ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ТӨРЕ БУЛАРАК ТИЗӘЙТКЕЧЛӘР
Галимуллин Азат , Казан шәһәре, 8 нче гимназия
Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Биктаһирова Р.Ф.
Тизәйткечләрне русча «скороговорки» дип әйтәләр. Алар әйтү өчен авыр булган, бер-берләренә охшаш сүзләрдән төзеләләр. Шуңа карамастан, тизәйткечне бик тиз һәм ялгышмыйча әйтү таләп ителә.
Тизәйткечләр, беренчедән, уен-көлке, күңел ачу өчен кулланылсалар, икенчедән, алар сүз һәм иҗекләрне ачык әйтергә, чиста, дөрес итеп сөйләргә өйрәтәләр. Соңгысына бәйле рәвештә, тизәйткечләрне еш кына тел төзәткечләр дип тә йөртәләр.
Кара карга кардан бара
Канатларын кага-кага.
Каркылдый ул:
“Ка-а-ар” да “ка-а-ар”
Авыр әйтелешле сүзләрдән, сүзтезмәләрдән торган тел шомарту күнекмәсен булдыру-тизәйткечләрнең төп вазифасы. Үзенчәлекле төр буларак, тизәйткечләр 3 төрле орган системасына йогынты ясыйлар: алар артикуляцион ситеманы тонуста тоталар, икенчедән, сулыш алу системасын хәрәкәткә китерәләр, өченчедән, баш мие эшчәнлеген тизәйтәләр.
VIII городская филологическая научно-исследовательская
конференция школьников имени Д.С.Лихачева
Секция: Первый шаг в науку
Исследовательская работа
«Татар халык авыз иҗатының үзенчәлекле төре буларак тизәйткечләр»
Галимуллин Азат Дамирович
МБОУ «Гимназия №8», Советский район, г.Казань
3 класс
Научный руководитель:
Биктагирова Руфия Фаязовна,
учитель татарского языка и литературы
МБОУ «Гимназия №8»
Советского района г.Казани
Казань 2013
Эчтәлек
Кереш………………………………………………………………………..3
Тизәйткеч-телебезне төзәткеч……………………………………………..4
Йомгак………………………………………………………………………6
Файдаланган әдәбият………………………………………………………7
КЕРЕШ
Мин Галимуллин Азат. Минем сәясәтче буласым килә. Миңа матур итеп сөйли белергә кирәк. Миңа тизәйткечләр ярдәм итә. Мин сезгә моны күрсәтә алам.
Кара карга кардан бара
Канатларын кага-кага.
Каркылдый ул:
“Ка-а-ар” да “ка-а-ар”
Тизәйткечләр белән мин күптән түгел генә кызыксына башладым. Тыңлап карагыз әле.
Бу “кызык” бигрәк кызык.
Алдан укы – ул “кызык”,
Арттан укы – ул “кызык”.
Тик әйтмә аны бозып.
Бигрәк кызык, шулай бит?! Үзең, әйтергә катлаулы булган фраза, яисә шигырь юлларына салынган җөмләләрне[1] әйтәсең, ә үзең, татар халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнәсең. Чөнки тизәйткечләр – халкыбызның байлыгы.
ТИЗӘЙТКЕЧ-ТЕЛЕБЕЗНЕ ТӨЗӘТКЕЧ
Бик борын заманнарда яшь егеләр һәм кызлар бергә җыелып, җыр җырлаганнар, такмаклар әйткәннәр, уеннар уйнаганнар. Уеннарның берсе: «Тизәйткеч-телебезне төзәткеч!» дип аталган. Әгәр бер егет, яисә кыз сүзләрне яки хәрефләрне дөрес әйтергә өйрәнәсе килсә, ул тел көрмәкләндергеч, яки тизәйткеч өйрәнә торган булган.
Тизәйткечләрне русча «скороговорки» дип әйтәләр. Алар әйтү өчен авыр булган, бер-берләренә охшаш сүзләрдән төзеләләр. Шуңа карамастан, тизәйткечне бик тиз һәм ялгышмыйча әйтү таләп ителә.
