Һәр авылның үз тарихы, үз атамалары бар
Географик исемнәр белән без балачактан ук очрашабыз. Бу атамалар, буыннан буынга күчә барып, безгә килеп җиткәннәр. Алар шул төбәктә яшәгән халыкның борынгы теле, тарихы, гореф-гадәтләре турында байтак кына әһәмиятле мәгълүматларны хәбәр итә торган “тарих хәбәрчеләре” булып санала. Чыннан да, әгәр без борынгы бабаларыбызны, туган авылларыбызны онытсак, аның тарихын белмәсәк, берникадәр вакыттан соң һәммәсе онытылачак. Без киләчәк буынга нәрсә калдырабыз соң? “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”,-дит бит халык. Шуңа да без аларны өйрәнергә, белергә, киләчәк буынга тапшырып калдырырга тиешбез дип исәплим.
Вложение | Размер |
---|---|
toponimika_buecha_fnni-tiksherenu_eshe.docx | 39.13 КБ |
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе
“Галеев Р.Г. исемендәге Сөләй урта гомуми белем бирү мәктәбе”
“Урсалабаш авылы топонимнарының
аталу тарихларын өйрәнү”
темасына фәнни-тикшеренү эше
Башкарды:
Кашапов Рамис Ильнур улы,
8 нче сыйныф укучысы
Тикшерде:
Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2016
Эчтәлек
Кереш.................................................................................................. 3
Төп өлеш
авылы турында.................................................................................. 6
1.1. Авыл урамнарының аталышы.............................................. 8
1.2. Чишмәләрнең, күлләрнең аталу тарихы …………………… 9
1.3. Су буйлары, күперләр........................................................... 11
1.4. Чокырлар, куаклыклар, таулар аталышы…........................ 12
1.5. Урман һәм яланнар ник шулай атала?.................................. 15
Йомгак .......................................................................................... 17
Файдаланылган әдәбият исемлеге ............................................... 18
Кушымта ....................................................................................... 19
Кереш
Һәр авылның үз тарихы, үз атамалары бар. Халык авылның урамнарына, кое-чишмәләренә, елга-күлләренә, чокыр-тауларына, урман-болыннарына, басу-кырларына бик матур исемнәр биргән.
Географик исемнәр белән без балачактан ук очрашабыз. Туган йортыбыз урнашкан авыл, урам исемнәре, авылыбызның тирә-ягындагы тау, чокыр, басу, болын, елга, күл һәм башка географик объектларның атамалары кечкенәдән үк безне үзенә кызыксындыра, тартып тора. Аларның күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Бу атамалар, буыннан буынга күчә барып, әллә ни зур үзгәрешләр кичермичә, безгә килеп җиткәннәр. Авыл исемнәре, барлык төр җирле географик атамалар теге яки бу төбәктә яшәгән халыкның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында байтак кына әһәмиятле мәгълүматларны хәбәр итә торган “тарих хәбәрчеләре” булып санала. Чыннан да, әгәр без борынгы бабаларыбызны, туган авылларыбызны онытсак, аның тарихын белмәсәк, күренекле шәхесләребезнең эше белән кызыксынмасак, берникадәр вакыттан соң һәммәсе онытылачак. Без киләчәк буынга нәрсә калдырабыз соң? Аларга да әби-бабаларының үткәнен, торган, туган җирләрнең килеп чыгышын, атамаларын белү бик кызык һәм файдалы булыр иде. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”,-дит бит халык. Шуңа да без аларны өйрәнергә, белергә, киләчәк буынга тапшырып калдырырга тиешбез дип исәплим.
Туган авылым һәм аның тирәсендәге объектларның исемнәре миндә дә бик зур кызыксындыру уятты. Мин дә аларны ныклап өйрәнергә, тикшерергә тотындым. Иң элек авылның тарихына бәйленешле язмалар табарга, авылдашлар белән очрашырга туры килде. Гомумән, язма материаллар сакланмаган диярлек. Телдә сакланган легендалар да бай түгел. Авылдашыбыз Ахунҗанов Хафизетдин Фаррахетдин улына зур рәхмәт. 1925 нче елдан бирле авылда яшәмәсә дә, туган авылына мәхәббәтен саклап калган, аның үткәнен киләчәк буынга тапшыру өчен күп көч куйган. Безгә авыл тарихы турындагы кулъязмасын калдырган. Ул күп кенә мәгълүматларны, бигрәк тә Бөек Ватан сугышы вакыты вакыйгаларын, сугыш ветераны, укытучы Ризванов Нуриман иптәшнең һәм башка авылдашларының сөйләгәннәренә нигезләнеп язган. Бүгенге көндә аларның күбесе инде исән түгел.
