1918 елларда башланган кулга алулар, репрессияләр, озак елларга сөргенгә җибәрүләр халык күңеленә мәңге төзәлмәслек яра булып калган. Репрессияләр иң беренче чиратта милләтнең , халыкның зыялыларына, иҗтимагый фикердә һәм мәдәни хәрәкәттә абруйлы урын тоткан алдынгы карашлы катламнарына юнәлтелгән була. Күпме кеше бер гаепсезгә йорт- җирләреннән, туган нигезләреннән, ата- аналарыннан , гаиләләреннән, балаларыннан аерылган, Себергә, Колымага, Казахстанның сусыз далаларына, Соловкига, Ак диңгез буйларына үлемгә озатылганнар. Репрессия корбаннарының күпчелеге өйләренә кайта алмаган, ачлыктан һәм авырулардан үлеп каланнар. Кире әйләнеп кайткан кешеләр дә соңгы көннәренә кадәр кеше күзеннән качып яшәргә мәҗбүр булганнар. Ул елларның вәхшилеге, “шәхес культы” фаҗигасе халык күңеленә мәңге төзәлмәслек яра булып сеңеп калган.
Якташыбыз Гимади Байгильдеев исеме күпләргә таныш түгел, ул да репрессия корбаны, аның исеме архив кәгазьләрендә генә теркәлеп калган. Октябрь инкыйлабына кадәр ул мөгаллимлек эше белән шөгыльләнә, күп телләр белә, Төньяк Кавказ округы ахуны вазифасын башкара. Гимади Байгильдеев көче белән Армавир шәһәрендә мәчет торгызыла, биредә ул мөселман балаларын укыта. Ахун укыган вәгазьләргә шәһәр халкы күпләп килә торган булган.
Гимади Байгильдеев минем укытучымның туганы, шуңа күрә аның тормышын өйрәнү минем өчен кызыклы булды. Тикшеренү эшен башкарганда мин күбесенчә укытучымның сөйләвенә нигезләндем. Гимади Байгильдеевның белемгә омтылуы, үзенең эшен яратуы, иленә тугрылыклы булып калуы аның балаларына һәм оныкларына да күчә. “Тарихын белгәннең - киләчәге бар”, - ди безнең халык. Чыннан да, безнең буын һәм киләчәк буын кешеләре үзләренең әби - бабаларын хәтерләсеннәр иде, аларда булган көчле рух, сабырлык кебек сыйфатлар үз бәясен югалтмасыннар иде.
Вложение | Размер |
---|---|
gimadi_baygildeev-onytylgan_isemnr.docx | 33.8 КБ |
Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"
Сказка об осеннем ветре
Какая бывает зима
Весёлая кукушка
Рукавичка