Минем күңелемә аеруча якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаровның балалар өчен язган шигырьләре бик ошады. Таһир Шәмсуаров – зурлар өчен дә, балалар өчен дә иҗат итүче шагыйрь. Мин буш вакытларымда аның балалар өчен язган әсәрләрен укый башладым. Аның иҗаты ата-ананы хөрмәт итәргә, туган җирең белән горурланырга, хайваннарны, кош-кортларны яратырга өйрәтә. Балалар күңелендә миһербанлылык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияли.
Вложение | Размер |
---|---|
issledovatelskaya_rabota.docx | 35.05 КБ |
Республиканская
научно-практическая конференция имени М.Н.Морякова
Секция : краеведение
Якташ шагыйрь Таһир Шәмсуаровның балалар поэзиясенең үзенчәлекләре
Шакирова Диана
МБОУ СОШ №6 г.Лениногорска
Научный руководитель:
Хакимова Г.З. учитель татарского языка и литературы
Лениногорск, 2016
Эчтәлек
I. Кереш Теманың максатлары,бурычлары һәм актуальлеге................. 3-4
II . Төп өлеш
III. Йомгаклау............................................................................................................10
IV. Кулланылган әдәбият .........................................................................................11
Кереш
Эзләнү-тикшеренү эшенең актуальлеге
Олы әдәбиятыбызда үз урынын тапкан, үз юнәлешен сайлаган шәхесләребез бик күп. Бай әдәби мирасыбыз гел яңарып тора. Иҗат кешеләре әдәби кыйблабызны югалтмаганда гына милли әдәбиятның киләчәге өметле. Кечкенә иҗади чишмәләр бергә кушылганда гына олы әдәбият диңгезен күз алдына китереп була.
Шагыйрьләр.... Язучылар....Бу иҗат кешеләренең һәрберсенең үз максаты, тематикасы бар. Мин аларның иҗатлары белән әдәби уку дәресләрендә танышам, китапханәдән алып, әсәрләрен укыйм, “Яңа гасыр” каналыннан язучылар, шагыйрьләр турында тапшырулар карыйм.
Һәркемгә мәгълүм: кеше өчен туган ягы, аның күренекле кешеләре бик якын. Без алар белән горурланабыз, бу шәхесләрдән үрнәк алып яшибез.
Туган ягым – Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе. Туган җирем “кара алтыны” белән генә түгел, эшкә уңган кешеләре, күренекле шәхесләре белән дә бай як. Туган ягымнан атаклы галимнәр, язучылар, шагыйрьләр чыккан .Туган як әдәбияты да гел үсештә, һаман яңа үрләргә омтыла. Төбәгебездә иҗат кешеләре булганда, әдәбият чишмәсе саекмаячак.
Мин аеруча шигырьләр укырга, аларны яттан сөйләргә яратам. Сыйныфтан тыш дәресләрдә укытучы туган ягыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрь-язучыларның әсәрләрен укый. Минем күңелемә аеруча якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаровның балалар өчен язган шигырьләре бик ошады. Таһир Шәмсуаров – зурлар өчен дә, балалар өчен дә иҗат итүче шагыйрь. Мин буш вакытларымда аның балалар өчен язган әсәрләрен укый башладым. Аның иҗаты ата-ананы хөрмәт итәргә, туган җирең белән горурланырга, хайваннарны, кош-кортларны яратырга өйрәтә. Балалар күңелендә миһербанлылык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияли. Шуңа да мин үземнең беренче фәнни-эзләнү эшемдә Таһир Шәмсуаровның балалар өчен язган шигырьләренә тукталырга булдым. Минемчә, бу тема актуаль, беренчедән, Т.Шәмсуаров төбәгебезнең күренекле шагыйре, бүгенге көндә районыбызда актив иҗат итүче әдипләрнең берсе, икенчедән балалар өчен шигырьләре нәкъ менә минем яшьтәге малайлар һәм кызлар өчен язылган. Әдипнең балалар поэзиясе әле фәнни яктан өйрәнелмәгән, шуңа күрә дә бу тема зур кызыксыну уятты.
Фәнни-эзләнү эшемнең максаты:
Бу максатларыма ирешкәндә, мин төрле әдәби чыганаклардан файдаландым. Әлбәттә, эш барышында төп эзләнү объекты – әдипнең балалар өчен язган шигырьләре.