Шулай ук Вәлиәхмәтов Әнвәр Таҗимехәммәт улының Сөләй авылы тарихы турында “Хәтер китабы”н да өйрәнергә туры килде. Бу китапта ул Сөләй авылы тарихын гына түгел, Урсалабаш авылына хас вакыйгаларны да сурәтләгән. Чөнки Сөләй, Урсалабаш, Шарлама, Салкын Чишмә, Иске Михайловка авылларының тарихы тыгыз бәйләнгән, бүгенге көндә дә алар бер җирле авыл советына карыйлар. Әнвәр Таҗимехәммәт улы китабын кабер ташларындагы язуларга, өлкән буын кешеләрнең буыннан буынга сөйләп килгән истәлекләренә, Татарстан тарихчыларының архив материалларына таянып язган.
Мәктәпнең «Тарих һәм туган якны өйрәнү» музеенда тупланган истәлек материаллары, документлар да фәнни-тикшеренү эшендә зур роль уйнадылар.
Бу хезмәтне башкарганда топонимика фәненә таяндым. Топонимика и.-1. Географик атамалар җыелмасы (мәсьәлән, берәр өлкәдә, якта). Урал топонимикасы. 2. Лексикологиянең гографик атамаларны өйрәнә торган бүлекчәсе.[1]
Тикшерү эшенең темасы: Урсалабаш авылы топонимнарының аталу тарихын өйрәнү.
Теманың актуальлеге: топонимик атамаларның аталу тарихын өйрәнеп, алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда файдалану, киләчәк буынга тапшыру.
Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша Урсалабаш авылы микротопонимнарының аталу тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү, атамаларны төркемнәргә бүлү һәм нәтиҗә чыгару.
Тикшерү объекты: авылыбыздагы урамнар, чишмәләр, күлләр, таулыклар, чокырлар, кырлар, урман аланнары.
Тикшерү методлары: эвристик ысул – эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.
Алымнар: топонимика буенча булган фәнни әдәбият белән танышу; мәктәп каршында эшләп килүче “Туган якны өйрәнү музее”нда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; авылыбызның өлкән кешеләреннән атамалар тарихын сөйләтү, язмаларны редакцияләү; географик объектларны фотога төшерү.
1. Татарстан Республикасы Әлмәт районы районы Урсалабаш авылы турында
Урсалабаш авылы кешеләреннән элек Урсалы авылы урынында (Әлмәт янында) помещик крестьяннары булган дигән легенда безнең авылда күптән яши иде. Моның дѳреслеген ачыклау-чагыштыру ѳчен Урсалы мәктәбенә хат язылган. Алар да бу тарихи мәгълүматларны хаклаганнар. Безнең бабаларыбызның тарихы шулай башланган. Моннан 300 еллар элек бу кешеләр Урсалы урысы урынында кечкенә бер татар поселогы булып Надыров дигән помещикта крепостнойлыкта яшәгәннәр. Аңарчы алар Зәй суы кырыенда, әлекке тегермән урынында утырган булганнар дигән сүзләр дә бар. Помещик Надыров бервакыт Мәскәүгә “типтерергә” баргач, үзенең Урсалыдагы җирләрен крепостной крестьяннары белән Салавовский дигән отставной офицерга картада оттыра. Салавовский татарларны крепостнойлыктан коткара, бу җирләрдән куа. Татарлар «урс ала» – «Урсала» дип бу җирләрдән качып китәләр. Алар урынына крестьяннарны Салавовский Сембер Губернасы (хәзерге Ульяновский ѳлкәсе) Большая Сура дигән авылдан күчереп китертә. Соңыннан ул, аларны крепостнойлыктан азат итеп, кулларына шул турыда «Грамота» бирә. Петр Салавовскийның ничә душ (ирләр) крестьянга ничә десятина җир бүләк итеп бирүе «Грамотысында» ефәк кәгазьгә язылып, гербовой печать басылган була. Бу «Освободительная Грамота» Урсалыда общество сайлап куйган кешегә буыннан-буынга күчеп килгән. 1920 елда ул документ Чуркин Ермолай дигән кеше кулында сакланган булган.
