Проектная работа
Вложение | Размер |
---|---|
bolytlar_rabota.docx | 29.57 КБ |
Буа муниципаль районы
Әлки төп гомуми белем мәктәбе
Эзләнү-тикшерү эше
“Агыла да болыт агыла”
Эшләде: 1 нче сыйныф укучысы Салахова Азалия
Җитәкче: Сибгатуллина Алсу Мансур кызы
2016 ел
Эчтәлек.
1.1 Проектның нигезе
1.5 Фаразлау
1.6 Тикшерү ысуллары
2.1.Болыт төрләре.
2.2.Болытларның табигатькә тәэсире
2.3. Болытлар сынамышларда.
2.4. Рәссамчылар һәм язучылар болыт турында
2.5 Болытлардан сурәтләр.
3.Нәтиҗә
4. Кулланылган әдәбият.
ПРОЕКТНЫҢ МАКСАТЫ
Болытларны күзәтү һәм аларның терек һәм терек булмаган табигатькә ни дәрәҗәдә тәэсир итүләрен өйрәнү
ПРОЕКТНЫҢ БУРЫЧЛАРЫ
ТИКШЕРҮ ОБЪЕКТЫ: болытлар
ФАРАЗЛАУ:
болытларның тереклек өчен роле зур
ТИКШЕРҮ ЫСУЛЛАРЫ:
1.Энциклопедия, белешмәләр белән эшләү.
2.Кешеләрдән сорашу.
3.Кинофильм карау.
4.Интернеттагы материаллар белән танышу..
5. .Күзәтүләр үткәрү.
6..Гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау.
ПРОЕКТНЫ НИГЕЗЛӘҮ
Нигә без проект эшенә нәкъ менә болытларны алдык
- дүртенчедән, болытлар ярдәмендә җиргә явым-төшем ява һәм дым була.
Мәктәптән иптәшләрем белән кайтып килгәндә һавадагы болытларны күзәттек. Һәм бик кызыклы уй фикерләр булды. Ләкин мине борчыган соруларга җавап табылмады. Нәрсә соң ул болыт? Ә болыт һавага кайдан барлыкка килә соң?. Бу мине күптән борчыган сорауларга җавапны укытучым бирде.
Зур сулыкларны кояш җылыта һәм супарга әйләнә . Су пары һавада суына болыт хасил була
БОЛЫТ ТӨРЛӘРЕ
Ә болытлар бит бик төрле.Нинди болыт төрләре барсың? Бу сорауга җавап эзләп география укытучысы Алсу апага мөрәҗәгать иттем. Ул миңа бик кызыклы мәгълүмат бирде Болытларның өч төрен аерырга өйрәтте.Без моның өчен урамга чыктык һәм һавадан болытларны күзәттек
Каурыйсыман болытлар
Кояшлы аяз көннәрдә бик биектә кош каурыйлары яки тарак белән таралган сүсне хәтерләтүче болытлар йөзгәнне күрергә була. Алар Кояшны капламый, алар боз кристалларыннан тора
Өем болытлар
Күк йөзенә ап-ак мамык кисәкләре чәчеп чыкканнар мени? Болар – өем болытлар. Алар, формаларын үзгәртә-үзгәртә бик тиз йөзә., алар су тамчыларыннан тора.
Катламлы болытлар
Кайбер көннәрне күк йөзен тоташтан бик түбән йөзүче соры болытлар каплап ала. Бу – катламлы болытлар. Алар җылы һава белән салкын һава очрашканда барлыкка килә. .Җәен һәм көзен алар озакка сузылган яңгырлар, ә кышын берничә көн ява торган кар алып килә
БОЛЫТЛАРНЫҢ ТЕРЕК ТАБИГАТЬКӘ ТӘЭСИРЕ
Ә болытлар нигә кирәк? Алардан тереклеккә нинди файда? Бу сорау белән мәктәбебезнең биология укытучысына мөрәҗәгать иттем . Биология фәнен әнием укыта. Әнием бу сорауга җавапныбик тиз табырга булышты.
Болытлар терек табигатькә бик кирәк диде. Бер ниндидә үсемлек судан башка үсми. Үсемлекләр күп кенә хайваннарга азык. Һава, азыктан башка берниндидә тереклек яши алмый диде ул.
БОЛЫТЛАР ТУРЫНДА СЫНАМЫШЛАР
Ә болыт турында әдәби уку дәресендә кызыклы сынамышларбеләндә танышкан идек .Болытлар турындагы сынамышларны бәлки тагын да күбрәк китапханәдән дә табармын дигән уй белән Резедә апа янына кердем. Ул миңа
халык аваз иҗаты дигән китап бирде
Әгәр күк йөзендә өем болытлар күрсәгез, һәм аларның кырыйлары ачык булып сызылган кебек торса, көн аяз була.
Әгәр алар башня кебек очлаеп өскә таба менә башласалар, яңгыр көтегез.
Әгәр болытлар юка ефәкне хәтерләтсәләр, көн аяз һәм тотрыклы булыр.
Әгәр каурыйсыман болытлар хәрәкәтсез торсалар һәм ат ялын хәтерләтсәләр - яхшы һава торышына..
БОТАНИК КҮЗӘТҮЧЕ
Тузганак чәчәгенең болытлы көнне кояштай чәчәкләре юкка чыга, ул сары чәчәген яшел касәчегенә яшерә.
Иртән үлән коры булса, яңгыр болыты килер һәм яңгыр явар, әгәр чык төшсә, аяз булыр
Фикария чәчәге һәм каз суганының болытлы көннәрдә һәм яңгыр алдыннан чәчәкләре йомыла, бөтенләй күзгә күренмәс була.
БИОЛОГ КҮЗӘТҮЧЕ
Болытлы көнне чыпчыклар уйнап йөрсәләр, тиздән аязыр
көнне чыпчыклар уйнап йөрсәләр, тиздән аязыр
Карлыгач түбән очса, яңгыр булыр, югары очса – аяз булыр
Карлыгач түбән очса, яңгыр булыр, югары очса – аяз булыр.
Кырмыскалар канатланса,көн болытланыр
Суалчан җир өстенә чыкса – явымга, төпкә китсә – аязга
Мәче битен бик озак юса, берничә көн болытлы булыр
Эт комда аунаса, һава яңгырга таба үзгәрер.
БОЛЫТЛАРНЫҢ СӘЛАМӘТЛЕККӘ ТӘЭСИРЕ
Беркөнне әбием башым авырта, һава торышы үзгәрә ахрысы дигән иде. Ә нишләп һава торышы кеше сәламәтлегенә йогынты ясыймы икән дигән уйтуды . Әлеге сорауга ачыклык кертер өчен авылыбыз табибы Мөслимә апага мөрәҗәгать иттем. Ул барысына да ачыклык кертте.
Беренчедән, галимнәр әйтүенчә , яхшы һава торышы, аяз күк йөзе кешенең кәефен күтәрә;
Икенчедән, халык сынамышлары менә нәрсә ди:
картлар авыраеп, җилкә белән билләре сызлый башласа, һава бозылыр, болытланыр., яңгырлар явар;
яшь бала бик еласа, яңгыр булыр;
Кеше болытларның матурлыгына соклана, аларны күзәтә һәм үзенең иҗатында да болытларга зур игътибар бирә.
РӘССАМЧЫЛАР ҺӘМ ЯЗУЧЫЛАР БОЛЫТ ТУРЫНДА...
Ә бит болыт турында рәссамчыларда, язучыларда күп кенә әсәрләр иҗат иткәннәр. Бу мәгъләматны миңа сәнгать укытучсы Зөлфия апа бирде.
Бөек рәссамчыларның иҗаты:
Владислав Осипцов «Вечерние облака»
Григорий Мясоедов «Страдная пора»(косцы)
Фёдор Васильев «После дождя»
Фёдор Васильев «После грозы»
Язучыларның әсәрәре:
Нәби Дәүли “Бала болыт
Бикә Рәхимова “Шук болытлар, батыр җил, якты кояш”
Чалкан яткан Ай болыт
Кинәт булды Тай болыт...
Килеп чыкты Ук болыт,
Җилдерә Җитез болыт...
Ә БОЛЫТЛАР НӘРСӘГӘ ОХШАГАН?
Мин болытарны күзәтеп төрле рәсемнәр ясадым. Аларны сезгә тәкъдим итәм.
Алар арасында куяннар да , аюларда, атта, корабль дә бар.
НӘТИҖӘ
Туплаган белемнәрне, фикеләрне җыйнап нәтиҗә ясар вакыт җитте. Болытлар терек табигатькә ничек тәэср итә? Алар нигә кирәк? Чөнки:
ӘДӘБИЯТ
4. Федотова О.Н., Трафимова Г.В. Әйләнә-тирә дөнья. 3 класс. Москва/Академкнига/2012. Казан/”Хәтер”/2012
5. Интернет – ресурслар
Рисуем осенние листья
Карандаши в пакете
Прыжок (быль). Л.Н.Толстой
Хитрый коврик
Интересные факты о мультфильме "Моана"