Таһир Шәмсуаровның бүгенге көндә 5 шигырьләр җыентыгы басылган. Җыентыкларда балалар поэзиясе бер бүлек итеп, иң башта урын алган. “Мәйдан”, “Мәдәни җомга”, “Казан утлары”, “Заман сулышы” басмаларында чыккан мәкаләләр белән дә таныштым. Фәнни эшкә әзерлек барышында шагыйрь белән очраштык, үл үзенең иҗаты турында бай мәгълүмат бирде, әсәрләренең язылу тарихын сөйләде.
Төп өлеш
Таһир Шәмсуаровның тормыш юлы һәм иҗаты
Шәмсуаров Таһир Ярулла улы 1954 нче елның 6 нчы апрелендә Татарстанның элеккеге Шөгер, хәзерге Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылында колхозчы - крестьян гаиләсендә туа.
Булачак шагыйрь 1961нче елның көзендә туган авылы Яңа Иштирәк мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга керә. Ана теле укытучысы Зәкия апа Сафина шәкертләрендә татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияли, иҗади түгәрәккә йөрүче балаларрда иҗатка тартылу, матурлык-гүзәллекне тоярга өйрәтә. Таһир абый 5 нче сыйныфта укыганда кулына каләм алып тәүге шигырьен яза:
Күңелемдә шатлык минем,
Мин өр-яңа сукмак салам
Уңга селтим, уңга селтим
Ару белмим, талу белмим.
Язган шигырьләрен “Ильич васыятьләре” газетасына, “Ялкын” журналына юллый. “Поход” исемле шигыре “Ялкын “журналы уздырган “Чаткы” конкурсында җиңүче дип табыла. 1967 нче елда “Ильяч васыятьләре” газетасында Таһир абыйның бер төркем шигырьләре басылып чыга.
1971 нче елны Разим Вәлиуллин яшь каләм иясен “Чишмә” утырышына чакыра.” Шул елдан башлап ул “Чишмә” иҗат берләшмәсенең даими әгъзасы.
Армия сафларында хезмәт итәкән вакытта да туган якка эчкерсез хатлар белән бергә яңадан-яңа шигырьләр дә агыла. Армия сафларынан соң ныгытып иҗатка тартыла.
Яшь шагыйрьнең иҗат җимешләре район газетасында, “Социалистик Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Идел”, “Мәгариф”, “Ялкын” журналларында урын ала. 1994 нче елда шигърият өлкәсендәге казанышларын исәпкә алып Шәмсуаров Таһир Ярулла улы Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты” дәрәҗәсенә лаеклы дип табыла. 1997 нче елда Лениногорск типографиясендә Таһир абыйның “Әтиләр нигезе” исемле мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
Бүгенге көндә шагыйрьнең төрле нәшриятларда басылып чыккан биш шигырьләр җыентыгы бар:
1. “Әтиләр нигезе” - 1997 ел.
2. “Гомер дисбесе” - 2008 ел
3. “Моң коесы” - 2010 ел
4. “ Яратудан тора җир шары”-2014 ел
5. “Ярату белән...” – 2015 ел.
Шагыйрь Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шамил Бикчурин, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премияләр лауреаты, Россия гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы, Россия мәктәпләренең мәгариф отличнигы. Таһир Шәмсуаров бүген дә җиң сызганып иҗат итә, шигырьләре белән халкыбызның рухи дөньясын баета.
Таһир Шәмсуаровның балалар поэзиясенең тематикасы һәм идея эчтәлеге
Үз хезмәтемдә Таһир Шәмсуаровның балалар өчен язган шигырьләрен өйрәндем. Шагыйрь бала психологиясен оста белеп, сабый күңеленә барып җитәрлек итеп яза. Минемчә, ул бу шигырьләрен оныкларына багышлап, аларның эш-хәрәкәтләрен, кылган гамәлләрен күз алдында тотып иҗат иткәндер. Мондый әсәрләрне, минем уйлавымча, балаларны яраткан, аларның нәни дөньясында кайнаган кеше генә яза ала. Шигырьләрендә балалар өчен актуаль булган темаларны Таһир абый оста эләктереп ала..Мин шагыйрьнең 25 тән артык балалар өчен язган шигырен тикшердем, үзем өчен мөһим нәтиҗәләр ясадым.