Тизәйткечләр, беренчедән, уен-көлке, күңел ачу өчен кулланылсалар, икенчедән, алар сүз һәм иҗекләрне ачык әйтергә, чиста, дөрес итеп сөйләргә өйрәтәләр. Соңгысына бәйле рәвештә, тизәйткечләрне еш кына тел төзәткечләр дип тә йөртәләр.
Мин дә тырышып иҗатка керештем. Мин аны Азатның авыз иҗаты дип атарга булдым. Берничә тизәйткеч иҗат иттем.
Трак – трак – трактор,
Басуларны урап тор,
Үләннәрне тураттыр.
“Башка эшләр бармы?” - дип,
Һәрчак бездән сорап тор.
Мин спорт та яратам бит әле. Физкультура дәресләрендә, туп белән уйнаганда, менә мондыйрак тизәйткеч әйтәм.
Туп, туп, топ, топ,
Торма туктап,
Тор уйнап,
Торма йоклап,
Тор җырлап.
Ә хәзер мин килгән кунакларның берсенә тагын бер тизәйткеч өйрәтәм.
Миңа ярдәмче кирәк!
Кем курыкмый? Чык тизрәк!
Бер укучы миңа кирәк!
Минем арттан кабатла:
Матур итеп сөйләгәнне
Барыбыз яратабыз:
Әти, әни, әби, бабай,
Мәктәптәге апабыз.
ЙОМГАК
Шулай итеп, хезмәтебезне «Татар халык авыз иҗатының үзенчәлекле төре буларак тизәйткечләр» дигән темага язганда без, әби-бабаларыбыздан килгән фольклор үрнәкләрен саклап-яклап калу, буыннан-буынга күчерү, татар халкының элекке тормыш рәвешен ачып бирү һәм аның киләчәге иҗат белән бәйле икәнлеген күрсәтү максаты белән яздык. Авыр әйтелешле сүзләрдән, сүзтезмәләрдән торган тел шомарту күнекмәсен булдыру-тизәйткечләрнең төп вазифасы. Үзенчәлекле төр буларак, тизәйткечләр 3 төрле орган системасына йогынты ясыйлар: алар артикуляцион ситеманы тонуста тоталар, икенчедән, сулыш алу системасын хәрәкәткә китерәләр, өченчедән, баш мие эшчәнлеген тизәйтеп, тизәтекечне әйткән кешене акыллы итәләр! Ә кемнең акыллы буласы килми? Минем, мәсәлән, акылы малай булып үсәсем килә.
Шуңа, мин җәй көне Башкортстан якларына кайткач, нәкъ балалар фольклорын өйрәнгән Нәкый абый Исәнбәт кебек, карт әби-бабайлардан сорашып, борынгы тизәйткечләр җыярга булдым, шулай ук үзем дә, тагын да яхшыраклараны иҗат итәргә дип уйлап торам.
ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
1. Мәхмүт Х.Ш. Татар халык иҗаты: Мәкальләр һәм әйтемнәр./Х.Ш. Мәхмүт. - Казан: 1987.- 564 б.
2. Мәшһүр татар “күңел көзгесендә мәңге яшәр”//“Татар иле”, 1999, декабрь, № 51
3 Нәкый Исәнбәт Балалар фольклоры. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 488 б.
4. Урманче Ф. Татар халык иҗаты /Ф. Урманче.-Казан: Мәгариф, 2005.-146-150 б.
5. Шамуков Г. Нәкый Исәнбәт // Мирас. – 1999. – № 12. – 32–34 б.
6. Даль В. И. Толковый словарь живого великорусского языка в 2 тт т.2 М: Олма-пресс, 2002- 1280 с.
7. Даль В.И. Сказки, загадки, пословицы, скороговорки/ аудиокнига
[1] Нәкый Исәнбәт Балалар фольклоры. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 254 б.
Снежная сказка
Что общего у травы и собаки?
Самый главный и трудный вопрос
Ах эта снежная зима
Сказка про Серого Зайку