Югарыда әйтелгәнчә, моннан 300 еллар чамасы элек, крепостной бабайларыбыз хуҗалары Урыс баена оттыргач, «урс ала» дип үзләренең тѳпләнгән җирләреннән кузгалып Сѳләй авылыннан ары буш калган җирләргә, кечкенә инеш сулары башына күчеп урнашалар. Шулай итеп авылның исеме «Урс-ала-баш»-«Урсалабаш» булып кала. Ләкин бу җирдә дә аларга байтак кыенлыклар кичерергә туры килгән. Алар башта «Мунчала куагы» дигән җиргә утыралар, аннан «Атау су буена» күчәләр. Анда да малларын бүре ашап җәфалагач, түбәнрәк, ике инешнең бергә кушылган җирләренә тѳшеп урнашалар.
Бабайларның кайсы елларда күчеп утыруларын, башлап кемнәр килеп утыруын ачык әйтеп булмый. Мондый очракларда күп ачыклык бирә торган этафетика – кабер ташлары булмаган яки сакланмаган. Яңа зиратта бары бер кабер ташы табылды. Бу ташка «Әхмәтҗан Гаделша улы 1908 елда вафат» дип язылган. Башта авыл халкы иске зират белән файдаланган (Әкбәр тавында). Анда үсеп картайган, без белгән ХХ йѳз башында исән, ләкин хәзер картаеп юкка чыккан наратларга караганда, ул зират белән бәлки 100 еллар файдаланганнардыр. Аннан соң мәетләрне хәзерге яңа зиратка (Сѳләй очына) куя башлаганнар. Яңа зираттагы наратларга карап, иң зурлары 140 еллар чамасы булыр дип була. Андагы карт каеннарның берсенең диаметры 85 сантиметр чамасы.
Урсалабаш авылы әле ХIХ йѳз башында да зур булмаган. Урсалабашы үз тирәсендәге авыллардан иң соңыннан оешкан булса кирәк. Биредәге басу исемнәре дә шуны күрсәтә. Мәсәлән: Илбәк куагы, Әлкәй яланы, Буралы күпере, Сѳләй сазы. Димәк бу авыллар инде бу якларда безгә чаклы яшәгәннәр.
Тагын бер мисал. Урсалабашның беренче мәчете (түбән очта) 1850 нче еллар тирәсендә салынган. Бу мәчеткә беренче Имам-мулла итеп Ташлыярдан Госман хәзрәт китертелә. Язма дәлилләр белән Госман мулла семьясының Урсалабашына 1851 елда күчеп килүе хаклана. Икенче мәчет – югары очка 1912 елда салына.
Авыл исеменең килеп чыгуында икенче ихтималны да күздә тотарга мѳмкин. Мәгълүм булганча, Чирмешән-Кичү, Заинск-Минзәлә линиясе буенча бу якларда XVII гасыр урталарында Рус дәүләтенең кѳнчыгыш чиге булган. Башкорт, Нугай һәм башка халыкларның басып керүләреннән саклану ѳчен чик буйлап «Закамская засечная черта» дигән ныгытмалар корылган булган (1652-1657 еллар). Чик буйлап тирән чокырлар казылган, сакчылар куелган. Заинск һәм Минзәләдә крепость-остроглар тѳзелгән. Мондый тирән чокырлар татар телендә «ур» дип йѳртелгән. Бу «урлар»ны тѳзү ѳчен Казан ягыннан кешеләр күпләп күчеп китерелгән. Күп семьялар бѳтен семьясы белән (бәлки кардәш-ырулары белән бергәдер) күчеп килергә мәҗбүр булганнар.
Дәүләт чигенең ар ягында границага бик якын торган «Урсала» урынына бабайларыбызның ур салырга кѳчләп куып китерелүләре һәм шулай «ур салучылар» авылы булып урнашып калулары һәм «ур сала» сүзеннән «Урсала» исеме, ә соңрак су башына килеп утыргач «Урсалабаш» исеме гомергә сакланып калуы да ихтимал.