Гүзәл балачак безнең күңелдә бишек җырлары, тылсымлы әкиятләре белән хәтердә кала. Кеше гомере буе ниндидер әкияткә ышанып яши. Таһир абый да үз шигъриятендә балаларны хыял дөньясына алып кереп китә. Аеруча “Тычкан малае Чи-чи “ әкияткә охшаш. Әсәрнең төп герое тычкан малае Чи-чи башкалардан аерылып тора, чөнки ул кар төсле ак. Чи-чи тиктормас, наян, әти-әнисе өйдә юк чакта туган нигезеннән еракка чыгып китә. Тычканыстаннан аерылгач, сагынып елый башлый. Бер аучы аны күреп, кесәсенә салган да алып кайтып, читлеккә ябып куйган. Шагыйрь балаларны Чи-чине коткарырга чакыра. Бу әсәр әкият кебек язылса да , ул безне ата-ана сүзен тыңларга, туган нигезне ташламаска, “ак тычкан” кебек башкалардан аерылып тормакса өйрәтә.
Хыялларым минем –океан,
Уйларым – зәңгәр кораб.
Җилкән – хисләр киерелә
Кояшлы кәнгә карап. (“Сәяхәтче Нәзир”)
“Сәяхәтче Нәзир” шигырендә Нәзир – хыялый малай. Ул төрле илләргә сәяхәт итү турында хыяллана. Акула сыртына утырып, диңгездә йөзәсе, нәни папуас белән кыргый атта чабасы, гүзәл Ганга буйларында банан ашап ятасы килә. Бу бит Нәзирнең генә түгел, барлык малай һәм кызларның хыялы. Әмма Нәзирнең туган җирен дә ташлап китәсе килми. Әйе, хыяллар безне нинди генә чит илләргә дәшсә дә, һәр кеше өчен туган җир, аның гүзәл табигате, күркәм кешеләре якын. Лирик герой әсәр азагында:
Тарта мине туган җир,
Ташлап булмый торган җир ! – дип төпле фикер йөртә.
“Джунглида йөрдем әле” шигырендә лирик герой төшендә джунглида йөри.Авыл малайлары елгада су да керә, чалбары белән балык та сөзә, урманда җиләк-гөмбәсен дә җыя, җилләр белән ярышып, атында да чаба. Әмма безне , балаларны, таныш булмаган җирләр кызыксындыра бит. Шуңа герой төшендә булса да джунгли буйлап сәяхәт итә. Таһир абый Шәмсуаров бу шигырендә баланың күңел дөньясы фантазиягә никадәр бай булуын күрсәтә.
Хайваннарны, кош-кортларны ярата белү, аларга ярдәм итү – һәр кешенең бурычы. Без,балалар, хайваннар дөньясын үзебезчә кабул итәбез. Таһир абый да бу үзенчәлекне оста итеп, үз шигырьләрендә күрә белгән.
Авыл эте “Актырнак” та һәрчак үзенең яраткан хезмәтендә. Шикле кеше күрсә өрә, ә үзенең ишек алдындагы чебиләргә сәлам диеп, койрык болгый, песи белән ахирәтләр кебек яши, малайлар белән егетләрчә исәнләшә. Ә өйдәгеләрнең күңелләре тыныч, чөнки Актырнак явыз ниятле кешеләрдән саклый. Бу шигырьне укыгач, минем бу маэмайны табып, аның белән кул биреп исәнләшәсе килә башлый.
Бәбкә күбәләкне куа,
Куып тоту бәхетме?
Бәбкәме әйт, күбәләкме
Бу дөньяда бәхетле? (“Бәпкә белә күбәләк”)
Шигырендә автор бу дөньяда кем бәхетле соравына җавап эзли. Күбәләкнең гомере мизгел генә, ә бәпкә әле кара көзгә кадәр йөгерә ала. Әйе, җирдә хайваннарның да кешенеке кебек үз язмышы, үз бәхете. Без дә бу хакта уйланырга тиеш. Бәхетле булу өчен кешегә байлык, дәрәҗә түгел, ә тәрбия, белем кирәк, минемчә.
Таһир Шәмсуаровның балалар өчен язган шигырләренең күпчелегендә төп геройлар – малайлар һәм кызлар. Алар бәхетле балачак илендә яшиләр, әмма аларны да тормышта нидер борчый, нидер кызыксындыра. Минем сыман Сөмбел исемле кыз җәй төсле күлмәген киеп,әбисе-бабасы янына авылга кайта. Сөмбел авылда җиләккә бара,гөмбә дә җыя. Мин дә бу кыз кебек әби-бабай янына кайтам. Бу шигырьне укыганда Сөмбел урынында үземне күз алдына китерәм.
Әйе,
Әти-әни туган җирдә
Күңел байлыгы арта . (“Сөмбел авылга кайта”)
Минемчә, авылда әби-бабасы булган балалар иң бәхетлеләр. Без аларны онытмаска, ярдәм итәргә тиеш.
