәч, тавык, куян, тиен | Төлке, бүре | Һәрбер йомшак телгә алданма. | Төлке ул бик хәйләкәр ерткыч, аның өендә бер минутка калу да куркыныч. |
18 | “Бай белән ялчы” | Ана, Мрали | Бай | Кешеләрне алдарга ярамый. | Тирә-ягыңа күз сал әле: синең шәфкатең аркасында шунда калып үлүчеләрнең сөякләре аунап ята. |
19 | “Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән” | Эт, кеше. | Бүре,аю, арыслан | Эт кешегә хезмәт итә. | Кешедән дә көчле дөньяда берәү дә юк |
20 | “Староста белән шайтан” | Шайтан, крестьяннар | Староста | Әшәкелек һәрвакыт җәзасын табар. | Тагын теге әшәке палач – староста килә, шайтан алгыры! |
[1] Л.И.Минһаҗева,И.Г.Сөнкишева.Тылсымлы хикәяләр: Абдулла Алиш. Әминә Бикчәнтәева. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003. – 10нчы бит
[2] Л.И.Минһаҗева,И.Г.Сөнкишева.Тылсымлы хикәяләр: Абдулла Алиш. Әминә Бикчәнтәева. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003. – 10нчы бит
[3] Л.И.Минһаҗева,И.Г.Сөнкишева.Тылсымлы хикәяләр: Абдулла Алиш. Әминә Бикчәнтәева. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003. – 11 нче бит
[4] “Мәгърифәт” газетасы. 24 нче май, 2008 нче ел.
Свинья под дубом
Где спят снеговики?
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
Что общего у травы и собаки?
Муравьиная кухня