Авылның исеме һәм аңа нигез салыну тарихы турында мин менә шундый бик кызыклы һәм эчтәлекле мәгълүматлар таптым.
1.1. Урамнарның атамалары.
Әкбәр тавы
Авыл халкы, Чияле тауда бүреләр интектерү сәбәпле, ышыграк урын дип түбәнгәрәк күченәләр, соңрак ике инешнең бергә кушылган җирләренә тѳшеп урнашалар. Башлап бу урынга килеп утыручыларның берсе Галиәкбәр бабай булган булса кирәк. Ул башлап утырган урам Әкбәр тавы дип аталган, хәзер дә шулай йөртелә. Соңгы - хәзерге урынга тѳпләнү унсигезенче гасыр башларында булса кирәк.
Югары оч
Көнчыгышка якын башын, ягъни биектәрәк урнашкан урамнарын, Югары оч урамнары дип атыйлар.
Түбән оч
Авылның түбәнге өлешенә урнашкан урамнарны Түбән оч дип йөртәләр.
Комгансызлар урамы (Ындыр арты)
Югары очта тау буендагы урамны ике төрле атап йөртәләр. Комгансызлар урамы дип ни өчен атаганнардыр, анысы билгесез. Бу урам башы киң басуга барып тоташа. Кайчандыр анда ындыр булган. Шул сәбәпле бу урамны Ындыр арты дип тә йөртәләр.
Нәтиҗә: алда язылган урамнарның аталу тарихы тикшерелгәннән соң, аларның атамаларының кеше исемнәренә һәм урнашу урыннарына нигезләнеп барлыкка килгәне ачыкланды.
1.2. Чишмәләрнең, күлләрнең аталу тарихы.
Чишмәләргә бай безнең авыл. Бабаларыбыз бу урыннарга белеп урнашканнар. Урсалабаш авылы халкын гына түгел, күрше авылларны да туендыра бу чишмәләр. Шәһәрдән кунакка кайтучылар да авыл суын алып китәләр. Әби-бабаларыбыз чишмәләргә элек-электән бик матур исемнәр биргәннәр. Чишмәләрнең аталу тарихы буенча бик күп мәгълүмат тупланды.
Кыйбла чишмәсе
Бу чишмә Көянтә тавыннан агып төшә. Кыйблага карап акканга, бу чишмәне Кыйбла чишмәсе дип йөртәләр. Ул бөтен Түбән оч халкын гына түгел, килгән кунакларны, юлчыларны да үзенең шифалы суы белән туендыра.
Субаш чишмәсе
Субаш чишмәсе Субаш авылы урнашкан Субаш тавыннан агып төшә. Шул таудан агып килгәнгә, чишмәне Субаш чишмәсе дип атаганнар. Ул авылның көнчыгыш ягында урнашкан.
Урганак чишмәсе
Авылның көньяк-көнчыгышындагы Тәкә куагы кырыенда урнашкан. Кайчандыр анда саф сулы чишмә бәреп чыккан. Бик нык ургып аккан ул. Аны Урганак чишмәсе дип атый башлыйлар. Бүгенге көндә Урганак чишмәсе халыкның иң яраткан ял итү урыны булып тора.
Аргы ком чишмәсе
Авылның көнчыгыш ягындагы Аргы чөмәк тавында урнашкан. Анда бик яхшы комлык булган. Кешеләр шул тирәгә комга йөргәннәр. Комлыктан агып чыккан чишмә булганга, халык аны Аргы ком чишмәсе дип атаган.
Мәчет арты чишмәсе
Ул чишмә хәзерге мәдәният йорты артында урнашкан. Кайчандыр бу урында мәчет булган. Заманында мәчеттән мәдәният йорты ясаганнар. Ул чишмә елгага коя. Баштагы чорларда мәчет артында урнашкан булганга, бу чишмәне Мәчет арты чишмәсе дип атаганнар.
Ташлы чокыр чишмәсе
Мирзахит абый бакчасы артында урнашкан. Чишмәне ул казып чыгара, ташлар арасыннан агып чыга. Башта чишмәне Мирзахит чишмәсе дип атыйлар, аннары Ташлы чокыр чишмәсе дип йөртә башлыйлар.
Зәкәрия чишмәсе
Ул чишмәне авылыбызның мулласы Зәкәрия бабай казып чыгарган. Чишмә Каенлык тавы итәгендә урнашкан. Зәкәрия бабай чишмәсе хәзерге вакытта Рәйсә тыкрыгына агып килә. Зәкәрия бабай казып чыгарган өчен, чишмәне дә халык Зәкәрия чишмәсе дип атаган.
Тартай чишмәсе
Олы урман эчендә Тырыш авылы кырыенда урнаша. Анда кешеләр бик күп йөрмәгәннәр, ләкин баргалаганнар. Кошлар бик күп очканнар, шуның өчен Тартай чишмәсе дип атаганнар.
Буре чокыры чишмәсе
Ул чишмә Буре чокырында урнашкан, книз юлы белән барганда килеп чыга. Элек шул чишмә янына печәнгә йөргәннәр. Хәзер ул чишмә янын агачлар басып бетергән. Буре чокырында урнашкан өчен, печәнгә йөргән халык аны Буре чокыры чишмәсе дип атаган.
Түгәрәк күл
Ул авылның түбән очындагы янган урамыннан югарырак урнашкан. Күл бик олы булган, язын ташыган. Урсалабаш белән Сөләй авылы арасындагы басуны суга батыра торган булган. Ул заманнарда ике авыл арасында асфальт юл булмаган. Укучылар, шул сулыкны үтеп, Урсалабаштан Сөләйгә йөргәннәр. Күле түгәрәк булганга, аны Түгәрәк күл дип атаганнар. Бүгенге көндә ул бик кечкенә булып калган. Җәй айлары яңгырлы килсә, күлдә кыр үрдәкләрен күрергә була.
Бүә күле
Бу күлнең тарихы бик иске түгел. Үзе Чияле тау астында урнашкан. Элек шул урында Тарлау су буе булган. Ташулар белән су җыелып, күл барлыкка килгән. Анда башта сазлыклырак булган. Аннары инде суы күбәеп киткәч, халык аны Бүә күле дип атаган. Кырларга су сибәргә кирәк булганда, колхозчылар Бүә күле суыннан файдаланалар.
Олы күл
Ул югары очтан авылны чыккач та урнашкан булган. Кызганычка каршы хәзерге вакытка ул кибеп беткән. Халык кайчандыр шунда су керергә йөргән. Күле олы булганга күрә, аны Олы күл дип атаганнар.
Нәтиҗә: алда язылган чишмәләрнең, күлләрнең аталу тарихы тикшерелгәннән соң, аларның атамаларының кеше исемнәренә һәм урнашу урыннарына нигезләнеп барлыкка килгәне ачыкланды. Суларның кадерен белгән, чишмә башын чистартып, карап торган изге күңелле, эшчән авылдашлар онытылмый. Димәк, исемеңне мәңгеләштерү өчен, үз халкыңа хезмәт итәргә кирәк.
1.3. Су буйлары, күперләр.
Тарлау су буе
Бу су буе югары очтан өстәрәк урнашкан. Җәй көне анда бөтен көтү җыела. Су ике тар тау арасыннан ага, шуның өчен аны Тарлау суы дип атаганнар. Элек ташу карарга бөтен авыл халкы шунда җыела торган булган. Ә җәйге вакытта бу урыннарда җиләк җыйганнар. Бер караганда, анда куркыныч булган, чөнки еланнар яшәгән. Күпчелек кеше аның зыянын күргән. Бүгенге көндә дә бу урында су ага, анда көтү туплауга җыела. Халык та җиләккә йөри, ләкин еланнары бик сирәк күренә.
Атау су буе
Су буе авылның көньягындагы Салкын чишмә авылыннан ерак булмаган Атау тавы астында урнашкан. Салкын чишмә халкы белән берлектә безнең авыл халкы да шунда җиләк җыярга йөргән, ләкин анда сазлыклы урын булган. Атау астында булганга күрә, авылдашлар аны Атау су буе дип атаганнар.
Атау күпере
Ул күпер Салкын чишмә авылына һәм Атау тавына якын урнаша. Анда Салкын чишмә халкы су кергән, балык тоткан. Атау тавы кырыенда булганга күрә, аны Атау купере дип атаганнар.
Буралы купере
Җәлил бистәсенә менгәндә сул якта кала. Язын, чишмәләр, елгалар сулары кушылып, юлны үтәрлек булмаган. Җәлилгә менәр өчен халык шушы күпер аша йөргән. Ул бурадан ясалган. Аны Буралы күпере дип атаганнар.
Нәтиҗә: су буйларының, күперләрнең атамасы аларның урнашкан урыны, үзенчәлекләренә карап бирелгән.
1.4. Чокырлар, куаклыклар, таулар һәм атаулар аталышы
Урганак чокыры
Атау тау кырыенда урнашкан. Кырыендагы Тәкә куаклыгы янындагы аланда кешеләр иген урганнар һәм шул күләгәле чокырга әбидкә, ял итәргә тукталганнар. Анда Урганак чишмәсе ага. Хәзер ул чишмәне яңарттылар, матурладылар. Самоварлар, баскычлар, басмалар куеп, ял урыны ясадылар.
Олы чокыр
Бу чокыр Көянтә тау артында урнашкан. Элек сәнәк сугышы вакытында муллалар шунда качканнар. Чокыры олы булганга күрә, аны Олы чокыр дип атаганнар.
Мүкле чокыры
Ул Әкбәр тавы урамыннан өстә урнашкан. Кыш көне бала-чагалар шунда чана шуарга йөргәннәр. Анда мүк бик күп булган, шуның өчен Мүкле чокыры дип атаганнар. Бүгенге көндә дә Мүкле чокырында кайвакыт балалар тавышы ишетелеп тора.
Тәкә куагы
Тәкә куагы Урганак чишмәсе кырыендарак, асфальт юл кырыенда ук урнашкан. Кайчандыр югалган тәкәләрне шунда тапкан булганнар. Аталышы да шуннан чыккан.
Мунчала куагы (Известь базы)
Югары очтан өстәге яр буенда ак, известьле ташлар чыга торган булган. Шуннан чыккан акбурны кулланып, кешеләр мунчала белән өйләрен агартканнар. Шуңа да бу урынны Мунчала куагы яисә Известь базы дип атыйлар.
Илбәк куагы
Ул бик олы да булмаган. Олы ялан почмагында урнашкан. 1980 нче елларда ул урманны (куаклыкны) кискәннәр, утыннарын халыкка таратканнар. Шуннан сон ул урман урыны бушап калган, зур яланга әверелгән. Ә Илбәк куаклыгы турында онытканнар. Илбәк авылы кырыенда урнашкан өчен аны Илбәк куагы дип йөрткәннәр. Бүгенге көндә Илбәк куагы дип тә, Олы ялан дип тә йөртәләр.
Субаш тавы
Элек бу тау өстендәге авылда бик күп кеше яшәгән. Авылда бер генә урам булган. Сугыш беткән чорларда ул авыл бәләкәйләнгән, йортлары бик аз калган. Хәзерге вакытта авыл тагын үсә башлады. Иске йортлар бик аз инде. Яңа йортлары бер урам булды. Авылга төшә торган сулар шуннан башланганга күрә, бу тауны Субаш тавы дип йөртәләр.
Чияле тау
Бер олы тауны Тарлау чишмәсе икегә булә. Сул ягында Чияле тау, уң ягында Атау тавы урнашкан. Чияле тау хәзерге Бүә күпере өстендә урнашкан. Анда бик куп уңыш бирә торган чия агачлары булган. Шуның өчен аны Чияле тау дип атаганнар.
Суыр тавы
Ул бик борынгы тау, бик озын һәм олы булган. Авылның Комгансызлар урамы каршындарак урнашкан. Анда ташлар олы һәм күп булган. Суырлар бик күп яшәгәнгә, аны Суыр тавы дип атаганнар.
Көянтә тавы
Ул кечкенә урам каршысында урнашкан. Бу тау бик биек түгел. Көянтәгә охшаганга, аны Көянтә тавы дип атаганнар. Бу тауда шифалы сулы чишмәләр бик күп.
Ташкала тавы
Ул бик борынгы тау. Авылның Түбән очына каршы як тауда урнашкан. Анда бик олы ташлар бар. Шуның өчен аны Ташкала тавы дип атаганнар. Бүгенге көндә дә ул ташлар үз урыннарында.
Кызыл яр
Көянтә тау артында, Очлы тау астында урнаша. Анда элек байлар, муллалар качып утырганнар, ләкин кызыллар аларны кургәннәр һәм сугыша башлаганнар. Яр кырыенда дошманнарның каны аккан өчен Кызыл яр дип атаганнар. Кемдер ярлары кызыл булганга, бу тауны Кызыл яр дип атаганнар ди.
Атау тау
Ул олы тауның Тарлау чишмәсеннән уң якта урнашкан. Бик олы һәм киң тауларның берсе. Таудагы Бүләк урманы эчендә сәнәк сугышыннан качкан кешеләр яшәгән. Киң булганга, аны Атау тавы дип атаганнар.
Чияле тау өсте
Чияле тау өстендә ялан булган. Ул яланда икмәк үстергәннәр, аның уңышы бик куп булган. Ялан Тарлай су буе (хәзерге Бүә купере) өстендә урнашкан, һәм Чияле тау өстендә булганга, аны шулай атаганнар.
Чияле тау асты
Ул Чияле тау астында Бүә күпере өстендә урнашкан. Анда бик куп чияләр булган һәм халык шунда җыярга килгән. Уңышы бик күп булган. Хәзерге вакытта ул югалып беткән. Сирәк кенә чия агачлары күренгәли.
Аргы чөмәк
Көянтә тау артындарак урнашкан. Анда җәй көне көтүлек җыелган. Авылның аргы ягында урнашканга күрә, аны Аргы чөмәк тип атаганнар. Бүгенге көндә дә көтүлекнең Туплавы шунда.
Бирге чөмәк
Көянтә тау кырыенда урнаша, ләкин ул тау Аргы таудан кечкенәрәк. Элеккеге кешеләр шул тау өстендә яшәгәннәр. Авылга каршы якта урнашканга, аны Бирге чөмәк дип атаганнар.
Шалкан атавы
Югары очтан соң Атау тау кырыендарак урнаша. Элек анда яшелчә бакчасы булган. Бөтен халык шунда яшелчә утырткан һәм яшелчәләр җыйган. Тау шалканга ошаганга күрә, аны Шалкан атавы дип атаганнар.
Буләк асты
Әлкәй авылына барганда, Салкын чишмә авылы янындагы Атау тау өстендә, кырыйда кала. Атау тауда Буләк урманы астында булганга күрә аны Бүләк асты дип атаганнар.
1.5. Урман һәм яланнар ник шулай атала?
Бик борынгы заманнардан безнең басу-кырларда һәм урманнарда болыннар, куаклыклар бар.
Каенлык арасы
Бүә күле өстеннән кереп китеп, Бүләк урманы эчендә каеннар бик күп үскән. Шуның өчен аны Каенлык арасы дип атаганнар. Һәр язны халык шунда каен суы җыярга барган, чөнки шунда каен суының иң тәмлесе булган.
Олы ялан
Сугыш вакытында Олы яланда кешеләр, күпчелек хатын-кызлар, төне буе, өйләреннә кайтмыйча, качып, ашлык сукканнар. Ул ялан бик олы булган, шуның өчен дошманнар аны күрә алмаганнар. Яланы олы булганга күрә, аны Олы ялан дип атаганнар.
Каршы урман сазлыгы
Бу каршы урманның кырыенда ук урнашкан. Анда бик нык сазлык булган. Кешеләр, шул сазлыкны үтеп, Каршы урманга печәнгә йөргәннәр. Хәзерге вакытта аны киптергәннәр һәм ул җирләрне басуга әйләндергәннәр. Анда икмәк үстерәләр, бик мул уңыш алалар.
Мулла умарталыгы
Чытырлы Бүләк урманы эчендә умарталык булган. Кайбер муллалар сугыш вакытында шунда качканнар. Сугыш беткәч, халык шунда умартага йөри башлаган. Шуның өчен аны Мулла умартасы дип атаганнар.
Нәтиҗә. Тау, чокыр һәм болыннарның аталу тарихын өйрәнеп, мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем: топонимик атамалар безгә борынгы әби- бабаларыбызның тормыш-көнкүреше, һөнәрләре, гореф-гадәтләре, тарихы, теле, төбәкнең табигате, географик үзенчәлекләре, авыл халкының этник составы, кәсебе турында мөһим мәгълүмат бирәләр. Һәрбер җирле атама – үзенең килеп чыгышы, барлыкка килү мәгънәсе белән чал тарих хәбәрчесе икән.
Йомгаклау
Топонимнарны төркемнәргә бүлү.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, микротопонимнарның барлыкка килүләре -җәмгыятьнең һәр чорына хас күренеш. Аларның чыганаклары бик еракка, борынгы тарихка барып тоташа. Гасырлар үтү белән кайбер атамаларның баштагы исемнәре онытылган. Авыл халкы аларга яңа исемнәр кушкан, ә күбесе исә борынгы атамалары белән аталып йөри.
Өйрәнгән чишмә, күлләр, елга, болынлыкларның аталу тарихын төркемнәргә бүлү нәтиҗәсендә төрлечә аталган топонимнарның булуы ачыкланды.
1. Кеше исемнәренә нигезләнгән микротопонимнар: Зәкәрия чишмәсе, Сәлем чишмәсе, Әкбәр тавы.
2. Кушаматка нигезләнгән микротопонимнар: Илбәк куагы.
3. Катлам титулына нигезләнгән микротопоним: Мулла умарталыгы.
4. Үсемлекләр белән бәйле атама: Шалкан атавы, Чияле тау.
5. Охшату – чагыштыру аша исемләнгәне: Көянтә тавы.
6. Хайван исеме белән бәйле атамалар: Бүре чокыры чишмәсе, Суыр тавы, Тәкә куагы.
7. Урнашкан урынына бәйле атамалар: Югары оч, Түбән оч, Субаш тавы, Каенлык арасы, Атау су буе, Бүләк асты.
8. Ниндидер вакыйгага бәйле атамалар: Кыйбла чишмәсе, Комгансызлар урамы, Урганак чокыры, Мунчала куагы,
9. Формасына карап: Олы чокыр, Түгәрәк күл, Олы күл, Олы ялан.
Тикшерү эшен йомгаклап, шундый нәтиҗәгә килдем: топонимик атамалар – халык иҗатының гасырлар буена җыелып килгән асыл җәүһәрләре, үзенчәлекле мирасы.
Чыннан да, авылның топонимнарының аталу тарихы беркем тарафыннан да өйрәнелмәгән. Ахунҗанов Хафизетдин Фаррахетдин кулъязмасында да атамалар саналып кына үткән. Алга таба да үз авылымның, районымның топонимикасын өйрәнүне дәвам итәрмен дип уйлыйм, чөнки бу - бик кызык, мавыктыргыч һәм шул ук вакытта файдалы шөгыль. Топонимик атамаларның аталу тарихын тикшерү – туган якның тарихын өйрәнү дигән сүз. Ә туган якны төрле яктан өйрәнеп, без үзебезнең тамырларыбызны беләбез.
Йомгаклап, шуны әйтәсе килә, без, яшь буын, туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Туган төбәгебезнең тарихын җентекләп өйрәнеп, эш-гамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.
Файдаланылган әдәбият
1. Альметьевский регион: проблемы историко-культурного наследия. Сборник статей-Казань: РИЦ «Дом печати», 2000.-240 стр.
2. Баязитова Ф.С. Әлмәт төбәге татарлары.-Казан: Мәгариф, 2001.-288б.
3. Вәлиәхмәтов Ә.Х. Хәтер сукмагы. Сөләй авылы тарихы.- Әлмәт, 2008 ел.-235 б.
4. Е. П. Казаков, З. С. Рафикова. Очерки древней истории Восточного Закамья. –Казань: РИЦ “Дом печати”, 1999.-120 стр.
5. Из истории Альметьевского региона. –Казань: Издательство
“Татполиграф”, 1999.-350 стр.
6. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 10-11 нче с-флары өчен д-лек/ М.З. Зәкиев, Н.В. Максимов.-Тулыл. 3 нче басма.-Казан: Мәгариф, 2001.-290 б.
7. Ризаэддин Фәхреддин ядкяре. Путеводитель по местам детства и юности Ризаэддина Фахреддинова.- Әлмәт, 1999.-60 б.
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)
Самый богатый воробей на свете
Пока бьют часы
Горячо - холодно
Рождественский венок