Ә “Айдар исемле малай” шигырендә Айдар Шөгердә яши. Ул “бишле” алырга дип, мәктәпкә килә, кайчагында аңа дигән бишлеләр Гөлинә белән Дамирның көндәлегенә күчеп утыра. Шуңа күрә автор Айдарга акыллы киңәшләрен бирә: дәресләрне вакытында карарга, физзарядка ясарга..... Кыскасы, барысын да вакытында эшләргә тәкъдим итә. Әйе, эшеңне билгеле бер тәртиптә эшләгәндә генә ниндидер уңышларга ирешеп була.
Шагыйрь Таһир Шәмсуаров авылда яшәп иҗат итә, шуңа күрә авыл малайлары һәм кызлары турында яза. “Авыл малае “шигырендә аларны аеруча зурлый. Авыл малайлары бер эштән дә курыкмыйлар, җиң сызганып эшлиләр.
Җир-анага табыналар,
Ә башканы белмиләр.
Менә шундый егетләрне
Авыл малае диләр! (“Авыл малае”)
Шәһәр малайлары телефонсыз, санаксыз яши алмаган кебек,авыл малайлары атсыз яши алмый. Атка атланып чабу – зур горурлык.
Яшәмәгән, яши алмый
Татар малае атсыз,-дип яза автор.
Безнең табигатебез искиткеч гүзәл. Кышы, язы, җәе, көзе үз матурлыгы белән куандыра. Таһир абый да үз шигъриятендә туган як табигатенә дан җырлый. Бигрәк тә балалар өчен язган шигырьләре арасында яз фасылына багышланганнары күбрәк. “Язлар кебек”, “Язгы өй”, “Яңгыр боткасы” әсәрләрендә яз көне ел да кабатлана торган матур мизгелләр турында яза.
Кояшы, назлары белән
Яз килде керде өйгә. (“Язгы өй”)
Яз безгә яңа өметләр алып килә, табигать кышкы йокысыннан уяна.
Кышны, Яңа елны һәрберебез көтеп ала. Кыш бабайны көтү, чыршы төбеннән бүләкләр алу – һәркайсыбыз өчен дә истәлекле вакыйга. “Рәхим итсен Яңа ел” шигырендә балалар яңа елны каршылый, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнә.
Чалт аяз күкләре белән
Рәхим итсен яңа ел! (“Рәхим итсен Яңа ел”)
Минем белүемчә, бу шигырьгә көй дә язылган.
Т.Шәмсуаров шагыйрь генә түгел, тәҗрибәле мөгаллим дә. Шуңа күрә иҗатында мәктәп темасына урын бирә. “Беренче сентябрь” шигырендә җиде яшьлек сабый мәктәпкә ашыга, аны әнисе озата, укытучы апасы кул җәеп каршы ала. Әйе, мәктәп безне олы тормыш юлына әзерли.,бай әдәбиятыбыз белән таныштыра.
Бу минем болын-тугаем,
Бу минем үр-тауларым.
Менә шундый яшел килеш,
Саклыйсы бар Җир шарын! (“Саклыйсы бар Җир шарын”)
Автор бу әсәрендә табигатьне саклау темасын күтәрә. Бу сүзләр бала исеменнән әйтелә, чөнки Җир шарының киләчәге безнең кулларда. Табигатьне саклау – безнең изге бурычыбыз.
Чыннан да, табигатебез бай, тормышыбыз түгәрәк кебек, әмма җирдә күпме ятим “улым”, “кызым” дигән назлы сүзләрне ишетмичә үсә. Таһир абый “Балалар йорты” шигырендә нәкъ менә ана назыннан мәхрүм булып, балалар йортында тәрбияләнүче сабыйлар турында яза.
Бар нәсәсе бар аларның,
Уенчык, тәтиләре.
Бүген тагын күренмәде
Әти һәм әниләре. (“Балалар йорты”)
Минемчә, шагыйрьнең бу шигыренә “Балкыш” шигыре җавап буларак яңгырый. Бу әсәрдә , тал бишектә тибрәлеп, иркәләнеп ике малай үсә.
Анадан тора сабыйның
Үз телен беләчәге.
Бишектәге малайларда
Татарның киләчәге. (“Балкыш” )
Таһир Шәмсуаров балалар өчен язган шигырьләрендә әдәбиятта булган мәңгелек темаларны күтәрә, аның һәр шигыре безнең өчен әдәп-әхлак дәресе.
Таһир Шәмсуаров шигырьләрендә кулланылган тел-сурәтләү чаралары
Таһир Шәмсуаров шигырьләрен бай эчтәлекле итәр өчен тел-сурәтләү чараларыннан оста файдалана. Мин әле барлык әдәби терминнар белән таныш түгел, шуңа күрә әсәрләрдә бирелгән сынландыруларга, чагыштыруларга, синоним һәм антонимнарга гына тукталырмын.
Сөмбелне эзләп йөгерә,
Зур алмадай җиләкләр.
Кәрзингә сикереп төшә,
Эшләпәле гөмбәләр. (“Сөмбел авылга кайта”)
Сөмбелне эзләп йөгерә,
Зур алмадай җиләкләр.
Җәй төсле күлмәген киеп,
Сөмбел авылга кайта
Җиләктәй кызыл бишле
Гөлинәдә, Дамирда. (“Айдар авылга кайта”)
Туган җирдән егет китә,
Казлар кебек,
Казлар кебек. (“Язлар кебек”)
Алмадай малайлар-кызлар
Урамны күзәтәләр. (“Балалар өорты”)
Кайсы төбәктә туса да,
Үз кояшы, үз ае. (“Авыл малае”)
Менә хәзер кайтыр диеп
Минут-сәгатьләр үтә. (“Сөмбел әтисен көтә”)
Күз яшенең тәмен кемнәр белә,
Әчеме ул, әллә төчеме? (“Каргыш”)
Төннәрендә тансык куллар
Назлап сөя, иркәли. (“Балалар йорты”)
Безнең өйдәге нур-балкыш
Бар дөньяга тарала. (“Балкыш”)
Билгеле, тел-сурәтләү чаралары Таһир Шәмсуаров иҗатында күп төрле, алар әсәрне матурайта, баета. Автор тел-сурәтләү чаралары ярдәмендә сүз рәсеме ясый.
Әмма ,кызганыч, әле мин барлык чараларны да белмим, шуңа күрә хезмәтемдә үзем белгәннәрне генә барладым.
Йомгак
Мин тикшеренү-эзләнү эшемдә якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаровның балалар өчен язган шигырьләренең тематикасын ачыклап, өлешчә тел-сурәтләү чараларын өйрәндем. Таһир абый авылда яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең берсе. Аның әсәрләрен укып анализлагач, мин районыбызда шундый кешеләр барлыгына чиксез горурландым. Балалар өчен язган шигырьләре безне ышандырырлык итеп гади тел белән язылган. Таһир абый район мәктәпләрендә еш була, укучылар белән аралаша, шигырь яза башлаган балаларга үзенең киңәшләрен бирә. Үз гаиләсендә дә 7 оныгы үсеп килә. Бәлки, киләчәктә автор балалар өчен шигырьләрен күбрәк язар.
Фәнни-эзләнү эшеннән күренгәнчә, безне кешеләргә, ата-аналарга итагатьле булырга , туган телне һәм җирне яратырга, хезмәт кешесенә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Аның шигырьләрен укыган бала, минемчә, беркайчан да начарлык эшләмәс, якыннарын рәнҗетмәс.
Фәнни эшкә әзерлек барышында миндә Таһир Шәмсуаров иҗаты зур кызыксыну уятты. Шигърияткә мәхәббәтем тагын да артты. Югары сыйныфларда авторның иҗатын тулырак белү, зурлар өчен язылган шигырьләрен өйрәнү теләге уянды.
Үземнең эшемне шагыйрьнең “Тиңсез байлык” шигырендәге юллар белән тәмамлыйсым килә.
Җәйге таңда ялтыраган бер чык кебек,
Сара җанга горурлык һәм якты өмет.
Халкымсыз мин – ярга дулкын аткан балык,
Халкым барда яши миндә тиңсез байлык.
Кулланылган әдәбият
1.Шәмсуаров Т. Гомер дисбесе.- Лениногорск, 2008.
2. Шәмсуаров Т. Моң коесы.- Казан: Мәгариф, 2010
3. Шәмсуаров Т. Яратудан тора җир шары. –Лениногорск, 2014.
4. Шәмсуаров Т Ярату белән.... –Казан: Татарстан китап нәшрияты,2015.
5. Шәрипов Ә. Кешеләрең синең чын хәзинә.//Казан утлары.-2015- 7 нче сан.
6. Шәрипов Ә. Шигырь бөреләнә күңелдә. //Мәйдан.-2013- 12 нче сан.
Всему свой срок
Медведь и солнце
Любили тебя без особых причин...
Новый снимок Юпитера
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое